Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 21 нче бүлек

Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 21 нче бүлек

Шулай итеп, минем тормыш икенче эзгә кереп китте. Мин репетициягә йөри башладым.

Бәйрәмгә инде күп калмады, шуңа күрә без көн дә әзерләнәбез. Үзем белән мин Таняны да алып барам. Ул уенда катнашмый, безнең кыланышларны карап кына утыра, әледән-әле үзалдына елмаеп куйган була. Ялыктыра башлады исә, рәсемле журналлар карарга тотына. Ә без кычкырабыз, җырлыйбыз, чыр-чу киләбез.

Безнең «баш режиссер» – Мөслим абый. Үзе уйнамаганда, ул безне читтән генә карап тора, өйрәтә, кабатларга куша, кайчагында әйткәләп тә ала. Аның әйтүе – безнең өчен закон. Билгеле, аның бернинди театраль белеме юк. Ләкин ул яшьтән үк спектакльләрдә уйнап йөргән. Аннары, үзе әйтүенә караганда, укытучылар институтында укыганда драмтүгәрәктә катнашкан. Ә ул драмтүгәрәкнең җитәкчесе ниндидер атаклы артист булган, имеш.

Үз ролем миңа бик ошый. Мин яратып, бирелеп уйныйм. Бер карчыктан миңа борынгы күлмәк табып китерделәр. Күлмәк зур, ләкин миңа таман гына. Шул күлмәкне кидемме, Таня тыела алмыйча көлергә тотына. Бүтәннәр дә көләләр. Шаярткан булып, Саҗидә, сиңа гел ишан хатыны гына буласы калган икән, диләр.

Кичләрен, репетиция беткәч, караңгы урам буйлап төркемләшеп өйгә кайтабыз. Таня белән без төркемнән аерылабыз да пунктка кереп калабыз. Авылның икенче очында торган артистлар безне узып китәләр.

Көн дә шулай репетициягә йөрү, балалар белән, укытучылар белән аралашу мине кинәт үзгәртеп җибәрде. Моңсулык, юкка-барга эч пошу, аннан да бигрәк, минем турыда нәрсә сөйлиләр икән, тагын берәр гайбәт таратмадылар микән, дип шикләнеп яшәү үзеннән-үзе юкка чыкты. Ул гына да түгел, хәтта Соломон Моисеевич та, аның белән булган оятлы, үкенечле үбешү дә онытылгандай булды. Минем өчен, әйтерсең, икенче дөнья ачылды. Мине бөтенләй яңа дәрт, яңа хис биләп алды. Мин хәзер өмет белән, киләчәктә, бик якын киләчәктә ниндидер яхшы, куанычлы нәрсә булыр дигән бер өмет белән яши башладым.

Ул көннәрдә мин очынып кына йөрдем. Нәрсә әйтсәләр, шуңа килешәм, нәрсә кушсалар, шуңа риза булам. Ә миңа кем куша ала? Йә Галим абый, йә Вәзир. Алар минем турыдан-туры начальникларым. Ләкин минем бу арада авыл Советына бөтенләй кергәнем юк. Минем өчен хәзергә иң зур начальник – Мөслим абый. Үзеңнән олырак, тәҗрибәлерәк кешегә буйсыну кайчагында куаныч хисе тудыра. Ул вакытта мин дә шундыйрак нәрсә тойдым. Репетиция буенча гына түгел, башка мәсьәләләрдә дә Мөслим абыйның сүзе минем өчен авторитет булып әверелде.

II

Беркөнне Мөслим абый белән минем арада шундыйрак сөйләшү булып алды.

– Карале, Саҗидә, сине картайган дигәннәрне, дөрес булып чыкты бит әле бу, әй! – ди Мөслим абый.

– Ник? – димен мин.

– Карт хатыннарны бик килештереп уйныйсың. Үзе карт булмаган кеше алай ук булдыра алмаган булырые димен шул.

Мин моңа көләргә дә, үпкәләргә дә белмәдем. Көлсәм, үземнән-үзем көләрмен шикелле, үпкәләсәм, үпкәләр нәрсәсе дә юк сыман. Аннары, Мөслим абый мыскыллап та әйтми, шаяртып кына әйтә.

– Белмим тагын, – димен, тотлыгып. – Картлар роле булгач, картларча кирәктер инде. Шулай да аңламыйм: кем мине картайган ди?

– Егетләр әйтә! – ди Мөслим абый. – Миңа жалоба белән кергәннәр.

– Жалоба? Кемнәр? – дидем мин, сискәнеп.

Шул чакны Равил белән Тимерҗанны күз алдына китереп, кызарынып киттем.

– Әһә! – ди Мөслим абый, күзләре белән генә елмаеп. – Кемнәр икәнлеге кызыксындыра, алайса? Анысын әйтмим. Егетләр булгач, егетләр. Син, Мөслим абый, колхозның парторгы буларак, Саҗидәгә тәэсир ит әле, диләр, кичләрен уенга чыксын, клубка барсын, безнең белән аралашсын, диләр. Югыйсә, ул чирлеләрне генә ярата, безне санга да сукмый, диләр. Саҗидәнең нурлы йөзен күрү өчен генә аяк-кулны имгәтеп булмый лабаса инде, диләр. Чын, әй, шулай диләр!

– Сез нәрсә дидегез соң? – дигән була шунда бер укытучы.

– Нәрсә дисең, әй! Мин яшь кеше түгел, минем сүзне тыңламас ул, дидем. Шулай да сөйләшеп карармын үзе белән, дидем.

Мөслим абый әле миңа, әле теге укытучыга карап ала. Укытучыга караганда, күз дә кыскалап куя. Мин инде барысын да күреп торам. Мөслим абыйның шаяртып сөйләвен дә аңлыйм. Шулай да оят. Ни өчен оят булуын үзем дә төшенмим.

– Вакыт юк бит, Мөслим абый, – дигән булам, акланмакчы булып.

– Вакыт ул, сеңлем, безнең һәммәбезгә дә тәүлегенә 24 сәгать бирелгән. Бәлки, синеке 23 кенә сәгатьтер?

Укытучылар елмаешып алдылар.

– Болай сөйләвем өчен үпкәләмә, сеңлем, – диде Мөслим абый, җитди итеп. – Син бит яшь кеше. Яшь чакта яшьләрчә булырга кирәк. Яшьлек кайда да бер – авылда да, шәһәрдә дә. Гел шәһәр турында гына уйлап йөрсәң, бик тиз картаерсың. Чын, әй! Гомер ул искән җил кебек. Уза да китә.

– Нишлим мин анда чыгып? – дидем мин, үземнең гадәттәге фәлсәфәмә тотынып.

Мөслим абый тынып калды. Аптырагандай итеп беравык карап торды да:

– Алай кызык булмагач, булмый инде, – диде. – Ә мин сиңа бер нәрсә тәкъдим итмәкче булганыем.

– Нәрсә?

– Нәрсәме? Халык алдында лекция укырга кирәк. Медицина темасына. Клубта.

