Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 17 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 17 нче бүлек

Авыл Советында Галим абый белән Вәзирдән башка кеше юк иде. Мин Галим абый кабинетына кердем. Галим абый утырырга кушты. Утыргач, кырыс кына бер карап алды.

– Беләсеңме, нәрсәгә чакырттым мин сине, сеңлем? – диде.

– Белмим шул, Галим абый, – дидем мин.

Ни өчен чакыртканлыгын белмәсәм дә, яхшыга түгеллеген алдан ук сизенеп алдым. Нинди гаебем бар икән дип, шундук үткән көннәрне күз алдына китердем, тегенди-мондый нәрсәләрне искә төшердем. «Күрәсең, Вәзир әләкләшкәндер, пунктта аулагөй ясап яталар дип әйткәндер», – дип уйладым. Үземә калса, минем иң зур «гаебем» бары шул гына иде. Күңелгә тиз арада әзер сораулар, җаваплар килде. Ләкин сөйләшә башлагач, минем бу сорау-җавапларның бернигә кирәге калмады.

– Белмәсәң, менә шул, сеңлем: синең турыда начар сөйлиләр, – диде Галим абый. – Күңелеңә авыр алма. Сөйләшми ярамый.

Мин дерт итеп киттем. Кая инде ул авыр алмаган! Йөзеңә карап: «Син начар!» – дип әйтсеннәр әле! Кем моңа тыныч карый алыр икән? Мин кып-кызыл булдым, Галим абый, җаныңны суырып алырдай булып, бертуктаусыз күзгә карап тора. Күрәсең, йөзгә карап дөресен белмәкче була.

– Нинди начар сүз, Галим абый? – дидем, ипләп кенә, юаш кына.

– Ниндиме? Бәлки, син үзең дә беләсеңдер – сөйләп бир… нинди гөнаһларың бар?

– Ишеттем… – дидем мин.

– Нәрсәне ишеттең?

– Нәрсәне дип… Бармак ярганны сөйлиләр. Аннары юлда бала таптырганны…

– Нинди бала тагын?

– Теге Тау-авылныкы соң. Беренче көнне. Рәмзия исемле хатын… Баласы әйбәт үсә. Берни булмаган.

– Ярар, анысы да булды. Тагын?

– Тагын дип… Тагын шул инде: бер картның тешен суырганда сынып калганые. Анысы да беренче көннәрдә. Безне теш суырырга өйрәтмәделәр. Мин инде үзлегемнән. Китаптан карап. Үзе сорады бит, авыртса да түзәрмен, теләсә ничек суырып ал, диде. Мин әле аның сынып калган тешен дә алдым.

– Ярар, монысы да булды, – диде Галим абый, тыныч кына. – Тагын?

– Тагын дип… тагын шул, әнә Вәзир абый белән әйткәләштек. Бинт юк. Акча бирми. Хәзер әнә тәрәзәгә элгән марляларны кисеп бинт ясадык. Минем өстә лә алар барысы да, Галим абый! Мин бит яраны бәйләми җибәрә алмыйм. Инфекция булырга мөмкин, азарга… Аннары кем җавап бирә?

– Ярый… Тагын! – диде Галим абый, сабырлыгын җуя башлап.

– Тагын… ни… шул… Заһидә апа белән әйткәләштек. Үзе әнә әләкләшеп йөргән юк-барны… Вәзир абыйга. Авыргач, без аның баш очыннан да китмәдек. Таня гел кереп торды. Хәзер әнә йөри. Берни юк. Безгә әллә кеше дә керми торырмы?

Шул чакны үз бүлмәсенең ачык ишегеннән секретарь кычкырды:

– Мин сезгә кеше кермәскә тиеш димәдем, – диде.

Мин аның Галим абый алдында ялагайлануын сизеп алдым да, батыраеп:

– Вәзир абый олы кеше, үзе әнә төрле гайбәт сүзләргә колак сала, – дидем. – Безнең сүзгә ышанмый. Нәрсә… кем дип җибәргәннәр безне монда? Ышанмасалар, җибәрмәсләрие. Минем әле беркемгә дә ялган сөйләгәнем юк.

