Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 14 нче бүлек — «Идел» журналы

«Мөдир Саҗидә» 14 нче бүлек — «Идел» журналы

Равил әле китмәгән. Таня белән икесе, көлешеп-шаулашып, ярым русча-украинча, ярым татарча нидер гәпләшеп утыралар.

– Яңгыр ява, – дидем мин.

– Нарся? – диде Таня.

– Яңгыр йа-ва, – диде Равил, минем сүзләрне кабатлап. Аннары шул ук сүзләрне русчага тәрҗемә итте: – Дож… дож… Ничек әле, апасы?

– Идет, – дидем мин.

– Дож идйот!– диде Равил, сөенеп. – Яле, кабатла татарча: яңгыр йа-ва…

– Ян-гр я-вы, – диде Таня, аның артыннан кабатлап.

Үзе никтер көләргә кереште.

– Зөһрә ник килгән? – дидем мин Таняга, русчалап.

– Татарча скажи! – диде Таня, үзенең татарча бик яхшы белгәнлеген күрсәтмәкче булып.

– Зөһ-рә ник кил-гән? – диде Равил, минем сорауны кабатлап.

– Зөхра зачем… идет? – диде Таня, аңламыйча.

Равил аңа төшендереп бирде.

– Нинди Зөһрә? – диде Таня, миңа карап, гаҗәпләнеп. – Кайчан килде?

– Әле генә.

– Безнең янга беркем кермәде, – диде Таня.

– Кермәде?

– Юк, кермәде, – диде Равил дә.

– Ник кермәсен! Синдә йомышым бар диде ич!

– Кермәде, апасы, кермәде. Ни пришол! – диде Равил, кычкырып.

– Конечно, «ни пришол», – диде Таня, көлә-көлә.

Мин уйга калдым. Димәк, ул мине алдаган! Холыксызлыгы остснә, аның әле алдаша торган гадәте дә бар икән! Ник килгән соң ул шулай да? Нинди йомыш белән? Теге якта булды микәнни?

Мин кабул итү бүлмәсенә чыктым. Андагы әйберләрне караштырдым. Бөтен нәрсә үз урынында. Әллә соң көндез онытып калдырган берәр нәрсәсен алырга килгәнме? Алай дисәң, чыгып киткәндә кулында бернәрсә дә юк иде шикелле.

Мин яңадан үзебезнең бүлмәгә чыктым. Тәрәзә каршысына килдем дә, пыяла аша урамга, коеп яуган яңгырга карал тора башладым. Минем әллә ничек эчем попггы. Шулай да күңелдә эч пошуга караганда да зуррак бер хис бар, җылылык, өмет-куаныч бар.

Ә бит ул килде! Димәк, ярата! Чынлап та… ярата микәнни?..

Минем йөрәк дәртләнеп, ашкынып типте. Соломон Моисеевич онытылды. Ни әйтсәң дә, ул ерак. Күктәге йолдызлар кебек ерак. Аның турында бары хыялланырга гына була. Тимерҗан турында хыялланырга да, ныклап торып уйланырга да була. Ул монда гына, якында гына. Аны күрәсең, тоясың. Аның белән сөйләшәсең. Ул йолдыз да түгел, ай да түгел. Ул – кеше. Күптән инде мин теләгән, мин күңелемдә йөрткән кеше…

Чынлап та, миңа әллә нәрсә булды. Әллә ничек җиңеләеп калдым дип әйтимме… кинәт кенә дөнья үзгәрде дип әйтимме… Шундый якты, җиңел, рәхәт!

Шул ук вакытта нидер куркытып, котны алып тора. Нәрсә соң әле бу? Тукта, нәрсә булды әле миңа?

Мин, әйтерсең, бар көчемә чабып барганда, искәрмәстән абынып киттем. Абынмадым да, маңгаем белән ташка, баганага… стенага бәрелдем. Күземнән утлар күренде, йөрәгем жу итеп китте. Мин Зөһрәнең ни өчен тузынып йөрүен аңлап алдым! Ни өчен моңарчы миңа карата салкын булуын, ни өчен мине яратмавын, күралмавын аңлап алдым!

