Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 16 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 16 нче бүлек

Бөтенләй кирәкмәгәндә күңел кырылды. Эш тә әллә ни мавыктырмый башлады.

Тимерҗан һаман машина тирәсендә булаша. Ә бит ул дөрес эшләмәде! Без аңа ярдәмгә килдек. Без монда чит кешеләр. Безгә килмәсәк тә булыр иде. Шулай булгач, безгә алай ук караңгы чырай күрсәтергә тиеш түгел иде. Миннән башка монда бит Таня да бар әле. Мине күрәсе килмәсә, аның белән сөйләшергә була иде. Унны бетергән, имеш. Унны түгел, әллә нәрсә бетерсә дә, барыбер шул Тимерҗан булып калыр.

Калса әллә! Минем өчен барыбер түгелмени?!

Төрлесен уйлангалап, мин әкрен генә кыймылдыйм шулай. Беркем белән сөйләшмим. Хатыннар да, Таня да сөйләшми. Төшкә кадәр беребез дә ачылып китмәдек. Баш калкытмый эшлибез. Бодай өемен бөтен ындыр табагына җәеп ташладык. Шуннан соң беркадәр ял итеп алдык. Ял иткәндә дә рәтләп сөйләшмәдек. Ял иткәч, тагын бодай актарырга керештек. Бер үк бодайны әвеш-түеш китерәбез, җилләтәбез, киптерәбез.

Сәгать унике тулу белән, өйгә кайтып киттек. Таня белән бәрәңге пешереп ашадык. Ашадык та амбар янына киттек. Никтер тизрәк барып та җитәсе килә, барасы да килми кебек. Шулай да тагын беренче булып килгәнбез. Хатыннар да, Зөһрә дә юк. Ындыр табагы башлыгы хатыннардан да соңгарак калып килде. Ул килгәнче эшкә тотынмадык. Хатыннар белән гәпләшеп утырдык. Алар үзләренең авырулары турында сөйлиләр, миннән киңәш-мазар көтәләр. Мин белгән кадәр җавап бирәм, теге-бу чирнең кайчан, ничек булуы турында сөйлим. Хатыннар тын гына тыңлап утыралар. Миңа рәхәт, күңелле.

Шулай сөйләнеп утырганда, башлык агайның килгәнен күреп алдык. Өсләрне каккалап аягүрә бастык та, иренеп кенә көрәкләргә тотындык.

Кояш кыздыра. Дымсу бодай чыннан да җилләгән сыман. Көрәккә дә җиңелрәк, аякка да артык кызу түгел. Җәелеп ташланган бодайны бер кат әйләндердек тә, комбайннан килгән икенче өемне таратырга керештек. Аннан соң җилләгән, җилгәрелгән бодайны капчыкларга тутырыштык.

Капчык тутырып ятканда, искәрмәстән Равил килеп чыкты. Атка утырган, арбасына мичкә салган. Өстендәге киеме майга, тузанга буялып беткән. Кайдадыр амбар ягында ягулык склады бар икән. Бензин, керосин ише нәрсәләр саклый торган урын. Шунда китеп бара. Безне күреп алды да, ерактан ук кычкырып исәнләште. Балкып-елмаеп, бераз гына аксаклап, безнең янга килде. Апалары, дигән булды, кулларыгыз кабара күрмәсен, шприц тота алмассыз, дигән булды. Кычкырып сөйләнә-сөйләнә, яңадан арбасына утырды да, саубуллашып китеп тә барды. Комбайннарга «гәрүчи» илтәсем бар, диде. Складтан борылып кайтканда да безгә нәрсәдер кычкырып китте. Без аңа кул болгадык, елмайган булдык. Таняны инде әйтәсе дә түгел – кояштай балкый.

Равил китеп күп тә үтмәде, басу ягыннан Тимерҗан килеп чыкты. Мин тагын сискәнеп киттем. Ул икәнен белдем дә, артыма борылып карадым. Авызымны ачып тик торам! Мине хатыннар күреп алдылар. Зөһрә дә, Таня да күрде. Кып-кызыл булдым. Башымны идем дә, яңадан кулыма көрәк алган булдым.

