Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 11 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 11 нче бүлек
Шуннан соң нишләргә? Гомергә катып калыргамы? Авыл кешесе булып?.. Ышанмыйм, Шундый япь-яшь кеше…

– Нәрсә, хәле бик авырмыни? – диде.

– Авыр, – дидем миң.

Шулай бер-ике сүз сөйләшкәләп, үз бүлмәбезгә кердек. Минем эч поша. Елыйсы килә. Үкенү тойгысы бөтен нәрсәнең астын өскә китерә. Нәрсә булды соң әле бу? Шундый күңелле башланган сөйләшү нишләп шулай күңелсез бетте соң әле?

Чишендем дә урынга яттым. Түшәмгә карап ятам. Күзгә йокы керми. Йокларга тырышмыйм да. Уйланам. Юк, уйланмыйм да. Ниндидер билгесезлек. Бүлмә эче кап-караңгы, тып-тын. Теге якта бүрәнә аша тонык кына булып бала елаган тавыш ишетелә. Уй җепләре шул якка юнәлә. Дөнья кайгысы баскан укытучы агайны, аның йомры, бәләкәй хатынын кызганып куям. Миңа аларны еш күрергә туры килә. Йорттагы бар эшләрен хатыны эшли. Көн-төн печән ташый, сыер сава, бәрәңге бакчасында булаша, ашарга пешерә, балаларын карый. Эшли дә эшли, һич тик торганы юк. Агай шушы арада Яңавылда югалып торды. Аны Тау-Авылга башлангыч мәктәпкә укытырга куйганнар. Өч чакрым җиргә ул җәяүләп йөриячәк. Ничек йөрер ул анда? Әллә күченеп китәрләр микән? Менә шәп булыр иде! Авыл Советы секретаре инде мине ике мәртәбә котыртып алды. Чыгыгыз дип әйт син аларга, ди. Мин, тиле, чыннан да әйттем: апа, кайчан чыгасыз инде, безгә бүлмә кирәк, дидем; без анда бала табу бүлеге ачарга уйлыйбыз, дидем. Апаның кәефе кырылды. Шуннан алар безгә рәтләп эндәшмәс булдылар. Өч балалары белән кая китсеннәр инде алар? Минем өчен барыбер түгелмени? Торалар икән, тора бирсеннәр. Бала табу бүлеге ачу турында уйлап та карамыйлар алар… авыл советында… Юри генә сөйләнәләр. Безнең тилелектән файдаланалар. Ул секретарь чыннан да бик алама кеше. Утыз яшькә кадәр өйләнмәгән, Авылда аны беркем яратмый, диләр. Мәкерле, эчкерле, диләр. Торсалар ни, тора бирсеннәр! Шул балаларны кызганмый куалап ничек куалап чыгармак кирәк! Агай да кызганыч, хатыны да, балалары да.

Шулай бер-ике сүз сөйләшкәләп, үз бүлмәбезгә кердек.

– Сиңа нәрсә булды? – ди Таня кинәт, мине уйларымнан бүлеп.

– Бернәрсә дә булмады, – димен.

– Юк, нидер булган сиңа.

– Кино күңелле булдымы сон? – дигән булам, сүзне икенчегә борып.

– Бик күңелле булды! – ди Таня.

– Клублары ошадымы соң?

– Ошады. Бик ошады!

– Нәрсәсе ошады соң?

– Бөтенесе дә. Халкы да, клубы да.

– Равил ошадымы соң?

– Ул да ошады, – диде Таня, көттеребрәк.

Аннары, никтер Равилне яклыйсы килеп, әйтеп куйды:

– Аксаклыгы гына бар, – диде. – Нәрсәсе ошамаслык? Син теләсә нәрсә диген, ләкин ул миңа ошый. Үзе кыю, шаян.

Мин эндәшмәдем.

– Миңа аның аксаклыгы бөтенләй сизелми, – диде бу, яңадан сүзгә башлап.

Күрәсең, шулай да күңелен тырныйдыр. Тырнамый ни, шәп нәрсә түгел инде ул аксаклык.

Мин тагын берни эндәшмим. Минем тын гына ятуны Таня хупламау дип уйлады, ахрысы.

– Мин үзем дә әллә ниткән чибәр түгел лә! – диде бу бераздан, үз-үзен кимсетеп.

– Снн ябык, мин симез, – дидем мин, уфтанып.

– Шулай шул, – диде Таня, сөенеп.

– Юанлыкның беразын гына сиңа биреп булсыные ул! – дидем мин, буш хыялга бирелеп.

– Үзебез медик, үзебез берни булдыра алмыйбыз, – диде Таня.

– Шуның өчен укырга кирәк!

– Нәрсә-ә?

– Бер кешедәге юанлыкны икенче кешегә күчерү өчен!

Мин моны чынлап әйтәм. Бернинди шаярусыз. Таняга бу, күрәсең, кызык тоелды. Миннән көләргә тотынды.

– Ник көләсең? – дидем тупас кына.

– Уку дип саташкансың инде син, – диде Таня бераз тын ятканнан соң, җиңелчә шелтә белән.

