Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 8 нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 8 нче бүлек
Икенче көнне Зөһрә килеп ишек шакыган­да, әле бик иртә иде. Мин тиз генә сикереп тордым, ишекне барып ачтым. Бүген Зөһрә кызыл бизәкле ситса күлмәк кигән. Бөтенләй икенчеләнеп калган.

Тагын да нечкәргән, җыйнакланган. Мин аңа сокланып, көнләшен карадым. Кичәге яратмау тойгысы каядыр юк булды. Үзләреннән алып килгән калай чәйгүн белән бу миңа чәй кайнатырга куйгач, бөтен­ләй күңел эреп китте.

Мин тора торган бүлмәдәге плитәгә ягып җибәргәч, Зөһрә, җитез генә кыланып, юеш чүпрәк белән өстәл өсләрен, шкафларны, тум­бочкаларны сөртеп чыкты, тәрәзә пәрдәләрен караштырды, урындык-өстәлләрне кузгаткалап алды. Ул бик тиз эшләде, ялт-йолт кына эш­ләде. Эшкә уңганлыгы, булдыклылыгы анын әллә каян күренеп тора иде.

Бүген мин анда тагын бер яңалык күреп ал­дым. Эшләгән арада, ул әледән-әле минем бе­лән сөйләшкәли, сөйләшмәгәндә, жырлап-җырлап ала. Тавышы шундый матур. Искиткеч матур! Юеш чүпрәк белән өстәл-шкаф сөрткән кебек җиңел генә, көчәнмичә генә җыр­лый.

«Нинди бәхетледер бу!» – дип уйладым үз алдыма. Егетләр үлеп яраталардыр моны. Лә­кин егетләр турындагы уйны мин шундук куа­лап җибәрергә тырыштым. Үзем дә сизмәстән, көрсенеп куйдым. Бит әле миңа бер генә егет­нең дә чын-чынлап гашыйк булганы юк! Кай­бер килде-киттеләрне исәпләмәгәндә…

Минем өчен бу бик зур нәрсә. Серле, тирән нәрсә. Мин моны кузгатырга да куркам. Котым алына.

0_101ed8_be4e2acc_XXXL

Юындым да сүзсез генә чәч тарарга тотын­дым. Кинәт кузгалган күңел үз урынына утыр­гач, ачыктан-ачык мактау белдереп:

– Тавышың бик матур икән синең, Зөһрә, – дидем.

Зөһрә көлде, юеш чүпрәген карават башына куйды. Аннары, бернинди тартынусыз минем чәчләрне тоткаларга керешеп китте.

– Синең чәчең матур, – диде, үзен макта­ганга әз генә дә исе китмичә.

Миңа ничектер җылы булып, рәхәт булып китте.

– Чәч белән генә нишлисең, – дигән булдым мин. – Мин бит юан… күәс кебек…

– Һи, кияүгә чыксаң әле, бал корты кебек кенә калырсың, – диде Зөһрә.

Чәчне тарап бетергәч, чәй эчтем. Чәй эчкән­дә, утыз яшьләр чамасындагы ягымлы гына бер хатын килеп керде. Бу акушерка булып чыкты. Моңа кадәр, ул пунктның мөдире дә булып торган. Бөтен эшне берүзе алып барган. Хәзер ул пунктны миңа тапшырырга килгән.

Танышкач-белешкәч, мин ана кичә Тау-авылга барганда юлда булган күңелсезлек турында сөйләп бирдем. Аның моңа бер дә исе китмәде. «Дөнья булгач, булыр инде», – диде дә куйды. Тәҗрибәле кеше авызыннан мондый сүз ишеткәч, минем өстән тау-таш ишелеп төш­кәндәй булды. Хәзер шул турыда ныграк, тәф­силләбрәк сөйлисем килеп китте. Ләкин хатын­ның тыңлап торасы килмәде. Шуннан без икәү­ләп авыл Советына киттек.

Авыл Советында эш сәгате башланган иде. Председатель дә, секретарь да шунда. Бер хатын белән бер ир кеше дә бар.

