Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 19 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 19 нче бүлек

Куштирәк бәләкәй авыл. Бер генә урамлы. Тигез җиргә утырган. Урамында яшел чирәм. Тыныч, күңелле.

Килеп төшкәч тә, бөтен көтүебез белән авыру бала яткан өйгә китмәдек. Куштирәктә медсестра бар иде. Иң элек без шуларга юнәлдек.

Урамнан узганда, күреп барабыз: тәрәзәләргә кешеләр капланган, карыйлар безгә күзләрен шәмрәйтеп. Кайберәүләр тавыш-тынсыз гына киртә-койма аша карап кала. Барысы да безгә исләре китеп карыйлар төсле. Мин шундук көлүдән туктадым, башны югарырак күтәрдем, әле һаман пырх-пырх килеп барган Соняга җиңелчә генә шелтә ясап алдым. Бит монда «минем авырулар» яши! Алар мине күреп торалар, сынап карыйлар. Алар алдында әдәпсезләнеп, авыз ерып бармассың ләбаса!

Җыйнаулашып барып төштек медсестра тора торган йортка. Өйдән бер агай белән бер-ике хатын-кыз килеп чыкты. Яшьрәге – медсестра. Икенчесе – аның әнисе. Килеп чыктылар да, елмаешып капка ачтылар, йөгәненнән тотып, атны ишегалга алып керделәр, исәнләштеләр, хәл-әхвәл сорашырга тотындылар.

Без тыныч кына ишегалга уздык, җыйнаулашып өйгә кердек, сәлам бирдек. Хуҗа хатын тыз-быз килеп самовар куярга тотынды. Өй эче җылы, җыйнак. Идән ап-ак итеп юылган, тәрәзәләргә ап-ак кашагалар, пәрдәләр эленгән. Мендәрләр яхшы итеп кабартылган. Өстәлдә өр-яңа клеенка. Исләре килеп тора. Урындыкларда чуар чүпләмнәр. Мич ап-ак, мич алдына чаршау корылган. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек.

Хуҗалар безгә: «Чәй өлгергәнче ял итеп алыгыз», – диделәр. Без алай кыстатып тормадык, кайда урын бар – шунда утырыштык.

Минем утыруым булды, яныма Улечка килеп тә җиткән.

– Акыллым, җылы сулары юк микән, сора әле, – ди миңа, русча пышылдап. – Соломон Моисеевич юынырга тели.

Мин, чаршау артына чыгып, Улечканың теләген белдердем.

– Юынгычта су җылы, юыныгыз, юыныгыз! – ди хуҗа хатын. – Сабыны да шундадыр. Халисә, карале, шундамы?

– Шунда, шунда! – ди Халисә, юынгыч янына барып әйләнгәч.

Мин, олы якка чыгып, юынырга мөмкин икәнлеген әйттем. Соломон Моисеевич никтер кәефсез күренә. Ниндидер начар ис сизгән кебек, борынын тартып-тартып ала. Мин дә, шикләнеп, борынны тартып карадым, юк, андый-мондый ис сизелми.

Соломон Моисеевич юынган арада, без Улечка белән нишләргә кирәклеге турында киңәшеп алдык. Иң элек авыру бала янына барып кайтырга булдык. Шуннан соң йортлар борынча йөреп, бөтен авылны карап-тикшереп чыгарга кирәк булыр, дидек.

Улечка тиз генә Соломон Моисеевич янына барып килде дә:

– Акыллым, сора әле, берәр таска су әзерләп бирмәсләрме? – ди миңа. – Соломон Моисеевичның туфлиләрен юарга кирәк.

Мин тагын апага моның үтенечен белдердем. Апа, озак көттермичә, эмальле чиста таска казаннан җылымса су салып бирде. Суны Мәдинә апа алды. Тышка чыгып китте. Сизеп торам, Соломон Моисеевичның туфлиләрен юарга аңа Улечка кушкан.

Шуннан соң мин ашыгып Мәдинә апа артыннан чыгып киттем. Чыксам, чыннан да Мәдинә ала, сукрана-сукрана, кызыл түфлиләрне юып ята!

