Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 18 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 18 нче бүлек

Беркөнне мине Куштирәк авылыннал килеп алдылар. Биш-алты яшьләрдәге бер малай чирләгән. Сөйләүләренә караганда, хәле бик яманга охшый. Башы, тәне уттай ява, ди, коса, саташа, ди. Кайчагында аңын югалтып куйгалый, ди.

762640

Бардым, карадым. Малай агач сәкедә ята. Нәкъ үлем түшәгендә яткан кебек. Астында иске тун, баш очында кызыл тышлы мендәр. Тирә-ягын чатыр кебек итеп кызыл чаршау белән әйләндереп алганнар. Йөзе кып-кызыл, күзләре ярым йомык. Градусник куеп караган идем, температурасы 39 чамасы.

– Нәрсә? – ди яшь кенә анна, эчке бер каушау белән.

– Хәзергә берни әйтеп булмый. – димен. – Әллә ни куркыныч нәрсә юк. Шулай да баланы өйдә калдырырга ярамый. Яңавылга хәбәр итәргә туры килер. Бәлки, больницага салырлар.

– Бүлнискә?! – ди хатын, коты алынып. – Юк, туганкаем, теләсәң нәрсә әйт, анда илтеп бала үтертер хәлем юк! Үлсә өйдә үләр.

– Сезгә кем әйтте үләр дип?! – димен, кырыс кына. – Әллә бала чирләми торамы?

– Әйтмә! Анда гына бала, аңа гына кадерле! – ди абый кеше, хатынына ачуланып.

– Әллә мине күрми дисең? – ди хатын, еламсырап. – Бырачның әйтәсе килми. Бирмим баламны, үлсә өйдә үләр.

Белмим, әллә инде аны мин килгәнче берәрсе куркытып куйган, әллә чынлап та ул вакытта минем кыяфәтем бик шикле булган, – апа кеше тикмәгә генә сөйләнми иде, ахрысы. Бәлки, аның күңеле сизенгәндер?

Мин аны үземчә юатырга тырышам, берни юк, берни булмас, димен. Күңелемнән үзем һич тә алай уйламыйм. Минемчә, бу полиомиелит дигән авыру булырга тиеш.

Полиомиелит – йогышлы авыру. Күбесенчә ул яшь балаларда була. Полиомиелит белән авырганда, баланын арка мие зарарлана. Еш кына паралич суга. Тап-таза аяклар, куллар җансыз әйбер кебек салынып кала. Кеше гомер буена шулай хәрәкәтләнми торган, үсми торган алк-куллар белән гарип калырга мөмкин.

Ул елларда Яңавыл районының кайбер авылларында менә шул куркыныч авыру күренә башлаган иде. Шуңа күрә, полиомиелит райондагы медицина халкының котын алган иде. Әгәр дә мәгәр берәр авылда шуңа охшаш берәр авыру булса, шундук районга хәбәр итәргә дип, безгә алдап ук кисәтү ясап куелган иде.

Мин үземнең дөрес диагноз куюыма әз генә дә шикләнмәдем. Полиомиелпт турында мин әле шушы арада гына китаптан укыган идем. Райздрав биргән күрсәтмәләрне истә тотып, мин, Мәсәгуткә кайткач та, Яңавылдагы тиешле урыннарга шалтыраттым.

Икенче көнне төшкә таба, “Ашыгыч ярдәм” машинасына төялеп Яңавылдан биш-алты кеше килеп төште. Алар арасында Соломон Моисеевич та бар иде.

 

II

 

Алар башта безнең пунктка тукталдылар. Машинадан төштеләр дә, җыйнаулашып, тәрәзәләргә карана-карана, капкага юнәлделәр, капка алдында бераз җыелып торгач, ишегалга керделәр.

Мин әле авыруларны кабул итеп бетермәгән идем. Көтеп тору бүлмәсендә ике-өч кеше бар. Минем бүлмәдә, өстәл янында, шулай ук бер авыру утыра. Соломон Моисеевичны күреп алдым да куанычымнан елмаеп җибәрдем. Соңгы атнада бу минем беренче елмаюым булды, ахрысы. Көн ямьсез иде, болытлы иде. Иртәдән башлап яңгыр яварга җыена иде. Миңа кинәт кояш чыгып киткән төсле булды. Авыру янында Зөһрәне генә калдырдым да, ашыгып, ишекләрне орып-бәреп, кунакларны карашларга чыгьш киттем.

Мин аларны кайгырган-борчылган итеп күз алдына китергән идем. Беркемнең йөзендә борчылу билгесе күренми. Барысы да шат, көләч. Бигрәк тә Соломон Моисеевич. Аннары санэпидстанциянең баш врачы Ульяна Архипова.

Соломон Моисеевич, мине күргәч, юлдашларына нәрсәдер әйтеп алды. Барысы да шаркылдап көләргә тотындылар. Миңа карап көләләр. Мыскыл итеп көлмәгәнлекләрен күреп торам. Яратып, шаяртып көләләр. Ни өчен көлгәнлекләрен аңламасам да, мин дә көгә булам, исәнмесез, димен, әйдәгез, түрдән узыгыз, димен.

Алар шулай шаулашып, көлешеп баскычтан менделәр, өйгә керделәр. Авырулар яныннан узганда, артык шаулашмадылар. Безнең торак бүлмәгә кереп тулдылар да, кем каян урын таба, шунда урнаштылар.

Мин аларны озата кердем, аннары, гафу үтенгәндәй:

– Мине авырулар көтеп тора бит але, – дидем.