Без исәнләштек, түргә уздык.

– Менә, Галим абый, минем урынга кил­гән, – диде акушерка хатын, миңа күрсәтеп.

Калын иренле, тәбәнәгрәк буйлы, тыныч кыяфәтле Галим абый (күрәсең, авыл Советы председателе) өстәлдәге салам эшләпәсен ку­лына алды да:

– Һо, яңа фельдшермыни? – диде. – Бик шәп, сеңлем. Бик кирәк кеше син безгә. Кай­чан килдең?

Мин, үз-үземне кыю тотарга тырышып:

– Кичәгенәк, – дидем.

– Менә пунктны ка­бул итәргә кирәк… сез кирәк.

Кулына кәгазь кисәге тоткан бер хатын шун­да сүзгә катышып:

– Алар халкына тынычлык бармыни, – дип куйды. – Кичәгенәк килеп төшү белән, мескен­кәемне алып та киттеләр.

– Каян килеп алдылар? – диде председа­тель, кызыксынып.

– Тау-авылга, бер хатын янына, – дидем мин, теләмичә генә.

– Бик яхшы булган, – диде Галим абый. – Килгән дә, китеп тә барган. Эшне кабул итә­сем бар дип көтеп ятмаган.

– Әйтмә инде, мескенкәемне, – дип куйды тагын да әлеге хатын, мине кызганып.

– Нишләп мескен булсын? – диде Галим абый. – Яшь кеше, көче ташып тора. Белеме бар. Дөрес эшләгән!

Бу турыда сөйләшәсе килмичә, мин сүзне тизрәк икенчегә борып җибәрергә ашыктым.

– Нишләрбез икән, Галим абый? – дидем.

Галим абый авыл Советы секретарена безнең белән пунктка барырга кушты. Җәенке бо­рынлы, ямьсез генә бер агай шомарып беткән өстәле яныннан торды да безнең янга килде. Без өчәүләшеп пунктка киттек.

Пунктны тапшыру, кабул итү ике-өч сәгать эчендә тәмам булды. Кирәкле кәгазьләргә кул куйгач та, элекке мөдир белән авыл Советы секретаре, миңа эшемдә уңышлар теләп, сау­буллашып чыгып та киттеләр.

Мин кабул итү өстәле янына килеп утыр­дым. Халат төймәләрен барлап чыккан бул­дым, чәч тузгымаганмы дип, халат якасы үз урынындамы, кием-салымда андый-мондый кимчелек юкмы дип, шкаф пыяласына карап алдым. Өстәлдәге кара савытына, журналга, дару шешәләренә кагылгалап алдым. Никтер кисәк кенә шүрли башладым. Гомергә калты­ранмаган кул калтырый, тез буыннары калты­рый. Үземнең бер дә юктан авыз ерыла.

– Керсеннәрме? – ди 3өһрә. – Барасы бар диләр, ашыктыралар!

Ашыктырганнарын мин үземдә ишетеп то­рам. Ашыктырмыйлар да. Берәү генә ашыктыра.

– Керсеннәр… берәмләп… – димен.

Тавышым әллә нинди ят булып, ямьсез булып чыга. Авырулар белән сөйләшкәндә дә тавышым шулай бозылып чыкмасын дип, тамак кыргалыйм. Шул вакыт, авыр кирза итек­ләре белән шак-шок басып, ашыктырган егет килеп керә. Таза. Юан. Кызгылт йөзле, Кием­нәре каралып беткән. Күренеп тора – я тракторчы, я комбайнчы. Сул кулын күтәрә төшкән. Кул аркасында җәрәхәт күренә.

– Илла да, апасы, көттерергә яратасың икән! – ди бу, бөтен бүлмәгә шаулап, – Кай­чан килгәнием инде – эшкә китәргә кирәк. Шуның өчен никадәр вакытны әрәм итәргә туры килә.

– Утырыгыз, – димен мин.

Тавышым җитди, тыныч чыкты.

– Исемегез, фамилиягез ничек?

Комментарий язарга