VI

Иртән безне Зөһрәнең җиңгәсе Рафика ала килеп уятты. Аның безгә элек тә килгәне бар. Ул әле күптән түгел генә баладан котылды. Өйдә бала карап ята. Ул – башкорт. Безнең якта әйтелгәнчә, чи башкорт, ягьни кара башкорт. Зөһрәнең абыйсы Хисам абый аны былтыр Учалы ягыннан алып кайткан.

Рафика апа бик матур. Минем аңа караган саен карыйсым килә. Кайчагында мин аңа гашыйк булам шикелле. Чынлап. Анда бернинди усаллык, бернинди эчкерлелек юк кебек. Ул юаш, тыйнак. Шулай да ул җебегән түгел. Ул теләсә кемне үзенә карата ала торган тыйнаклык белән тыйнак. Ул, чын башкортларның күпчелеге төсле, кап-кара. Чәчләре кара, кашлары кара. Кайсыдыр ягы белән ул Зөһрәгә дә охшаган сыман. Ләкин Зөһрә тере, елгыр, җитез. Рафика апа – салмак, йомшак һәм бераз гына моңсу, боек. Бәлки, ул тумыштан шулай моңсудыр, бәлки, туган якларыннан читтә-еракта яшәү аны шундый иткәндер – әйтеп булмый. Ни генә булмасын, моңсулык аңа бик килешеп тора. Ә хәзер ул бераз гына сулыга, ябыга төшкән.

Ишек төбендә Рафика апаны күргәч, мин елмаеп җибәрдем, ишекне ныграк ачтым да:

– Исәнмесез, Рафика апа, керегез, – дидем.

– Исәнме, Саҗидә, – диде Рафика апа. – Зөһрә урынына килдем әле. Нимә әйтерһең тагы.

Зөһрә исемен ишетү белән, чыраем бозылып китте. Күз алдына кичәге кыланышы килеп басты.

– Зөһрәгә ни булган? – дидем, сагаеп.

– Авырып тора. Соланды юасы бар тигәйне ул.

«Авырган, пычагым!» – дидем үзалдыма. Шулай да Рафика ападан сораган булдым:

– Нәрсә булган? Кай җире авырта? – дидем.

– Кисә ямгырга эләккән. Башы авырта, – диде Рафика апа.

– Алай икән, – дидем мин.

– Һин борсылма, Саҗидә, – диде Рафика апа, юатып. – Бетәр әле. Иртәгә ял. Һин әйт то нимә кәрәген, үз эшеңдә бул.

– Ярар, алайса, Рафика апа, – дидем мин. – Мичкә ягып, шприцларны кайнатырбыз да, шуның белән эш бетәр.

Мин аңа кайдан нәрсә алырга, шприцларны ничегрәк кайнатырга кирәклеген әйттем дә, сабын, сөлге алып, тышка юынырга чыктым.

«Борчылам! Зөһрә өчен борчылам!» – дип уйладым, күңелемнән Рафика апа белән бәхәсләшеп. Бөтенләй килмәсә дә исем китми. Чыннан да, килмәсә нинди шәп будыр иде! Аның урынына Рафика апа калса… Тимерҗан бит аның янына килмәгән, минем янга килгән! Үзе килгән. Мин гаепле түгел. Зөһрә теләсә нишләсен. Минем анда эшем юк. Теләсә нишләсен…

Ә тышта шундый күңелле! Җир әле кичәге яңгырдан соң кибеп тә өлгермәгән. Үләннәр юеш, сукмак юеш. Киртәләр, өй түбәләре юеш. Шатланып кояш елмая, шатланып кошлар сайрый! Чиләкләрен сайратып, кемдер тыкрыктан аяк очка суга төшеп бара. Минем турыдан узганда, киртә аша миңа карап алды. Ә мин, авыз читләрен акка буяп, тырышып-тырышып щетка белән теш чистартам.