– Ярар, сеңелкәем, – диде Галим абый. – Вәзир абыең белән нәрсә турында сөйләшкәнсездер – анысы миңа караңгы. Бинт турында ул дөрес әйткән. Сметадан узып без бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Киләчәктә бинтларыңны саклабрак тотарга тырышырсың.

– Шулай итәрмен, Галим абый, – дидем мин, тиз генә килешеп.

– Заһидә апаң белән тиргәшүең әйбәт булмаган, сеңлем. Бик ямьсез булган.

– Шулай шул, – дидем мин.

– Дөрес, алар пункт йортында торырга тиеш түгелләр. Аларга инде яхшылап әйтелде. Шулай да без аларны урамга куалап чыгара алмыйбыз. Шуның өчен аларны кыерсыту… фельдшер кешегә килешеп бетми. Син бит интеллигенция! Ярамый, икенче кабатланмасын! Колагыңа киртеп куй моны.

– Ярар, Галим абый, киртеп куярмын, – дидем мин.

Шуннан Галим абый эндәшмичәрәк торды, минем йөзгә тагын бер төбәлебрәк карады да:

– Удмурт хатыныннан май алдыңмы? – диде.

– Юк, алмадым, – дидем мин, каушап, аптырап.

– Чынмы?

– Чын, Галим абый.

– Ник халык сөйли соң? Миңа килеп әйтәләр… фельдшер Саҗидә авырулардан май, күкәй алып ята, диләр, үзен майлаган-җайлаган кешене генә яхшы карый, шундыйларга гына яхшы дарулар бирә, диләр. Дөресме шул?

– Дөрес түгел, Галим абый! – дидем, калтырана башлап. – Мин беркемнән май да, күкәй дә алмадым. Майны мин үзебездән алып килдем, Яңавылдан. Күкәйне дә. Ышанмасагыз, әнә Танядан сорагыз.

– Мин сиңа ышанам, сеңлем, – диде Галим абыи. – Ләкин мин ышану гына җитми. Җилсез агач шауламый. Димәк, шулай да нидер булган? Ни булды?

Ни булганын мин сөйләп бирдем.

– Мин сиңа ышанам, – диде Галим абый, кабатлап. – Ярар, сүзне шуның белән бетерик. Борчылма… күңелеңә авыр алма. Кыен булса, андый-мондый йомышың булса, икенче туп-туры үземә кил – ничек тә уртак тел табарбыз.

– Килермен, Галим абый, – дидем мин, җиңеләеп.

Авыл Советы председателе бүлмәсендә шундыйрак сөйләшү булды. Галим абый яныннан мин тынычланып, яңарып, үз-үземә тулы ышаныч белән чыгып киттем. Мин нишләптер беркемгә дә ачуланмадым. Бары гаҗәпләндем генә: кем сөйли алыр икән шундый чеп-чи ялганны? Удмурт хатыны булмас. Ул әйтер иде, күчтәнәчкә май алып килгән идем, алмады, дияр иде. Алмады дигәч, алмаган дип сөйләрләр иде. Кем соң алайса? Шул көнне минем кабул итүне көтеп утырган авыруларның берәрсеме? Әллә соң Зөһрәме?

Мөгаен, шулдыр! Нишләтергә аны? Нишләргә аның белән? Әллә кайтып пыр туздырып ташларгамы? Куалап чыгарырга?! Ничек эшләргә, ничек яшәргә киләчәктә аның белән? Каян килеп чыкты соң бу Тимерҗаны да?

Минем күңелдә төрле уйлар буталды. Мин әлегә нишләргә дә белмәдем. Тик шулай да минем өчен бернәрсә ачык: моннан соң миңа ничек тә акыллы, сабыр булырга кирәк. Түзәргә кирәк, барысын да уйлап эшләргә кирәк. Мин бит сүз бирдем!

Ләкин күп тә үтмәде, минем барлык уйларны, барлык хис-тойгыны икенче якка борып җибәргән кайбер вакыйгалар булып алды.

 

Комментарий язарга