– Хәшәрәт! – ди, үртәлеп. – Барин булган, әрәмтамак!

– Мәдинә апа, каяле, үзем юыйм? – дидем мин, ипләп кенә.

Бераз торгач, без Улечка белән, Гөлчирә белән авыру баланы карарга киттек. Соломон Моисеевич бармады, тагын да: «Мин сиңа ышанам, Улечка», – диде. Соня белән Мәдинә апа урамның бер ягы буйлап өй борынча йөрергә тиеш булды. Медсестра Халисә безгә иярде.

Юлда килгәндә мин никадәр шат, гамьсез булмыйм, шулай да авыру бала янына барганда тынычсызлана башладым. Барыннан да элек мине: диагнозым дөрес микән дигән сорау борчыды. Мин, билгеле, үзем куйган диагнозның дөрес булуын телим. Калганы турында бик үк кайгырмыйм да. Яныңда шулкадәр күп медиклар булганда, кайгырасың килсә дә кайгырмассың!

Барып җиттек. Хуҗалар безне борчулы, куркынган йөз белән каршы алдылар. Аяк киемнәрен чиста итеп юылган баскыч төбендә калдырдык та, өйгә кердек. Авыру бала янына килдек. Баланың баш өстенә аскан кызыл чаршау итәген кайтарып куйдык. Һаман шул ук хәл. Күзләре ярым йомык. Тын алуы авыр. Бите кып-кызыл. Тик бүген тәнендә үзгәрешләр күренә. Ясмык зурлыгындагы кызыл тимгелләр калкып чыккан. Температурасы кичәгечә: 39 чамасы.

Безнең янга шундук баланың әнисе белән әтисе килеп җитте. Барыбыз да, ни әйтер икән бу дип, Улечканың авызына карап катып калдык. Мин инде аңа авыру бала турында сөйләгән идем. Минем әйткәннәр белән генә канәгатьләнмичә, Улечка яңабаштан төпченеп сораштырырга тотынды. Кайчан авырый башлады, башта ничегрәк булды, диде, нинди балалар белән уйнады, диде, авылда шундый ук чир белән чирләүчеләр юкмы, диде. Хуҗаларның әйтүенә караганда, авылда чирләүче балалар юк икән. Димәк, инфекция таралырга өлгермәгән. Монысы инде куанычлы хәл.

Сораштырып бетергәч, Улечка баланың йөрәген, үпкәсен тыңлап карады.

– Куркырлык берни юк – диде, ниһаять, ата белән анага карап. – Кызамык. Полиомиелит түгел.

Ата белән ана, җиңеләеп, көрсенеп куйдылар, бер-берсенә карашып алдылар да, бер-берсен бүлеп, такылдарга да керешеп киттеләр.

– Кызамык кына булгач ярый әле ул! – ди абый кеше. – Нәрсә ул кызамык! Ата-баба җоласы.

– Чиратын үткәргәне яхшы инде, – ди хатыны да.

– Кызамыктан соң баланың үпкәсе шешәргә мөмкин, – диде Улечка. – Бу чүпрәкләрне алып куегыз. Битен капламагыз. Өйдәге һаваны алыштырып торыгыз.

Хуҗалар, рәхмәт әйтә-әйтә, безне озата чыктылар. Аларның хәзер сөйләшүләре дә, үз-үзләрен тотышлары да бөтенләй икенче. Күренеп тора, кисәк кенә күңеллеләнеп киттеләр. Йөзләре ачык, ягымлы. Алар гына түгел, мин дә сөенәм. Чын күңелдән сөенәм. Сөенмичә, уен эшмени ул сиңа полиомиелит!

XII

Без, күңелле шаулашып, болардан чыгып киттек тә, күршеләргә юнәлдек. Ул көнне без барлык өйләргә кереп чыктык. Авыруларыгыз юкмы, дибез. Чисталык саклау мәсьәләсендә кайбер киңәшләр бирәбез.