Тимерҗан кичәгенәк амбарга барып җитә алды микән? Юктыр. Кая ул анда барып җитү! Ашлыклары чыланды микән? Бит без иртәгә эшкә чыгачакбыз. Чыланса яхшы будыр иде. Мин бер минут туктамый эшләр идем. Тимерҗан шунда булыр. Минем ничек эшләгәнне күреп, сокланып карап торыр. Ул болай да миңа сокланып карый. Чынлап. Валлаһи менә! Кояштыр!

Туктале, алайса, мин Зөһрәдән дә матуррак булам түгелме соң? Булмас ла! Ник булмас икән соң? Төскә-биткә алай котсыз түгелмен лә. Түгәрәк бит, кара куе чәч. Минем күзләр матур, тешләр, иреннәр… Үзем дә беләм, әйткәннәре дә бар. Тик менә шул әлеге дә баягы… юанлык кына…

Һы… бәлки, ул мине яратмый дадыр. Әйе шул. Зөһрәнең көнләшеп йөрүе генә аның мине яратуы була алмый бит әле. Да-а… Менә сиңа кирәк булса! Мин, тиле, тагын әллә нәрсәләр уйлаган булам. Менә сиңа кирәк булса!

VII

Таня иртән беркая бармады. Икәүләп авыруларны кабул итеп бетердек тә, көндезгә күкәй тәбәсе куырып ашадык. Аннары юлга әзерләнә башладык: кечкенә сумкаларга кирәкле даруларны, коралларны салдык, халатларны салдык. Тик менә бинтны гына бик аз алырга туры килде.

Бинт дигәннән, бинт бик күп бетә, һәрбер яраны медицина кушканча бәйли башласаң, безнең айлык запас бер атнага да җитмәс. Ә җәй көне яралану аеруча күп була.

Юл уңаенда без авыл Советына да кереп чыкмакчы булдык. Акча сорап карарга кирәк. Бинтсыз бернәрсә эшләп булмаячак.

Авыл Советында көндез кеше булмый. Бүген дә шулай. Председатель өйдә юк, каядыр киткән. Үз бүлмәсендә секретарь гына утыра. Кайчан кермә, һәрвакыт бер урында. Нидер язган була, сызган була. Язмаса-сызмаса, газета караштырган була. Дөресен әйткәндә, мин аны яратып җиткермим. Алай гына да түгел, бөтенләй яратмыйм! Шулай ук ул да мине яратмый, ахрысы. Ул надан. Нибары җиде класс бетергән, шулай да үзен белдекле итеп, зур кеше итеп тотарга тырыша. Бер кереп утырган да, утыра да утыра. Эшнең җаена төшенеп алган – берничек кузгата алмассың! Күрәсең, шуңа күрә дә өйләнә алмый торгандыр, бичара. Урынын ташлап китәргә куркадыр. Кызлар артыннан йөрергә вакыты юктыр. Шулай да аны Зөһрәнең апасы Фәгыйлә апа белән йөри дип сөйлиләр.

Фәгыйлә апа Зөһрәдән да матуррак. Исең китәр, аларда гына булыр икән бар матурлар! Фәгыйлә апа сыер фермасында эшли. Бозау карый. Алдынгы. Иң алдынгы. Аны инде, мин монда эшли башлаганнан бирле генә дә, ике мәртәбә район газетасына мактап язып чыктылар. Гаҗәп, чынлап та йөриләр микәнни? Никтер ышанасы килми.

Без Таня белән килеп кергәч, секретарь өстәленнән башын калкытты да, коры гына сәлам алды. Нурсыз күзләрен чекрәйтеп, безгә төбәлеп калды.

– Вәзир абый, бинт бетте, – дидем мин, үпкәләгән сыман.

– Бинт бетте? – диде секретарь. – Бетсә ни, миндә бинт фабригы юк ла!

И ачуым да килә шулай кыланып сөйләшкән кешегә!

