Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 20 нче бүлек

Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 20 нче бүлек

– Сез Мәскәүнең үзеннәнме, Соломон Моисеевич? – димен, сүз башлап.

– Әйе, Саҗидә! – ди Соломон Моисеевич, җиңел генә елмаеп.

Мин аның йөзен күрмим, ләкин елмайганлыгын бик яхшы сизәм. Тавышы буенча.

– Кайда торасыз соң сез анда?

– Кызыл Мәйданда. Кремльгә каршы, – ди Соломон Моисеевич.

Миңа ул шаярта шикелле тоела.

– Алдыйсыздыр әле, – дигән булам, көлеп.

– Нишләп алдыйм ди?! Чынлап, Саҗидә! – ди Соломон Моисеевич.

Ул моны ант итеп әйткәндәге кебек әйтә, ләкин бик җиңел генә, көлеп сөйләшкәндәге кебек кенә әйтә.

– Кызыл Мәйданда кеше торамыни?! – димен мнн, аның ялганын тотмакчы булып.

– Ник тормасын, тора! – ди бу.

– Алдыйсыз ла сез! – димен тагын да. – Анда теге рәсемнәргә төшерелә торган чиркәү белән мавзолей гына түгелмени?

– Анда кешеләр яши торган йортлар да бар. Зу-ур йортлар! – ди Соломон Моисеевич, өч яшьлек балалар белән сөйләшкән шикелле.

– Их, күңелледер анда! – димен мин, хыялга бирелеп.

– Синең Мәскәүне күргәнең юкмыни?

– Юк шул.

– Телисеңме, мин сине альш кайта алам Мәскәүгә.

– Мәскәүгә?! – димен мин, исем китеп.

– Әлбәттә, Мәскәүгә! Киләсе елга, җәй көне… отпуска вакытында.

Мин тагын тынып калам. Тагын йөрәк ешрак тибәргә тотына. Тагын күңелгә мең төрле уй-хыял килә. Мәскәүгә?! Соломон Моисеевич белән! Белмим… Мөмкин нәрсәме ул?

– Сез бит болай гына әйтәсез, – димен мин, әкрен генә.

– Юк, Саҗидә… – ди бу, шулай ук әкрен генә, серле генә пышылдап.

Сул кулындагы дилбегәне тарантасның кәкре тимеренә эләктереп куйды да бу, яртылаш миңа борылып утырды. Бушап калган сул кулы белән минем кулны тотып алды. Караңгыда тагын да нурлырак булып, серлерәк булып күренгән зур кара күзләрен минем күзләргә төбәде да:

– Әйе, чынлап әйтәм, Саҗидә, – диде елмаеп, пышылдап.

Мин эндәшмим. Эндәшә алмыйм. Телем көрмәлә. Әйтер сүз дә табылмый. Минем ышанасы килә. Мин инде ышандым да кебек. Ләкин аңа ничек әйтәсең шул турыда? Аның мине җиңел акыллы дип, бик тиз ышанучан дип уйлавы мөмкин.

Күпмедер вакыт тавыш-тынсыз барганын соң мин тагын беренче булып сүз башлыйм.

– Институтка керү сезгә авыр булдымы, Соломон Моисеевич? – димен.

– Юк, – ди Соломон Моисеевич. – Урта мәктәпне мин алтын медаль белән тәмамладым.

– Алтын медаль белән?!

– Әйе.

– Алайса, сез имтихансыз гына кергәнсез?

– Әйе. Аттестатны күрсәттем дә, кердем дә киттем… кинога кергән кебек.

– Нинди бәхетле кеше сез, Соломон Моисеевич! – димен мин, ихлас бер көнләшү белән.

– Юк, бәхетле түгел, – ди Соломон Моисеевич, чак-чак кына уйчанланып.

– Бәхетле түгел?! Ник, Соломон Моисеевич?