Кайсы гына йортка барып кермә, безне ачык йөз белән каршылыйлар. Аннары шунысы куанычлы: һәркемнең ишегалды, абзар-лапас тирәсе чип-чиста итеп себерелгән, бернинди чүп-чар, тирес-салам күренми. Урам ягы, капка аллары да шулай ук чип-чиста, ямь-яшел. Баскычлар, өй аллары, идәннәр ап-ак итеп юылган, өйләр җыештырылган – кунак көтәләрмени!

Минем инде авылларда йөргәнем бар. Авыл өенең ничек булганын беләм. Кешенең төрлесе була. Берсе аның бик чиста торырга ярата, икенчесе гамьсезрәк була яисә чисталык сакларга аның яшәү шартлары җитеп бетми. Шулай ук авылларның да төрлесе була. Мәсәгут ягындагы авыллар болай төзек, чиста. Шул авыллар арасында Куштирәк шулай да яхшы яктан ныграк күзгә ташланып тора шикелле.

“Ни булган боларга?” – дип уйлыйм мин. Әллә безнең киләсене алдан белеп торганнармы? Менә ничек хөрмәт итәләр безне!

Ихтимал, ул көнне Улечка да, Гөлчирә дә, Соня белән Мәдинә апа да – барысы да шундыйрак нәрсә кичергәннәрдер.

Өйдән-өйгә йөри торгач, көтмәгәндә, Гөлчирә сорап куйды:

– Нишләп соң боларда бер дә бала-чага күренми? – диде.

Шулай диде дә, миңа карап алды, әйтерсең Куштирәк балаларын мин ашап бетергәнмен!

Мондый сорау миңа баштарак бик мәгънәсез булып тоелды. Ләкин шул ук вакытта мин Гөлчирәнең хаклы икәнлеген аңлап алдым. Чыннан да, баласыз авыл буламыни? Ә боларда уку яшендәге балалар да юк, яшь балалар да юк. Үзләре дә күренмиләр, тавышлары да ишетелми. Әллә ничек – үлеп беткәннәр диярсең! Кемгә кермә, барысы да олылар, барысы да тап-таза, ягымлы, ачык йөзле. Бераз гына киноны хәтерләтә. Ә бит кичәгенәк болай ук түгел иде шикелле.

Бер йортка кергәч, без шул турыда әйттек. Безнең үзебезнең балаларыбыз юк, калганнарны белмибез, диделәр болар. Без шуның белән канәгать булгандай булдык. Мәсьәләнең сере миңа бары соңыннан гына беленде.

Былтыр Куштирәктә скарлатина инфекциясе таралган булган икән. Скарлатина авылдагы барлык балаларга диярлек йоккан. Шул турыда белгәч, Яңавылдан килгәннәр дә, авыру балаларны машинага төяп, больницага алып киткәннәр. Ата-ана моңа каршы килгән, балаларыбызны үтерергә генә алып киттеләр инде дип кайгырышып торганнар. Кичәгенәк мин: “Яңавылга хәбәр итәргә кирәк булыр”, – дигәч, авыл халкы шаулашып алган. Без килүгә алдан әзерләнеп торганнар һәм, быел да былтыргы кебек хәл кабатланудан куркып, балаларын кайсы кая качырып бетергәннәр.

Әйе, барысы да олы яшьтә, барысы да тап-таза… Бөтен авылда без бары бер генә авыру таптык. Безгә килеп әйттеләр, фәлән йортта фәлән кеше авырый, барып карамассыз микән, диделәр. Без, керәсе йортыбызга кереп тормыйча, төркемләшеп шунда киттек.

Бу урта яшьләрдәге бер агай булып чыкты. Тимер караватта ята. Баш астында кат-кат мендәр. Аягында иске киез итек. Зур гәүдәле. Сөякчел, ябык. Аяк-куллары йөрми икән. Сул кулы бөтенләй хәрәкәтләнми, уң кулы бераз кыймылдаштыра. Шулай ук аякларын да көчкә генә кузгата икән. Яздан бирле ята икән.

Улечка бик җентекләп карады, ләкин кистереп кенә бер нәрсә дә әйтә алмады.