– Акча кирәк бинт алырга, – дидем мин, катырак булырга тырышып.

– Квартал бетми торып, кәпикә дә юк.

– Нишләргә соң алайса? Бинт бетте бит!

– Саклабрак тотыгыз.

– Саклап тотыйм дисәң дә булмый.

– Юк. Смитада күпме каралган, барысын да алгансыз.

– Сметада минем эшем юк, – дидем мин.

– Сезнең эшегез булмаса, минем эшем бар. Смнта – минем өчен закун, – диде секретарь, коры гына.

– Миңа бинт кирәк – теләсә каян табыгыз, – дидем мин, киреләнеп. – Инфекция булса, үзегез җавап бирерсез.

– Карале, сеңлекәем, – диде секретарь, тыныч кына. Аның бу тынычлыгында миңа карата үтергеч өстенлек сизелде, – Нәрсә, син монда миңа акыл өйрәтергә кердеңмени?

– Теләсәгез нишләгез – инфекция булса, үзегез җавап бирерсез! – дидем мин тагын да.

Шулай дидем дә, кызып-кайнарланып, ишеккә ташландым. Ләкин болай гына да күңел басылмады. Кырт кьна борылып яңадан өстәл янына килдем, яңадан үземнекен тукырга тотындым: медицина бу, дидем, монда кешенең язмышы хәл ителә, дидем, берничә метр чүпрәк аркасында, кешеләр гомергә гарип калырга, үләргә мөмкин, дидем. Секретарь эндәшмәде, ике кулын иягенә таянып, әллә кем бульш, сүзсез генә утыруында булды.

– Әйдә инде, киттек, – диде Таня, күлмәк итәгеннән тартып.

Ул мине, көчләп диярлек, ишеккә таба алып китте.

VIII

– Туктагыз әле! – диде кинәт секретарь, нидер исенә төшеп.

Без туктадык, кире килдек.

– Сез нәрсә анда пунктта егетләр җыеп ятасыз? – диде бу, нурсыз күзләрен миңа төбәп.

– Нинди егетләр? – дидем мин, берни аңламыйча.

– Нинди егетләр икәнлеген үзегез беләсездер инде, – диде секретарь, мыскыллы көлемсерәп. – Соңгысы булсын. Беренчелеккә гафу итәм.

Ул шулай диде: “Беренчелеккә гафу итәм”, – диде. Шундый гарьләндем, шундый хурландым, кинәт бөтен эчем-тышым ургып кайный башлады.

– Кем әйтте, кем әйтте? – дидем.

– Сүз иясе белән йөрми, – диде секретарь.

– Дөрес түгел! – дип кычкырдым мин, әллә нинди чәрелдек тавыш белән.

Борылдым да, ярсуымны баса алмыйча, Таняга тәрҗемә нтеп бирдем. Таняның да йөзе үзгәреп китте.

– Пунктта кеше җыеп ятарга рөхсәт ителми, – диде секретарь, русчалап. – Пункт – медицина учреждениесе. Егетләр белән йөрисегез килә икән, клубка барыгыз. Аулагөй ясап ятырга анда!

– Кем әйтте, кем әйтте?! – димен мин, бер үк сүзне кабатлап.

– Сез нәрсә, сахрада яшибез дип белдегезме әллә? – диде секретарь. – Кем әйтсә дә барыбер түгелмени? Сезнең тирә-ягыгызда кешеләр. Күршедә дә кешеләр, стена аша да кешеләр…

– Ә-ә! – дидем мин, искәреп. – Стена ашамы? Күршеләрме? Ярый, сорыйбыз хәзер!

– Сорыйсы юк, – диде секретарь. – Әйттем бит: беренчелеккә гафу итәм, икенче кабатланса…

– Юк дип әйттем бит, юк! – дип кычкырам мин, еларга җитешеп.

– Нәрсә, әллә безгә кеше дә килмәсме?! – диде Таня да, сүзгә катышып. – Без төрмәдә түгел.

