Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 5нче бүлек

«Мөдир Саҗидә»  5нче бүлек

Ишекалга керү белән беренче булып күзгә ташланган нәрсә шул булды: ишек төбенә үк диярлек киселмәгән утын аударып ташлаганнар. Шунда юан гына бер агачта тәмәке көйрәтеп бер агай утыра. Уртача яшьләрдә.

Озынча ябык битле, төскә ямьсез. Өстенә ак буй төшкән яшел штапель күлмәк кигән. Чалбары кара, таушалып беткән. Яланбаш. Аягында сандали. Мин капкадан килеп кергәч тә, бу мине җентекләп күздән кичерде. Күзен дә алмыйча, минем үзе янына килеп җиткәнне көтеп тора башлады. Аның шулай текәп каравын сизгәнгә күрә, үземне бераз уңайсыз тоеп, әкрен генә ишек төбенә якынлаштым. Килеп җиттем, әйберләрне җиргә куйдым да, елмаерга тырышып:

– Исәнмесез, – дидем.

– Исән генә, – диде агай.

Шулай диде дә, буылып ютәлләргә тотынды. Ютәлләп туктагач, яңадан тәмәкесен суыра башлады.

– Эчләрне актара инде, дошман, – диде.

– Чистый теңкәне корытты.

– Салкын тидердегезмени? – дидем мин, кызганган булып.

– Күптән инде… тарта башладыммы, өзгәли генә…

– Ташлап булмыймыни?

– Булмый шул. Ташлыйсы да килми. Тартсаң, кайгылар басылып китә.

Минем сүз озайтып торасым килмәде. Шундый фикердәге кеше белән ничек сөйләшәсең? Файдалы дип уйлый икән, тарта бирсен! Тартуны гына түгел, эчүне дә файдалы дип уйлый, ахрысы, ул. Йөзе таушалган, күз төпләре күгәргән, бит очлары ямьсез булып кызарып тора… Мин ишеккә карап алдым. Ишектә – йозак.

– Болар юклар икән, – дидем, үзалдыма сөйләнеп.

– Нәрсә, эшкәме? – диде агай, аз гына да гаҗәпләнү белдермичә.

– Әйе, эшкә, – дидем мин, елмаеп.

– Алай икән.

– Пункт мөдире итеп җибәрделәр, әле генә Равил дигән егет китереп куйды… ат белән…

Бу турыда әйткәч, агайда миңа карата хөрмәт хисе уяныр дип көткән идем, ләкин минем мөдир булуыма аның әз генә дә исе китмәде. Ашыкмыйча гына тәмәкесен сүндерде дә, чалбар балагындагы мамык кисәкләрен сыпыргалап төшерде.

– Һе, алай икән, алайса, – дигән булды, – Түлке, авылы начар шул, сеңнекәш. Авылыннан бигрәк, начальствосы яман.

– Сез шушы авылныкымы? – дидем мин.

– Юк, мин читтән килгән кеше. Укытучы мин.

– Укытучы? –дидем мин, исем китеп. Шундый кыяфәттәге укытучы була алуына минем никтер ышанасым килмәде.

– Бу авылда өч ел эшләдем инде, – диде агай. – Менә быел эшләмәячәкмен. Кампликтавание вакытында исемлектән төшереп калдырганнар.

– Ни өчен?

– Мин дөреслекне сүләргә яратам – шуның өчен, – диде агай, үртәлеп. – Дөресен сүләгән кешегә монда тынгы юк. Ялагайлансаң, ярарга тырышсак, майда йөзәсең. Мин андый түгел. Директор белән тыныша алмадык. Булмады. Турысын әйткән – туганына ярамаган. Шулай. Авыр булыр сиңа монда. Кырыкка бөгәрләр. Кәтлит ясарлар.

– Мин бит мәктәп директорына буйсынмыйм, – дигән булдым. – Авыл Советына буйсынам.