Тимерҗан эндәшмәде, сумкалы агай янына китеп барды.

Һай Аллам, егылып үләрсең кешеләрнең кыланышына!

7e1cccb088153887a25acf587b3009b2

XIX

Дүшәмбе көн бик күңелсез башланды. Күңелсез башланды, күңелсез бетте. Көне генә түгел, атнасы да авыр, күңелсез узды. Ул атнада бер-бер артлы көтелмәгән хәлләр булып алды.

Шулай бервакыт кабул итү бүлмәсенә олы гына яшьтәге бер хатын килеп керде. Күреп торам, Мәсәгутнеке түгел. Шулай ук тирә-як авыллардан да түгел. Ник дисәң – удмурт хатыны. Минем авылларда удмуртлар юк. Кара күлмәгенең итәгенә буй-буй итеп ал, сары, зәңгәр тасмалар тегеп чыккан. Күлмәк изүендә төрле төстәге чигүләр. Аягында ялт итеп торган резин итекләр. Кулында – кечкенә төенчек.

Килде дә бу, исәнләште, күрсәтелгән урынга утырды.

– Юаны син буласыңмы, апа-ай? – диде.

Татарча бозып сөйли. Сүзләрнең соңгы иҗекләрен сузып әйтә.

– Нинди «юаны», нәрсәнең? – димен, берни аңламыйча.

– Юаны баш тиганнарые, – ди бу. – Миңа юаны кирагые.

Әллә минем сорауны аңламый, әллә колагы ишетми. Чынлап та ишетми, ахрысы.

– Нинди «юаны»? Аңлатып сөйләгез, – димен, кычкырып.

– Ничкасына күренма, юанына курен тиганнарые, – ди хатын, бер үк сүзләрне кабатлап.

Безне тыңлап торган Зөһрә шунда пырхылдап җибәрде. Аның шундый әдәпсезлегенә, оятсызлыгына ачуым килеп куйды. Шундук мин моңа мәгънәле күз карашы ташлап алдым. Бу минем ачуланганны күрмәмешкә салынды, каядыр читкә карап, көлгәләгән булып:

– Сине халыкта Юаны дип, Таняны Нечкәсе дип йөртәләр, – диде.

Әһә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Ярсудан агарынып киттем. Кемгә ачуланырга да белмим – авызын ерып мыскыллап торган Зөһрәгәме, үчекләшкән шикелле сөйләнеп утырган удмурт хатынынамы.

– Мин Юаны түгел, мин – Саҗидә! – димен хатынга, кычкырып.

– Нарса? Ничкасымыни? – ди хатын.

– Сөйләгез, кай җирегез авырта? – димен, бар тавышыма кычкырып.

– Кулак ишытмай бит але минем, апаем, – ди хатын.

Бармагы белән үзе колагына күрсәтә.

– Күптәнме? – димен, колагына кычкырып.

– Нарса?

– Кайчаннан бирле авырта?

– Ученчы кон мунча кырдем. Тумаланды. Бырни ишитмай, апаем.

– Аңа кадәр яхшы ишеттеңме?

– Мунчада су кыргәндыр димын шул. Бырни ишытмаем, бутынләй тумаланды.

– Акмыймы?

– Калтасу раюныннан мин, апаем. Сине мунда яхшы карай тиганнарые.

– Акмыймы, дим?

– Бигрәк яман икән ул кулагың ишытмагач, апаем.

Моңа кадәр әле миңа чит районнан килгәннәре юк иде. Бу хатынның күрше районнан булуы күңелне җилкетеп куйды. Мин моны бик әйбәтләп, җентекләп карамакчы булдым. Карасам, колагы тулы сагыз!