– Пунктта не положено. Ярамагач ярамый. Пункт – совет учреждениесе…

– Юк дип әйттем бит, юк! – дип кычкырам мин, борып куелган машина кебек.

«Егетләр җыеп яту» дигәнне мин ботенләй начар, әдәпсез мәгънәдә аңлыйм. Равилнең, Тимерҗанның килүен исемә дә кертеп чыгармыйм. Шуңа күрә миңа монда коточкыч гаделсезлек, мәкер һәм яла бар кебек тоела. Секретарьга минем нәкъ менә шуны аңлатасым килә. Ләкин ул мине тыңламый да. Күрәсең, аның тыңлыйсы да, аңлыйсы да килми. Аның үз сүзе сүз. Ул кире. Кире генә дә түгел, ул агач, таш! Аңа әйтсәң ни дә, әйтмәсәц ни. Безне егетләр җыеп ята дип әйткән икән, аның өчен ул – закон, смета кебек үк закон.

Мин кычкырындым, кычкырындым да, тыела алмыйча елап җибәрдем. Ике күздән кайнар яшь атылып чыкты. Борылдым да, борын суын тарта-тарта, йөгердем урамга. Елый-елый пунктка кайттым. Күңелемнән күршеләрнең тетмәсен тетмәкче булам. Капканы ачу белән, иң әүвәл тәрәзәләренә карадым, аннары сыер абзарлары ягына карадым. Бәләкәй, йомры хатын абзар тирәсендә печән өеп ята. Туп-туры шунда киттем.

Өсте-башы начар гына. Күлмәге арка турысыннан тишелеп чыккай. Башына бәйләгән яулыгы тузган. Бөтеп киемендә, бөтен кыяфәтендә ярлылык, мескенлек күзгә ташланып тора. Йөзе ябык, күзләре генә утырып калган. Каршысына барып бастым да, күз яшьләремне йота-йота:

– Нәрсә дигән сүз бу, Заһидә апа?! – дидем. – Бездә ни эшегез бар сезнең? Минем нинди начарлыгым тигәне бар сезгә? Йомшак дигәч тә, басмакчы буласызмы…

Күрше хатыны эшеннән туктады, алъяпкыч итәге белән тирләгән битен сөртте, берни аңлатмый торган күз карашы белән миңа күтәрелеп карады.

– Туктале, тукта, Саҗидә, – диде, каушап. – Аңлатып сөйлә: ник алай бер дә юктан тузынасың?

– Тузынмассың! Бер дә аңлатасы юк! Вәзиргә барып безне әләкләп йөрмәсәгез, эчегез күбәме әллә?! Аулагөй ясап яталар дип… Кайчан күрдегез бездә аулагөй?

– Берни әйткәнем юк, Саҗидә! – диде күрше хатыны.

– Бүлмәдән чыгыгыз дигәнмен икән дә, шул ошамаган, – димен мин, аны тыңламыйча. – Әллә мин әйткәнме аны? Секретарь куша ич! Миңа димәгәе!..

– Бөтенесе дә шул корыган бугаз аркасында! – диде күрше хатыны, борынын тартып.

Мин тагын нидер такылдарга тотындым. Ләкин Таня шунда кулдан тотып алды.

– Җитәр! Киттек, соңга калабыз, – диде.

Мин үзебезнең кая барырга җыенганлыгыбызны нсемә төшергәндәй иттем, Таняга буйсынып, урынымнан кузгалып киттем

Түбән Чатка без җәяүләп бардык. Дүрт чакрым араны күз ачып йомганчы үттек.

IX

2

Түбән Чатта без көтү кайтканчы булдык. Авылны бөтенләй йөреп чыга алмадык – иллеләп йортта гына булдык та, кайту ягына борылдык.

Мәсәгуткә без караңгы төшкәндә кайтып кердек. Эттәй арып-алҗып кайттык. Шытырдатып капканы ачтык, ишекне ачтык та, тып-тыи чоланда тавыш ясап, өйгә кердек.