– Алары мәктәп директорыннан да яманрак. Әнә пунктның сарае буш тора. Шунда сыер кышлатканыем, җанымны ашадылар шуның өчен.

– Сез кайда торасыз соң? – дидем мин.

– Менә… пунктның икенче ягында, – диде агай, теләр-теләмәс кенә, – Аннан кысрыклап чыгармакчы булдылар – чыкмадым. Мин андай түгел. Кая чыгаем мин аннан? Бала-чага, хатын… Хатын эшләмәй. Берүзең тырышкан буласың, дөнья артыннан куган буласың. Ул синең якаңнан эләктерә дә ала. Да, сеңнекәш. Мин әле аннан чыкмаймын! Мин әле Уфага барам. Яңавылда да ышаныч юк. Сине инде акыртып җылатачаклар алар.

Ул шулай зарланган саен, минем эч поша, күңел төшә бара. «Ник килдем мин монда?» – дип үкенеп тә куям. Тизрәк бу агайдан аерылып та китәсе килә, йозакны ачтырасы, эчкә керәсе, үзеңне эш урынында итеп күрәсе килә. Агай белән шулай күңелсез темага гәп сатып торганда, урам якта пункт турысына ниндидер ат килеп туктады. Икебез дә шул якка борылып карадык. Капкадан унөч-ундүрт яшьләрдәге бер малай килеп керде. Йөзе борчулы. Ашыкканлыгы, курыкканлыгы әллә каян күренеп тори. Мөгаен, бер-бер хәл булгандыр. Безнең янга килеп җитте дә бу, башта бикле ишеккә, аннары безгә карады.

– Бырачлар кая икән? – диде.

Мин, җавап көткән сыман, агайга карадым.

– Ник кирәк бырач? – диде агай, ашыкмыйча гына.

– Җиңгәй бәбәйгә чирләде, – диде малай, еларга җитешеп. –Тиз генә кушарка алып килергә куштылар. Кайда торалар алар? Өйләре кайда? Пунктта булмаса, өенә барып ал, дип җибәрделәр.

– Алар юк, энекәш, – диде укытучы, кемнеңдер бәбәйгә чирләвенә әз генә дә исе китмичә. – Кушарка бүгеннән башлап эшләмәй. Иртәгә эшен тапшырачак. Менә монда берәү бар да…

Ниндидер җансыз әйбергә күрсәткән сыман, ул миңа төртеп күрсәтте.

– Апа, әйдә тизрәк! – диде малай.

Мин, билгеле, «кушарка» түгел, мин – мөдир. Белемем буенча, мин – фельдшер, ягъни, мин – терапевт, хирург, невропатолог, күз-колак-борын авырулары белгече. Мин – универсаль. Авылда нинди чирле бар, барысын да мин карарга тиеш. Ләкин килмәгән «кушарка»ны көтеп торып булмый бит инде! Тиз дигәннәр, хәзер үк алып кил дигәннәр… Тик мин әле пунктка аяк та басмаганмын! Мин әле эшне дә кабул итмәгән, кемгә дә булса күренмәгән дә. Нишләргә? Шушы минутта үз гомеремдә беренче мәртәбә чын-чынлап җаваплылык дигән нәрсә тойдым. Кеше өчен, кешенең язмышы өчен җаваплылык тойдым. Ни генә булмасын, малайны кире борып җибәрергә минем хакым юк. Димәк, эш сәгате шушы минуттан башлана.

– Ярар, барырбыз, – дидем малайга.

Аннары агайга борылдым да:

– Пунктның ачкычы кемдә икән? – дидем.

– Минем катынга әйт, – диде агай, пунктның үзләре тора торган ягына ымлап.