– Институтны бетергәч, мин аспирантурага керергә тиеш идем. Алмадылар. Көчләп менә монда авылга җибәрделәр.

– Әллә сезгә чынлап та ошамый бездә? – димен мин.

– Юк, ошый, Саҗидә! – ди Соломон Моисеевич, шат күңел белән.

– Бездә күңелле! – димен мин, аның шул шаяртып әйткән «ошый» сүзенә дә куанып. – Бүә буе үзе ни тора! Урманнар, болыннар!

– Идиллия! Романтика!

– Чынлап. Соломон Моисеевич!

– Аспирантура тагын да күңеллерәк, Саҗидә.

– Институтка керүен керсәм, аспирантуралар турында баш ватып тормасыем әле.

– Бик керәсең киләме институтка?

– Бик килә, Соломон Моисеевич. Мин барыбер керәчәкмен. Кайчан да булса керәчәкмен! – димен мин, батыраеп.

– Мин сиңа булыша алам, Саҗидә, – ди бу, тагын да әкрен генә, серле генә пышылдап.

– Ничек? Нәрсәгә?

– Институтка керергә. Мәскәүдә минем дуслар, танышлар җитәрлек. Аннары әти минем профессор.

– Профессор?! Менә белмәгәнием…

Борылгандай иттем дә карап барам күзләремне зур ачьш.

– Әйе, профессор, – ди Соломон Моисеевич, елмаеп.

«Нәрсә, мине сынап карамакчы була микәнни?» – дип уйлап алдым шунда үзалдыма.

– Юк, мин алай кермәячәкмен, – димен мин, нык игеп.

– Шәп кыз син, Саҗидә! – ди Соломон Моисеевич, мактап.

Шулай диде дә бу, искәрмәстән үпте дә алды.

 

XVI

 

Бу бөтенләй көтмәгәндә булды, кинәт кенә булды. Мин ни әйтергә дә белми калдым. Минем әле моңарчы беркемнән дә үптергәнем булмады. Үбешүне мин, гомумән, начар нәрсә дип исәплим. Минем карашымча, бары киноларда гына, романнарда гына үбешәләр. Аннары, аерылышканда вокзалда үбешәләр икән әле. И, яратмыйм да шул картаеп беткән марҗаларның ярдай халык алдында чут та чут үбешүләрен! Ә тормышта… чын тормышта минем беркайчан да үбешкәнне күргәнем юк.

Китапларда язылганча, мин бернинди ләззәт тә, рәхәт тә тоймадым. Бу үбешү ничектер чиркәнгеч, җирәнгеч үбешү булды. Янымда утырган кешене олылау, хөрмәтләү хисе кинәт кенә юкка чыкты. Минем күз алдында ул кечерәеп, гадиләнеп калды. Шулай да ул вакытта мин аңа ачулана да алмадым, каршылык та күрсәтмәдем. Ул тагын кочты, тагын үпте. Хәзер инде бернинди тартынусыз кочты, үпте…

Ат әкрен генә юртуында булды. Колакка шул чакны алдагы арбада утырып барган кызлар тавышы чалынып калды. «Күрделәр микәнни? » – дип уйладым мин, куркып. Таштай катып калган авыр гәүдәмне кузгаткандай иттем дә, чәчне, яулыкны төзәткәләп куйган булдым.

Икебез дә тынып калдык. Бер-беребез янында икебезгә дә кыен, уңайсыз кебек. Ләкин беркая бара алмыйбыз. Арба тар, урын тар. Җәяүләп китеп барыр идең, булмый, мөмкин түгел. Телисеңме, теләмисеңме – барырга туры килә шулай парлашып.

– Сез бит мине яратмыйсыз, Соломон Моисеевич, – димен мин, беркадәр тынычлангандай иткәч, үпкәләп.

Соломон Моисеевич эндәшми. Минем моңа хәтер калгандай булды. Минем ничек тә аннан «яратам» сүзен әйттерәсем килә башлады.