– Барыгыз, бар, карагыз, – диде Саломон Моисеевич.

Кая басканымны да белмичә, тулган ай кебек балкьш, мин икенче якка килеп чыктым. Нишләптер кисәк кенә зиһенем чуалып китте. Өстәл янына утырдым да, каршымдагы бабайга:

– Исемегез, фамилиягез? – димен.

– Яздың бит инде, кызым, – ди бабай, хәлсез генә.

– Яздым? Ә, язганмын икән! Кайсы авылдан?

– Кызыл Ярдан. Анысын да яздың, кызым.

– Язганмын икән шул, – дигән булам мин, тынычланмакчы булып.

Үзем һаман теге якка колак салам. Өзек-өзек булып Соломон Моисеевичның сүзләре ишетелеп китә Аңа каршы тагын тыелып кына көлешеп куялар, пыш-пыш киләләр. Юлда, күрәсең, берәр кызык нәрсә турыңда сөйләшеп килгәннәр дә, әле булса шуның тәэсиреннән котыла алмыйлар.

– Кай җирең авырта, бабай? – димен, соравымны дәвам итеп.

– Сорадың бит инде, кызым, – ди бабай тагын да, ризасызлык белән.

– Сорадыммыни? – дигән булам, исем китеп. – Кайчан сорадым? Сорадым бугай шул. Ничек әле?

– Тамактан үтмәй, кызым. Аш үтмәй. Әпине дә сөттә җебетеп кенә ашаймын. Әзрәк сөт эчәм дә чәй эчәм. Тамактан үтмәй. Ашамагач, хәл юк. Шушы атна төшендә генә дә күзгә күренеп ябыктым. Куәт юк, кызым.

Ул әкрен генә сөйли, хәлсез тавыш белән генә. Мин аның йөзенә игътибар беләнрәк карап алам. Чыннан да, бик ябык. Яңак сөякләре, тиресен тишеп чыгардай булып, төртелеп тора. Күзләре эчкә баткан, нурсызланган. Чырае агарып-саргаеп калган.

– Җен кору зәхмәте диләр, кызым. Белмәм тагын. Менә сиңа килдем. Син ни әйтерсең. Кортка да, малайлар да сиңа күренеп карарга куштылар. Тамактан үтсә, башкасына кайгырмасыең. Тамактан үтмәй. Ни хикмәттер инде, кызым.

Мин бабайны бүлдерми генә тыңлап торам. Бичара, бу минутта ул мине Алладан да артык күрәдер, бәлки. Аның ялварулы нурсыз күзләре, ябык чырае – бөтен кыяфәте шул турыда сөйли. Ләкин нишли алам мнн? Нәрсә әйтергә аңа? Рентгеннан карамыйча, кирәкле анализлар алмыйча, каян беләсең аның нәрсә икәнлеген?!

Минем шунда күңелгә бер уй килде.

– Яңавылдан әнә олы докторлар килде, – димен бабайга. – Күрсәтеп карыйк әле сине шуларга.

– Бик әйбәт булыр, кызым, – ди бабай. – Үзем дә әйтмәкче булганыем, кыймадым.

 

III

 

Кунаклар арасында «олы докторлар»дан ике генә кеше. Беренчесе, билгеле, Соломон Моисеевич. Медицина институтын ул Мәскәүдә бетергән. Моннан ике ел элек. Укуын бетергәч, аны Уфага җибәргәннәр. Уфа безгә җибәргән. Әйтүләренә караганда, укуын ул бик яхшы тәмамлаган. Килгәч тә аны район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире итеп билгеләгәннәр.

Икенче «олы доктор» – Ульяна Архипова. Институтны ул Казанда бетергән. Кайберәүләр әйтә, имеш, алар Соломон Моисеевич белән йөриләр икән, ди. Ләкин мин моңа ышанмыйм. Тамчы да ышанмыйм. Булуы мөмкин түгел. Ульяна Архипова ямьсез. Үзе сары, үзе килбәтсез. Күзләре зәңгәрме, яшелме – аңламассың. Борыны зур. Бите бит түгел – кытыршы, тупас. Исең китәр, институт бетергән кеше дә шундый ямьсез булыр икән!

Югары белемле кешеләрдән бары шулар гына. Алар белән тагып дезинфектор Мәдинә апа килгәп. Арада ул иң олысы. Яше буенча. Аңа кырык-кырык бишләр чамасы булыр. Ул башкалар кебек юкка-барга көлми дә, шауламый да. Аннары санитария фельдшеры Соня. Япь-яшь. Нечкә билле. Шәһәрчә матур. Тик тавышы гына тупасрак. Алардан кала тагын бер фельдшер кыз.

Шушы коннәрдә генә Мәсәгут пунктына керә торган авылларны икегә бүлеп, яңа пункт ачу турында сүз булган иде. Яңа пунктка өч авыл керәчәк: Куштирәк, Түбән Чат, Югары Чат. Медпункты Түбән Чатта булачак. Минем карамакта бары дүрт кенә авыл калачак: Мәсәгут, Алдар, Тау-авыл, Кызыл Яр.

Мин танымаган кызны менә шул яңа оештырылган пунктка мөдир итеп алып килгәннәр икән. Анысын соңыннан белдем.

Чыктым теге якка. Туп-туры Соломон Моисеевичка мөрәҗәгать итәргә ничектер кыюлык җитмәде. Санитария врачына ялынырга туры килде.

– Иптәш Архипова, – димен, – анда бер авыру бар. Чыгып кына карамассыз микән?

