Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 15 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 15 нче бүлек

Ишекне бикләп, ачкычны үзебез белән алдык. Капкадан чыкканда, ипләбрәк, тавышланмыйчарак чыгарга тырыштык.

Урамда инде караңгы. Колхоз идарәсе йортында ут яна. Клубта да ут күренә, берән-сәрән тавышлар ишетелә. Икебез дә шул якка карадык, тавышларга колак салгандай итеп тордык. Аннары чирәм өстеннән әкрен генә китеп бардык.

Зөһрәләрнең өе, авылдагы барлык өйләр кебек, гади генә. Өй эчендә бүлмә-фәлән юк. Ишектән кергәч тә уң якта зур ак мич, каршында карават. Карават өстенә чаршау эленгән. Почмакта мендәр өеме. Аш-су исе, яшь бала исе. Түшәмгә асылынган сиртмәле бишек…

Без килеп кергәндә, хуҗалар инде ятарга өлгергәннәр иде. Өстәлдә лампа янып утыра. Лампаны кысып куйганнар, шуңа күрә өйдә бик үк якты дип әйтерлек түгел. Күрәсең, яшь балага салкын тимәсен дип, ишекләрен ачмаганнар. Һава бөркү. Түшәмдә, казан тирәсендә, чебеннәр безелди. Тәрәзәгә бәргәләнеп бал корты безелди. Алар безелдәгәнгә, лампа филтәсе тавыш чыгарып янганга, аннары, бишектә яшь бала йоклап ятканга, өй эче бик тын булып тоела.

Без кергәч, Хисам абый да, Рафика апа да уянды. Рафика апа чаршау астыннан чыгып идәнгә төште дә, эчке күлмәгенең изүләрен тотыштырып, өстәлдәге лампага үрелде, утны күгәрде.

– Кызлар килгәнмени? Исәнмесез, кызлар, – дип кычкырды Хисам абый чаршау артыннан.

Без аңа:

– Исәнбез, – дип җавап бирдек. Тәрәзә янындагы утыргычка парлап утырдык та, сүзсез генә, хуҗаларны күзәтәбез. Безне ишек ачып керткән Нәсимә апа – Зөһрәнең әнисе самовар куярга кереште.

– Мәшәкатьләнмәгез, Нәсимә апа, – дидем мин. – Без ашап кына килдек, рәхмәт.

– Ашасагыз ни… менә… – диде Нәсимә апа. – Аштан олы кеше буламыни? Менә хәзер кайнап чыгар.

Рафика апа бертуктаусыз сөйләнә дә сөйләнә. Чебеннәрне тирги, өйдәге бөркүлекне тирги, аннары малае Азатны мактап ала. Түбән Чатка бардыгызмы, мин кирәк булмадыммы, ди. Мин аңа бер-ике сүз белән генә җавап бирдем дә, кулларны тез өстенә салып, шулай утыра бирәм. Нәсимә апаның сүзләренә, кыланышларына карап, мин үземчә бер фикергә килдем: күрәсең, минем тиргәшкәнне болар да ишеткәннәрдер, дидем.

– Фәгыйлә апа өйдә юкмыни? – дидем, тыелып кына.

– Фермада, – диде Нәсимә апа.

– Ул, бахыр, көн-төн шунда, бозаулары менән, – дип куйды Рафика апа.

– Зөһрәләр кая соң?

Зөһрәнең өйдә юклыгын мин кергәч тә сизеп алган идем. Кайда булыр ул? Билгеле, клубындадыр!

– Ул кирәк булдымыни? – диде Нәсимә апа, пышылдап, ниндидер яшерен нәрсә турында сөйләшкән сыман.

– Терелдемени? – дигән булдым мнн.

– Кайчан чирләде соң әле ул? – диде Хисам абый.

– Чирләп торды бүген, башы авыртты, – диде Нәсимә апа.

– Баш авырту да булдымы чир! – диде Хисам абый чаршау артыннан.

Нәсимә апа эндәшмәде, битләрен сыйпаштырып, чәчләрен яулык астына яшергәләп, чоланга чыгып китте.

– Яшьтәр өйдә ятмай инде. Алар клубта, – диде Рафика апа, моңсу гына елмаеп.