– Сез бит болай гына… – димен тагын да.

Монысында инде «яратмыйсыз» дигән сүзне әйтергә телем бармый. Шул ук вакытта күңелгә: «Әллә елап җибәрим микән?» – дигән бер уй килә. Елап җибәрдем исә, Соломон Моисеевич мине юата башлар, иркәләр, яратам, кадерлем, дияр шикелле тоела. Бит театрда һәрвакыт шулай итәләр!

Шулай да мин еларга өлгерми калдым. Шып итеп кинәт ат туктады. Кызлар чыр-чуы якында гына ишетелә башлады. Күрәсең, туктаганнар да, безнең килеп җиткәнне көтеп торалар.

– Соломон Моисеевич, ә, Соломон Моисеевич! – дип кычкыра Улечка. – Түбән Чатка керәбезме, юкмы?

Икебез дә, саңгырау кешеләр кебек, берни эндәшмибез. Улечка бераз тынып торгандай итте дә, соравын тагын кабатлый. Аның сүзен бүлеп Соня кычкыра, Гөлчирә кычкыра. Үлеп беттегезме әллә, диләр, арбадай төшеп калдыгызмы әллә, диләр. Үзләре көлгән булалар.

– Нәрсә, Улечка? – диде, ниһаять, Соломон Моисеевич, тавыш биреп.

Аның шулай «Улечка» дип үз итеп эндәшүе миндә көнләшү шикелле бернәрсә кузгатып куйды. Атны туктатып, бөтенләй кирәкмәгән нәрсә турында сорашуы өчеп Улечкага ачуым килде.

– Исәннәр икән, исәннәр! – дип кычкыра Соня, кыланып.

– Саҗидә андамы, төшеп калмадымы? – дигән була Гөлчира.

– Монда, – димен мин, көттеребрәк кенә.

Улечка, караңгыда пычрак ярып, безнең янга килә.

– Түбән Чатка кереп торабызмы, Саша? – ди.

– Кермәбез, – ди Соломон Моисеевич. – Бу караңгыда нәрсә калган анда!

– Ә Гөлчирә нишләр?

Сизеп торам: Улечка юри сүз озайтып маташа, безнең янда озаграк торасы киләдер инде.

– Нишләсен, менә Саҗидәләрдә кунар да, кирәкле медикаментларын алып, иртәгә үз пунктына китәр, – ди Соломон Моисеевич. – Авыл Советы белән сөйләшелгән, бүлмәсе бар. Кирәк икән, Саҗидә булышыр. Шулай ич, Саҗидә?

– Булышырмын, Соломон Моисеевич, – димен мин.

– Ярый, киттек, – ди Соломон Моисеевич коры гына. – Вакыт тар.

Улечка тавыш-тынсыз гына үз арбасына китеп барды. Без яңадан кузгалып киттек.

«Барыбер, яратам дип әйтмәде!» – дип уйлыйм мин, бүленгән уйларыма кире кайтып. Ник әйтми ул? Юри генә әйтмиме, әллә чынлапмы? Ничек әйттерергә аннан ул сүзне?

 

XVII

 

Соломон Моисеевич мин көткән сүзне барыбер әйтмәде. Мәсәгуткә кайтып җиткәнче, без рәтләп берни сөйләшмәдек. Әллә сөйләштек микән соң? Никтер хәтердә калмаган…

Ә Мәсәгуткә без бик тиз кайтып җиттек. Кайтып җиттек тә, пункт турысында арбадан төштек. Авыл Советы дежуры көтеп торган икән – атны шундук алып китте. Куштирәк агае да, үз бурычын үтәгәч тә, үзләре ягына борылды. Безнең каршыга йөгереп Таня чыкты.

– Чәй кайнаган, эчәсезме? – диде.