– Безгә дә әйтәләр ул турыда, – дидем мин, сер тотмас бала-чага кебек.

– Әйткәч, бик яхшы! Тот та әзерлән, һәр айның унында, уникеләрендә кино килә. Кино башланыр алдыннан сөйләргә була. Белдерү язып, аерым җыярга да була халыкны.

– Юк, белдерүсез генә! – дидем мин.

Мәктәптән кайтканда, мин юл буена Мөслим абыйның тәкъдиме турында уйлап кайттым. Нинди темага сөйлим икән, дидем. Ул көзне бөтен илдә, хәтта бөтен дөньяда вируслы грипп авыруы таралды. Мәсәгуттә әле ул сизелми иде, ләкин районда инде ишетелә башлаган иде. Мин шул турыда сөйләргә булдым. Кайттым да, кул астында булган барлык материалны барлап чыктым. Әзерләнергә дә тотындым.

Минем өчен бу тагын бер яңалык булды. «Чынлап та, нишләп әле миңа тумас борын картаерга?!» – дип уйладым. Техникумда укыганда безгә әйттеләр ич, авылның җәмәгать тормышында актив катнашыгыз, халык арасында аңлату эшләре алып барыгыз, медицина темасына лекцияләр укыгыз, диделәр.

Соломон Моисеевич та әйтмәде микән әле? Әйтмәсә, аның әйтүе генә идемени?

Үземдәге материал гына миңа аз булып тоелды. Икенче көнне кабул итүдән соң, уку өенә кердем. Беренче мәртәбә. Бары урам аша гына чыктым. Бик озак газета-журналлар карап утырдым. Ә кичен тагын мәктәпкә киттем.

Әйе, ул көннәрдә мин гел нәрсәдер көтеп яшәдем. Уку өендә утырганда, репетиция башланыр сәгатьне көттем. Репетиция беткәч, тизрәк икенче көн тууын, тизрәк авырулар белән очрашуны көтә башладым. Икенче көнне тагын шул ук хәл кабатланды. Болай гына әйткәндә, мин тизрәк бәйрәм җитүен, тизрәк спектакль куелуын көттем. Аннары бәйрәмнән соң тизрәк кино килүен, үземнең тизрәк лекция укуымны көттем.

Тагын нәрсә көттем икән соң? Тагын мин бәйрәмнәрдән дә, спектакльдән, лекциядән дә зуррак икенче бер нәрсә көттем. Мин Тимерҗанны сагындым.

III

Бишенче ноябрь иде. Ул көнне авырулар күп булмады. Кабул итеп бетердем дә үземнең эшемә тотындым. Зөһрә тиз-тиз генә идәнне юып чыкты. Аннары, эш сәгате беткәнне дә көтеп тормастан, өйләренә кайтып китте. Мнн каршы килмәдем. Зөһрә дигәннән, аның белән минем арада соңгы көннәрдә сәер мөнәсәбәт урнашты. Без хәзер бер-беребезне элеккегә караганда да ныграк яратмыйбыз. Яратмау гына түгел – дошман күрәбез! Без инде бер-беребезнең күңелен шактый белеп өлгердек.

Шуның өстенә, озын колак аша, мин Зөһрә турында кайбер бүтән нәрсәләр дә ишеттем. Аулагөй турындагы, авырулардан май-күкәй алу турындагы гайбәтләрнең барысын да ул тараткан. Элекке фельдшерлар турында да ул шулай юк-бар сөйләп йөри торган булган. Гайшә апа: «Сак бул, сеңелем. Астан кисеп өстән ямай торган кыз ул», – диде аның турында. Мин башта ачуымнан, нәфрәтемнән нишләргә дә белмәдем. Шундук Галим абыйга барып бөтенесен сөйләп бирергә, Зөһрәне бер көн торгызмый эштән куарга уйладым. Ләкин шулай да вакытында тыелып калдым. Гайбәт сөйли дип әләкләшүнең үзенең гайбәт булуын чамаларга ничектер баш җитте. Чыннан да, ничек исбат итәсең аның гайбәт сөйләгәнлеген?! Үз эшен ул яхшы башкара. Ничек, кайсы яктан бәйләнәсең аңа? Аннан соң, гомумән, минем хәзер беркем белән дә тавышланып йөрисем килмәде. Ни генә булмасын, хәзергә мин эчтән тынарга булдым.

Ул да, күрәсең, эчтән тына. Ул да минем белән ачыктан-ачык бозылышмаска тырыша. Ул бераз гына койрыгын кысарга мәҗбүр. Мин инде дәрәҗә саклыйм. Билгеле, болай бик кыен. Ләкин берни эшләп булмый. Бер очы чыгар әле кайчан да булса.

Зөһрә кайтып киткәч, без Таня белән икәүләп күлмәкләрне үтүкләдек, ашарга пешердек. Ашагач, Таня авылларына, төрле җирләрдәге таныш-белешләренә хат язарга утырды. Ул инде көн дә яза. Үзе һаман бәйрәм хаты язам дип сөйләнә. Минем Галиядән башка язар кешем юк. Ләкин минем аңа хәзер берни язасым килми. Чит, ят ул миңа хәзер.

Ашадым-эчтем дә, китап укырга утырдым. Нишләптер китап та укыйсы килми. Бернәрсәгә кул бармый. Бит бүген соңгы репетиция. Генераль репетиция. Иртәгә, алтысында мин сәхнәгә чыгачакмын. Тизрәк вакытны уздырасы килә, тизрәк мәктәпкә китәсе килә. Күңел түзми, җан түзми.

Мин инде үземнең сүзләрне күптән ятладым. Биш бармагым кебек беләм. Сүзе аның әллә ни күп тә түгел. Эш юктан тагын шуны кабатларга керештем. Кызларның күмәк җырын җырладым. Кычкырам бөтен бүлмәгә. Үзем төрлечә кыланган булам. Ярый әле, Таня ачуланмый.

Шулай ничек кирәк алай берничә сәгать узып китте. Иң яхшы дигән киемнәремне кидем дә, ашыгып, урамга чыктым. Таня кер юарга тотынды, мәктәпкә соңыннан барырмын, диде.

Тышта салкын гына һава коры, тын алуы рәхәт. Аяк асты туңган – баскан саен шакылдап-шакылдап кала. Көзге көн инде кичкә авышкан. Кичкә генә түгел, төнгә әйләнеп бара. Урамда беркем күренми. Барам шулай ашыгып йортлар, коймалар буйлап. Алга да карамыйм, артка да карамыйм.

Шулай бара торгач, каршымда кемдер барлыгын шәйләп, кинәт туктап калдым. Карасам – Тимерҗан! Күзләрне зур иттереп ачканмын да, торам карап тавыш-тынсыз гына. Ул да миңа караган. Ул да аптыраган. Торабыз карашып ни алга, ни артка китмичә.

– Саҗидә! – диде бу, телгә килеп.

– Тимерҗан! – дидем мин дә.

