Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 13 нче бүлек — «Идел» журналы

«Мөдир Саҗидә» 13 нче бүлек

Беркөнне кич, гадәттәгечә, баскычта моңаеп утырам – капка ачылган тавыш ишетелде. Мин дерт итеп киттем. Кемдер килә. Кем икән? Равилме, Тимерҗаимы?Таня белән кинога барган теге кичтән соң, Равил тагын бер мәртәбә килде. Безнең белән юк-бар лыгырдап утырды. Ул көнне алар беркая бармадылар. Таняны ул бары татарча өйрәтте. Бәлки, тагын улдыр?

Әйе, ул. Мине күргәч тә елмаеп җибәрде, кычкырып салам бирде, үзенчә шаяртып алган булды.

– Бакалар бүген исерешеп беткәннәр, ахрысы, акыралар да бакыралар, – диде.

Ул инде минем бака тавышы тыңларга яратуымны белә. Үзенчә шуңа ишарәли.

– Шауламале, – дигән булам мин, кулымны селтәп.

Равил шаркылдап көләргә тотынды.

– Бака тавышын бик яхшы аңлыйсың, әллә үзең дә бака нәселеннән микән? – диде.

Безнең якта юан кешене «бака» дип үртиләр. Равил шулай күзгә карап «бака» дигәч, бик-бик кыен булып китте. Шулай да берни сиздермәдем, эчкә йоттым. Җитмәсә, үземне-үзем тәнкыйтьләп алдым.

– Шулай шул, Равил, бака нәселеннән мин, – дигән булдым.

– Сиңа колхоз эшенә чыгарга кирәк, апасы, – ди Равил, киңәш итеп. – Синең эшең җиңел. Көч чыгарып эшли торган түгел. Кара әнә, авылда берәр юан кеше бармы? Барысы да чыра кебек, ха-ха-ха!

«Чынлап та, мин бит бер дә авыр әш эшләмим», – дип уйлап алдым мин. Дөрес, мин һәр көнне гимнастика ясыйм – сикерәм, бөгеләм-сыгылам. Уфада чакта паркка барып, йөгереп кайта торган идем. Монда алай йөгереп булмый. Йөгерер җир юк. Халык алдында уңайсыз да. Ләкин нәрсә ул гимнастика? Әти әйтмешли, үлмәс җанга бер сәбәп. Мин аның бернинди файдасын күрмим. Ягъни ябыгу буенча. Туктале, ял көннәрендә Яңавылга кайтмаска, колхоз эшенә чыгарга кирәк. Аннары менә бу өелеп яткан утынны да кисәсе бар. Кем киссен аны? Зөһрә барыбер үзе генә кисеп бетерә алмаячак. Иртәгәдән тотынырга кирәк.

Равил минем каршыда туктады да папирос көйрәтеп җибәрде. Бер-ике суыргач, ишеккә ымлады, тавышын әкренәйтә төшеп:

– Марҗа кызы өйдәме? – диде.

– Өйдә, – дидем мин. – Ул сине көтте. Укытучы шулай соңлап йөрми инде.

– Укытучы шулайдыр да, мин бит профессор – диде Равил.

Күңеле күтәрелеп, ул тагыи көләргә керешеп китте.

– Тизрәк өйрәт, – дидем мин. – Син өйрәткәнне ул ныграк исендә калдыра.

– Үрәтәм мин аны, апасы, үрәтәм! – диде Равия.

Сизелер-сизелмәс кенә аксаклап, кызулап, ул өйгә кереп китте. Баскычта мин үзем генә торып калдым. Үземнең иртәгәдән авыр эшкә тотыначагым турында, бер-ике ай эчендә ябыгып-нечкәреп калачагым турында хыяллана башладым. Моңарчы ничек мин бу турыда уйлый алмадым икән? Бит чыннан да, авылда минем кебек юан кешене сирәк очратасың. Очратасың да – авыру була. Минем бит бөтен җир таза. Менә дигән! Хикмәт нәрсәдә соң? Белмим. Институтта укыган булсам, билгеле, белгән булыр идем. Юк, болай да беләм бугай. Тән төзелешем шулай.

Утырам шулай юк-бар хыялга бирелеп. Искәрмәстән тагын капка шыгырдап куйды. Мин тынып калдым. Сагаеп бер йодрыкка йомарланып калдым. Монысы кем икән?

Тимерҗан! Кепкасын кырын салган. Нәкъ шәһәрдәгечә. Каян өйрәнгән ул аңа? Уфада ойрәнеп кайтты микәнни? Кыска җиңле ак ефәк күлмәк кигән. Кара чалбар. Монысы әле авылча – киң балаклы. Күкрәге киң, кулбашлары сөякчел. Гәүдәсе төз, матур. Биле нечкә. Бите-муены, беләкләре кояшта янган. Башы чак-чак кына түбән иелгән. Күзләре, кемнәндер качкан кебек, әледән-әле читкә карый. Йөзе кыюсыз, адымнары ышанычсыз.

