Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә»

Мөдир Саҗидә

«Мөдир Саҗидә»не Нурихан Фәттах 1968 нче елда язган.  Төп геройның прототибы — язучының хатыны Руфина ханым. Җиңелчә юмор белән язылган повесть Нурихан Фәттахның башка әсәрләреннән аерылып тора. «Мөдир Саҗидә» китап булып бер генә мәртәбә басылган. Шуңа күрә, сез дә аны укып карый алсын өчен, повестьне өлешләп үзебезнең сайтка куярга булдык.

31 нче июль көне, гомергә онытылмаслык булып, минем хәтеремдә калды. Ул көнне мин иртәрәк тордым. Тиз-тиз генә ашадым-эчтем дә көзгегә карандым. Көзге белән эшемне бетергәч, китап-дәфтәр арасыннан дипломымны алдым. Ике битлек катыргы кисәген кул очына тоттым да урамга чыгып киттем. Райздравка барып кергәндә, мин бөтенләй дулкынланмадым. Райздрав мөдире әле килмәгән иде. Секретарь миңа утырырга, көтеп торырга кушты. Утырдым да көтә башладым. Көткән арада, секретарь хатынның ничек итеп машинкада басуына, көдрәләтелгән кыска чәченең селкенеп-селкенеп куюына карап тордым.
Шулай утыра торгач, бүлмәгә кыюсыз гына атлап бер кыз килеп керде. «Бу да минем кебек техникум бетергән кешедер инде»,— дип уйлап алдым. Кыз исәнләште: исәнмесез, диде. Секретарь да: исәнмесез, диде. Мин эндәшмәдем, эре генә утыра бирдем. Мин кызның өс-башына игътибар иттем. Әллә ни түгел. Ярым авылча, ярым шәһәрчә. Техникум бетергән кеше нинди булыр дисең инде… Нәрсә ул техникум бетергән кеше? Надан дисәң, надан түгел, белемле дисәң, белемле түгел. Институт белән мәктәп арасында буталып калган. Урта кул. Мин, билгеле, үземне әйтмим. Мин — башка. Мин… Ярар инде, калын торсын.
Беркадәр вакыттан соң, тагын бер кыз килеп керде. Аннары бер кыз белән бер егет керде, ике кыз керде. Бүлмәдә утырыр урын да калмады. Чыш-пыш сөйләшкән, тыелып кына көлешкән тавышлар ишетелә башлады.
Мин берсе белән дә сөйләшмәдем. Үзләрен тиешенчә тота белмәгәннәре өчен, кызларга эчтән генә ачуланып та куйдым. Теләсә кем алдында, теләсә кайда ихахай да михахай килеп йөрсәң, булырсың фельдшер! Безгә бит укыганда юкка гына әйтмәделәр: фельдшер кеше кайда да үз-үзен тота белергә тиеш дип…
Менә бервакыт тышкы ишек ачылып китте. Бүлмәгә җилләнеп, ашыгып бер агай килеп керде. Агай да түгел, абый. Япь-яшь. Үзе чибәр, озын буйлы, зур кара күзле, куе кара чәчле. Кулына сары күн портфель тоткан. Өстендә вак шакмаклы җәйге пинжәк. Ап-ак, чип-чиста күлмәк. Чалбары тар балаклы, яшькелт-зәңгәр төстә.
Ялт итеп торган бу чибәр кеше безнең белән елмаеп исәнләште дә түргә узды. Мин шундук аның райздрав мөдире икәнлеген аңлап алдым. Мөдирне мин бик җитди кыяфәтле, күзлекле, бөкрәйгән карт кеше итеп күз алдына китергән идем. Хәзер мин чак-чак кына каушап калгандай булдым. Күңелемнән, аптырап: «Шундый япь-яшь начальниклар да була икән дөньяда!» — дип уйлап алдым.
Соломон Моисеевич, ягъни әлеге райздрав мөдире, портфелен шап итеп өстәлгә ташлады, ак эшләпәсен, пинжәген чөйгә элеп куйды, елкылдап торган чәчләрен тарады да күтәрелеп безгә карады.
— Сөйләгез, коллегалар, мин тыңлыйм,— диде.