Соломон Моисеевич тизрәк кайтып китәргә ашыкты. Безне көтә-көтә ялыгып беткән шофер машинасын кабызды. Соломон Моисеевич, Улечка, Соня, Мәдинә апа безнең белән саубуллаштылар да, машинага кереп утырдылар. Таня капка ачты. «Ашыгыч ярдәм» машинасы ипләп кенә капкадан чыкты, юлга борылды, як-якка чайкалгалап, урам буйлап китеп барды. Без өчәүләшеп капка төбендә торып калдык. Озаттык та, капканы ябып, өйгә кердек.

Миңа күңелсез. Никтер елыйсы килә. Ләкин Гөлчирә бар – аның алдында еларга ярамый. Минем ни өчен елаганымны сизенүе мөмкин. Болай да әллә нәрсәләр уйлыйдыр әле.

– Сиңа хат бар, – диде Таня, өйгә кергәч.

Өстәлдә чыннан да хат ята. Кемнән дисәң, Галиядән икән. Ачтым да укый башладым.

Минем, дигән, күптәнге хыялым тормышка ашты, дигән. Мин институтта укый башладым, мин – студент, дигән. Медтехникум укучысы гына түгел, студент, дигән. «Студент» сүзен зур итеп язган. Безнең группада яртысы кызлар, яртысы егетләр, дигән Көн дә лекция тыңлыйбыз, анда чабабыз, монда чабабыз – ашарга да вакыт юк, аяк өсте генә ашыйбыз, дигән. Лекцияларне атаклы профессорлар укый, бер аудиториядә өчәр йөз кеше була, дигән.

Шулай үзе турында аз-маз гына язган да, мине тәнкыйтьләргә тотынган. Мин аңа авылга килгәч тә нишләвем, кемнәр белән танышуым, вакытны ничек уздыруым турында язган идем инде. Галиягә минем бернәрсәм дә ошамаган.

Әһә, дигән, авыл егетләре белән таныштыңмы, дигән. Хәзер инде авыл хатыннары белән ызгышып йөри башлагансың икән, дигән. Сиңа инде кияүгә генә чыгасы да, бала табасы, мал-туар үрчетәсе генә калган, дигән. Үрчет әйдә, үрчет, мин сине бик яхшы беләм – күрәсең, син инде мәңгегә шунда күмелеп калырсың, дигән. Бака тавышы тыңлап, сыер савып, бала күлмәкләре юып гомерең үтәр, диген.

Шулай да хатының азагында миңа ярдәм кулы сузмакчы булган бу. Кулыңа китап тотып караганың бармы берәр вакыт, дигән. Искә төшерәсеңме безнең бергә укыган чакларны, искә төшерәсеңме безнең бер-беребезгә биргән антларыбызны, дигән. Кеше булырга омтылу, дәрт, ялкын калдымы әле синдә әз генә булса да, дигән.

Хат мине бик нык уйга калдырды. Хат турында уйлау миңа юлда булган нәрсәләрне онытып торырга ярдәм итте. Нишләптер мин хәзер Галиягә сукырларча табына алмадым. Аның сүзләрендә миңа ниндидер хаксызлык бар сыман тоелды. Мин әле аны гаепләргә дә җыенмадым, аннан баш тартырга да уйламадым. Шулай да күңел түрендә ниндидер үзгәреш барлыкка килде. Мин үземнең кайсыдыр мәсьәләдә аннан өстенрәк икәнлегемне аңладым.

Бит ул минем мондагы тормышны тулысынча белми. Ул бары хатлар буенча гына фикер йөртә. Ярар, кайбер нәрсәдә ул хаклы да булсын… Ә инде “күмелеп калу” мәсьәләсендә, эш, уку мәсьәләсендә… Юк, анысында ул ялгыша, бик нык ялгыша! Дөрес, минем әле ул әйткәп китапларны – физика, химия дәреслекләрен кулыма да алганым юк. Ләкин дөньяда бит андый дәреслекләрдән башка да китаплар җитәрлек! Мин инде аларның күбесен укып та чыктым. Тик әле укып кына бетерә алмадым. Күрәсең, беркайчан да укып та бетерә алмам. Мин монда бөтенләй икенче төрле китаплардан өйрәнәм, тормыш китабын өйрәнәм. Әйе, минем хәзер күзем ачыла башлады кебек. Мин моны бик яхшы сизенәм.