– Соломон Моисеевичны чакырырга кирәк булыр, – диде бу, теләр-теләмәс кенә. – Миңа караганда ул нервы авыруларын яхшырак белә.

– Үзем генә чакырып килим! – дидем мин, чәчрәп торып.

– Сиңа гына килмәс, үзем барырмын, – ди Улечка.

Бер биш-алты минуттан, ул Соломон Моисеевичны алып та килде. Соломон Моисеевич һаман күңелсез. Мин андагы һәрбер үзгәрешкә игътибар итәм. Минем әле беркайчан да аның болай күңелсез булганын күргәнем юк. Бүген әнә әллә нишләгән. Бүген дә түгел, менә монда гына, авылга килгәч кенә.

Авыруны ул теләмичә генә, эре генә, һавалы гына кыланып карады. Күрәсең, райздрав кешегә гади врач ролендә булу чыннан да күңелле эш түгелдер. Авыру агай берәр каты, тупас сүз ычкындырып ташламасын тагын дип, мин чын-чынлап куркып куйдым. Ләкин авыруның үз хәле хәл. Соломон Моисеевичның салкынлыгына ул бөтенләй игътибар итмәде. Әллә шулай күренде генә микән?

Менә авыруны карау тәмам булды. Без барыбыз да җиңел сулап куйдык. Соломон Моисеевич авыру кешенең тәненә тигән кулларын, резина чүкеч, энә ише нәрсәләрен спиртлы мамык белән сөртеп куйды. Латинча үзенең диагнозын әйтте дә, киләчәктә нишләргә, нинди дарулар кулланырга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Мин агайга аның кайбер сүзләрен тәрҗемә итеп тордым. Улечка рецептлар язды.

Авыру агайлардан чыгып барганда, мин Соломон Моисеевич белән Улечка арасында шундый сойләшү ишетеп калдым:

– Авыл чиста, Саша, – диде Улечка.

– Әйе, идиллия, романтика! – диде Соломон Моисеевич, ирония белән.– Авыл авыл инде ул, нинди генә булмасын…

– Мин алай димәс идем, Саша. Әнә нинди күңелле монда: ямь-яшел, бары да төзек, чиста.

– Авылның исемен ишетү белән миндә рефлекс эшли башлый. Авыл минем нервы системама начар тәэсир итә.

– Ләкин Бүә буена балыкка йөрү синең нервы системаңа уңай тәэсир итә! – диде Улечка, көлеп.

– Ул бит балыкка йөрү! – диде Соломон Моисеевич, үртәлеп.

Шуннан башкасын мин ишетмәдем. Ишетәсем дә килмәде. Миңа бик-бик кыен булып китте. Яраткан кешеңнең авызыннан яман сүз ишетү кайчакта бик кискен «рефлекс» тудырырга мөмкин. Ул минутта миндә дә шундыйрак нәрсә булды.

XIII

Болай да болангыр көнне тиз арада караңгылык басты. Йортларны карап-тикшереп бетергәч, бөтенләй диярлек тоткарланмадык. Халисә колхоз утарыннан ат җигеп алып кайтты. Арбасы тарантас кына түгел, зур арба. Күп итеп арыш саламы салынган. Яхшырак урын алып калу өчен, без шундук арбаны сарып алдык, чыр-чу килеп, салам кыштырдатып, урнаша да башладык.

– Кызлар, кем минем янга утыра? – диде шул чакны Соломон Моисеевич.

Аның ягымлы, ачык йөзен күреп, без барыбыз да яңадай күңеллеләнеп киттек. Чәүкә балалары кебек: мин дә мин дип кычкырырга тотындык. Соня хәтта, барысыннан уздырмакчы булып, тарантаска барып ук утырды.

– Юк, – диде Соломон Моисеевич, – болай дөрес булмый. Шобага тотыгыз, кызлар, шобага!

Улечка безнең шау-шуга катышмады, уңайсыз елмаеп, үз-үзен кыен сизеп, бер читтәрәк басып тик торды. Мәдинә апаны әйтеп тә торасы юк. Ул инде күптән арбада саламга чумып утыра. Без өчәү: Соня, Гөлчирә, мин.