Мин Рафика апага карап утырдым-утырдым да, кисәк кенә урынымнан тордым. Таня да кузгалды.

– Сезне юкка борчыдык, – дидем.

– Берәр йомышыгыз барыемыни? – диде Нәсимә апа, ишектән керешли.

– Иртәгә амбар алдына эшкә барырга әйттеләр. Ашлык җилгәрергә. Иртән иртүк Зөһрә амбар алдына барсын.

– Ярар, әйтербез, – диде Рафика апа.

– Әйтербез, әйтербез, – диде Хисам абый да.

Рафика апа өтәләнергә тотынды: ник утырмадыгыз әле, диде, хәзер сәй кайнай, диде. Нәсимә апа да, Хисам абый да шул ук сүзләрне кабатладылар.

– Рәхмәт, эчкән чаклар да булыр әле, – дидем мин. Саубуллаштык та чыгып киттек.

ХIV

oscar_claude_monet_0247_allart_biz_grainstack_impression_in_pink_and_blues_1891.jpeg

Иртән без Зөһрә килгәнне көтеп тормадык. Ашадык-эчтек тә, искерәк киемнәрне киенеп, амбар алдына киттек. Вакыт әле иртәрәк кебек. Көтү яңа чыгып килә. Чыннан да, без амбар янына барып җиткәндә, анда әле беркем юк иде.

Амбар алдына ашлык китереп өйгәннәр. Таудай булып ята. Өстенә салам ташлаганнар. Түбәсе ябык ындыр табагында да күлдәй булып ашлык җәелеп ята. Анысына салам капланмаган. Бодай. Сап-сары. Карар күзгә күңелле. Шунда ук җилгәргечләр, мичкә, әрҗә ише нәрсәләр. Бер почмакта капчыкка тутырылган ашлык өеп куйганнар. Анысы Яңавылга озатыргадыр инде.

Без амбарга якынлашу белән, шул капчыклар арасыннан каравылчы карт килеп чыкты. Озын буйлы, төз, туры гәүдәле. Табак битле, кысыграк күзле. Чал кергән кыска мыегы, сакалы бар. Башында иске бүрек, өстендә – кыска сырма.

Кулындагы таягын алгарак сузып басты да, бер сүз әйтмичә, безне көтеп алды.

– Исәнме, бабай, – дидем мин.

– Исәнме, кызым. Исәнмесез, – диде карт, безнең икебезне дә күздән кичереп.

Сүзләрне бик үк ачык әйтми, авыз эчендә лыбырдатыбрак сөйли. Шулай да тавышы көр, көчле. Каяндыр тирәннән, күкрәктән чыга.

– Нишләп йөреш? – диде бу. – Яңавылгамыни?

Кысык күзләрен елтыратып, әле миңа, әле Таняга карап алды, мыегын сыпыргалады, таягы белән җиргә төрткеләп куйды.

– Яңавылга түгел, эшкә, бабай, – дидем мин. – Эшкә килдек. Ашлык җилгәрергә җибәрделәр.

– Эшкә? – диде бабай, ышанмагандай итеп.

Бер сүзне әйтә дә туктап кала, ии әйтерләр болар дигән сыман, котеп тора. Үзе һаман безгә карый.

– Иртә бит әле. Иртәрәк кузгалгансыз.

– Нишләп иртә булсын? Без инде бу вакытта эшли башлыйбыз, – дидем мин.

– Кемнәр соң әле сез? – диде бабай. – Үзебезнең авылмы дигәндәй…

– Үзебезнең авыл, – дидем мин, елмаеп. – Әллә танымыйсың?

– Яшьләрне каян танып бетерәсең инде.

– Фельдшер Саҗидә бит мин. Сезнең «бырач».

– Ә, бырач! – диде бабай, җанланып.

Шулай дигәч, бу тагын мыегын сыпырып алды, кызулап, таягын җиргә төрткәләргә тотынды.

– Ник килдегез соң монда? Мине тикшерергәмени?

– Юк, – дидем мин, көлеп. – Эшкә җибәрделәр, эшкә! Ашлык җилгәрергә. Кешеләр җитми, ди…

– Ә-ә, – диде бабай, төшенеп. – Ашлык җилләтергәмени? Бик хуп. Иртәрәк бит әле, кызларым.