– Исәнме, – диде бу.

– Исәнме, – дидем мин.

Икебез дә бер үк вакытта сөйлибез, шуңа күрә бер-беребезнең сүзен рәтләп аңламыйбыз да шикелле. Мин моңа күтәрелеп карагандай иттем. Өстендә эш киеме түгел. Клубка бара микән, идарәгәме? Ул да минем турыда шулайрак уйлады, ахрысы.

– Кая барасың? – диде.

– Менә… мәктәпкә, – дидем.

– Әллә фельдшерлыкны ташладың? – дигән булды бу.

– Йомыш белән барам, – дидем мин.

– Анда хәзер нинди йомыш? Балалар кайтып беткәндер?

– Балалары булмаса, олылары бардыр, – дигән булдым мин.

– Шулай микән…

– Шулайрак шул…

Шулай дидем дә, урынымнан кузгалып куйдым, саубуллашып:

– Ярый, хуш… ыгыз, – дидем.

– Әгәр мин сине озата барсам? – диде Тимерҗая.

– Рәхмәт, юлны беләм, – дидем, сер сынатасым килмичә.

– Беләсеңдер дә, юлыңда бүреләр очравы бар бит әле.

– Очраганнары да җитәр инде!

– Очраганы аның бүре түгелдер.

– Бүре булмаса, төлкедер.

Мин кузгалып киттем. Тимерҗан да кире борылды. Минем яннан атлап килә бу.

– Безнең халык турында син гел шулай уйлыйсың икән, – ди, ясалма бер үпкә белән.

– Ничек?

– Бүре дә, төлке.

– Син шаяртканны аңламыйсың икән, – димен мин, җиңелчә шелтә белән.

– Аңлаштырам.

Шулай диде дә бу, күрәсең, бу турыда сөйләшәсе килмичә, тәмәке кабызырга азаплана башлады.

IV

Без урам уртасына чыктык. Монда иркенрәк булып китте. Ләкин сүз барыбер ялганмады. Мәктәпкә барып җиткәнче берни сөйләшмәдек.

Репетиция башланырга әле иртә. Мәктәпкә беркем килмәгән булырга тиеш, чөнки тәрәзәләрдә ут күренми.

– Китереп куюың өчен рәхмәт, – дидем мин, мәктәп капкасы алдына килеп җиткәч.

– Сау бул, – диде Тимерҗан.

Мин капканы ачтым, эчкә кердем. Бу да минем арттан иярде.

– Ишек төбенә кадәр илтеп куйыйм әле, булмаса, – дигән булды.

Мин эндәшмәдем. Ишек төбенә җиткәч борылдым да, көлеп:

– Җиттек. Рәхмәт, – дидем.

– Ике рәхмәт алдым. Өч булсын инде – әйдә, класска кадәр озата куйыйм, – диде бу.

– Юк, җитте, – дидем мин.

Ә үзем күңелдән: «Китмәсә ярар иде!» – дип уйлыйм.

Караңгы коридорга килеп кердек икәүләп. Мин үзебезнең репетиция була торган класска барам. Класс ачык. Килеп керү белән, борынга бераз тынчурак җылы һава бәрелде. Тәрәзә янына бардым да, партага басып, форточканы ачып җибәрдем.

– Кешенең медик икәнлеге әллә каян күренеп тора, – диде Тимерҗан.

Мин җавап кайтармадым. Партадан төштем дә, аяк белән баскан җирне сөртеп куйдым, кысылыштырып шундагы парта арасына кереп утырдым. Ник утырганмындыр – үзем дә белмим. Гомумән, нишләргә дә, нәрсә уйларга да белмим. Икәүдән-икәү бер бүлмәдә булу, караңгы бүлмәдә булу шомлы да, сәер дә. Күңелдә шулай ук ниндидер вәсвәсә бар, куаныч-шатлык бар.

Тимерҗан да минем янга утырды. Кесәсеннән папирос чыгарды.

– Класста тартырга ярамый, – дидем мин.

– Укытучы күрмәгәндә ярый ул, – диде Тимерҗан.

– Фельдшер күргәндә ярамый.

– Алар үзләре дә тарта, – диде бу.

Шулай да папиросын кесәсенә салып куйды. Тик торганда, тарту-тартмау мәсьәләсендә ике арада сүз ялганып китте.

– Алар фельдшер булганчы тарта башлаганнардыр, – дидем мип, тартучы фельдшерларны яклаган булып.

– Ничек кенә булмасын, фельдшер халкына барыбер ышанып булмый.

– Нишләп алай?

– Алар әнә эчмәскә дә кушалар да, үзләре эчәләр..

Миңа кинәт кайнар булып китте. Ярый әле караңгы – ул минем йөзне күрми. «Димәк, теге көнне кибеттән аракы алып кайтканны күргән», – дип уйладым мин. Алып кайтканны гына түгел, Соломон Моисеевич белән эчкәнне дә белә торгандыр әле. Әллә соң болай гына сөйләнәме? Мин, гаепле кеше сыман, тып-тын калдым.

– Чынлап та, нигә алай икән ул? – диде Тимерҗан, миннән киңәш сораган кебек. – Кеше бертөрле сөйли, икенче төрле эшли. Ул сиңа тәртипле булырга куша, үзе тәртип боза. Тартмаска куша, үзе тарта, эчмәскә куша, үзе эчә. Яхшы булырга куша, үзе начарлык эшли. Нигә алай соң ул?

– Каян белим мин аны? – дидем мин.

– Син бик тиз ачуланасың икән, Саҗидә, – диде бу.

– Әллә тагын, – дидем мин.

– Син һаман да миңа ачу саклап йөрисеңме?

– Ни өчен?

– Теге сүзләр өчен соң…

– Кайсы сүзләр өчен? – дидем мин, гаҗәпләнеп.

– Ярар инде, белмәмешкә салынма.

– Юк, чынлап белмим! – дидем мин, ихлас күңелдән.

Тимерҗан тынып калды. Минем чыннан да ялганламаганны белергә теләгән кебек, сынап, миңа карап тора башлады.

– Мин сине ачулангансыңдыр дип уйлаганыем, – диде бераздан.

– Юк, мин сиңа ачуланмадым, – дидем мин.

– Минем сине гел күрәсем килде, – диде бу, әкрен генә.

– Шулаймыни?

– Әллә ышанмыйсың?

– Ышанам, – дидем мин, пышылдап.

Нәкъ шул чакта тышкы ишек ачылган тавыш ишетелде. Без икебез дә, тынны кысып, көтә башладык. «Безне шушы килеш күрсәләр, нинди оят!» – дип уйлап алдым мин шул ук секундта.

– Репетиция бетүгә, мин сине көтеп торырмын, яме? – диде Тимерҗан, ашыгып, пышылдап.

Мин эндәшмәдем.

– Шушында, мәктәп янында, яме? – диде бу, чыгып китәргә җыенып.

– Ярар, – дидем мин, көчкә тын алып.