Архипова карышып тормады. Юл чемоданын ачып, чиста ак халатын киде дә, минем белән кабул итү бүлмәсенә керде. Мин аңа бабай турында белгәннәремне кыскача гына тәрҗемә итеп бирдем. «Олы доктор», уйлангандай итеп торды да, бабайга күлмәген салып сәкегә ятарга кушты. Эчен капшап карады, суккалап карады. Капшаган саен, суккалаган саен, Таня кебегрәк итеп:

– Аорта? Аорта? – дип сорады.

Кай төше турында сорасаң да, бабай, авырта, кызым, авырта, ди. Кай җиренең авыртканын ул үзе дә ныклап аермый, күрәсең.

– Соломон Моисеевичка әйтеп карарга кирәк, – диде «олы доктор» бераздан, әкрен генә.

Бабайга без киенми торырга куштык. Архипова теге якка чыгып китте. Койрык булып, мин дә аның артыннан тагылдым. Архипова түрдә өстәл янындагы урындыкта кырын-ярын утырып торган Соломон Моисеевич янына барды, бүтәннәр ишетмәсен дигән сыман, ипләп кенә үзенең йомышын әйтте.

– Ничего! Үзегез карагыз! – диде Соломон Моисеевич, кычкырып. – Мин сезгә ышанам.

Ул моны ничектер җиңел генә әйтте, шаярып, көлешеп сөйләшкәндәге кебек кенә итеп әйтте. Аннары, Ульяна Архипованы да, аның йомышын да онытып, Соняга нәрсәдер эндәшеп куйды.

Бу миңа бераз гына гаҗәбрәк тоелды. Шулай да күңелемнән сөенеп куйдым. Димәк, Ульяна Архипованы ярата икән дигән сүзләр дөрес түгел! Яратса, билгеле, ул аның сүзләрен тыңлаган булыр иде.

– Саша, бәлки, карарсың, ә? – диде Архипова тагын да.

Монысында ул бик йомшак итеп, үзенчә бик ягымлы итеп эндәште.

– Улечка, мин бит сиңа тулысынча ышанам! – диде Соломон Моисеевич, елмаеп.

Аның бу елмаюында күрәләтә санга сукмау сизелде. Күңелемнән мин пырхылдап җибәрдем: «Улечка! Шәп булды Улечкага!» – дидем.

Улечканың кәефе кырылгандай булды. Шулай да ул кеше алдында үзенең кәефсезләнгәнлеген күрсәтмәскә тырышты. Ясалма бер елмаю белән елмайгандай итге дә, без тагын кабул итү бүлмәсенә чыктык.

Бабайга мин киенергә куштым. Бабай киенде, яңадан үз урынына утырды. Без әкрен генә Улечка белән үзара сөйләшеп алдык, бабайга: «Яңавылга барырга, рентгенда каралырга, хирургка күренергә кирәк», – дидек. Аннары, врач әйтүе буенча, мин рецепт яздым, Яңавыл поликлиникасына кәгазь яздым.

 

IV

 

Авыруларны карап бетергәч, яңадан үзебезнең бүлмәгә чыктым. Анда инде күптән мине көтеп утыралар.

Бүген төнлә яңгыр яуды. Яңгырлар бу арада ешаеп китте. Юллар пычрак, авыр. «Ашыгыч ярдәм» машинасы Ямадыдан Мәсәгуткә бик авырлык белән килгән. Шофер Куштирәккә барудан баш тарткан. Машинаның болай да рәте юк, батып ятсак, бөтенләй Яңавылга кайта алмабыз, диген. Минем анда барганым бар, юл начар, дигән. Кунаклар аптырабрак калганнар, нишләргә дә белмиләр.

– Тизрәк барып җитәсе иде, – ди Улечка, Соломон Моисеевичка караштырып. – Никтер күңел үз урынында түгел.

– Моңарчы нәрсә карадыгыз? Бирермен мин сезгә кирәгегезне! Минем районда – инфекция! – ди Соломон Моисеевич, шаяртып, кычкырынгалап.

Шуннан соң бу миңа борылды да, елмаеп:

– Менә иптәш Фәррахова ни әйтер бит әле! – диде. – Без аның карамагында. Теләсә нишләтсен.

Кызлар көлешеп миңа карыйлар. Аларга ияреп, мин дә көлгән булам. Үзем көләм, үзем кызарам.

– Нишләргә? Ат сорарга кирәк! – димен, җиңел генә.

– Әлбәттә, ат сорарга! – ди Соломон Моисеевич. – Безнең машипаны тартып алып барырдаен, көчлерәген…

– Чынлап та! – ди Улечка, сөенеп. – Акыллым, бар син сора. Тизрәк барып җитәргә кирәк. Ике ат сора. Икене, яхшыны!

Улечканың йомыш кушуы миңа бик үк ошап җитмәде. Шулай да ы-мы итеп тормадым, тиз генә икенче якка чыктым. Зөһрә шприцлар сөртеп маташа

– Бар әле, колхоз идарәсенә кереп ат сора. Куштирәккә барырга. Ике ат, – димен.

Зөһрәнең болай да чытык йозе тагын да ныграк бозылып китте.

– Миңа бирәләрмени алар? – ди бу. – Үзең сора!

Сатулашып тормадым. Чыннан да, аңа бирмәүләре мөмкин. Тоттым да үзем чыгып йөгердем.

Колхоз идарәсендә бухгалтердан башка беркем юк. Ат турында сүз чыгаргач: «Мин белмим», – дип кенә җавап бирде. Күп уйлап тормадым, туры председатель өенә йөгердем.