Бүлмәләрдә шомлы тынлык. Тынлык кына да түгел, тарлык, кысынкылык. Давыл инде басылган, тик шулай да күңел әле тулысынча тынычланып җитмәгән. Өйдә дә торасы килми, тышка да чыгасы килми.

Бик нык ашыйсы килә. Ашарга әзерләргә кирәк. Ашыкмыйча гына, теләмичә генә, Таня белән икәүләп, плита янында кайнаша башладык.

Шул чакны әкрен генә теге якның ишеге ачылды. Серле генә, мыштым гына атлап, кемдер безгә таба килә. Икебез дә тынып калдык. Тыңлап торабыз. Мин инде андагыларның аяк тавышларын таныйм. Безгә керүче кеше укытучы агай булырга тиеш. Кәрим абый.

Менә ул ишеккә килде, ишек шакыды.

– Керергә буламы? – диде.

– Керегез, – дидем мин.

Керде дә, анда-моида сөрлегеп, түргәрәк узды. Өстәл янына ук барып җитмәде, туктап калды. Кулында тәмәке. Үзе белмәгәч, мин инде монда тартырга ярамый дип тормадым. Тешне кысып, аның сүз башлавын көтәм. «Мине сүгәр өчен килгәндер инде», – дип уйлыйм.

– Сеңнекәш, – диде бу, миңа эндәшеп.

Карлыккан эчке бер тавыш белән, әрнеп, газапланып әйтте.

– Заһидә апаңны юкка рәнҗеткәнсең, – диде әкрен генә, серле бер тантана белән. – Юкка, сеңнем. Без андай кеше түгел. Син алай яңгышма. Вәзирне мин синнән күбрәк беләм. И әйтәм, син әле яшь. Кеше сүзе буенча харап була күрмә. Дөнья иркен – сиңа да җитәр, безгә дә.

– Сез миңа шуны әйтергә кердегезме? – дидем мин, кызарынып. – Рәхмәт киңәшегезгә. Минем инде ишеткәнем бар.

Шулай дидем дә, эре генә атлап өстәл янына килдем, өстәлдән, китаплар арасыннан нәрсәдер эзләгән булдым, актарган булдым. Күршенең болай да ябык, нурсыз йөзе тагын да агарынып китте. Куллары калтырана башлады.

– Сеңнем, – диде бу. – Рәнҗемә. Нахакка… Без андай кеше түгел. Син безгә кысык итмәйсең, без – сиңа… Заһидә апаң белән икенче тавышланасы булма! Ишетсен колагың! Әйтәсе сүзең булса, үземә әйт. Аның нирбы начар… башы… йөрәге…

Алпан-тилпән атлап, калтыранып бу урыныннан кузгалып китте.

– Куркытмагыз, – дидем мин.

– Юк, куркытмыйм, – диде агай. – Әнә… аяктан җыгылды… ята. Өч бала белән торып каласым килми минем.

– Егылды?! – дидем мин, котым алынып.

– Ышанмасаң, кереп кара. Авырсынсаң, иртәгә Йөгәмәштән бырач чакыртам.

Йөрәккә ут салып, шом салып, ул чыгып китте. Бүлмәдә әчкелтем тәмәке төтене исе торып калды. Чоланда агайның өстерәлеп атлаган аяк тавышы, тишек комганнан идәндәге чиләккә тамган тамчы тавышы ишетелеп торды.

– Нәрсә булган? – диде Таня, каушап.

Сүзнең нәрсә турында барганлыгын чамаласа да, ул, күрәсең, ныгытып аңлап җитмәгән иде.

– Егылган… Күрше хатыны аяктан егылган, – дидем мин, пышылдап.

X

Кинәт кенә исемә-акылыма килдем дә кабул итү бүлмәсенә йөгереп чыктым. Әлбәттә, керергә кирәк! Нинди авырсыну ди ул! Нинди генә шартларда булсам да, мнн – фельдшер, мин – медик. Аяктан егылган. Нервысы начар, башы… йөрәге… Аңа беренче ярдәм кирәк. Күршеңдәге авыруны кереп карамау ул үзе бер җинаять булыр иде!