Юк, Галия жаным, син хаклы түгел. Мин әле күмелмәм. Күмелү алай булмый. Киресенчә, күмелүдән азат була бару түгел микән әле бу!

 

XVIII

 

Икенче көнне авыруларны мин аеруча игътибар белән карадым. Кичәге уйлардан соң, минем үз-үземә ышанычым арта төшкән кебек булды. Ләкин бу инде элеккечә масаю түгел. Бу – күңелдә җаваплылык хисе арттыра торган ныклы, төпле ышаныч.

Төшкә кадәр вакытым шулай авырулар карап үтте. Төштән соң мәктәпкә киттем. Мәктәпкә барганда, юл буенча Галия белән сүз көрәштереп бардым. Уйлый торгач, күп кенә нәрсәдә мин тагын да үземнең хаклы икәнлегемне күрдем. Мәктәпкә мин күтәренке күңел белән барып кердем.

Мәктәп авылның иң очына урнашкан. Якында гына Гәрә елгасы ага. Елга аръягында әрәмәлек, әрәмәлек артында иркен кырлар-басулар җәелеп ята.

Мәктәпкә әле минем беренче килүем. Укытучы халкыннан мин әлеге беркемне белмим. Күрше Кәрим абыйны исәпләмәгәндә, билгеле. Күрше дигәннән, мин хәзер алар белән татулаштым. Заһидә апа элеккечә ал-ял белми эшли дә эшли: мал-туар карый, утын кисә, утын кертә.

Кәрим абый көн дә Тау-авылга укытырга барып кайта Алар үзара болай әйбәт кенә яшиләр. Тик менә Карим абый салырга ярата, аннары балалары гына чорсызрак: сугышалар, елыйлар, кычкыралар. Хәер, балалар барысы да шулайдыр инде…

Менә хәзер дә, мәктәп капкасыннан килеп кергәч тә, иң элек чыр-чу килгән бала-чага тавышы ишетелде. Тәнәфес вакыты бугай. Укытучылар дәрескә кереп киткәнче кирәкле кешеләрне очратырга теләп, кызурак атларга тотындым. Ләкин барыбер өлгерә алмадым. Мин укытучылар бүлмәсенә барып кергәндә, звонок булды. Мин бары исәнләшә генә алдым. Укытучылар, кулларына дәфтәр, журнал тотып, урыннарыннан кузгалдылар, бер-бер артлы чыга башладылар.

Бүлмәдә бары бер яшь кыз гына утырып калды. Чибәр генә. Түгәрәк битле. Гәүдәгә миннән бәләкәйрәк. Өстенә укучылар кия торган көрән йон күлмәк кигән. Чәче кистерелгән. Укучы дисәң, укучы түгел. Мәсәгуттә җиде еллык мәктәп. Андый зур укучылар монда булмас.

Мин кыю гына аның янына бардым, исәнләштем, үземнең кем икәнлегемне, ни өчен килүемне әйттем. Мәктәп күлмәге кигән кызый башланмаган дәфтәргә ниндидер исемлек шикелле нәрсә язып утыра иде. Мине күргәч, бу эшеннән туктады, оялчан гына елмайды да:

– Таныш булыйк алайса, – диде. – Мин монда пионер вожатые булып эшлим. Исемем – Лилия.

– Шулаймыни? – дигән булдым мин.

Без сөйләшеп киттек. Башта бер-беребез турында сораштык: кайсы авылныкы, кайда укыдың, ничәне бетердең, дидек. Лилия Мәсәгутнеке икән. Быел җәй Ямадыда унны бетергән.