– Нәрсә, әллә син дә шушы авылда торып калырыеңмы? – димен, әтәчләнеп.

Мин моны тиргәшкәндәге кебек усалланып әйттем.

– Чынлап, тилергәнсең син, – ди Таня.

– Тилерсә тилерер, әйт: гомергә шушында торып калырыеңмы? – дип кычкырам мин. – Шулкадәр белемең була торып, сәләтең була торып, шушы караңгы авылда калырыеңмы?

– Ник калмаска, туры килә икән… кирәк икән, ник калмаска? – ди Таня, уйланып.

– Ә уку?

– Мин инде үземә кирәген укыган. Мина җиткән.

– Ничек оялмыйсың шулай дип әйтергә?! – димен мин, кызганнаи-кыза барып. – Япь-яшь көеңә! Шундый дипломың була торып!

– Нәрсәсеннән оялырга аның?

– Киләчәктә нишләргә уйлыйсың соң син?

Шулай димен дә, нәрсә әйтер икән бу дип, тынып калам. Мин моны үземчә бик авыр сорау дип, бик туры куелган сорау дип исәплим. Ләкин Таня һич тә аптырап тормый, гап-гади нәрсә турында сөйләгән кебек, тыныч кына:

– Бернәрсә дә эшләргә уйламыйм, – ди. – Үз эшемне тиешенчә эшли алсам, миңа шул җиткән.

– Юк, ул гына җитмәгән! Син дә укырга тиеш, институтка керергә тиеш! Ничек кенә авыр булмасын, барыбер керергә тиеш!

– Кирәге барые! – ди Таня, киреләнеп. – Унбер ел укыдым, җитәр. Тагын биш-алты ел ач торып туберкулез аласым юк.

Мондый сүз ишетеп, мин ни әйтергә дә белми аптырап калдым. Минем җен ачуларым килде. Аның шундый аңсыз булуына, шундый кире булуына, үземнең берни аңлата алмавыма ачуым килде.

– Укыйсым килми, кияүгә чыгасым килә! – дидем, мыскыллап. – Грибоедовның теге Митрофанушкасы кебек…

– Фонвизин… – ди Таня, төзәтеп.

– Ярый, Фонвизии да булсын, – димен, кинәт сүрелә төшеп.

Уй җепләре өзелеп тынып калдым. Шулвакыт мин тагын да Таняның миннән белемлерәк икәнлеген аңлап алдым Аннан наданрак була торып та, тилереи-тилерсп аны укырга өндәвем үземә дә мәгънәсезлек булып тоелды. Шулай да мин үземнең хаклы икәнлегемне бик яхшы аңлыйм. Укырга, укырга кирәк! Бу мәсьәләдә минем карашны беркем дә, берни дә үзгәртә алмаячак!

– Әйт, кияүгә чыгасың киләме? – димен, Таняның эндәшми ятуын күреп.

Мондый туры куелган сорауга Таня ничек җавап бирергә дә белми.

– Син уку турында хыялланасың, мин хыялланмыйм, – ди. – Нәрсә тагын ми черетергә? Миңа җиткән. Минем үз эшем бар. Бөтен кеше врач булып бетсә, кем акушер булыр? Алты ел буена мине кем туйдырыр?

– Үзеңне үзең туйдырырсың!

– Стипендиягәме? Рәхмәт!

– Дүрт ел торгансың бит әле.

– Тордым. Әни ярдәм итте. Кайчанга чаклы ярдәм итәр ул? Юк, хәзер, киресенчә, мин аңа ярдәм итәргә тиеш.

art-for-living-room-wall-A-letter-for-two-friends-by-Willem-Haenraets-paintings-High-Quality

Мин аңа каршы берни әйтә алмыйм. Билгеле, ул хаклы. Әти-әниләргә ярдәм итәргә кирәк. Ярый әле минем әти эшли. Ул миннән бернинди ярдәм өмет итми. Үзеңне-үзең карый алсаң, безгә шул җиткән, кызым, ди Күңеленнән бәлки, аның да миннән ярдәм өмет иткән чаклары буладыр. Әйтми генәдер. Нәрсә алып кайтырга икән киләсе атнада? Әти белән әнигә генәме, әллә барысына дамы? Алар бит дүртәү. Өмет итсәләр, барысы ла өмет итәдер. Таняның рәхәт – әнисе дә әбисе.

Күңелгә шундыйрак уйлар килә. Минем инде бәхәсләшәсем дә килми. Барысы да надан, барысы да туң баш. Ничек аңламыйлар алар?!

Күңелдә шулай да бернәрсә калган икән әле.

– Бүгсннән кияүгә чыгарыенмы, Таля? – димен әкрен генә.

– Чыгарыем, – ди Таня. – Яраткан кешем булса… Ул мине яратса, мин – аны… Тотарыем да чыгарыем!

– Равилгә дә?

– Ә ник «дә»? – ди Таня, хәтере калып  – Әллә ул кеше түгел?

Мин телемне тешләп тынып калдым. Шул чакны кемдер колак төбендә генә «Көтүче дә кеше!» дигән кебек булды.

***

Үткән бүлек: idel-tat

Комментарий язарга