– Булсын, көтәрбез, – дидем мин.

– Утырып торыгыз алайса, – диде бабай, капчыклар ягына күрсәтеп.

– Әйдә, – дидем мин Таняга.

Әле көн җылынмаган, салкынча. Мин юка киенеп килдем. Таня бәйләгән кофта кигән. Аңа рәхәт. Капчыклар янына килдек тә, бер-беребезгә сыенып, тыгыз капчыклар өстенә утырдык.

Бабай, таягын төрткәләп, бер урындарак басып торды да, шулай ук капчыклар янына килде. Килде дә утырып тормады – читкәрәк басьш, безнең каршыда туктап калды.

– Каян килдең соң безгә? – диде, миңа карап.

– Яңавылдан. Яңавылныкы мин.

– Бу кызым каян?

– Ул бик ерактан. Украинадан.

– Булган бар, – диде бабай. – Кәк булмаска! Гирман сугышында… мимечләрне куганда… Хураша хохол!

Соңгы сүзләрен ул Таняга карап әйтте. Без Таня белән көлеп җибәрдек. Бабайның кысык күзләре очкынланып китте. Безгә кушылып ул да елмайды.

– Утыр, бабай, – дидем мин, аңа урын күрсәтеп.

Бабай ялындырып тормады – капчыкның буш башына җайлап кына утырды да, шома таягын тезләре арасына куеп, әйләндерергә тотынды.

– Бырач дисең, алайса? – диде, миңа карап.

– Әйе, бабай, фельдшер Саҗидә. Ә бу – Таня.

– Тәнә?

– Таня!

– Ярар, Тәнәме, Танамы… Безнеңчә беләме?

– Бераз сукалый.

– Сукалагач ярай. Аннан тырмалай башлар, чәчә башлар.

Таня, сүзнең үзе турында барганлыгын шәйләп, миңа карап карап ала. Мин аңа кайбер сүзләрне әйләндереп бирәм.

– Бырач халкы белән дуслык юк минем, – дип куйды бабай, бер дә юктан.

– Әллә яратмыйсың безне? – дигән булдым.

– Яратмаудан түгел – йомыш төшмәй. Шулай да бер йөрәкне барып тикшертергә дип йөрим. Вакыт юк.

– Йөрәгең нишләгән?

– Эшләмәгән. Болай гына. Тикшерү өчен генә.

– Кил, бабай, кил, – дидем мин.

– Вакыт юк шул, – диде бабай, зарлангандай итеп. – Төннә менә каравылда торам. Көндез печән әзерләргә кирәк. Йоклап ята торган чак түгел.

– Әллә бөтенләй йокламыйсың?

– Кайчакта черем итеп аласың инде, – диде бабай, тыйнак кына.

– Каравылда торгандамы? – дигән булдым мин, шаяртмакчы булып.

– Каравылда торганда йокламасаң, кайчан йоклайсың?– диде бабай, бер дә исе китмичә.

Мин аны, юк, йокламыйм, дип әйтер дип уйлаган идем.

Аның мондый эчкерсезлеге миңа кызык кына тоелды. Авыл кешесе шулайрак инде ул. Ачыктан-ачык. Ялганлап, күз буяп тормый. Барысы дамы? Юктыр, барысы да түгел. Кайберәүләр генә. Чын авыл кешеләре генә.

– Әллә хәзер генә карайсыңмы соң, кызым? – диде кинәт бабай.

– Нәрсәне?

– Йөрәкне, кызым.

– Йөрәкне?! Ничек карыйсың аны монда? – дидем мин. – Монда булмый. Пунктка кил, бабай. Монда бит бернәрсә дә юк безнең.

– Торба кирәкмени?

– Кирәк шул.

– Шулайдыр инде, – диде бабай, килешеп. – Барырмын әле бер. Түлке, син мине чиратсыз кертерсең, кызым, яме?

– Ярар, – дигән булдым мин. – Исемең ничек соң синең, бабай? Нишләптер мин дә сине белмим.

– Мине дә белмәгән кеше булыр икән, – диде бабай. – Шәйхаттәр мин, Шәйхаттәр карт.

