Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 4нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 
4нче бүлек

Арба дыңгырдыгы, җыр тавышы миңа үткән бала вакытларны искә төшерде. Бәләкәй чакта, Эткенавылда картәтәй мине, арбага утыртып, үзе белән көлтә ташырга алып барган иде.

Биектә, көлтә төялгән йөк өстендә утырып бару рәхәт тә, куркыныч та. Минем аста – картәтәйнең бишмәте, тирә-ягымда – кылчыклы көлтәләр. Урылган арыш исе, камыл исе килә. Күктә тургай сайрый. Без басу юлыннан барабыз. Арба янтайгандай иттеме, куркып, мин юан бастырыкка тотынам, чыркылдап кычкырып җибәрәм. Картәтәй уйламый да,– авыз эченнән әкрен генә көйләп тик бара. Менә миңа хәзер дә бераз гына куркыныч та, күңелле дә. Эшли алырмынмы мин анда, әллә чынлап та, Равил әйтмешли, көз җиткәнче үк таярга туры килерме?

Берарада Равил җырыннан туктады да:

– Ничәнче елгы син? – диде.

– Утыз җиденче, – димен.

– Унтугызда, алайса. Мин дә унтугызда.

– Шулаймыни?

– Шулайрак шул, апасы. Җегетең бармы?

– Ник кирәк ул сиңа?

– Яшел тышлы китапка язып куям, – дигән була Равил.

– Яза бир! – димен.

– Һо, безнең авылда җегетләр җитәрлек! Үзем берәрсе белән таныштырырмын әле.

– Мин егетләр эзләп бармыйм, – димен мин, кырт кисеп. – Мин – укырга китәсе кеше.

– Әйттем бит! – ди Равил, куанып.

– Алайса, уку башланганчы гына эшлисең?

– Кем әйтте алай дип?

– Үзең.

– Мин алай димәдем. Миңа егетләр кирәкми генә дидем.

– Ха-ха-ха! Ансыз буламыни?! – ди Равил.

– Унны бетергәнсең, техникум бетергәнсең. Нинди бетмәс уку инде ул?

– Ул гына аз. Мин институтка китәчәкмен, – димен мин.

– Ничә ел укыдың барысы?

– Унике.

– Мин менә җидене генә бетердем. Укып мулла булмассың дигәндәй…

– Дөрес түгел, Равил, – димен мин, белдекле генә.

– Һи, ничек дөрес булмасын! Менә син унике ел укыгансың, мин – җиде… Икебез дә бер арбага утырып барабыз, бер үк юлдан. Ха-ха! На, малкай!

Мин бәхәскә кереп тормадым. Авыл егетләренең шулайрак фикер йөрткәнлекләрен мин бик яхшы беләм. Шуңа күрә мин Равилнең сүзләренә бик үк гаҗәпләнмәдем дә. Тик менә шундый егетләр алдында каушап төшмәскә генә кирәк. Аларча фикер йөртә башласаң, бик тиз тәгәрәрсең мещанлык баткагына! Аннары инде егетләр белән йөри башларсың… Юк инде, анысы булмас! Минем үз-үземә биргән сүзем бар: авылда мин егетләр белән йөрмәячәкмен! Мин – институтка китәсе кеше, мин югары белем аласы кеше. Төп максатың тормышка ашмый торып, нинди егетләр белән йөрү ди ул?! Минем әле барысы да алда, барысы да киләчәктә. Мин шулай уйланып барганда, Равил кинәт кычкырып җибәрде:

– Менә болары безнең басулар инде! – диде. – Әнә, Фатыйма-тау астында безнең авыл.

– Бернәрсә күрмим, – дидем миң.

– Күрерсең әле! Ә ул басуларның начальнигы – мин!

– Кемнәрнең начальнигы? – димен, берни аңламыйча.

– Басуларның.

– Басуның начальнигы буламыни?

– Булмыйча! Мин – басу каравылчысы. Басудагы бөтен нәрсә миңа буйсына, ха-ха!

«Без икебез дә начальник икән», – дип әйтмәкче булдым мин, шулай да тыелып калдым.

– Матурмы безнең яклар? – ди Равил.

– Матур, – дигән булдым мин.

Үзем исә бернинди матурлык күрмим. Бөтен җир шәп-шәрә. Бернинди урман юк. Як-якта иген кырлары. Фатыйма-тауның өстенә үк менеп җиткәч, чыннан да алда матур күренеш ачылды. Калкулык астында, уч төбендәге кебек булып, Мәсәгут авылы күренде. Тип-тигез ике урам. Урамнар яшеллеккә күмелгән. Авыл яныннан ук бормаланып елга ага. Авыл артында, елга буенда кечкенә әрәмәлек. Тагын да арырак, зәңгәрсу томан эчендә, ниндидер башка авыллар… Таудан чаптырып төштек тә елга аша салынган күперне дөбер-шатыр чыгып киттек. «Олы урам» дип аталган урамга килеп кердек. Урамга килеп керүебез булды,

Равил, тиле кебек, очраган бер кешегә:

– Менә, яңа врач алып кайтам! – дип кычкырып бара башлады.

Мин моңа ачуланырга да, көләргә дә белмим. Ипләп кенә: кычкырма алай, димен. Равил ишетми дә. Аннары ишетерлек тә түгел. Ат чаба, буш мичкә дыңгырдый, өрә-өрә арттан ниндидер эт йөгерә. Бер заман Равил атын алты почмаклы яна гына бер йорт алдына туктатты да:

– Менә, килеп тә җиттек, апасы, – диде.

– Шушы була инде безнең митпункт.

– Ярар, рәхмәт алып килүегезгә, – дидем мин.

– Кич клубка чык. Бүген үк! – диде Равил, кузгалып киткәндә.

Мин аңа җавап кайтарып тормадым. Менә мин килеп җиттем. Шатланырга да, кайгырырга да белмим. Берни уйлый белмим. Арбадан шулай тиз генә төшкәнгә, шалтыравык Равил белән шулай тиз генә аерылышканга бераз моңсу да, авыр да кебек. Шул ук вакытта күңел нәрсәгәдер очына да шикелле. Әкрен генә як-якка – урамга, йортларга күз йөртеп чыктым. Урам тигез, чиста. Яшел чирәм. Ятып ауныйсы килә. Каршыда гына, урамның икенче ягында, алты почмаклы зур йорт тора. Йортның бер почмагына ««Марс» колхозы идарәсе» дип язылган такта беркетелгән. Колхоз идарәсеннән арырак, сулга таба, тыкрыкның икенче ягында искерәк кенә клуб күренә. Клуб тирәсендә биек тупыллар үсеп утыра. Урамның пункт урнашкан ягында, бер йорт аша, тагын бер алты почмаклы йорт. Анысы авыл Советы булырга тиеш кебек. Барысы да якын. Мәсәгутнең үзәгендә торачакмын икән. һы. Чемодан белән сумканың икесен.ике кул очына элдердем дә капка ягына борылдым. Ишегалга керү белән беренче булып күзгә ташланган нәрсә шул булды: ишек төбенә диярлек киселмәгән утын аударып ташлаганнар.

***

Киләсе өлеше иртәгә кич куелачак.

Комментарий язарга