Мин барып кергәндә, председатель яңарак кына басудан кайтып кергән иде, ахрысы. Кәефе юк. Булмас та шул – колхозның эшләре шәптән түгел. Басуда җыелмый калган бик күп ашлык ята. Амбар алдында ашлык кыза. Киптереп өлгерә алмыйлар. Дәүләткә ашлык тапшыру буенча да колхоз артта бара.

Колхоз председателе белән без бик үк дус түгел. Ул безне күрми дә, белми дә. Беркадәр дәрәҗәдә ул безне әрәм тамаклар дип, эшлексезләр дип исәпли. Ул болай да тупас, кире кеше.

– Мирсәет абый, безгә яхшы гына ике ат бир әле… Тизрәк кирәк, – дидем мин килеп кергәч тә, тыным бетеп.

Мирсәет абый, аптырап, кашларын җыерып карады да:

– Кыз да булсын, буаз да булсын, – дип куйды. – Нәрсәгә? Кая барасыз?

Мин моңа аңлатып бирдем. Тизрәк кирәк, димен, райздрав мөдире көтеп тора, димен. Мин иде ничек тә Соломон Моисеевич исеме белән алдырмакчы булам. Үземчә, бу кирәгенчә тәэсир итәр дип уйлыйм, район начальнигы кушкач, берсүзсез ике атны безнең капка төбенә китереп туктатырга кушар дип уйлыйм.

Мирсәет абый эндәшмәде, тузгыган каты чәчләрен артка сыпырып куйды да, тәрәзә аша тышка, ялтырап яткан пычрак урамга карады.

– Ат юк. Ялга туктатылды барысы да, – диде.

– Минем үземә түгел бит. Мирсәет абый! – димен мин, мондый җавапка нәрсә әйтергә дә белмичә.

– Минем эшемә йөрмиләр әле, – ди председатель, тупас кына. – Әнә Ходайбирдин калхузыннан сорагыз.

Ачудан, гарьләнүдән кып-кызыл булдым. Менә сөйләшеп кара син аның белән! Шундый да надан, шундый да аңсыз кеше булыр икән!

– Алар да үз эшләре белән йөрмиләр, – димен мин, кыза башлап. – Кеше анда үләргә ята. монда сезгә ике атыгыз да жәл.

– Ике? Ике түгел, берсе дә юк, сеңлем. Башымны катырма. Кирәк икән, җәяү барырлар. Тик ятып симереп беткәннәр, дуңгыз кебекләр. Бар, шулай дип әйтте, диген.

Мнн шаккаттым! Минем котым алынды! Ничек теле бара аның? Ничек теле әйләнә? Ничек оялмый ул?!

Мин аңа каршы бер генә сүз дә әйтә алмадым. Минем авызым йомылды, телем тотлыкты. Кырт кына борылдым да, үземчә бик усал итеп:

– Хушыгыз! – дидем.

Ишекләрен шапылдатып яптым да. чыктым да киттем.

 

V

 

Мин авыл Советына кнтгем. Бәхеткә каршы, Галим абый шунда булып чыкты. Мин аңа үземнең хәлне сөйләп бирдем. Соломон Моисеевич турында тагын начар сүз ишетүдән куркып, монысында аны бөтенләй телгә дә алмадым. Күбрәк авыру балага, инфекция таралу куркынычына басым ясадым.

Галим абый сүзсез генә тыңлап торды да, өстал читенә суккалап алды, беравык уйланып утыргандай итте.

– Ярар, минем атны алырсыз, – диде. – Алмаш-тилмәш утырып барырсыз. Сез яшьләр җәяү тәпиләсәгез дә таманга килер.

– Минем үземә ничек тә ярый, Галим абый! – димен куанып. – Мин җәяү йөреп өйрәнгән.

– Шулайдыр, шулайдыр, – ди Галим абый. – Хәзер җигеп китерерләр. Әзерләнә торыгыз.

Мин йөгереп пунктка кайттым. Кайтсам, чоланда Улечка көтеп тора.

– Менә нәрсә, акыллым. – ди бу миңа. – Хәзер төш җитә. Без барыбер төшкә кадәр барып җитә алмыйбыз. Аннан тагын кире әйләнеп тә кайтасы бар. Соломон Моисеевич төшке ашны ашамый булдыра алмый. Мин үзебез белән коры-сары альш чыктым чыгуын. Шулай да Соломон Моисеевич аңа гына канәгать булмас.

– Аш пешерербез! – дидем мин. – Безнең зур чуен бар. Тутырабыз да шуны, пешерәбез. Итле аш!

– Тиз өлгермәс шул инде ул, – ди Улечка, үз-үзенә каршы килеп.

– Өлгерә, өлгерә! – димен мии.

– Ярар алайса. Күп булса, ике сәгать көтәргә туры килер. Анда инде көнне дә ачып җибәрер, бәлки. – ди Улечка.

Менә бәхет! Мин Соломон Моисеевичны кунак итәм! Дөнья кинәт үзгәреп китте. Ямьсез Улечка искиткеч матур булып күренде. Әлерәк кенә көлке ишетелгән «Улечка» сүзе ягымлы булып тоелды.