– Ә, шулаймыни…

Күңелемнән уйлап куйдым: «Нәрсәсе белән атаклы икән соң бу Шәйхаттәр карт?» – дидем.

– Ничә яшьтә соң син, бабай? – дидем, беравык тынып утыргач.

Карт сакал-мыегын сыпырды да, тамак кырып куйган булды, таягын биетеп алды.

– Тугызынчы унны куып барабыз, кызым, – диде.

– Туксанны?! – дидем мин, исем китеп.

Таняга да тәрҗемә итеп бирдем. Аның да күзе дүрт булды, гаҗәпләнеп Шәйхаттәр бабайга карап алды.

– Сез күпме дигәниегез? – диде бабай, горур гына.

– Минем әти илле биштә. Сиңа, күп булса, алтмыш бишне бирергә була, – дидем мин.

Шәйхаттәр бабай күңелле генә кеткелдәп алды.

– Менә шул була инде ул Шәйхаттәр бабагыз! – диде аннары, ачыктан-ачык бер масаю белән.

– Шулай да ничә яшьтә соң син, бабай? – дидем мин.

– Быел көз кырпак төшкәч сиксән икене тутырам, балалар, – диде бабай.

– Күз ничек күрә, күз? – дидем мин, Шәйхаттәр бабайның кысык күзләренә җентекләбрәк карап.

– Аллага шөкер, күрә. Көн яктысында хәреф таныйм.

– Колак ничек?

– Аллага шөкер, ишетмәгән нәрсәм юк, – диде карт.

Үзе тагын кеткелдәп көлеп куйды.

– Ашау ничек? Тешләр?

Шәйхаттәр бабай авызын ачты да, саргайган эре тешләрен күрсәтте. Аның алгы тешләре, азау тешләре – асты да, өсте дә – барысы да исән иде, тап-таза иде. Минем гаҗәпләнүем соңгы чиккә җитте.

– Шул көе! – дидем мин, шаккатып. – Карале, Таня!

Таня да бабайның авызына карады. Исе китте.

– Чирләгәнең булдымы, бабай? – дидем мин.

– Аллага шөкер, булмады. Бала вакытта чирләгәнмен. Әнкәй мәрхүмә әйтерие, бик чирләш булганмын. Иллә мәгәр, үзем белгәндә хәтерләмәймен. Аякка тырма теше кадалгач, аксап бераз йөрдем. Анысы да күпкә бармады, бетте.

– Аракы эчтеңме? Яшь чагында…

– Аракы безгә хәрам, – диде бабай, җитди итеп, эчке бер тантана белән. – Тәмәке дә хәрам. Дин кушмай.

– Без дә кушмыйбыз, – дидем мин.

– Дөрес, сез дә кушмайсыз. Бырачлар дин яклы.

– Алай түгел дә инде ул, – дидем мин, аның сүзләрендә политик хата күреп.

– Сез аны икенче төрле аңлаткан буласыз. Динчә булмасын дип…

Шулай диде дә, кинәт сүзсез калды. Аңа хөрмәт йөзеннән, без дә тынып калдык.

XV

– Эшкә соң чыгалар икән, – дип куйдым мин, яңадан сүз башлап.

– Хәзер эшләмәйләр, кызым, – диде Шәйхаттәр бабай, тыныч кына. – Хәзер көн уздыралар. Менә никадәр ашлык исраф булып ята. Ярай әле, монда кайтып җиткән. Эпекәйнең кадере китте. Чүп урынына да күрмәйләр.

– Кем күрми инде аны чүп урынына да? – дидем мин.

– Кем дип… барысы да, кем ашлыкта эшләй. Ныгымас борын, яшел көе урдыралар. Анда үреп ята. Аннары икенче кат җыеп йөриләр. Суктыралар чи көе. Яртысы башакта кала. Калган яртысын илебатырга озаталар. Анда кыза, монда кыза. Коела, түгелә-чәчелә. Кадере юк ашлыкның. Элекке белән исәпләгәндә, ниндәй уңа хәзер! Бер чүбе юк. Карап торсаң, исең китәр. Сабакта чагында гына күреп каласың да.