– Нишләптер мин сезне белмим, – дидем мин, Мәсәгутне бик яхшы белгән кеше кебек.

– Сез эшли башлаганда, мин өйдә булмадым, – диде Лилия.

Шулай диде дә, никтер кызарынып китте. Мин аның ни өчен кызарганын сизеп алдым.

– Уфада булдыңмы? – дидем.

– Юк, Казанда, – диде Лилия, тагын да ныграк кызарынып.

– Нинди институтка?

– Университетка…

– «Балл» җитмәдеме?

– «Балл» җитмәде.

«Менә тагын миңа иптәш артты», – дип уйлап алдым мин. Миңа аның кызарынуы да, оялуы да – барысы да таныш. Мин инде аларны кичергән. Институтка керергә итеп тә, керә алмый калган һәркем миңа таныш, һәркем якын. Алай гына да түгел, андый һәрбер кеше минем иң якын сердәшем, иң якын туганым. Без – бер сыйныф кешеләре.

Лилия белән якыннан танышкач, мин аның кебек үк икенче бер «туганымны» исемә төшердем. Миңа моңсу булып китте. Үзем дә сизмәстән, көрсенеп куйдым. Минем көрсенүне Лилия үз кайгысын уртаклашу дип белде, ахрысы.

– Мин алай кайгырмыйм! – диде бу, шат күңелле булып күренергә тырышып. – Минем анда бик үк барасым да килмәде. Монда миңа ныграк ошый. Балалар белән күңелле. Берәр ел эшлим дә, пединститутка биреп карыйм.

– Дөрес, – дидем мин, олыларча. – Нәрсә әле монда мүкләнеп ятарга!

Ләкин «мүкләнеп яту» хәзер минем үзем өчен дә ышандыргысыз булып ишетелде. Галиянең «күмелеп калу»ын хәтерләтте. Мин тынып калдым. Институт турында,  «күмелү», «мүкләнү» турыңда сөйләшү хәзер миңа урынсыз булып, кызыксыз булып тоелды.

 

XIX

 

Лилия, яңадан үзенең дәфтәренә иелгәндәй итте дә:

– Нишләп син бер дә дөньяга чыкмыйсың? – дип куйды.

– Вакыт юк, – дигән булдым мин. – Эш күп. Авылларга йөрергә кирәк.

– Шулайдыр инде, – диде Лилия.

– Арып-алҗып кайтасың. Анда инде клуб кайгылары калмый. Буш вакытың калды исә, укырга тотынасың, – дигән булдым мин, зарлангандай итеп. – Медицина бит ул! Анда бөтенесен яттан белергә кирәк.

– Шулайдыр инде, – диде Лилия тагын да.

Ләкин миңа бүген әллә нәрсә булды. Мин тагын тынып калдым. Зарланасы да килми. Кызыгы юк. Мине бүген бернәрсә дә тулысынча мавыктыра да, кызыктыра да алмый кебек. Мин үземнең һәрбер сүземдә, һәрбер фикеремдә хата күрәм, мәгънәсезлек күрәм шикелле. Аннары бер генә нәрсә турында уйлап та булмый. Әле кичәге кич турында уйлыйм, әле «сыйныфташ туганым» турында уйлыйм. Борчылып, газапланып уйламыйм. Бераз гына олы булып, хәтта бераз гына чит кеше булып уйлыйм. Ник алай икән бу? Нәрсә сәбәпче булды соң моңа? Галия хатымы, әллә Лилияме? Лилия дисәң, сәбәпче булыр нәрсәсе дә юк. Бары тик иске яраны гына кузгатты.

Бүлмә уртасында озын зур өстәл. Өстәлгә кызыл сатин җәелгән. Өстәлнең икенче ягында – Лилня. Мин тын гына утырам. Тышта, тәрәзә башында чыпчыклар чыркылдаша. Бүлмәдә салкынча. Тәмәке исе, кәгазь, акбур исе килә.