Шулай да бераздан мине борчу биләп алды. Борчу да түгел инде, болай гына, уйлану гына… Зур чуенда итле аш пешерергә ризалык биргәндә, мин кайбер нәрсәләрне уйлап җиткермәгәнмен. Алар бит биш-алты кеше. Таня белән мин генә түгел. Таня дигәннән, иртүк ул авылларга чыгып киткән иде. Төш вакытларына аның да кайтып җитүе мөмкин. Шулай булгач, ашны биш-алты кешегә генә дә түгел, алты-җиде кешегә пешерергә туры киләчәк. Каян җиткермәк кирәк аларга азыкны? Икмәк инде җитәр. Җитмәсә, күршеләрдән алып торырга була. Ә ит? Бозыла дип, мин итне өйдән күп алып килмәдем. Авылда мал-туар суючы бөтенләй диярлек юк. Суйсалар да, авылда сатмыйлар, Яңавылга алып китәләр. Анда кыйбатрак. Нишләргә? Тагын колхоз председателенә барыргамыни? Әллә Галим абыйгамы?

Улечка шунда миңа күпмедер акча сузды. Мин, хурланып, акчаны кире кактым. Шушы арада гына айлык эш хакы алган идем. Мин әле аны тотарга да кызгана идем. Үземә берәр яхшырак күлмәк алырмын дип саклый идем.

Бүлмәгә кердем дә, чемодан төбеннән шул акчаны алдым. Аннары икенче якка чыктым. Зөһрә әле кайтып китмәгән. Әлләни эше булмаса да, эшем кешесе булып, һаман шул шприцлары белән, шкаф пыяласының тузанын сөртү белән булаша.

– Зөһрә! – димен мин моңа. – Хәзер үк безгә биш кило ит табарга кирәк. Хәзер үк!

Тегенең ике күзе дүрт булды.

– Биш кило! – ди бу, кычкырып.

– Кычкырма шулкадәр, – димен мин. – Хәзер үк аш пешерергә кирәк. Әйт, кемдә ит бар?

– Белмим, – ди бу, сүлпән генә. – Шулкадәр мәшәкатьләнеп торганчы, чәй генә кайнатырга да бирергә.

– Син нәрсә! – димен. – Соломон Моисеевич чәй эчәмени? Ул бит синең белән мин түгел.

– Әллә кем дә түгел! – ди бу, кашларын җыерып. – Берәр дистә йомырка пешерергә була…

– Ничек инде ул әллә кем булмасын?! – димен мин. – Кыскасы, сатулашып тормыйбыз. Әйт, каян ит табарга?

– Каян табасың авылда юк итне? – ди бу.

– Ике бәясенә алабыз. Күпмегә булса да алабыз! – димен мин, йодрыктагы акчаны күрсәтеп.

– Туктале, алай булгач, – ди бу, уйланьш. – Әллә колхоздан сорап карыйсыңмы? Аларның булмый булмас. Тракторчыларга суялар алар.

– Юк, булмый! – димен, кырт кисеп. – Әле генә председательдә булдым. Бирмәс.

– Гайшә алаларга кереп карале, ул белми микән? – ди бу.

 

VI

 

Гайшә апалар безгә күрше йортта гына торалар. Без аларга әледән-әле йомыш белән кергаләп йөрибез. Кайчакларда Гайшә ала үзе дә керә. Кулы киселсә-нитсә йод сөрттерә, күзем кычыта дип, күзенә дару салдыра.

Кердем дә, Гайшә апага бер-ике сүз белән үземнең йомышымны сөйләп бирдем.

– Ит булмас ул хәзер авылда, – ди Гайшә апа. – Йөрүең генә калыр. Үзем берәр тавыгымны суйдырып бирерием дә, барысы да күкәй сала. Жәлрәк шул, апай. Быел тавык утыртмадым. Жәлрәк шул. Биш тавыкның берсен суйсаң, дүрт кала, дүртнең берсен суйсаң, өч кала.

– Бер тавык кына җитмәс, – димен мин. – Болай булгач, кимендә ике тавык кирәк. Минем акча бар. Артыгы белән түлим.

– Берсе дә җитеп торырые әле аның, – ди Гайшә апа. – Син инде ачуланма. Кара, ник Зөһрәләрнең үзләреннән сорап карамайсың? Аларның тавыклары күптер. Нык тормышлы кешеләр бит алар.

Гайшә апаның сүзләре миңа бик дөрес булып тоела. Чыннан да, ник баш ватарга? Күптән шулай итәсе калган!

Гайшә алалардан чыктым да, пунктка кереп тә тормастан, чаптым Нәсимә апаларга. Чаптым дигәч тә, кая ул чабу! Аяк асты пычрак. Аякта тишек-мишек танкетка. Әледән-әле таеп китәм, егылмас өчен берәрсенең урам яктагы бакча коймасына тотынып-тотынып алам. Үземнең күзгә ак-кара күренми: кем белән очрашканымны да, кая барганымны да рәтләп белмим. Барам да барам.

Нәсимә апаларга барып кердем. Хисам абыйдан. Зөһрә белән сеңелесе Сәлимәдән башкалары барысы да өйдә. Нәрсә булды икән дигән сыман, аптырашып карап торалар миңа. Мин еш-еш тын алам, тиз генә аңлатып сөйләп бирергә тырышам.

– Тавык кирәк, Нәсимә апа, – димен. – Итле аш пешерәбез, Нәсимә апа. Күпме сорасагыз да бирәм!

Шулай дигән булам да, көлеп җибәргән булам, борынны тартып алам, маңгай чәчләрен төзәткәлим.

– Нинди тавык? – ди Нәсимә апа. – Зөһрә нишләп ята анда? Эшегез беткәндер ич?

– Райздрав килде, врачлар килде. Яңавылдаи, – димен.

Мәсьәләне аңлап алгач, Нәсимә апа кисәк кенә тынып калды. Күреп торам, бик үк риза буласы килми.