V

Ишектән керүче туп-туры безнең класска килде. Тимерҗан чыгып китәргә өлгермәде. Белмим, нәрсә уйлаптыр, класста качып калмакчы булды. Бу тиз генә караңгы почмакка йөгерде.

Менә ишек ачылып китте. Ярым караңгыда мин Таняны танып алдым.

– Ә-ә, Та-аня! – дидем, куанып.

Мин моны шундый итеп әйттем, әйтерсең бер ел күрешми торганбыз.

– Син мондамыни? – диде Таня, тыныч кына.

– Монда, моңда! – дидем мин, тагын да ныграк куанып.

– Син нәрсә, спектакль уйныйсыңмыни монда берүзең?

– Без икәү! – диде Тимерҗан, караңгыдан чыгып.

Таня, куркып: «А-а!»– дип кычкырып җибәрде. Өчебез дә көләргә тотындык.

– Менә нәрсә икән! – дигән булды Таня.

– Качышлы уйныйбыз. Уйныйсыңмы син дә? – диде Тимерҗан, татарча.

Таня Тимерҗан әйткәнне тулысынча аңлап җитмәде.

– Нәрсә ул «качышлы»? – диде Тимерҗанга карап. Аннары русча өстәп куйды:

– Мин, бәлки, сезгә комачаулаганмындыр?

Мин Таняга «качышлы»ны тәрҗемә итеп бирдем.

– А-а, шулаймы качышлы уйныйлар?! – дигән булды Таня татарча.

– Шулай, шулай! – диде Тимерҗан. – Сажидә апагыз белән без әнә гел качышлы уйныйбыз.

– Алдый, алдый! – дидем мин.

– Белмим, кайсыгыз алдыйдыр, – дигән булды Таня.

– Карале, син бит каядыр барырга чыкканыең бугай? – дидем мин Тимерҗанга.

– Дөрес, – диде Тимерҗан. – Мин дә бит репетициягә барасы кеше.

– Репетициягә?!

– Әйе, мин гармунда уйныйм. Минсез анда… клубта берни барып чыкмаячак.

– Гармунда уйныйсың?! – дидем мин, никтер ышанасы килмичә. – Нишләп соң минем бер дә ишеткәнем юк?

– Гармун уйнаганны ишетү түгел, минем белән рәтләп сөйләшкәнең дә юк синең.

– Ләкин синең урамда уйнап узганың да юк.

– Урамда хәзер гармун уйнау, авыз күтәреп җырлау тыела.

– Тыела?! – дидем мин, аптырап.

Тимерҗанның сүзләре миңа көлке булып тоелды.

Ләкин шул ук вакытта күңелгә: «Чыннан да, урамда гармун уйнаганны, җырлаганны ишеткәнем юк бит!» – дигән уй килеп китте.

– Әйе, тыела, – диде Тимерҗан.

– Теге, элек муллалар тыйган кебекме? Алар да таяк белән куалап йөргәннәр ди ич җырлаган, гармун уйнаган яшьләрне.

– Мулла нәрсә ул! Хәзер алай таяк белән кумыйлар.

– Кем тыя соң аны шулай да?

– Хуҗалар. Янәсе, культурасызлык… тәртип бозу…

– Кичә үлсәм, бүген ишетмәгән булырыем, – дидем мин.

– Бик зур яңалык белмичә үлә язгансың икән, – диде Тимерҗан.

Шулай диде дә, ашыгып ишеккә таба китеп барды. Чыгып китәр алдыннан тагын баягы сөйләшү-килешү турында искә төшерде, Таняга: «Сау бул, Таня», – диде.

– Мин бит сиңа өченче рәхмәтне әйтмәдем! – дидем мин, аның артыннан кычкырып.

– Нәрсә? – диде Тимерҗан, кире ишеккә килеп.

– Рәхмәт! – дидем мин, көлә-көлә. – Класска китереп куюыңа рәхмәт.

– Нәрсәгә рәхмәт? – диде Тимерҗан.

Аңлап алды да көлеп җибәрде.

– Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди. Мин хәзер өч мең бәладән котыла алам, – диде.

Ул китеп күп тә үтмәде, караңгы бүлмәгә Фәгыйлә апа килеп керде.

– Абау, әллә кеше бар? – диде, безне шәйләп.

– Без бу, Фәгыйлә апа, килегез монда, – дидем мин, кычкырып.

– Сезмени әле? – диде Фәгыйлә апа. – Ишәй белән Кушай, килеп тә җиттегезмени әле?

– Җиттек шул, – дигән булдым мин. – Утыра торыгыз, хәзер лампа алып киләм.

– Йөрмә, үзләре кертерләр әле, – диде Фәгыйлә апа. – Караңгыда күңеллерәк.

Фәгыйлә апа Мәйсәрә ролен уйный. Аның тавышы искиткеч. Уфа, Казан артистларында да аныкы кебек тавыш юктыр. Чынлап. Минем инде тыңлаганым гына бар артистларны. Уфада ике ел торган кеше лә мин. Артистның тавышы яның икенче төрлерәк була. Ясалмарак диимме, шомартылганрак диимме… Музыкаль белемең булмагач, дөресен генә әйтеп тә булмый. Ә Фәгыйлә апаның тавышы саф, көчле. Чын-чынлап табигый тавыш.

Фәгыйлә апалар өендә бер ул гына түгел, барысы да җырчы. Әниләре дә, абыйлары да, сеңелләре дә. Рафика апа гына җырчы түгел. Барысыннан да яхшырак җырлаучы, әлбәттә, Фәгыйлә апа. Шуңа да Мөслим абый аны Мәйсәрә роленә алган. Булат роленә Хисам абыйны алмакчы булганнар икән дә, чын исеме Булат булган бер укытучы каршы төшкән. Үзе җырлый. Тавышы әллә ни көчле түгел, шулай да ярый иңде. Үзе теләгәч, көчәнә шунда.

Ә Фәгыйлә апага беркем каршы төшәрлек түгел. Ул инде күптән шулай авыл сәхнәсендә җырлап килә икән. Ел саен Яңавылга смотрга бара икән, ел саен Мактау кәгазьләре алып кайта икән. Ул кәгазьләрне мин үзем дә күрдем. Стенага «кәртечкәләр» куелган рамнар янына ябыштырылган. Бервакыт Башкортстан филармония артистлары Фәгыйлә апаны үзләре белән алып китәргә дә иткәннәр, укытырбыз, өйрәтербез, дигәннәр. Фәгыйлә апа, дивана, риза булмаган. Ул нәкъ теге гәзитләрдә мактала торган кеше, үзе фермада бозау карый, үзе алдынгы. Үзе чибәр, үзе җырчы. Бар яктан да килгән иңде менә.

Болай ул мине якын күрә, хәтта бераз гына ярата да бугай әле. Сөйләшкәндә гел үз итеп сөйләшә. Бүген эшгән бик арып кайткан, ахрысы. Әллә ничек, тик кенә утыра. Аныц киеменнән ислемай исе, җылы өй исе килгән сыман. Ул эндәшмәгәч, без дә тынып калдык.