Мин ашыгып урынымнан кузгалдым. Ишектән миңа каршы тәбәнәк буйлы, юан гына, түгәрәк кенә бер хатын килеп чыкты. Ул, ахрысы, безнең сөйләшүне ишетеп торган. Хатын миңа бүрәнә ярыгыннан ачкыч алып бирде. Ишекне ачтым, эчкә кердем. Килеп керү белән, борынга дару исе бәрелде. Бүлмә эче салкынча гына, тыныч. Бөтен җир ялт итеп тора. Чебен юк, ни юк. Идән ап-ак итеп юылган. Тиешле җиһазлар барысы да үз урынында. Монысы – кабул итү бүлмәсе. Ишек төбендә тагын көтеп тору бүлмәсе бар. Такта стена артында – өченче бүлмә. Анда ике тимер карават тора. Караватлар арасында – кечкенә өстәл. Урындыклар. Ишек төбендә мич, юынгыч… Монысы минем тора торган бүлмәм булачак. Тимер караватка чемоданымны куйдым да, чемоданнан үземнең студент чакта киеп йөргән ак халатымны алдым. Аны кечкенә сумкага салдым. Аннары, икенче якка чыгып, тумбочка өстендә торган чирек литрлы шешә белән йод алдым. Шунда ук бинт кисәге белән кайчы да табылды. Ишекне бикләп, ачкычны билгеле ярыкка куйгач, арбага чыгып утырдым. Юл мине тагын каядыр алып китте.

2846a3a307b2a037250c0e09d2191db0--russian-landscape-landscape-paintings

6 бүлек

Колхоз идарәсе янындагы тыкрыктан бәләкәй урамга чыктык. Малай атны туктаусыз куып бара. Менә соңгы йортлар да артта калды. Мин яңадан кырда-яланда. Як-якта кукуруз басуы. Миңа әле булса мин Равил белән барам кебек.

– Без кая барабыз соң? – дип сорыйм шулай да бераздан.

– Тау-авылга, – ди малай.

Андый авылны мин беренче мәртәбә ишетәм.

– Еракмы соң ул? – димен.

– Моннан өч-дүрт чакрым, – ди малай.

«Минем өчен ат җибәргәннәр бит әле!» – дип уйлап алам, шатлык хисе тоеп. Шул ук вакытта шүрләгәндәй дә булам. Ышанырлармы, артык яшь димәсләрме? Ярый әле мин Галия кебек кечкенә гәүдәле түгел. Галия… Ниләр генә эшләп ята икән инде минем Галиякәем? Ахирәтем. Күптән инде аннан хат алган юк. Вакыты юктыр. Нинди бәхетле ул! Минем менә шулай арбага утырып барганны күрсә, нәрсә дип әйтер иде икән? Ара никадәр ерак, шулай да мин аны үз янымда итеп тоям. Аның җанга үтеп керә торган ачулы күз карашын тоям, шелтәле сүзләрен ишетәм. Аның ачулы йөзен күз алдына китерү дә мине тетрәнергә мәжбур итә. Менә кем булырга кирәк мина! Галия кебек. Какшамас, буйсынмас Галия кебек. Тимер рухлы, чыдам Галия кебек… Ин авыр минутларымда, мин һәрвакыт аны искә төшерәм, аңа охшарга тырышам. Тик менә шунысы яман – үземә авыр булмаган чакларда, мин аның турында уйламыйм да. Мин, күрәсең, бик начар кешедер. Минем әле һаман да үземдәге алама якларны тулысынча бетерә алганым юк. Күрәсең, капитализм калдыгы миндә ныграк сакланадыр. Ник? Каян белим мин аны?! «Туктале, ник шүрлим соң әле мин? Чыннан да, батыр булырга кирәк! Батыр булырга!..» – дип уйлыйм үзем, күңелне күтәрмәкче булып.

Күп тә үтмәде, Тау-авылга барып та җиткәнбез. Безнең килгәнне ерактан ук күреп торганнар, ахрысы. Каршыдагы йорттан бер апа килеп чыкты.