– Карале, Саҗидә, – диде Лилия, башын калкытып. – Октябрь бәйрәменә без пьеса әзерлибез. Кешеләребез җитми. Әллә катнашасыңмы?

Мин, урындыкны шыгырдатып, аңа табарак борылып утырдым. Ни әйтергә белмичә, беравык тынып тордым да:

– Кемнәр әзерли? – дидем.

– Мәктәп коллективы. «Зәңгәр шәл»не куймакчы булабыз, – диде Лилия.

Мондый тәкъдимгә мин бернинди икеләнүсез риза булырга әзер. Тик шулай да нидер тотып тора шикелле. Нәрсә соң ул «нидер»? Минем авылда клубка йөрмәскә, теләсә кем белән аралашмаска дип, үз-үземә биргән сүземме, Галиядән шүрләүме, әллә соң бөтенләй башка нәрсәме?

Мин сораштыра башладым: нинди рольләргә кеше җитми, дидем, син үзең уйныйсыңмы, дидем. Минем каршы килмәүне күреп, Лилия елмаеп җибәрде.

– Мөслим абыйны куандырыйм әле! – диде бу, иң элек үзе куанып.

– Без синең үзеңә дә бармакчы булганыек та… Менә үзең килдең. Яхшы булды әле. Кеше белән аралашмый, авыл яшьләрен яратмый, диделәр, шуңа да бармадык.

Күзгә карап әйтелгән мондый «мактау» сүзләреннән соң, мин сизелерлек дәрәҗәдә уңайсызланып киттем. «Минем турыда әнә тагын нәрсәләр сөйлиләр икән әле!» – дип уйлап алдым.

– Моннан соң мин сезгә гел килеп йөрермен әле, – дигән булдым үзем Лилиягә.

– Миңа Заһирә ролен бирделәр, – диде Лилия. – Беләсеңме, Булатның сеңлесе? Бер репетиция булды. Бүген тагын җыелабыз. Кичке җидегә.

– Миңа нинди роль бирмәкче буласыз инде? – дидем мин.

– Сиңамы? – диде Лилия, тотлыккандай итеп. – Белмим. Анда бераз тавыш булып алды. Мөслим абый әйтер әле.

 

XX

 

Күп тә үтмәде, яңа тәнәфес башланды. Бүлмәгә укытучылар керә башладылар. Менә ишектә директор да күренде. Мин аның белән таныш түгел, шулай да аның турында ишеткәнем бар. Кыскарак буйлы, киң җилкәле. Юан, таза бер агай. Зур башлы, зур битле. Салмак кына атлап килде дә, түргә, өстәлгә таба узды. Узышлый миңа таба карап алды. Мин урынымнан тордым, беренче булып сәлам бирдем, үземнең кем икәнлегемне әйттем.

– Ярый торган эш, – диде Мөслим абый салмак кына, ашыкмыйча гына. – Медиклар белән без моңарчы тату яшәдек. Көз көне, яз көне томау төшүләрне исәпкә алмаганда, авыручыларыбыз булмады. Медицинаның ярдәме гел тиеп тора.

– Балалар ничек? – дидем мин, җитди генә.

Директорны мин чынлап сөйләшә дип уйладым. Йөзенә игътибар беләнрәк караган идем, кысылган күзләрендә елмаю чаткылары күреп алдым. Чыннан да, минем “җитди” сорауга ул җавап биреп тормады, шулай күзләре белән генә елмайгандай итеп, баштагыча салмак кына үз сүзен сөйләвендә булды.

– Асыл кошны аягыннан эләгә диләр, әй! – диде. – Болай булгач, сез асыл кош булып чыктыгыз инде, Саҗидә.

– Асыл кош читлектә яши. Иптәш Фәррахованы читлеккә ябып куярга туры килә, – дигән булды шунда кемдер, шаяртып.

– Үземнең нинди кош икәнлегемне белсәм, бөтенләй килеп йөрмәгән булырыем, – дидем мин, алардан калышмаска тырышып.