– Тимерҗан нишләп йөри монда? – диде бу, шулай тып-тын гына утыра торгач.

Мин дерт итеп киттем. Фәгыйлә апа авызыннан мондый суз ишетү мине әллә нишләтеп җибәрде. Тимерҗан белән булган әлеге очрашудан, сөйләшүдән соң күңелдә шатлык-куаныч тойгысы саклана иде. Мин, әйтерсең, класста түгел, кайдадыр биектә, җиденче кат күктә утыра идем. Фәгыйлә апаның сүзләре шундук Зөһрәне күз алдына китереп бастырды. Мин бөрешеп калдым. Үземнең Тимерҗан мәсьәләсендә дә икеле-микеле хәлемә, җебегәнлегемә ачуым килеп куйды. Нишләп соң мин бер дө горур түгел, нишләп минем үз фикерем, ихтыяр көчем юк?! Нишләп соң әле мин бүген тагын аның алдында җебеп төштем? Зөһрәсе була торып, ник борчый ул мине? Алар барысы да шул: беркөнне берсе белән, икенче көнне икенчесе белән… Алар шулай. Ләкин ник соң мин дә алар кебек?!

Бик кыска гына вакыт эчендә минем күңелгә шундый сораулар килде.

– Таняда йомышы булган бугай, – дидем Фәгыйлә апага, ялганлап.

– Нярся Таня? – диде кызый, үз исемен ишетеп.

– Юк, бернәрсә дә юк, – дидем мин.

– Син мине алдый, – диде Таня, татарча җөмлә төзеп.

– Што син, разве сине алдарга ярый! – дидем мнн.

– Карале, бу Танә дигәнегез көннән-көн ачыла бара бит, – дип куйды Фәгыйлә апа.

Ул моны болай гына, тынычсыз икәнлеген сиздермәс өчен генә әйтте. Шуннан соң тагын тынып калды.

Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Ишек ачылды. Мәктәп караучы апа лампа күтәреп керде. Аның артында Мөслим абый, хатыны, тагын бер-ике укытучы күренде.

VI

Репетициядән соң, мин Таня белән, укытучылар белән кайтып киттем. Як-ягыма әйләнеп тә карамадым. Пунктка җиткәнче, без бер төркем булып кайттык. Үзебезнең турыга җиткәч тә, мин туктап тормадым – кердем дә киттем. Таня белән икәүләп.

Өйгә кергәч, шулай да бераз гына кыен булды. Бит мин вәгъдәмдә тормадым! Менә, бер төрле сөйләдем, икенче төрле эшләдем. Ә бит мин үзем болай намуслы гына кеше.

Вакыт соң булса да, Таня белән чай кайнатырга куйдык. Таня ут яндырмакчы булды. Мин яндыртмадым. Тәрәзә янына килдем дә, карыйм урам якка. Куп тә үтмәде, урам уртасында Тимерҗан күренде, йөрәк кысылып куйды.

Мәктәп ягыннан килә. Әкрен генә килә. Безнең турыга җиткәч, туктагандай итте, тәрәзәгә карады. Нәкъ мин капланган тәрәзәгә. Мин читкәрәк киттем. Карап торды-торды да, өйгә таба атлап куйды. Тагын карап тора башлады. Тәмәке тартырга кереште. Шактый озак басып торды. Торды-торды да, теләр-теләмәс кенә кузгалып китте.

Баягынак мәктәптә чакта уйлаган шелтәле, ачулы уйларым кинәт юкка чыкты. Сүземдә тормавым өчен тагын бик-бик кыен булып куйды. «Җүләр!» – дидем, үз-үземне тиргәп. Яратмаган кеше шулай йөримени? Бәлки, ул Зөһрә турында уйлап та карамыйдыр әле. Зөһрә үзе генә ялынып йөридер!

Мин шундый фикергә килдем. Ул төнне мин бик тыныч йокладым. Иртән, гадәттәгечә, бик иртә тордым. Күңелдә – шатлык, тәндә – җиңеллек. Бәйрәм шатлыгы гына түгел. Аннан да зуррак шатлык-куаныч. Бөтен дөньяны ямьле итеп, гүзәл итеп күрсәтә торган шатлык-куаныч. Беренчедән, бүген спектакль. Икенчедән, бүген мин беренче мәртәбә халык арасына чыгачакмын. Чынын гына әйткәндә, пунктта ятып мин инде күптән ялыгып беттем. Өченчедән, әлбәттә, мин аны күрәчәкмен! Мин инде очрашкач, аңа әйтәчәк сүземне алдан ук әзерләп куйдым. Төркемнән аерылып булмады, диярмен.

Бүген авырулар бөтенләй диярлек булмады. Бер-ике кешегә укол кададым да, бер кызның кайнар суда пешкән кулын бәйләдем. Эштән соң, Таня белән икәүләп, пункт капкасына кызыл байрак чыгарып кадакладык. Шуннан соң кичәгә әзерләнергә керештек.

Алдан исәпләп куйган план буенча, мин бәйрәм көнне Яңавылга кайтып китәргә тиеш идем. Җидесен дә исәпләгәндә, өч көн ял булачак бит. Үз урыныма Таняны калдырырга уйлаган идем. Яңавылга киткәндә мин гел шулай итәм. Бүген баштагы фикеремне үзгәртергә булдым. Бәйрәмне Мәсәгутгә уздырырга кирәк дигән фикергә килдем. Шул турыда әйткәч, сөенеченнән Таня елмаеп җибәрде, мине кочаклап алды, күтәрергә итеп караган булды – күтәрә алмады. Без икебез дә рәхәтләнеп көләргә тотындык.

Сөенми, сөенерлек тә шул. Берүзенә аңа өч көн буена бик үк күңелле булмас иде. Икәү булгач, без ничек тә бирешмәбез. Кая ул бирешү! Менә дигән иттереп үткәрербез бәйрәмне! Бүген кичне клубта уздырырбыз. Иртәгә дә клубка барырга була. Анда бармасак, мәктәпкә барырга була. Укытучылар үзара мәҗлес ясамакчылар. Шунда безне дә чакырдылар.

Монда мәсьәләнең икенче ягы да бар. Таня Равилгә чын-чынлап гашыйк, ахрысы. Миңа сиздермәскә тырышкан була. Тапкан сиздермәс кеше! Әйтерсең мин инде берни аңламыйм. Вәзир белән әйтешкән теге көннәп соң, Таняның да эшләре чуалып китте. Равил пунктка килми башлады. Шулай да алар бер-ике мәртәбә кинога баргаладылар. Кино булмаган көннәрдә мин Таняны беркая җибәрмәдем. Чынлап. Усал бианалар кебек, тегене уч төбендә йомарлап тоттым.

Ә бүген… иртәгә… иртәгәдән соңга без икәүләп барачакбыз! Килен белән биана. Ха-ха-ха! Трам-та-там, трам-та-там, бүген театрга барам!