– Килдегезме? Әйдәгез, әйдә, бик вакытлы килеп җиттегез, – диде апа, безне каршылап.

– Син, Фәрит, ерак китмә. Йомышка кирәк булырсың.

Мин апа белән исәнләштем дә ишегалга уздым, ниндидер иске галошлар янында тузанлы танкеткамны салып, өйгә кердем. Мин килеп кергәндә, йөкле хатын куллары белән эчен тотып, ух-вах килеп, ишекле-түрле йөренеп тора иде. Агарынган, ябыккан булса да, үзе болай яшь, таза күренә. Шунда ук сандык өстендә, озын күлмәгенең җиңнәрен сызганып үзенчә бик эшчән кыяфәттә, мөлаем гына бер әби утыра.

– Исәнмесез, апа. Хәлләрегез ничек? – дидем мин.

Авыру хатын урынына эби җавап бирде.

– Әйбәт бара, балакаем, Аллага шөкер, дөрес бара, – диде.

Кирәк булса миңа булышмакчы булып, әби җитез генә урыныннан торды. Мин сумкадан халатны алып кидем. Күңелемнән үзем шунда уйлап куйдым: мөгаен, бу карчык кендек-әбидер, дидем.

– Авыр шул, апай… Кайчаннар гына котылырмын инде, – диде йөкле хатын, көрсенеп.

Мин аңа караватка ятарга куштым. Яткач, колагымны куеп, баланың йөрәк тибешен тыңладым. Шуннан соң апаның исем-фамилиясен сорадым, тегесен-монысын сораштым. Исеме Рәмзия икән, утыз өч яшьтә. Тракторчы булып эшли икән. Ике баласы бар икән. Балаларының икесен дә өйдә тапкан. Җиңел тапкан. Тапкач тиз савыккан, озакламый тракторда эшли башлаган. Йөкле хатынны караштырган-сораштырган арада, өйгә теге безне каршы алган апа килеп керде. Керде дә, миңа карап:

– Ничегрәк, апай? – диде.

– Монда гына котылыр микән, әллә Йөгәмәшкә алып барырбыз микән?

– Дивана булдыңмы әллә?! – диде кендек-әби, ачуланып. – Шушы хәлендә кешене юлга алып чыгалармыни!

Аның шулай миннән узып, минем өчен җавап бирүенә, минем эшемә кысылуына үртәлеп куйдым? Техникумда укыганда безгә өйрәттеләр, “им-томчылар сезнең дошманнарыгыз” диделәр, аларга каршы авылда көрәш алып барыгыз, авырулар янына аларны якын да китермәгез, диделәр.

– Әби, кысылмагыз әле! Чыгып торыгыз моннан! – дидем мин тупас кына.

Ул вакытта мин үземне әллә кем итеп исәпләдем. Укытучыларым әйткән сүзләргә сукырларча ышануны изгелек, патриотлык дип белдем. Ул вакытта мин карт кешенең хәтерен калдыру мөмкинлеген дә, үземнең яшьлегем, тәҗрибәсезлегем турында да уйлый алмадым. Мин, медиклар кендек-әбиләргә табынырга тиеш, дип әйтергә җыенмыйм. Медик буларак, мин беркайчан да андый сүзне әйтмәм. Ләкин шунысы да хак: кендек-әбиләр гасырлар буена изге эш эшләгәннәр – йөкле хатыннарга булышлык күрсәтә килгәннәр. Аларның да, билгеле, төрлесе булган. Яхшысы, яманы дигәндәй… Әлеге кендек-әби нинди белгеч булгандыр – әйтә алмыйм. Тик шулай да әзме-күпме теоретик белем үзләштереп, ак халат киеп кайткан унтугыз яшьлек кызыйдан ул, һичшиксез, тәҗрибәлерәк булгандыр. Моны мин бары соңыннан гына, эш узгач кына аңладым.

***

Киләсе өлеше иртәгә кич куелачак.

Комментарий язарга