Такта стенага шакып, теге якта утырган Таняны чакырдым. Ул да карады. Шуннан без икәүләп киңәштек тә, колакны юарга булдык. Мин Зөһрәгә күп итеп җылы су әзерләргә куштым. Су әзер булгач, Таня белән икәүләп, удмурт хатынының колагын махсус шприц ярдәмендә юдыра башладык. Шактый озак азапландык. Алмаш-тилмәш юдык. Су түгеп хатынның күлмәкләрен чылатып бетердек. Колакларның икесе дә юылып беткән кебек булгач:

– Хәзер ишетәме? – дидем.

– Тунды. Бутынлай тунды, – ди бу.

– Су кергәнгә тонган, – дидем мин. – Бетәр әле. Иртәгә әйбәтрәк ишетә башларсың.

Шулай юатып моны чыгарып җибәрдем.

Икенче көнне бу тагын иртән-иртүк килеп җиткән. Ишекне ипләп кенә ачты да, килеп керде кабул итү бүлмәсенә. Өстендә шул ук киемнәр, кулында кара сумка.

– Колак ничек, апа, ишетәме? – дип кычкырам мин моңа, килеп утырмас борын.

– Ишыта, апаем, айбат буген! – ди бу шатланып, елмаеп.

Никтер бу өстәл янына ук килми, идән уртасындарак туктап тора. Күзләрен мәгънәле генә җемелдәтеп, кил әле дигән сыман, үзе миңа нәрсәдер ымлап ала. Нәрсә булган тагын? Зөһрәдән шикләнә микәнни? Ник шикләнә?

Моның ымлавына буйсынып, шулай да урынымнан тордым. Янына барып җиткәнемне көтмичә, хатын икенче якка ук чыгып китте. Көтеп тору бүлмәсенә. Анда өч- дүрт кеше чират җиткәнне көтеп утыра. Чыктым мин моның артыннан.

– Нәрсә бар? – димен.

– Ишыта, апаем, ишыта! – ди, кычкырып.

– Нәрсә бар, әйтегез шушында гына, – димен.

Хатын эндәшми. Чоланга ук чыгып китте бу. Як-ягына күз төшереп алды да кулындагы сумканы ачып җибәрде. Карасам, ак дәфтәр битенә төрелгән ике йомарлам май. Берсе-берсе берәр кадак булыр.

– Сиңа бу, апаем, сыңныкаш. Кучтанач, – ди бу. – Кулагым бик яхшы ишыта. Рахмат яусын, апаем. Халал ризык, шикланма. Кича гына яздым.

– Юк, юк! Үзеңә булсын, апа! – дидем мин, кул селтәп.

Без шулай сатулашып ятканда, чоланга Зөһрә килеп чыкты. Чиләк күтәреп суга китте. Мине шунда ямьсез бер сизенү өтеп алды. Күңелгә шундук: «Кара, иснәнеп, каранып йөри!» – дигән бер уй килде. Көтеп тору бүлмәсенең ишеге ябылып бетми калган иде. Авырулар ишетеп торсын дигән кебек, юри ныграк кычкырып:

– Юк, апа, – дидем хатынга. – Безгә күчтәнәч кирәкми. Ярамый. Зурлавың өчен рәхмәт. Сезне дәвалаган өчен безгә акча түлиләр.

Шулай дидем дә, хатынны аптырашта калдырып кердем дә киттем. Өстәл янында язып утырганда күреп торам: хатын, сумкасын кул очына тотып, әкрен генә урам буйлап китеп бара.

XX

Зөһрәнең иртән мыскыллап көлүен дә, минем арттан шымчыланып йөрүен дә нишләптер бик тиз оныттым. Көне буе мин сөенечле бер уй белән йөрдем. «Миңа хәзер чит районнардан да киләләр!» – дип уйладым, масаеп. Бәлки ул масаю да булмагандыр. Эчкерсез бер шатлык кына булгандыр. Үз эшенең нәтиҗәсен күреп кем генә шатланмас икән?! Әнә… колагым ишетә, ди. Мин дәваладым бит аны. Мин!