Клубка без бик иртә кердек. Халык җыела башлаганчы беренче рәттә утырып тордык. Бездән соң төркемләшеп, бала-чагалар керде. Аннары яшьләр күренде. Соңрак берән-сәрән олылар да килә башлады. Клуб эче әкренләп халык белән тулды.

Бер заман таягына таянып, Шәйхаттар бабай килеп керде. Башында бүрек, өстендә сырма, аягында күн итек. Нәкъ теге каравылда торган чагындагы кебек. Килеп керде дә, ишек төбендә туктап, халыкка карап алды, кычкырып сәлам бирде.

– Исәнмесез, җәмәгать! – диде.

– Бик исәнбез, Шәйхаттәр абзый!

– Әйдә, түрдән уз! – диештеләр кешеләр.

Шәйхаттәр бабай, көлештереп, таягын тукылдатып, алгарак узды. Туп-туры безнең янга килде. Ләкин безнең арттагы кемдер аны үз янына чакырды.

– Бабагыз килде, башларга була, – дигән булды Шәйхаттәр бабай, арттагы утыргычка урнашып.

Таня белән мине танып алды да, табактай бите белән елмаеп:

– Иске танышлар икән ләбаса! – диде.

– Исәнме, бабай, – дидем мин.

– Исәнме, кызым, исәнме, – диде Шәйхаттәр бабай. – Исәнлеккә ис киткән, печәнлеккә ут киткән дигәндәй… йөрәк авырта әле, кызым, менә шуңа килдем… Өйдә утырып булмай. Кызлар янына тарта күңел.

Шул чакны кеше арасында Равил күренеп китте. Таня күрде дә авызын ерьш җибәрде. Җитмәсә, үзе минем артка яшеренгән була. Янәсе «качышлы» уйный. Тапкан качар җир!

Равил дә безне күреп алды. Килә кешеләрне ырып-ерып.

– Исәннәрмесез, апалары! – диде бу, бөтен залга кычкырып.

– Равил, кил монда, кил! – дидем мин, кул болгап.

– Каягыз әле, кереп утырыйм әле шунда, – дип кычкыра Равил безнең рәттәге кешеләргә. – Әнә бит көтеп утыралар. Зарыгып беткәннәрдер.

Кысылыштырып бу минем янга килеп җитте, утырды. Мин Таня белән аның уртасында торып калдым. Урыннарны алыштыру өчен кузгала гына башлаган идек, халык арасыннан Мөслим абый килеп чыкты. Аның янында тагын хатыны белән берничә «артист» бар. Сәхнәгә баралар. Равил белән Таняның икесен генә калдырып, мин дә алар артыннан иярдем.

– Убыр китте, урыны калды! – диде Равил минем арттан.

Ишетеп торам – шундук Таняга тәрҗемә итәргә дә тотынды. Таняга инде җитә калды. Көлә. Аңа кушылып Равил көлә. Кеше артыннан көлеп калмасалар ярамагандыр!

Сәхнәгә менгәндә, мин, чак-чак кына башны борып, залдагы шаулашкан халык өстенә карап алдым. Беркемне аерырлык түгел. Кешеләрнең йөзләре барысы да бертөсле булып күренә. Барысы да кызгылт-сары, барысы да бер якка – сәхнә ягына төбәлгән…

Без җыйнаулашып сәхнәгә менгәч, тавыш басыла төште. Ә бераздан пәрдә ачылды. Мөслим абый, трибуна алдына чыгып, Октябрь революциясе турында доклад укырга кереште. Халык шып булды.

Мөслим абый доклад укыган арада, без киемнәрне алыштырдык, төзәндек-бизәндек, грим сөрттек. Доклад озак булмады. Докладтан соң, пәрдә ябылды. Озын күлмәкләрне өстерәп, җилбер-җилбер килеп, без барыбыз да сәхнәгә чыгып җыелдык. Мөслим абый, папкасын кул очына тотып, ашыгып, сәхнә артына узды.

Күп тә үтмәде, тиешле декорацияләр эленде, кое «образын» чагылдырырга тиеш булган бура сыман нәрсә сәхнә уртасына чыгарып куелды. Кулларына бау бәйләнгән чын чиләк тотып, Мәйсәрә – Фәгыйлә апа кое янына барып басты. Ишан киемендәге Мөслим абый яңадан сәхнәгә килеп чыкты да, пышылдап, ләкин сәхнәдәге һәркем ишетерлек итеп:

– Башладык! – диде.

Без – сәхнә уртасында, яктыда буталып йөргән хатын-кызлар, су сипкәндәй, сәхнә артына кереп яшерендек. Бер җиргә җыелдык та тынып калдык. Без – хор. Хорда мин дә катнашам.

Кемдер чыгып халыкка спектакль башлануын белдерде. Пәрдә ачылды. Бөтен зал бер ноктага – кое янында су алып торган Мәйсәрәгә – Фәгыйлә апага текәлде. Мөслим абыйның югары күтәрелгән кулы кинәт аска төште. Авызларны зур ачып, без җырлап җибәрдек:

Һаваларда йолдыз, суларда кондыз,

Газизәкәй, балдыз,

Елама, калдырмам ялгыз…

VIII

Спектакльне халык бик яратып карый. Тын да алмый утыралар. Фәгыйлә апа җырларга тотынгач, шундук дәртле бер җанлану сизелә башлады. Кайберәүләр ишеттереп көрсенеп куя, кайберәүләр борынын тарткалый. Пәрдә беткәч, шаулатып кул чаптылар, кычкырдылар, аяк типтеләр. Шунда берсе торып тәртипкә өндәгән булды. Ләкин халык барыбер тыңламый, күңелләре тулган – җенләнүен белә. Бары пәрдә ябылгач кына, кул чабу, шаулашу кимегәндәй булды. Аннары инде күңелле гөрләшү башланды.

Пәрдә артыннан пәрдә алышына торды. Безнең һәммәбездә искиткеч күтәренкелек. Сәхнә артында тыз-быз чабышып йөрибез, ашыгып сөйләшәбез, кайчагында исә бер-беребезгә ачуланып алабыз. Мөслим абый тыныч, җитди, киеренке. Күңелләрдә горурлык хисе. Беркайчан да булмаганча үзеңне бәхетле итеп тоясың. Үзеннән-үзе көләсең килә…

Көлү дигәннән, ул көнне мин сәхнәдә бик күп көлдем. Беренче пәрдәдә әле ярый. Ул-бу булмады. Ә менә бишенче пәрдәдә, үземнең чамадан тыш көлүем белән, чак-чак кына эшне бозып ташламадым.

Минем төп ролем – Сабира роле, ягъни ишанның өченче хатыны. Яшьрәк хатыны. Ишанның карт хатыны ролендә Мөслим абый бичәсе Нәфига апа уйный. Алар нәкъ тормыштагыча, тик исемнәре генә алышынган да, киемнәре генә алышынган. Алар икесе дә менә дигән уйныйлар. Аларның килмәгән җирләре юк. Ишан – Мөслим абый салмак, мәкерле, хәйләкәр. Хәдичә, ягъни ишанның карт хатыны – усал, явыз.