Мондый сүзләрне тыңлавы миңа күңелсез. Мин аның дөресме, түгелме икәнлеген бик үк аермыйм. Шулай да сизенәм – сиксән ике яшәр карт юкны сөйләп утырмас. Чынлап сөйлидер, эче пошканга сөйлидер. Картлар алар тынгысыз булалар, хәзергене яратып та җиткермиләр, гел элеккене мактау ягып карыйлар. Ләкин Шәйхаттәр бабай элеккене дә мактамый, зарлана, пошына гына.

Таня белән без бер-беребезгә сыенып утырабыз шулай. Бабай, сүзнең ялганып китмәвен күреп, тагын тынып калды, «Йа Алла!» – дип, бер көрсенеп куйды да таягын тукылдатырга тотынды.

– Алайса сез бырачлар буласыз? – диде, кабатлап.

– Шулай, – дидем мин.

– Кичәгенәк нәрсә бүлештегез соң? – диде бу, миңа карап.

Миңа кинәт бик кыен булып китте.

– Булды инде, бабай, – дигән булдым, тыныч күренергә тырышып.

– Ипле йөрегез, балалар, – диде бабай, йомшак кына итеп. – Тәүфикълы булыгыз. Әйтүче юк сезгә, үрәтүче юк. Мин менә әйтәм дә малайларга – тыңнамайлар. Әркем оста, белекле. Кайчагында олылар сүзен дә тоту кирәк.

– Шулайрак булды инде, бабай, – дигән булдым мин, үз-үземне шелтәләп.

– Ярар, яшь чакта була инде ул, – дип куйды бабай да. – Яңгышып куясың шулай. Сиңа чаклы берсе дә рәтләп карамады, диләр. Барганым булмагач, әйтәлмәймен. Кеше сүләй. Әйбәт эшләргә кирәк, кызым, тел-теш тиярлек булмасын. Хураша рабутайт нады!

Таняга карап алды да, кысык күзләре белән генә елмаеп куйды. Таягын шакылдатты, тамак кырды, сакал-мыегын сыпырды.

– Бик чибәр күренәсез, – диде, мактап. – Менә үзегезне кияүгә бирербез. Мәсәгут киленнәре булырсыз.

– Безгә дигән кияүләр мич алдында көл ашый! – дигән булдым мин, остарып.

– Көл ашап туйганнардыр инде, – диде бабай, икебезгә дә мут күзләре белән караштыргалап.

Күз алдына шундук «көл ашап туйган кияү» килде. Бүген бит аның белән очрашасы да бар әле! Нишләргә аны күргәч? Ничек карар ул миңа?

Кыска гына вакыт эчендә, күңелне шундыйрак сораулар тынычсызлап алды. Тынычсызлап кына түгел, үзәкләрне өзеп алды.

– Ярар, балалар, – диде Шэйхаттәр бабай, урыныннан торып. – Мин кайтаем. Сез, алайса, эшкә килдегез?

– Эшкә, эшкә!

– Катыннар кузгалып килгәнче, төш җитәр. Сез яшь кеше. Әнә анда салам астында көрәкләр, сәнәкләр бар. Кул кушырып утырганчы, тотыныгыз, алайса. Бодайны ачыгыз. Саламын читән буена ташып куегыз. Ындыр табакны себерә торырга да була. Бодайны шул якка тараталар.

Ул безгә кайдан себерергә кирәклеген күрсәтте. Саубуллашты да, гәүдәсен төз тотып, әкрен генә авылга таба китеп барды.

Таня белән без саламны актарып ташладык. Кочаклап күтәреп читән буена ташырга тотындык.

Бодай өемен ачып бетергәндә, авылдан амбарга таба килүче берничә җан иясе күренде.

XVI

Болар бер ир кеше белән бер-ике хатын-кыз булып чыкты. Хатыннарның икесе миңа таныш. Берсе – шофер Мәгъсүм абый хатыны, икенчесе – тол хатын Камилә. Иңбашына калын сумка аскан, юан гына, таза гына абзый мнңа таныш тугел. Аның пунктта булганы юк. Минем танышларның барысы да диярлек чирле-мырлы кешеләр. Шулай булган, аның миңа таныш булмавы бер да гаҗәп түгел.

