Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 7нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 7нче бүлек

Яшькә дә, буйга да ул минем чама. Ләкин, миңа капма-каршы буларак, искиткеч җинел сөякле. Нечкә билле. Төскә-биткә матур, бик матур. Нәфис кара кашлар, кыю кара күзләр. Җыйнак кына, матур гына борын.

Иреннәр дә җыйнак, матур. Чокырланып торган ирен асты, түгәрәк кенә ияк. Маңгае гына бераз тәбәнәк сыман. Аннары калку, тулы күкрәк. Кашлары, күзләре аеруча матур. Шәрә беләкләре кояшта янган. Тулып, күзгә бәрелеп тора.

Өстенә авылчарак тегелгән алсу штапель кофта кигән. Җиңе, кыска булса да, терсәккә җитеп тора. Анысы бик үк килешле түгел. Аннары – кара трико юбка. Юбкасы нечкә билен тагын да нечкәртеп күрсәтә. Аягында биек үкчәле кара туфли. Чәче кистерелгән, шпилькалар белән тоттырып, артка җыеп куелган.

Әллә минем Тау-авылга барганны белгәнгә күрә, әллә үз-үзен чамадан тыш кыю тотканга, беренче караштан ук ул миңа ошамады.
Кем белә, бәлки, бераз гына көнләшү дә булгандыр.

– Сез кем буласыз соң? – дидем мим, ашавымнан туктап.

– Мин Зөһрә булам, – диде кыз җиңел генә. – Мин пунктта санитарка булып эшлим. Әле әйтмәдем дә мени? Менә мин инде ул Зөһрә… сезнең санитарка!

Без сөйләшеп киттек. Мин аннан пункт хәлләре турында, минем киләчәк эшемә кагылышлы кайбер нәрсәләр турында сораштырдым. Зөһрә әйтте: мин инде монда дүртенче ел эшлим, диде, шушы дәвер эчендә, өч фельдшер алышынды, менә сез дүртенчесе, диде. Баштарак ул шулай «сез» дип эндәште, аннары, ияләшә төшкәч, «син»гә күчте.

Минем белән ул бер дә санитарка булып, миңа буйсынган кеше булып сөйләшмәде. Үз-үзен ул миннән зуррак, өстенрәк итеп тотты. Ничәнче елгысың, диде; кайдан килдең, кайда укыдың, диде; әтиең-әниең бармы, Яңавылда йортыгыз кайсы урамда, ничәнче номер, диде. Шуннан соң Уфа турында, шәһор тормышы турында сораштыра башлады.
Баштарак аның өстенлегенә эчем пошса да, Уфа турында сорагач, шундук ачылып киттем. Зөһрә дә күз алдында үзгәрде. Йотлыгып, авызга керердәй булып тыңлый!

– Эх, ятабыз инде шушында әрәм булып! – диде бу, көрсенеп. – Кеше кебек, ичмасам, читкә дә китеп булмады.

«Чынлап та, авылда әрәм булып ята шундый чибәрлеге белән», – дип уйлап куйдым.

– Ничә класс бетердең соң? – дидем.

– Кая инде ул! – диде Зөһрә, кулын селтәп. – Җиде… Аның белән кая барасың? Авыл капкасыннан чыгарга да ярамый.

– Әзрәк шул, – дидем мин. – Ник, шулай да техникумга керергә тырышып карарга була.

– И, уку белән дә берни кырып булмый инде хәзер, – диде Зөһрә, үзенә-үзе каршы килеп. – Әнә, бездә әле унны бетергәннәр дә беркая китә алмый йөриләр… чабата киеп… тирес түгеп…

– Сездә әле дә чабата кияләрмени? – дидем мин.

– Кимиләр дә соң. Итек кисә дә чабата кебек инде ул. Кайсы тракторда эшли, кайсы фермада. Берсе – бригадир ярдәмчесе. Көтүче кебек. Белемем булса, шушында чиләнеп ятырыеммы соң мин!

«Минемчә уйлый бу!» – дидем мин үз-үземә. Ә мин барыбер монда чиләнеп ятмаячакмын. Җай чыгу белән, Яңавылга сыпыртачакмын. Инде икеле-микеле уйланып торасы юк. Янавылда больницада эшләрмен дә тагын Уфага, я Казанга юл тотармын. Монысында инде институтка. Туп-туры институтка!

photo20170420-11970-jt5h2r

Зөһрә чыгып китәргә ашыкмады. Минем янда эше булмаса да, тәрәзә пәрдәләрен сыпырыштыргалап, өстәлдәге графинны бер урыннан икенче урынга күчергәләп, тегесен-монысын сөйләнгәләп, һаман минем янда булды. Мин ашамлык төрелгән кәгазьне читкәрәк алып куйдым. Үзеңнең санитаркаң алдында, ярлы кеше кебек, суык бәрәңге ашап утырмассың лабаса!

Шуннан сон чемоданнан үземнең китап-дәфтәрләрне, бер-ике күлмәгемне алдым. Әй­берләремне тәртипкә китерә башладым.

—Их, карыйм әле!—диде Зөһрә.

Күлмәкләрнең берсен минем кулдан тар­тып диярлек алды да, сүтеп яктыда карарга да тотынды. Аның нинди материядән тегелүе­нә игътибар итте, ничә метр китүен, ничә сум­га төшүен сорады. Тегелешендәге кайбер яңалыкларны күреп алды. Берсен карап бе­терде дә, икенчесенә тотынды. Анысын да җәеп җибәрде, үзенә үлчәп карады. Метрлар, сумнар турында сорашты. Уфада хәзер ничег­рәк киенәләр, диде. Фәлән апа Чиләбедән кайткан, аның күлмәге фәләнчә тегелгән, дип такылдап алды.

Күлмәк турында аның шулкадәр фәлсәфә сатуы миңа бер дә ошамады. Киемсалым, мода турында сөйләшү ул, минемчә, надан­лык, мещанлык. Мәктәптә безне шулай өй­рәттеләр. Мода турында, киенү-ясану турын­да элек бай хатыннары, бай кызлары гына сөйләшкәннәр. Чөнки аларның башка эшләре булмаган. Ал арга менә минем кебек фельд­шер булырга да туры килмәгән, башка төрле мәктәптә укырга да туры килмәгән. Чын ке­ше, алдынгы карашлы совет кешесе, минем­чә, бары тик уку турында гына, илгә, халыкка хезмәт итү турында гына уйларга тиеш.

Күлмәкләр турында сүз булып алгач, Зөһ­рәне ошатмау тойгысы яратмауга әйләнде. Аның белән бөтенләй сөйләшәсе килми баш­лады.

—Берәрсендә үтүк юк микәң?– дидем шулай да.

Ярар, хәзер,– диде Зиһрә.

Күз ачып йомганчы, ул кемнәндер үтүк алып чыкты. Кайдан күмер алырга, кайда кыздырырга, ничегрәк үтүкләргә икәнлеген аңлатты да:

—  Мин киттем. Клубны җыештырасым бар. Мин бит клубта да эшлим. Заф булып, — диде.

Ничек килеп кергән булса шулай ук ял кына чыгып та китте.

 

Комментарий язарга