Хәдичәнең – Нәфига апаның сәхнәгә чыгуы будды, Мәйсәрәгә кычкырына башлавы булды, залдагы халык тыела алмый көләргә тотынды. Болай караганда, бер дә көләр җире юк инде. Киресенчә, тып-тын гына утырырга кирәк. Чөнки көчләп ишанга дүртенче хатынлыкка бирелгән Мәйсәрә, уйлавымча, иң таш күңелләрдә дә кызгану хисе уятырга тиеш. Аның пәрдә ачылганда җырлаган җыры гына да нинди кызганыч! Халык исә уйлап та бирми, көлепме-көлә!

Хәдичәдән соң, Мәйсәрә янына ишанның икенче хатыны чыга. Талаш-кычкырыш башлана. Дөресе, талаш-кычкырыш дәвам итә. Ишанның карт хатыннары талаша. Аларны аермакчы булып, хатыннар арасына Мәйсәрә дә килеп кысыла. Сәхнәдә хатыннар талашын күреп, халык һаман буынсыз булып көлә. Хәзер инде чыннан да көлке.

Нәфига апа – Хәдичә сәхнәдә әле берсенә, әле икенчесенә очып куна. Теле-телгә йокмый, кулы-кулга йокмый. Шундый шәп уйный! Атказанган артисткаларың бер читтә торсын. Репетиция вакытында ул алай ук уйнамаган иде шикелле. Монда аны, әйтерсең, алыштырып куйганнар.

Мин бары соңыннан гына аңладым – халык бигрәк тә Нәфига апаның кыланышыннан көлә икән. Ул тормышта да нәкъ спектакльдәгечә усал, явыз икән. Усаллыгы аның бөтен тирә-якка таралган икән. Ул вакытта мин берни белмәдем. Шуңа күрә, залдагыларга ияреп, көләм тыела алмыйча!

Менә миңа да чыгар вакыт җитте. Чыктым да, ишан хатыннарының талашуын күреп:

– Бу ни эшегез, җирбитләр, хәзрәткә йокларга ирек бирмисез! – дип кычкырып җибәрдем.

Мин моны бик усал итеп, җикеренеп әйтергә тиеш. Ләкин минем кычкыруда бернинди җикеренү ишетелми. Мин ничектер көлә-көлә әйттем бугай.

Мин шулай җикеренгәч тә, карт хатыннар миңа ябырылдылар, мине мыскылларга тотындылар. Мин инде, ишанның яшьрәк хатыны буларак, алардан да арттырып җибәрергә тиеш. Ләкин, үтерәсеңмени, булмый гына бит! Һаман көләсе килә. Тиешле сүземне әйтәм дә, читкә борылып көлеп алам, тиешле сүземне әйтәм дә, тагын көләргә керешеп китәм. Залдагылар күреп алдылар, менә хәзер минем көлүдән көләләр! Мин инде болай ярамаганлыгын бик яхшы аңлыйм, шулай да берничек тә тыелып булмый.

Сизеп торам – сәхнәдә дә, залда да ниндидер үзгәреш башланды. Сәхнә артындагы Мөслим абый, ачуланып, миңа нидер пышылдарга тотынды. Нәрсә пышылдаганлыгын аңламыйм, пышылдавын гына ишетәм. Ул арада без – ишан хатыннары үзара сугыша башлыйбыз. Безне бары Мәйсәрә генә аерырга тырыша. Бераз гына аерылгандай итәбез дә, тагын эләгешеп китәбез. Мин әле һаман чын-чынлап ачуланып китә алмыйм. Үзем сугышам, акырам, җикеренәм, ә үземнең авыз ерыла! Аптырадым бит менә.

Шуннан бервакыт ыгы-зыгы арасында Нәфига апа ана каздай мица очып кунды да, күзләрен акайтып:

– Көлмә! – дип ажгырды.

Шул ук секундта бар көченә минем беләктән борып та алды. Авыртудан чак-чак кына кычкырып җибәрмәдем. Көләсе килү шундук юкка чыкты. Күңелдә ташып ярсу кузгалды. Ләкин ул вакытта инде ишан хатыннарының талашы бетеп килә иде.

IX

Спектакль беткәч, без залга төшеп утырдык. Спектакльдән соң авыл яшьләре концерт башлап җибәрделәр.

Концертка мин әллә ни игътибар итә алмадым. Спектакль тәэсире тиз генә бетеп җитмәде. Мин ничектер кыйнап ташлагандай булганмын. Бөтен бит яна, колак очлары яна. Үзем сәхнәгә караганмын, үземнең күз бернәрсә дә күрми. Әле Таня, әле Равил нидер әйткән була, мактаган була – берни аңламыйм. Арттагы халык тавышы да шулай ук ерактан килгән тонык гөрелдек кенә булып ишетелә.

Шундый хәлдә мин шактый озак утырдым, ахрысы. Менә бер заман конферансье күмәк җыр башкарылачагы турында белдерде. Сәхнәгә җыйнаулашып дүрт-биш кеше чыкты. Күзләремне ныграк ачып карасам – Зөһрә, Фәгыйлә апалар! Хисам абый да алар белән, сеңелләре дә… Бетен өй эчләре белән чыкканнар. Нәсимә апа гына юк.

Тезелделәр болар сәхнә уртасына. Иң алга Зөһрә белән Сәлимә басты, артка Фәгыйлә апа белән Хисам абый басты. Ә алардан алга, урындыкка, кулына гармун тотып… Тимерҗан утырды!

Мин айнып киттем. Күзләр тагын да ныграк ачылды, колаклар үрә торды.

Зөһрә мине күреп алды да, эре генә читкә карады, башын югарырак күтәрде. «Спектакль уйнап шаккатырдым дип уйлыйсың инде? Бик исләре китте! Күр менә хәзер безне!» – дигән кебек булды аның бу тәкәббер кыланышы.

Тимерҗан бөтенләй карамады да. Хурланудан, оятымнан нишләргә белмәдем. Тимерҗаннан бигрәк Зөһрә ачуны китерде.

Ул инде баядан бирле минем күңелне кытыклады. Клубка беренче мәртәбә килеп кергәч тә, без аны очраттык. Безгә карамады да, эндәшмәде дә. Эчтән генә ул миңа, пунктта син хуҗа булсаң, монда мин хуҗа, дигән кебек булды. Туктаусыз ул безнең күз алдында чуалып йөрде. Әле сәхнә артына узып киткән була, әле лампаның утын калкыта, әле трибунага графин белән су китереп куя.

Күмәк җырны халык бик яратты. Шаулатып кул чаптылар.

Концерт номерлары алышына торды. Берәүләр биеделәр, җырладылар, икенче берәүләр чыгып шигырь укыдылар. Берсе дә ныклап торып хәтердә калмаган. Хәтердә бары бер генә «номер» калган. Бик нык калган.