Шулай да миңа озак шатланырга туры килмәде. Икенче көнне үк минем кикрик шиңде. Канат сынды. Дөнья ямьсез булып, кап-кара булып калды. Ул көнне Таня өйдә юк иде. Авыруларны мин үзем генә кабул иттем.

Икенчеме, өченчеме кеше булып, кабул итү бүлмәсенә бер агай килеп керде. Озын буйлы, киң күкрәкле. Таза. Бик таза. Мондый кеше турында: басса бакыр өзәрлек, типсә тимер өзәрлек, диләр. Кырык яшьләр чамасы. Битен сакал-мыек баскан. Күрәсең, кырыныр чамасы юк – кулы бәйләүле.

Утырды. Урындык шыгырдап, ыңгырашып куйды. Исемен-фамилиясен, кайсы авылдан булуын сорадым. Алдар авылыннан икән.

– Ни булды, кай җирегез авырта? – дидем.

– Менә, сеңелкәш, үтерә шушы бармак, – ди агай. – Бәйләп кенә җибәрче.

Шулай сөйләнгәләп ул бәйне чиште, кулын миңа табарак сузды. Баш бармагы кып-кызыл булып шешкән, юанайган. Шешү, кызгылт юл булып, беләккә таба сузылган. Шешкән бармакның тиресе юкарган, ялтырап тора.

Шешкән бармакка ипләп кенә кулымны тидереп карамакчы булдым. Минем кагылуым булды, агай, коты алынып, ай! дип кычкырып җибәрде. Шундук кулын тартып алды.

– Сез бик әбәләк икәнсез, – дидем, шелтә белән.

– Булмассың әбәләк! – ди агай. – Җылан карагы диләр аны! Бер атна инде күземә йокы кергәне юк. Дошманыңа күрсәтмәсен мондый чирне.

– Ник соң баштарак килмәдегез? – дидем мин.

– И, сеңлем, – ди агай, гаепле төс белән. – Әйтми булмый инде, карчыклардан имнәткәнием. Файдасы тимәде. Имсез китми дигәннәрне.

– Әнә шулай карчыкларга ышанасыз да, атналар буе йоклый алмый җәфаланасыз, – димен, ачуланып. – Ник утыртып куйганнар безне монда?! Ник пункт ачканнары Сез имче карчыкларга йөрсен өченмени?

– И, сеңелкәем, әйтмә инде. Наданлык, томаналык, ди агай, үз-үзен гаепләп.

Диагноз мәсьәләсендә баш ватып торасы булмады. Халык телендә бу «җылан карагы», фән телендә – панариций. Укыган чакта безгә аны берничә мәртәбә күрсәткәннәр иде.

– Ярырга туры килер, – дидем, шундук бер карарга килеп.

– Юк, юк, ярдырмыйм! Дару гына сөрт, – ди агай, чыраен сытып.

– Сез инде бала түгел. Шуннан да куркып торгач! – димен, җиңелчә мыскыл белән.

Шул арада үзем тиз генә кулны юдым, тырнакка, бармак битләренә йод сөрттем. Шул эшләрне бетергәч, агайның авырткан кулын нык кына итеп тотып алдым да, аның ай-ваена карамыйча, шешкән бармакны дезинфекцияли башладым.

– Имче янына барырга курыкмаган, фельдшер янында курка! Әзрәк оялырга кирәк, – дип сөйләнәм үзем, бала-чаганы юаткан сыман. – Курыксагыз – карамагыз. Берни булмас, черки тешләгән кебек кенә. Черкидән дә куркып торгач…

Тиз-тиз генә эшемне бетердем дә, күз ачып йомган арада скальпельне алдым. Агай исенә-акылына килергә өлгергәнче, шешне буйга ярып та җибәрдем. Минем ярып җибәрүем булды, яшелле-зәңгәрле тавышлар белән агай, дөнья бетереп, акырып та җибәрде. Кычкырмады – акырып, чинап җибәрде!