Атлар-атламас кына килде дә, минем танкеткаларыма карап:

– Исәнмесез, Саҗидә, – диде.

Мин күлмәк итәген тартыбрак куйдым. Үз-үземне кочаклап утырган көе, чак-чак кына башны калкытып:

– Исәнмесез, – дидем.

Шулай дидек тә, икебез дә сүзсез калдык.

10-1-39-55-26

III

Тора торгач, ул да, Равил кебек, папирос кабызып җибәрде.

– Тәмәке тарту өчен монда җайлырак, ахрысы? – дидем мин.

– Нәрсә, әллә ярамый?– диде Тимерҗан, папиросын кулына алып.

– Ярый. Сезнең үпкә бит, минеке түгел, – дигән булдым мин.

– Үпкә генә түгел, йөрәк тә минеке!– диде Тимерҗан.

– Башыгыз кемнеке соң? – дидем мин.

Күңелем күтәрелеп, кисәк кенә көлеп җибәрдем. Тимерҗан да көлеп куйды.

– Анысы да әлегә үземнеке, – диде.

Без шулай көлештек тә, тынып калдык. Беравык утыргач, мин җитди генә сорап куйдым:

– Әниегезнең хәле ничек? – дидем.

– Йөри, сезнең дәва килеште, – диде Тимерҗан.

Тагын сүзсез калдык. Күреп торам: аның нидер әйтәсе килә, тик әйтә генә алмый. Як-ягына карана, папиросын чәйни, иңбашларын җыера.

– Таня өйдәме? – диде бу бераздан, сүз югында сүз булсын өчен генә.

– Ул кирәкмени? – дидем мин.

– Кирәкми дә… – диде бу, ы-мы итеп.

– Кирәк булса, чакырып чыгарам.

– Болай гына…

– Алай икән.

Тагын сүз бетте.

– Нишләп алай ятим бала кебек басып торасың, утырып тор, – дигән булдым мин бераздан.

– Багана авып китәр дип куркам, – диде бу.

– Әллә үзең авып китүдән куркасыңмы соң?

– Үзең дә аварсың… син әнә нинди усал!

– Бик куркынычмыни? – дидем мин, көлеп.

Миңа ияреп бу да көлде. Икебезгә дә яңадан күңелле булып китте.

– Медиклар усал була икән дип ишеткәнием, шулай икән, – дигән булды бу.

– Минем бригадирлар турында ишеткәнем бар, – дидем мин.

– Бригадир ярдәмчеләре усал булмый, – диде бу, юаш кына.

Шулчакны Равилнең сүзләрен искә төшердем.

– Тимержан, – дидем, – миңа да колхоз эшенә әйт әле!

– Пунктта әллә эш юк? – диде Тимсрҗан, сүзне уенга борып. Күрәсең, мине шаярта дин уйлады.

– Пунктта да эш җитәрлек, – дидем мин. – Ял көнне… Минем дә эшләп карыйсым килә.

– Чынлап әйтәсеңме? – диде бу.

Шундук җанланып китте, сөялгән баганасыннан купты да бер-ике адым миңа таба атлап куйды.

– Хәзер кеше бик кирәк. Чынлап әйтсәң, мин сезнең өчегезгә дә эш табам.

– Әйе, өчебезгә дә!

– Элек сезнекеләр чыга торганые. Кеше тапмадык исә, шушында килә торганыек. Аннан соң – укытучыларга әйтәсең. Алайса, чынлап?

– Чынлап, чынлап!– дидем мим. – Берәр авыррак эшкә… көч чыгарып эшләрдәй эшкә…

«Кара, мин нинди таза!» – дип шаяртмакчы булдым, шулай да тыелып калдым.

– Мин сезне, алайса, капчык ташырга куярмын, – диде Тимерҗан, көлеп.

– Була, теләсәң нинди эшкә куй.

– Юк, чынлапмы? – диде бу тагын да. – Амбар алдында таудай бодай өелеп ята. Кыза. Әйләндерергә, җилләтергә кеше кирәк.

– Бүген җомга, иртәгә шимбә, – дндем мин, көннәрне санап.

– Теләсәгез, үз эшегез беткәч, төштән соң да барырга була, – диде бригадир ярдәмчесе, әрсезләнеп.

– Төштән соң булмый. Авылларга чыгарга кирәк. Иртәгә Түбән Чатка барабыз.

– Ник?

Мин «ник» икәнлеген аңлатырга өлгерә алмый калдым. Шулчакны капкадан тагын кемнеңдер килеп кергәне күренде.