– Аерым җыр! – диде әйтеп торучы.

Сәхнәгә Зөһрә чыгып басты. Аның янындагы урындыкка Тимерҗан килеп утырды. Мин инде моңа артык гаҗәпләнмәдем. Шулай кирәктер, дип уйладым. Соң, гармунчылары ул булгач, ул уйнамый кем уйнасын!

Үзе генә басып торганда Зөһрә миңа тагын да матуррак, тагын да тәкәбберрәк булып күренде. Өстендә кыска итәкле йон күлмәк. Алсу төстә. Итәге тар, биле нечкә. Нәкъ шәһәрчә. Күкрәкләре калку, муены ачык. Аягында биек үкчәле туфли. Капрон оек. Шатлыктан йөзе алсуланган, күзләре уттай яна. Сокланмасаң да сокланырсың дошманга!

Чыннан да, сәхнәгә бу чыгып баскач та, тирә-якта чыш-пыш тавышлар ишетелә башлады. Берсе әйтте: курчакмыни! диде, икенчесе әйтте: бер кашык су белән йотарлык, диде. Кайсыдыр көлеп куйган булды: сыйрагы нечкәрәк шул, авыр эшкә ярамас, дигән булды. Аңа каршы тагын берсе әйтте: беләге дә нечкә – сәнәк тота алмый бу, диде. Билгеле, көнләшеп сөйләнәләр. Тишек авыз ни әйтмәс.

Шундый чыш-пыш арасында колакка кинәт икенче төрле сүзләр чалынып калды.

– Нинди пар килгәннәр! – диде бер яшьрәк хатын, пышылдап.

– Аларны бит өйләнешергә йөри дигәннәрне, – диде янындагы ир кеше.

– Тимерҗаны киреләгән түгелме соң? – диде хатын кеше.

– Әллә тегесе микән соң? Бик чибәр бит, анасы!.. – диде ире.

– Ярар, шаулама, тик кенә утыр! – диде хатыны.

Шуннан башка мин берни ишетмәдем. Мин бөтенләй ишетмәс булдым. Залда бик кызу була башлады, дөнья тараеп калды. Бөтен халык арасында мин үземне кирәксез итеп сиздем.

Мин көчкә утырдым.

Концерттан соң халык тарала башлады.

– Кайтабызмы? – диде Таня.

– Кайтабыз, – дидем мин.

Равил безнең юлга аркылы төште.

– Юк, апалары, мин сезне кайтармаймын бүген! – диде, бик яман кычкырып. – Без сезнең уйнаганны карадык, хәзер сез безнең уйнаганны карагыз.

– Иярсә сулисен? – диде Таня.

– Шуны сулим, марҗа апасы, – дип кычкырды Равил, – кайтмыйсыз өйгә. Ни пайдет дамуй! Аңлашылдымы?

– Аңлашылдым, – диде Таня.

– Аңлашылдым түгел, аңлашылды!

– Аңлашылды, – диде Таня, төзәтеп. Аннары миңа карап алды да: – Таңга кадәр вакыт җитәрлек, калыйк, яме? – диде.

– Калыйк, – дидем мин.

Минем өчен барыбер – кайтсак ни дә, кайтмасак ни. Миңа хәзер бернәрсәнең дә кызыгы юк. Мин төштәге кебек. Шулай ук Таня да, Равил дә миңа төш кешеләре кебек тоела. Алар гына түгел, барысы да, барлык кешеләр дә, зал да, клуб та, сәхнә дә… Әйе, төштәге кебек.

Равил каядыр китеп барган иде, Таняга борылдым да:

– Син үзең кайтырсың… Минем баш авырта, – дидем.

Таняның берүзен калдырып чыктым да киттем. Таня аптырап калды. Иярмәде. Калсын. Алар икәү…

Тышка чыккач, йөгердем генә. Ишекне ачып өйгә кердем. Кергәч эчтән бикләп куйдым, үзебезнең бүлмәгә уздым. Үзебезнең бүлмә ишеген дә эчтән бикләп куйдым. Ашыкмадым, кабаланмадым. Бик җентекләп эшләдем. Шуннан соң өс-баш, аяк киемнәрен салып куйдым.

Бүлмә салкынчарак тоелды. Бернинди кайгым юк сыман, әкрен генә кыланып, мичкә ягарга керештем. Лампага ут яндырып тормадым. Мистә көндездән калган аш бар иде. Мич яна башлагач та шуны плита өстенә утырттым. Аннары өстәл өстендә җыештырылмый калган табак-савытларны җыештырырга тотындым. «Боларны бит юарга да кирәк әле», – дип уйладым. Барып чиләккә тотынган идем, чиләк буш. Су беткән икән.

Яңадан өскә-башка киендем, кулга чиләк алып, суга киттем.

Клуб ягында тавышлар тынмаган. Кычкырып сөйләшәләр, кемдер гармун уйный, кемдер җырларга азаплана. Клубы да, тавышы да бик еракта, әллә кайда еракта булып тоела. Минем аларда бернинди катнашым юк. Мин читтә, бөтенләй чит дөньяда.

Ашыкмый гына тыкрыктан төшеп киттем. Коедан су алдым. Шулай ук ашыкмыйча гына өйгә кайттым. Яңадан ишекләрне бикләп куйдым. Плитә өстенә җылынырга су утырттым. Мистәге аш кайнарланып беткән. Өстәл янына килеп ашарга утырдым. Бер-ике кашык кына каптым да, тәмсез ашны кире этеп куйдым. Төш күрү өзелмәде. Табак-савытларны юып бетердем дә: «Тагын нишлисем бар икән?» – дип уйладым. Ә-ә, мичнең янып беткәнен көтәсе бар икән әле!

Утырдым да, мичнең янып беткәнен көтә башладым. Озак утыра алмадым. Бернинди хәрәкәтсез утыру никтер куркыныч, бик куркыныч булып тоелды. Тышка чыгып киттем… Таня кайтмый микән дип…

«Ул кайтканчы ятып торыйм әле, булмаса», – дип уйладым. Шуннан соң чишенмичә генә караватка сузылып яттым. Күп тә ятмадым, күңелгә: «Йә йоклап китәрмен, ишекләрне ачып керим әле», – дигән уй килде. Тордым да ишекләрне ачып кердем.

Төш күрү дәвам итте. Өнне хәтерләтә торган бар нәрсәне куалап җибәрергә тырыштым. Әгәр дә мәгәр уянып киттем исә, әгәр дә мәгәр хакыйкать турында ныклап торып уйлана башладым исә, искәрмәстән харап булырмын шикелле тоелды. Ә минем әле яшисем килә. Төш күреп булса да яшисем килә.

Шулай аңгы-миңге ята торгач, чын-чынлап йокыга киткәнлегемне сизми дә калганмын.

Моннан алдагы бүлек:

Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 20 нче бүлек

Комментарий язарга