– Ярамаган кайнар су! – ди. – Кайнатыгыз да бирегез. Юкка мәшәкатьләнеп… Бетмәс андай килүче-китүче…

– Начальникка һыу эсерергә ярамас, – дигән була Рафика апа, юаш кына елмаеп.

– Үзем өчен түгел бит, Нәсимә апа, – димен, ялварып.

Минем кинәт үз-үземне кызгандырасым килеп китте, тыным кысылгандай булды. Шул ук вакытта котым алынып уйлап куйдым: «Болар да бирмәсә. кемгә барырмын? Берни барып чыкмаса, нинди хурлык!» – димен.

– Бер тавыктан ни булган да, ни калган, – диде шул чакны Фәгыйлә апа, сүзгә кушылып. – Суйдырып бирергә кирәк, әнкәй.

– Минем тавыкларым симез, – ди Нәсимә апа, миңа карамыйча гына.

Фәгыйлә апа белән Рафика апа икесе берьюлы көлеп җибәрделәр. Мин, Нәсимә апаның ачуын китерүдән куркып, тыелып калдым.

– Күрше тавыгы гына симез була торганые, – ди Фәгыйлә апа, көлә-көлә.

– Ярар, авызыгызны җырмагыз! – ди Нәсимә ала, ачуланып. – Сезгә көлке. Карарга дигәндә, берсенең дә кузгаласы килми. Теге койрыкның өйгә кайтып кергәне дә юк.

Кем турында сүз барганын мин шундук аңлап алдым. Билгеле, Зөһрә турында. Сәлимәне әле телгә алмыйлар. Ул – укучы.

– Үзең өйрәтәсең, – ди Фәгыйлә ала. – Ул бит безне тыңламый, сине генә тыңлый.

– Тыңлайсыз сез! – ди Нәсимә апа, пыранлап. – Минем күзем йомылса, иркенләп калырыегыз да. күзем генә йомылмай.

– Миңа бодай да иркен, – ди Фәгыйлә апа.

Ул моны тиргәшмичә генә әйтә. Җиңелчә шаяртып кына. Үзе шунда Рафика апага күз кысып ала.

– Әсәй, кешене көттермә иңде, – ди Рафика апа каенанасына, юаш кына.

– Үзем өчеп булса… миңа барыбер дә соң… – дигән булам мин, үзалдыма сөйләнеп.

Нәсимә апа кирелеген җиңде, өстенә иске бишмәтен киде дә, тышка чыгарга җыена башлады.

– Аны әле тотасы да бар, – диде, сукранып.

– Әйдәгез әле, тотып бирик шул мур кыргырыны! – диде Фәгыйлә апа. күңеллеләнеп.

Без шаулашып тавык тотарга чыгып киттек.

 

VII

 

Кычкыртып бер симез тавыкны тотып та алдык. Нәсимә апа тавыкның ике канатын каерып кулына тотты да, зур галошларын өстерәп, күрше картларга кереп китте. Бераздан күрше карты белән аллы-артлы лапаска китеп барганнары күренде. Күп тә үтмәде, анда, лапас астында ак тавыкның тамак ярып бар көченә кычкырганы ишетелде. Озак кычкыра алмады – тавышы өзелеп, кисәк кенә тынып калды.

Нәсимә апа тавыкны әштер-өштер генә йолкып бирде. Кул очына гына тоттым да, чаптым тагын да урам буйлап. Күңел шат, горур. Кайтам ләбаса тар урамны киң итеп.

Мин кайтып кергәндә, сәгать унике тулган, беренче китеп бара. Соломон Моисеевич белән хатын-кызлар һаман безнең бүлмәдә утыралар. Өстәл тирәсен әйләндереп алганнар да, дөньяларын онытып, рәхәтләнеп кәрт сугалар. Минем тавык күтәреп кайтып кергәнне күрделәр дә, дәррәү кубып шаулашырга, ура кычкырырга тотындылар.

– Молодец, Саҗидә! – ди Соломон Моисеевич, барысын да уздырып.

Мондый мактау сүзенә минем түбәм күккә тиде. Кыюланып, Соломон Моисеевичның матур кара күзләренә карыйм, көләм, елмаям.

Чуендагы су инде кайнап чыккан. Тавыкны бер кат пешекләдек тә, шул көе чуенга салдык. Аннары тегесен-монысын әзерләргә тотындык. Бәрәңге әрчедек. Гайшә апалардан куна тактасы, уклау алып чыгып, камыр җәйдек. Без дигәч тә, Зөһрә белән икәү эшлибез. Кунаклар һаман кәрт сугалар, көлешәләр, шаулашалар. Бары Мәдинә апа гына шауламый, уенга да катышмый. Безнең янга килеп булышкандай итә, тегесен-монысын сораштыра.

Шулай әзерләнеп ятканда, минем янга тагын Улечка килеп җиткән. Серле генә итеп, бу мине икенче якка чакырып чыгарды да:

– Акыллым, – ди, пышылдап, – булгач булсын инде, тавык янына бер ярты куймый ярамас. Соломон Моисеевич кайчагында салырга ярата.

Нәрсә әйтәсең инде моңа? Мин бик шат. Соломон Моисеевич өчен булгач, икеләтә, өчләтә шат.

Тагын бу миңа акча сузды, бар әле, тиз генә кибеткә барып кил, ди.

– Сез минем кунаклар, мин – хуҗа, – дидем мин эре генә, акчаны кире кагып.