IV

Зөһрә икән. Никтер җилләнеп килә. Җилләнеп кенә дә түгел, тузынып килә! Йөзе җимерелгән, кыска чәчләре тузгыган. Үзе әле генә мунча кереп чыккан шикелле. Кып-кызыл. Әллә чынлап та мунча кергән.

Ниндидер күңелсез сөйләшү буласын сизенеп, шып булдым. Пунктта эшләүче кешенең, үземә буйсынган кешенең шулай тилереп йөрүе өчен Тимерҗан алдында миңа оят булып китте.

– Ни булды, Зөһрә? – дидем, тыелып кына.

– Булмады, – диде бу. – Таня кирәк.

Шулай тупас кына җавап кайтарды да йөгереп баскычтан менде, җилләнеп, тузынып чоланга кереп китте. Тимерҗан да, мин дә сүзсез калдык. Зөһрә чын-чынлап минем котны алды. «Тагын нәрсә булган инде моңа?» – дип уйладым, тынычсызланып. Ник шулай тупас кылана ул? Ярамый болай, ярамый! Ныгытып әйтергә кирәк. Кем мин аңа?!

Мин аның артыннан кермәкче булдым, кереп сораштырманчы яисә, аңлашып булмаса, тиешенчә үзен кыздырып алмакчы булдым. Ләкин аның кыяфәтен исемә төшердем дә тыелып калырга мәҗбүр булдым. Аннан соң өйдә бит Равил бар! Чит кеше алдында аның минем белән тагын да тупасрак сөйләшүе мөмкин.

– Шундыйрак кеше инде ул Зөһрә, – дип куйды Тимерҗан, бер дә юктан көрсенеп.

Ул чакта мин аның бу сүзләрне ничек әйтүенә дә, кыяфәтенә дә игътибар итмәдем. Мин бары үз уйларым белән генә мавыктым. Соңгы көннәрдә Зөһрә белән икебезнең арада барлыкка килгән салкынлык тагын эчне тырнап куйды. «Ничек ярарга да белмәссең боларга!» – дидем үз-үземә, ачынып.

Шул вакыт дымлы җил исеп куйды. Һавада инде баядая бирле яңгыр исе килә иде. Көнне караңгылатып җибәрде. Күршеләрнең биек тупыллары сызланып-сыкранып шауларга тотынды. Ашыгып, астан гына ниндидер кошлар очты.

Мин аягүрә бастым. Түбә астынарак елыштым.

Без Тимерҗан белән сөйләшмәдек тә, аерылышып та китмәдек. Нидер көткән сыман, бер-беребезгә карашып тик тордык. Минем хәзер Зөһрә янына керәсем килмәде. Тнмерҗанның да тиз генә кайтып китү исәбе юк иде, ахрысы.

Шапылдап такта түбәгә берән-сәрән яңгыр тамчылары килеп төште.

– Бер дә вакытсыз булды әле бу, – диде Тимерҗан. – Эх, харап итә инде, чылата инде!

– Нәрсәне чылата? – дидем мин.

– Нәрсәне! Ашлыкны. Ындыр табак тулы бодай!

– Өстен ябып куеп булмыймыни? – дидем мин.

– Кая инде хәзер! – диде Тимерҗан, кулын селтәп.

– Алайса, йөгер тизрәк! – дидем мин, ашыктырып.

Еракта агач яфракларына, өй түбәләренә, киртә-коймаларга каты бәреп, чыбыклап явып килгән яңгыр тавышы ишетелде.

– Юк, булмады инде!– диде Тимерҗан. – Кешеләр бар да соң анда. Япсалар ярый да…

– Син үзең бар! Йөгер тизрәк!– дидем мин, кыстап. – Өлгерерсең әле, йөгер!

Күреп торам, аның үзенең дә йөгерәсе килә. Тик әйтәсе ниндидер сүзе булгангамы, ничектер, тәвәккәлли алмый тора

– Алайса, кер, чыланасың бит, – дидем мин.

– Юк! – диде Тимерҗаи кинәт. – Киттем! Соңыннан… Хуш. Сау бул!

Шулай диде дә, капкага йөгерде. Менә шыгырдап капка ачылды, шапылдап ябылды. Шул ук вакытта диярлек бөтен дөньяны томалап яңгыр да килеп җитте.

Тимерҗан китеп бер-ике минут узмады, ишекләрне шап-шоп бәреп, Зөһрә килеп чыкты. Эндәшмәде-нитмәде, биек үкчәле туфлиләре белән такта басмаларны дөбердәтеп җиргә төште. Төште дә, коя башлаган яңгырга да карамастан, капкага ташланды.

«Аңламассың бу халыкны!» – дидем, аптырап. Чолан ишеген бикләдем дә өйгә кердем.

Узган бүлек: idel-tat.ru

Комментарий язарга