Шулай дигәндә үзе ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, никтер өстәл тартмасын ачып җибәрде. Без аңа үзебезнең йомышны әйтеп бирдек: менә без — яшь белгечләр, медицина техникумы бетергән кешеләр, сезнең карамакка килдек, дидек. Кая булса да эшкә билгеләвегезне телибез, дидек. Без дигәч тә, мин түгел. Мин берни эндәшмәдем, сихерләнгән кебек Соломон Моисеевичның күзләренә карап тик утырдым.
Соломон Моисеевич безнең һәрберебезне сораштырып чыкты: кайдан килдегез, кайда укыдыгыз, диде. Аннары безнең дипломнар белән танышты, Украинадан килгән бер-ике кешене исәпләмәгәндә, без барыбыз да Башкортстанныкылар булып чыктык. Ләкин мин аларның берсен дә белмим. Мин алар белән укымадым. Мин Уфада укыдым. Алар Бөредә, Стәрлетамакта, тагын шуның ише вак-төяк шәһәрләрдә укыштырганнар. Шул турыда белгәч, мин үземне тагын да эрерәк, дәрәҗәлерәк тотарга тырыштым. Баштарак, Украинадан килгәннәр генә бераз шиккә төшергән иде. Мин аларны Киевтандыр дип уйлаган идем. Түгел икән. Ниндидер Винницаданмы, Конницаданмы. Минем андый Конница-Винницаларны ишеткәнем дә юк.
Беренче танышудан сон, эш урыны билгеләү башланды. Миннән сон килгән кыюсыз гына кыз үзләренең туган авылында калдыруны сорады. Украинадан килгәннәр берәр культуралырак, зуррак авылга китәргә теләделәр. Егет белән кыз исә икесен дә бер пунктка җибәрүне үтенделәр.
— Соломон Моисеевич елмаеп кына тыңлап утырды да, шулай бит, болай бит дип, үз фикерен аңлатырга тотынды. Кызлар шаулаштылар, урыннарыннан кузгалыштылар, өстәл янына җыелдылар. Барысы да өстәл янына баргач, мина утырган җирдән Соломон Моисеевич күренми башлады. Шулай да мин урынымнан кузгалмадым, кулларымны тез өстенә салып, башымны югары тотып, әдәпле генә утырып тордым.
Бер заман Соломон Моисеевич миңа төбәп карады да:
— Ә син, сылукай, кайсы авылга китәргә телисең?— диде.
Кисәк кенә бирелгән сораудан мин каушап калдым. Сораудан да түгел, ахрысы. «Сылукай» сүзеннән. Шундый матур, ягымлы күз карашыннан… Йөземә кызыллык йөгерде, башым түбән иелде. Утырам берни эндәшмичә. Үзем Соломон Моисеевичның соравын аңларга тырышам, үземнең никтер йөрәк суга. Шулай да бераздан исемне җыйдым да, җитди булырга тырышып:
— Мине район больницасында гына калдырырга мөмкин булмасмы?— дидем.
— Ник? Авылга кайтасыгыз килмимени, — диде Соломон Моисеевич.
— Килми шул,— дидем мин.
Бүлмәдәге шау-шу тынып калды. Барысы  да минем якка борылдылар, барысы да кызыксынып карап торалар. Мин тагын да ныграк кызарындым.
— Әти-әниләр…—дидем, нәрсәдер ялганларга чамалап.
— Нәрсә, картлармыни? Сездән башка торалмыйлармыни?— диде Соломон Моисеевич.
— Юк та соң…
— Шулай булгач?
Ул тагын миңа төбәп, сынап карады. Минем үзеннән-үзе телем чишелеп китте. Күңелдәге яшерен серләрне ачарга ярамаганын белсәм дә, барысын да сөйләдем дә бирдем.

***

Киләсе өлеше иртәгә кич куелачак.

Комментарийлар

  1. Альберт
    Ноя 24, 2017 @ 12:48:48

    Ул вакытта ук тар балаклы чалбарлар модада булган икен)))

Комментарий язарга