Онга-камырга буялган кулларымны юдым да, кечкенә сумканы кулга элдердем дә, чыгып киттем кибеткә. Аракы сорагач, сатучы миңа сәерсенеп карады.

– Начальство өчен. Яңавылдан килделәр, – дигән булам, никтер акланган сыман.

– Ярый торган эш, – ди сатучы. – Алар майлаганны ярата.

Ярты литр ак белән ярты литр кызылны алдым да, кайтып та киттем.

Тиздән аш җитеште. Аш җитешүгә генә диярлек Таня кайтып керде. Аны шаулашып каршы алдык. Шуннан соң Гайшә апалардан барыбызга да җитәрлек табак-савыт алып чыктык, бердәнбер өстәлне җайлап бордык та, кунакларга ике яклап утырырга куштык. Мин Таня белән аш бүлдем, табын әзерләдем, Улечка стаканнарга, йомрыларга аракы агызды.

– Хуҗаны – түргә! Соломон Моисеевич янына! – диделәр кызлар, чыркылдап.

– Кил, кил монда! – ди Соломон Моисеевич, өстәл аша миңа кулын сузып.

Шатлыктан, дулкынланудан кисәк кенә башым әйләнеп китте. Үзем карышкан булам, ник карышамдыр – үзем дә аңламыйм. Мии карышкан саен, кызлар ныграк кычкыралар, кыстыйлар. Кулдан тарткалап диярлек, мине шулай да Соломон Моисеевич янына утырттылар. Улечка һәркемгә үз алдындагы стаканын, йомырысын алырга кушты. Соломон Моисеевич ниндидер тост әйтте, кызлар тагын көлештеләр. Улечка эчәргә кыстады.

Соломон Моисеевич яртылаш аракы салынган стаканын җитез генә күтәрде дә авызына каплады. Эчкәндә аның ефәк галстук төене кыймылдап-кыймылдап куйды.

– Эч, Саҗидә, берни булмас! – диде бу, минем аркадан сөеп. – Мин монда. Үзем рөхсәт итэм.

 

VIII

 

Мәҗлес бик күңелле узды. Барысы да бик канәгать булдылар, көлделәр, шаян сүзләр әйтештеләр. Күбрәк Соломон Моисеевич көлдерде. Без барыбыз да аның авызына гына карап утырабыз. Берәр сүз әйттеме, аны-моны карамыйча, шыркылдашырга гына торабыз.

Мин бөтенләй диярлек эчмәдем. Шулай да нишләптер исергәндәй булдым. Миңа кинәт бик кызык була башлады. «Соломон Моисеевич мине Улечкага караганда ныграк ярата», – дип уйладым мин күңелемнән. Ул вакытта мин үземне әйтеп бетергесез дәрәҗәдә бәхетле итеп сиздем.

Ашап туяр алдыннан гына, кемдер шоферны исенә төшерде.

– Их, алданрак әйтмәгәнсез! – дидем, өтәләнеп.

Плитә өстендә утырган зур чуенны аударып караган идем – ашның тамчысы да калмаган! Миннән шаулашьш көләргә тотындылар.

– Улечка, берәр йөз грамм чыгарып бир, җылынсын, – диде Соломон Моисеевич.

Улечка урыныннан торды, стаканга яртыдан күбрәк аракы агызды. Бер кулына бер телем икмәк, икенче кулына стаканын тотып, тышка чыгып китте. Без, тын калып, кызыксынып, Улечканың кергәнен көтә башладык.

– Йоклап киткән, – диде Улечка кергәч, буш стаканын өстәлгә куеп. – Тагын яварга тора, нишләрбез икән, Саша?

– Икенче тавык суярга кушарбыз! – ди Соломон Моисеевич.

– Икенче тавык пешкәнче әллә барып кайтабызмы соң? – ди Улечка. – Сәгать өч тула. Бүген өлгермәвебез мөмкин.

– Мин һәрвакыт әзер! – ди Соломон Моисеевич.

Шулай диде дә бу, миңа карап алды. Мин аның нәрсә әйтергә теләгәнлеген сүзсез дә аңлап алдым. Табак савытны Зөһрә белән Таняга юарга куштым да, авыл Советына кереп кереп киттем.

Ат туарып куелган. Кештерт-кештерт китереп атлыктан печән ашап тора. Авыл Советы дежуры миңа мыгырданып адды: Куштирәккә барасы кеше шушы вакытка каламыни, диде, аннан әле әйләнеп тә кайтасы бар, диде. Шулай да атны җикте, дилбегәне миңа тоттырды да, фәлән вакыттан да соңга калмагыз дип, капка төбенә чаклы озата килде.

Минем ат тотып кайтканны күреп, пункттан бер-бер артлы кунаклар чыкты. Мин, өйгә кереп, аягыма бота, өстемә плащ кидем.

Чыксам, тарантасны уратып алганнар да, нәрсә турындадыр сүз көрәштерәләр. Кемнәр иң әүвәл утырып барырга тиеш дигән мәсьәләне хәл итәләр икән.

Ат яхшы булса да, тарантас бәләкәй – алты кешене күтәрерлек түгел. Аннары тарантаска алай төялеп тә йөрмиләр ләбаса.

Кызлар үзара сүз озайткан арада, Соломон Моисеевич беренче булып менеп тә утырды.

– Ярый, кызлар, сез сатулаша торыгыз, мин китә торыйм, – диде. Дилбегәне алды да, атка кагып та җибәрде. – Кем утырырга тиешлеген килеп әйтерсез! На-а!