Мин утынлыктан озын гына чыбык алып килдем. Шуннан соң без көлешә-көлешә шобага тота башладык. Барысы да безгә карап торалар. Соломон Моисеевич елмайган, Халисә елмайган. Мәдинә апа ачулы. Хуҗа абзыйның йөзе берни аңлатмый. Тыныч кына тәмәке пошкырта. Мәсәгуткә чаклы ул ат тотып барачак. Аягына зур күн итек кигән, озын брезент плащ кигән, башында – бүрек, кулында – чыбыркы.

Минем өчен искиткеч бәхетле булды ул көн, шобагада мин өскә чыктым! Кызлар шаулашып көлергә тотындылар. Гамьсез агай елмаеп куйды. Шатлыктан мин уттай кабынып киттем.

– Мин бик шат, – диде Соломон Моисеевич, елмаеп.

Бөтенесе алдында мине култыклап алды да, киноларда күрсәтелә торган аристократ кызлар кебек итеп, кыландырып, тарантаска утыртты. Мин йомшак саламга кереп утырдым да, аякларны сузып җибәрдем.

Хуҗа агай атны авызлыклады, ат өстендәге дилбегәне Соломон Моисеевичка алып бирде, аннары атны чиктерде, капка ягына борды. Халисә киң итеп капка ачты. Агай урам якта сабыр гына көтеп торган үз аты янына китеп барды. Барса, арбада үзенә урын да калмаган!

– Әллә берәрегез күчеп утырасызмы, кызлар? – диде безнең якка карап.– Авыррак булмасмы? Бер атка – биш кеше, бер атка – ике кеше. Тигез түгел.

– Нәрсә сөйли ул? – диде Соломон Моисеевич, аның ризасыз тонын сизенеп.

Мин аңа агайның сүзләрен тәрҗемә итеп бирдем.

– Без икебез биш кешегә торабыз! – дип кычкырды Соломон Моисеевич, алдагыларга ишетелерлек итеп.

Кызлар көлештеләр. Агай көлмәде.

– Миңа ярый. Хайван хакы бар, – диде.

Шуннан ул арба кырыена гына урнашты да дилбегәсен кагып җибәрде. Майланган арба җиңел генә кузгалып китте. Соня бер дә юктан чыркылдап җибәргән булды, борылып безнең якка йодрык күрсәткән булды.

Беренче ат артыннан без дә кузгалдык.

XIV

Авыл бик тиз артта калды. Авылдан чыккач та, басу башланды. Тирә-як караңгы. Караңгылык аша якында гына булып болганчык күк йөзе күренә дә, беленер-беленмәс кенә җир өсте күренә. Бар яктан да сине нидер чолгап алган кебек, шулай да монда үзенә бертөрле киңлек-иркенлек сизелә. Кырлар-басулар иркеглеге генә түгел, күңел иркенлеге сизелә. Авылдан, шәһәрдән чыккач, мин һәрвакыт шундый күңел иркенлеге тоям. Мин үземне ниндидер тоткынлыктан котылгандай хис итем. Минем бик борынгы ата-бабаларым бер урыннан нкенче урынга күчеп йөргәннәр, бөтеи гомерләрен киң далада, кырда-басуда үткәргәннәр. Күрасең, миндә әле дә булса шул ата-баба каны үзен сиздерәдер.

Куштирәктән чыгып бераз җир киткәнче шулай булды. Ләкин мондый иркенлек тойгысы шулай да озакка бармады. Күп тә үтмәде, мин үземне яңадан тоткынлыкта итеп сизә башладым. Беренче исерткеч шатлык-куаныч тиз арада юкка чыкты. Көтмәгәндә мине тыелгысыз бер каушау-курку тойгысы, ин өчендер тартыну, газаплану тойгысы биләп алды. Мин тынып калдым, бөрешеп, йомылып калдым.