Килделәр болар, исәнләштеләр дә төрле якка таралдылар. Сумкалы агай үлчәү янына килде. Сумкасыннан, вак-төяк таш шикелле итеп, кечкенә герләр алып куйды, үлчәүгә сөяп калдырылган сәнәкне бер читкә алып ташлады. Мин аның монда ниндидер баш кеше икәнлеген аңлап алдым.

Хатыннарның берсе әйтте: «Килдегезме?» – диде, икенчесе: «Кызлар бездән иртәрәк кузгалганнар», – диде.

– Килдек, – дидем мин. – Иртә торып өйрәнгәч, ашыгыбрак килгәнбез.

– Зарар юк, – дип куйды тол хатын.

– Әндәр бичәсен көтеп торабызмы, тотынабызмы, Камиләттәй? – диде шофер хатыны.

– Ниндәй көтү ул? – диде сумкалы агай. – Ашлыкның Әндәр бичәсендә эше юк. Тиз кыланыгыз.

– Безнең Зөһрә дә килмәгән әле, – дип куйдым мин.

– Зөһрә койрыкны тоттырмас! – диде Камиләттәй.

Сумкалы агай безнең янга килде.

– Сеңелләр барында тырышып эшләгез, – диде хатыннарга. – Сынатмагыз.

– Әйдә, сынатса-сынатмаса, алар яшь кеше – эшләй торган чаклары, – диде Камиләттәй.

– Саламны үзегез ачтыгызмы? – диде агай безгә. – Шәйхаттәр карт әйттеме? Әйбәт булган. Әнә шул төшне себереп ташлагыз да, таратыгыз. Көн явымга китте. Кичкә кадәр яхшы гына җилли әле ул.

Сумкалы агай безгә шулай тегесен-монысын әйткәләде дә, амбар ягына китеп барды.

– Тотындык алайса, кызлар, – диде Камиләттәй.

Без башта себерке белән киң генә такыр урынны себереп куйдык. Аннары кулларга агач көрәкләр алдык та өелгән бодайны шул такыр җиргә сибәргә тотындык.

Башта ук мин чын күңелдән бирелеп эшләдем, хатыннар алдында оятка калмаска тырышып эшләдем. Мондый эш миңа таныш. Агач көрәк белән мин элегрәк кар көри торган идем. Аннары, Уфада укыганда, безне ике ел колхозга алып бардылар. Анда да шундыйрак эшләр эшләргә туры килде.

Берничә минут чамасы, без баш та калкытмадык. Бераздан, хәл алмакчы булып, барыбыз да билләрне турайттык, берьюлы бср-беребезгә карап алдык, елмаешып куйдык. Һәркемнең йөзе алсуланган, һәркем еш-еш тын ала. Бары Камиләттәй генә шул көе диярлек – йөзендә әз генә дә кан әсәре юк.

Авыл ягында тузан туздырып килүче бер машина күренде. Машинаның килеп җитүен көтеп тормастан, яңадан эшкә тотындык.

Машина килеп җитте, түбә алдында туктап калды. Шаулашып җиргә малай-шалайлар төште. Шап-шоп кабина ишеге ачып-япкан тавышлар ишетелде. Иелгән башны калкытмый гына, шул якка күз төшереп алдым.

Юк, беркем күренми. Ягьни мин күрергә теләген кеше күренми. Башымны калкыткандай иттем дә, машина ягына озаклабрак карарга тотындым. Юк, килмәгән. Әллә кемнәр шунда. Яңавылга алып китәргә ашлык төйиләр бугай

Күреп торам, Таня да астыртын гына шул якны күзәтә.

– Беркем юк, – дидем аңа русча.

– Юк шул, – дигән булды Таня.

Икебез дә көлешеп куйдык.

– Әнә, шытты! – диде шофер хатыны, авыл ягына ымлап.

Барыбыз да күтәрелеп шул якка карадык. Болай таба ашыгып, ниндидер хатын-кыз килә. Күрәсең, Әндәр бичәсе дигәннәре шулдыр.

Кабаланып килеп җитте дә, тиз генә кулына көрәк алды. Шуннан соң исәнләште, сөйләшеп тә тормастан, эшкә кереште.