Ат кузгалып китү белән, Соня бер яктан, Улечка икенче яктан тарантаска килеп утырмакчы булдылар. Соломон Моисеевич артына карап бер елмайды да, кул болгады. Китте да барды. Кызлар беркадәр җир йөгергәндәй иттеләр дә, кала-кала артка калдылар.

Шулай көлешеп-шаярып без юлга чыктык. Мин утыру турында уйламадым да. Җәяүләп мин хәзер әллә кайларга барырга әзер. Тик алдан Соломон Моисеевич кына барсын!

Авылны чыккач, ул безне көтеп адды, артына борылды да, елмаеп:

– Ягез, кызлар, кем куып җитә? – диде.

Соня кыланып йөгереп караган булды. Соломон Моисеевич шундук атын куарга тотынды. Бераз гына чаптырды да, тагын атлатып бара башлады. Без, пычрак юлда ләпек ярып, шат, көр күңел белән, батырларча аның артыннан атладык.

 

IX

 

Көн болытлы. Дымсу. Ике якта да сөрелгән кара жирләр җәелеп ята. Тракторлар юлны сөрдереп киткәннәр. Юл әле тиешенчә тапталмаган. Тарантас тәгәрмәченә калын булып ләпек урала, аякларга ләпек сылаша. Күгәрерлек тә түгел.

Соломон Моисеевич тарантаска кырын-ярын яткан. Әледән-әле безнең якка карап ала, елмаеп берәр нәрсә әйтеп куя. Аның шулай безгә бер елмаеп каравы була, тилеләр кебек, без шундук көләргә тотынабыз. Ни өчен көлгәнебезне үзебез дә аңламыйбыз. Техникумда укыганда безгә бер укытучы әйткән иде: биш минут көлү ике сәгатьлек ялны алыштыра дигән иде. Күрәсең, дөрестер. Мин ул көнне унике чакрым җир барып, тамчы да арымадым.

Таш юлга чыккач, Соломон Моисеевич безне көтел алды. Мәдинә алага үзе янына утырырга кушты. Мәдинә апа утырмады: «Рәхмәт, мин җәяү йөрергә яратам», – диде. Соломон Моисеевич тагын берүзе кузгалып китте. Киткәндә артына борылды, уч төбен үпте дә, сау булыгыз дигән сыман, безгә кул болгады.

Атка үзе генә утырып ул, билгеле, дөрес эшләде. Әгәр дә мәгәр безнең берәребез утырса, икенчебез үпкәләр иде. Үпкәләмәсә дә, хәтере калыр иде. Ул әнә үзенең Улечкасын да утыртмады. Кем белә бит әле – үзенеке микән? Күрәсең, түгелдер. Кеше сүзе генәдер. Ул, ахрысы, чынлап та мине ярата. Ихластыр менә, шулай, ахрысы!

Шулай үз алдыма хыялланып, күзем маңгаема менеп бара идем, көтмәгәндә ниндидер чокырга батып киттем. Бу вакытта инде без, таш юлдан чыгып, ниндидер болынлыкка килеп кергән идек. Безнең юлны аркылы кисеп, ниндидер су агып ята. Су тирәсе баткак, сазлык. Башкалар җиңел генә чыгып китте, мин ничектер карамыйчарак калдым. Уң аяктагы бота сазга керде дә китте.

Тартам-тартам – һич алып булмый. Үзем көлам, үзем кычкырам. Барысы да миңа борылып караганнар. Алар да көләләр, шаярткан булалар. Гөнаһың күп, ахрысы, шуңа күрә баттың, диләр. Җир йота хәзер, васыятьләреңне әйтеп кал, диләр. Үзләре минем янга җыела башладылар. Соломон Моисеевич та атын туктатты, сикереп җиргә төште. Карасам, туп-туры минем янга килә! Аягында яхшы кызыл туфли, шакмаклы чалбары әйбәт итеп үтүкләнгән. Пычракны уйлап та бирми – килүен белә! Килеп җитте дә, кулып сузып:

– Бир кулыңны! – диде.

Кулны сузарга да итәм, кыюлык та җитми. Суздым исә, никтер егылып китәрмен төсле.

Мин шулай икеләнебрәк торган арада, Соломон Моисеевич ике куллап минем билдән кысып тотты да, күз ачып йомганчы, күтәреп тә алды. Мин кинәт хәлсезләнеп калдым. Беркайчан да булмаганча хәлсезләнеп, йомшап калдым. Мин аны шулкадәр көчледер, үземне шулкадәр җиңелдер дип һич тә уйламаган идем. Юан дип мин үз-үземне юкка гына кимсетәм, ахрысы. Чынында мин бик нечкә, бик җиңел бугай.

Шулай мине күтәрде дә, бер-ике адым читкәрәк алып куйды. Аягыма басыйм дигән идем, бота ләпектә торып калган! Китте чыр-чу, китте көлеш!

Соломон Моисеевич мине инде ычкындырып өлгергән иде. Мин аягымны югары күтәрдем, чайкалып киттем. Ярый әле янда гына Улечка бар идее, ана тотынып калдым.

Ул арада Соломон Моисеевич, иелеп, ләпектән сыңар ботаны тартып алды.

– Соломон Моисеевич Саҗидәне кул очында гына йөртә!

– Өрмәгән җиргә дә утыртмый!

– Тикмәгә генә түгел бу, нидер бар монда! – диештеләр кызлар, шаяртып.

Мин аларның уйнап сөйләнгәннәрен бик яхшы аңлыйм, шулай да тиле күңел нишләргә белми: үсенә, җилкенә.

Комментарий язарга