– Без аны читлеккә япмабыз, – диде Мөслим абый. – Аягына җеп бәйләп җибәрербез дә, кирәк чакта тарттырып кына алырбыз.

Укытучылар күңелле генә көлешеп алдылар. Мин дә аларга кушылган булдым. Көлешү басылганын көтеп тордым да, үз йомышымны ачыкламакчы булып:

– Мөслим абый, мин сезгә эш белән килгәнием, – дидем.

– Сөйләп кара, – диде директор. Папирос кабызды да тәрәзә янынарак китеп барды. Ачык форточкадан өрә-өрә тартырга тотынды.

– Балаларның тазалыгын тикшерергә кирәк, – дидем мин. – Аннан соң минем балалар белән гигиена турында, чисталык турында әңгәмә уздырырга да исәбем бар. Менә шул хакта сөйләшәсе иде. Тәнәфес вакытында эшләрбез микән, дәрестән соңмы?

– Ярар, булыр, – диде директор. Аннары, тәрәзә яныннан аерылып, өстәлгә якынрак килде.

– Без медикларга каршы килә алмыйбыз. Ләкин бер шарт белән, – диде.

– Нинди шарт?

– Ул инде белә, Мөслим абый! – диде Лилия.

– Белә? Син алып килдеңмени? – диде директор, Лилиягә карап.

– Юк, үзе килде.

– Ярый торган эш! Кыскасы, Саҗидә сеңлекәш «Зәңгәр шәл»дә уйнарга безнең кешеләребез җитми, – диде директор. – Шунда катнашырга без сине чакырмакчы булганыек.

– Шулмы шартыгыз? – дидем мин

– Шул. Ризамы?

– Белмим шул, – дигән булдым мин.

– Бүрегегез белән киңәшеп карагыз.

– Бүрегем юк шул.

– Эх, хатын-кызның менә шунысы яман да инде аның! – диде Мөслим абый. – Шәһәрдә әнә бүрек кия башлаганнар бугай, иншалла, дөньялар иминләнер болай барса.

Укытучылар тагын көлешеп алдылар. Мин дә көлгән булдым. Тавыш басылганны түземсезлек белән көтеп тордым да:

– Нинди рольләргә кеше җитми соң? – дидем.

– Дипломатик сөйләшүләрне менә шуннан башлыйк та без, – диде директор, елмаеп. – Мәйсәрәгә сез соңга калдыгыз. Мәйсәрә безнең бар. Шулай ук Заһирә дә бар. Безгә хәзер ишан хатыннары җитми. Мин үзем ишан булачакмын. Ике хатыным бар, өченчесен менә һич таба алмыйбыз. Коткарыгыз безне, Саҗидә сеңелкәш!

Соңгы сүзләрен ул театрдагычарак итеп, ялварып, ике кулын сузып әйтте. Безнең сөйләшүне тыңлап, безгә карал торган укытучылар күңелле генә гөрелдәшеп алдылар.

– Ярар, килеп карармын, – дидем мин, риза икәнлегемне белдереп.

– Юк, карарга килмәгез, уйнарга килегез, – диде Мөслим абый.

– Ярар, уйнарга килермен, – дидем мин, сүземне төзәтеп. – Эш мәсьәләсендә ничек?

– Эш мәсьәләсендәме? Бүген булмас. Озын тәнәфес үтге. Алдан билгеле булмагач, кыенрак булыр. Иртәгә! Килерсез, җаныгыз ни тели, барысын да эшләрсез. Бүген менә таныштык-белештек, җитеп торыр. Кич тагын килегез. Сәгать төп-төгәл җидегә.

– Ул инде белә, Мослим абый! – диде Лилия.

– Беләмени? Ярый торган эш. Алайса сөйләштек?

– Сөйләштек! – дидем мин.

Моннан алдагы бүлек:

Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 19 нче бүлек

Комментарий язарга