Мондый курку-каушауның ахмаклык икәнлеген мин үзем да аңлыйм. Чуалган уй-фикерләремне, таркалган ихтыяр көчен бергә тупларга азаяланам. Ләкин берни эшләп булмый. Мин дисәң – мин түгел, әллә кем шунда. Куллар да минеке түгел, аяклар да, баш та, йөрәк тә…

Кичке һава салкын. Тирә-як тын. Бик тын. Җәйге вакыттагы кебек кошлар чыр-чуы да ишетелми, чикерткәләр сайравы да ишетелми. Юл пычрак, лыстыр-лыстыр ат тарта, тарантас тирбәлә, юлда сыек ләпек пычтырдый, тәгәрмәчләрдән ычкынган балчык кисәкләре шап та шоп артта төшеп калалар.

Мин тыңлыйм, юк-бар нәрсәгә колак салам, тояк тавышларына, артта чәчрәп калган балчык тавышларына игътибар иткән булам, ә күңелем бөтенләй икенче нәрсәдә. Минем сул ягымда утырып барган, мине чикләп-богаулал алган, шул ук вакытта мине магнит сыман үзенә тарткан зур, серле нәрсәдә…

Нишләргә, үз-үземне ничек тотарга? Нәрсә дияргә? Ничек сүз башларга? Ялгышмадыммы мин аның янына утырып? Менә ул мин теләгән кеше, мин хыялланган кеше. Караңгы басулар буйлап шушылай аның белән икәүдән-икәү тарантаста утырып баруны мин хәтта төшемдә дә күрмәдем. Минем өчен моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме? Ләкин нишләп соң куркам, нишләп газапланам, ни өчен мин бернинди шатлык, куаныч тоймыйм?

Күңелдә минем шундыйрак уйлар бутала. Мондый уйлар миңа бик катлаулы, бик авыр булып тоела. Күпмедер вакыт мин шундый каршылык эчендә барам.

– Карале, Сонечка, нинди гүзәллек! – ди минем уң яктагы кеше, әкрен генә пышылдап.

«Сонечка» дигән сүз мине чиркәндереп җибәрә. Саҗидә башым белән нишләп мин «Сонечка» булыйм ди!

– Мин бит Сонечка түгел, – димен. – Сонечка алдан бара.

– Анысы – алдагы Сонечка, син – арттагы Сонечка.

– Мин алдагы Сонечка да түгел, арттагы Сонечка да түгел! – димен. – Мин – Саҗидә.

– Әлбәттә, Саҗидә! – ди Соломон Моисеевич, тиз генә минем белән килешеп.

Шулай диде дә бу, ипләп кенә кулын минем иңбашыма салды. Миңа бу әллә ничек тәэсир итте. Ямьсез булып, тупас булып тоелды. Иңбаштагы авыр кулны минем читкә этәрәсем килә, ләкин берни эшли алмыйм. Тагын да ныграк тынып-йомылып калам.

– Төнлә нинди күңелле, Саҗңдә! – ди Соломон Моисеевич, әкрен генә, серле генә. – Менә без синең белән утырып барабыз. Әкияттәге кебек, ә?

Шулай сөйләнә-сөйләнә үзе һаман миңа таба елыша. Хәер, анда инде елышасы да юк. Без болай да бер-беребезгә терәлеп утырабыз. Ул бары башын гына миңа таба ия төшә дә, иңбаштагы кулын аскарак, бил турысынарак шуыштыра. Шуыштырып китерде дә бу, минем билдән кочып алмакчы булды.

– Кыен… – дидем мин, кыюсыз гына, кымшангандай итеп.

– Кыен шул, – ди Соломон Моисеевич, бернинди каршылыксыз.

Бераз вакыт без тып-тын гына барабыз. Минем йөрәк дөп-дөп тибә, яңаклар кызыша. Соломон Моисеевич минем белән шундый үз итеп сөйләшә, минем янда үзен шундый ышанычлы итеп тота – аның белән үземнең арада мин кинәт туганнарча бер якынлык тойгандай булам. Курку-каушау юкка чыга, ихтыяр көче кире үземә кайта.

Моннан алдагы бүлек: Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 18 нче бүлек

Комментарий язарга