Зөһрә көтеп тору бүлмәсендә иде. Пыш-пыш килеп аның анда кем беләндер «суган» сатканы ишетелә иде. Шундук ишектән атылып килеп керде. Ачык ишектә куркынган йөзләр чалынып калды. Башкасын күрә алмадым. Шул ук секундта бармактан шыбырдап кан атылып чыкты. Кан күргәч, агайның, күрәсең, башы әйләнеп китте. Искәрмәстән капчыктай идәнгә ауды да төште.

 

Тотып кала алмадым. Көчем җитмәде. Аннан соң мин аны һуштан язар дип башыма да китереп карамадым. Минем өчен бу аяз көнне яшен суккан кебек булды.

Зөһрәгә шкафтан нашатырь спирты алырга куштым. Ул агайның борын төбенә нашатырь спиртына манчылган мамык тидерде. Идәндә хәрәкәтсез яткан агай бераздан әкрен генә тын алды, төчкереп җибәрде, кыймылдап куйды, күзләрен ачты. Бичараның маңгаеннан салкын тирләр бәреп чыкты.

Мин тиз генә тәрәзәне барып ачтым, барлык ишекләрне ачып җибәрдем. Бүлмәгә саф һава бөркелеп керде. Агай торырга азаплана башлады. Зөһрә белән без аңа ярдәм итмәкче булдык. Ләкин ул бик авыр булып чыкты. Шунда безгә көтеп тору бүлмәсеннән бер егет кереп булышты. Өчәүләп моны яңадан урындыкка утырттык. Тиз-тиз кыланып, мин ярылган бармакны бәйләп куйдым, агайның кулындагы кан тапларын сөртеп алдым.

– Менә бүген инде рәхәтләнеп йокларсыз, – дигән булдым, юатып. – Иртәгә бәйләтергә килерсез.

– Ярма дип әйттем мин сиңа, – диде агай, ыңгырашып.

– Ярмыйча ярамый, – дидем мин. – Ярмасаң, азуы мөмкин.

Минем сүзләремә агай ышангандырмы, юктырмы – әйтә алмыйм. Шулай да аның ачуы, кәефсезлеге миңа да тәэсир итте. Үземнең дөрес эшләгән булуыма никадәр нык ышанган булмыйм, барыбер күңел тиешенчә тынычлана алмады. Мин үземне гаепле итеп сизә башладым. Агайдан соң кергән авырулар хәзер миңа шикләнеп карыйлар шикелле тоелды.

Кикрик шиңү менә шуннан башланды.

Авыруларны карап бетергәч, үзебезнең якка чыктым. Кулыма «Хирургия» китабын алып, «Панариций» темасын укып караган идем, телсез-өнсез калдым. «Ах, туң баш!» – дидем үземә-үзем. Үкенүдән, йөрәк әрнүдән күзгә яшьләр килде.

Бармакны мин иртә ярганмын. Шеш тулып җитмичә. Бармак авырткан чакта, бик нык авырткан чакта ярганмын!

Икенче көнне агай килмәде. Минем хәсрәтне көчәйтеп җибәрергә бу тагын бер сәбәп булды. Эштән соң мин яның өенә дә бармакчы булдым. Ләкин икеләндем. Ни булса да булыр дидем дә, бармадым. Соңыннан мин аны шулай да очраттым. Бармагы инде төзәлгән иде. Ул миңа бернинди шелтә белдермәде. Көлеп кенә куйды. Җитмәсә, рәхмәт тә әйтте. Сүзең дөрес булды, сеңелкәш, ул көнне тынычлап йокладым, диде.

Безнең очрашу бер-ике айдан соң гына булды. Ә ул чакта чыбыксыз телефон аша миңа бик үк күңелле булмаган сүзләр ишетелде. Үземә генә дә ишетелеп калмады. Түгәрәк дулкыннар булып, минем турыдагы имеш-мимеш бөтен авылга таралды. Көннәрдән бер көнне мине авыл Советына чакыртып алдылар.

Комментарий язарга