Хатын бик таза күренә. Эре сөякле, юан гына гәүдәле. Җилләнеп, пыр тузып эшли. Сибеп җибәргән бодае ындыр табакның икенче башына барып төшә. «Менә көч монда!» – дип уйлап алдым мин, кызыгып.

Ярар, болар барысы да килеп беттеләр, ахрысы. Безнең Зөһрә нишләп килми соң һаман да? Әллә бөтенләй килмәскә итәме? Мин чын-чынлап тынычсызлана башладым. Баштарак, килсә ярый, килмәсә ярый, диебрәк уйлаган идем. Ләкин мөдирлек тойгысы көнләшү, яратмау тойгысыннан шулай да өскә чыкты. Ни әйтсәң дә, ул бит минем кеше! Аның өчен мин җаваплы!

ХVII

Бер заман мин онытылып киттем. Эшнең җаена яттым да, эшлим дә эшлим. Килеп тотынгач та шундый авыр булып тоелган эш җиңеләеп китте. Тыным озайды, куллар ныгыды, агач көрәк җиңел, ышанычлы йөри башлады. Без тездән бодайга батып эшлибез. Аста бодай җылы, аякка рәхәт. Үзеңнән-үзең онытылырсың.

Кемдер колак төбендә генә:

– Исәнмесез, – дип кычкырып җибәрде.

Бәлки, ул алай кычкырмагандыр да, миңа гына шулай тоелгандыр. Мин сискәнеп киттем, билне яздым. Карасам, Тимерҗан басып тора! Безнең эшне күзәтә, йөзе җитди, иреннәре кысылган, күзләре каядыр каш астына кереп яшеренгән. Өстендә эш киеме – иске генә кыска бишмәт, тапланган яшел фуражка. Минем әтинеке кебек. Аның да сугыштан альш кайткан шундый ук яшел фуражкасы ишек башында чөйдә эленеп тора. Аягында күн итек. Бишмәтенең туш кесәсеннән авторучка белән куен дәфтәре күренеп тора.

Хатын-кызлар бер-бер артлы аңа җавап кайтардылар: исәнме, Тимерҗан, диделәр, бик исән әле, диделәр. Мин бернәрсә дә әйтмәдем. Телем тотлыкты. Уңайсызлануымны сиздермәс эчен, яңадан көрәгемә тотынган булдым.

Безнең янда бу озак тормады, кызулап машина янына китеп барды.

– Зөһрә юк бит, Зөһрә! – диде аның артыннан шофер хатыны.

Тимерҗан җавап кайтармады. Хатыннар үзара мәгънәле генә елмаешып алдылар.

– Чирләп тора бугай ул, – дидем мин, никтер Зөһрәне якларга чамалап.

Нәкъ шул чакта, бөтенләй көтмәгәндә, Зөһрә күренде.

Килеп җитте. Башкалар кебек исәнләште дә, безнең эшләгәнгә карап, туктап калды. Барыннан да элек, өс-башы күзгә ташланды. Клубка баргандагы кебек киенгән! Мин беренче мәртәбә күргәндәге кебек. Ал кофта, тар кара юбка, биек үкчәле туфли. Чәче матур итеп таралган. Битенә, җитмәсә, кершән яккан. Чынлап. Бүтән киеме беткәндер. Авыл кызы, имеш. Фу, тора лабаса кыланып, кулларын биленә таянып. Йөзенә карамаска әллә ни бирерсең.

– Әйдә, көрәк ал, Зөһрә, эшкә тотын, – дидем мин.

Кузгалмады бу. Шунда безнең янга башлык агай килеп җитте.

– Эшкә болай соңлап йөрмәйләр, сеңлем, – диде, усал гына. – Үзеңнән олы кешеләрдән оялырга кирәк. Әнә алар күпме эшләделәр, син әле яңа күзеңне җырткансың. Мин бит сиңа аерым язмам!

Зөһрә каршы сүз әйтмәде, җирдә яткан көрәкләр янына килде дә үзенә яраклысын сайлап алды, бодай өеменә керде.

Ул болай кәефле генә күренә. Теге яңгыр яуган кичтәге шикелле түгел. Аңлашканнар, ахрысы. Әйе шул, Тимерҗан миңа күтәрелеп тә карамады ич!

 

Комментарий язарга