Минем арттан шундук Таня килеп керде.

– Сиңа ярамый, Саҗидә! – диде, юлыма аркылы төшеп.

– Ник? Дөрес! Бар, син кер. Бар, тизрәк!

Таня тиз генә халатын киде, фонендоскоп алды, кан басымын үлчи торган аппарат алды. Ашыгып кереп тә китте. Мин баскан урынымда тордым да калдым.

Шулай торганда, тәрәзәгә күзем төште. Карасам, ак ефәк күлмәген киеп, ашыга-ашыга, безгә Тимерҗан килә! Күрдем дә моны, тиле кебек ярсып, ишеккә ташландым. Тагын! Кара, нинди шәп егет! Алар аркасында сүз ишетү җитмәгән… тагын килә! Кирәге юк берсенең дә! Мин егетләр белән очрашмый да тора беләм. Аулагөй түгел монда. Йөрсеннәр әнә үзләренең клубларына.

Секунд эчендә күңелдән шундый усал уйлар үтте. Йөгереп чыктым да, чолан ишеген ачып җибәрдем дә, бастым тегенең каршысына.

– Исәнме, Саҗидә! – диде бу, авызын ерып.

– Исән булмасам, мин үзем фельдшер, – дидем, коры гына.

– Саҗидә!

– Нәрсә? Ник килдегез монда?

– Карале, туктале…

Тавышы да үзгәрде моның, йөзе дә үзгәрде. Таза беләкләремне күкрәк турысында кушырдым да, ниндидер кинодагы уңай геройны хәтерләткән бер кыяфәттә, башымны горур гына югары күтәреп:

– Безнең пунктка икенче аяк басасы булмагыз! – дидем. – Бетмәгән әнә… клублар… аулагөйләр… Равилгә дә әйтегез, эзе булмасын.

Шәп егетнең борын төбендә генә ишекне шап иттереп яптым да, кердем дә киттем. Юк, кереп китмәдем, ишекнең келәсен элдерергә азаплана башладым. Нишләптер кул калтырана. Һич кенә дә элдерә алмыйм. Шул ук вакытта аяк буыннары да хәлсезләнеп китте. Каяндыр курку, шүрләү калкып чыкты.

Келәне каптырып тормадым, өйгә кереп киттем. Аяктан егылмас өчен, тәрәзә яңагына барып сөялдем. Берни тоймыйм, берни сизмим. Уйламыйм да, кайгырмыйм да. Бары тик хәлсезлек кенә җанга тия. Аннары никтер кал-тырата-дерелдәтә.

Ара-тирә үзем тәрәзәгә карап алам. Китәрме? Киттеме? Ничек китте?

Менә капкадан чыкты. Башын иеп, әкрен генә урам буйлап китеп барды. Туктады, уйга калды. Тагын кузгалды, тагын туктады. Аның шулай китеп баруын күргәч, үземнең тагын бер кирәкмәгән дуамаллык эшләгәнлегемне аңлагандай булдым. Бөтен тәнемне, үткер скальпель булып, үкенү тойгысы ярып үтте.

Кисәк кенә бу кире борылды. Ниндидер кискен, ныклы бер карарга килеп, яңадан безнең капкага килә башлады Ни кирәк аңа? Ни кирәк? Кире килә! Җибәрмәскә кирәк! Керсен! Кеше сүзеннән куркып монда… Кемдә кемнең эше бар?! Миндә беркемнең эше юк!

Күп тә үтмәде, бик каты ишек шакыган тавыш ишетелде. Мин яңадан чоланга чыктым.

– Кем бар? Нәрсә кирәк? – дидем ишек аша, дер-дер калтыранып.

– Мин бу, мин – бригадир ярдәмчесе! – дип кычкыра бу тиле кеше сыман. – Иртәгә амбарга барасызмы?.. барасызмы? Ашлык яна, кеше юк. Барасызмы? Икенче килмәм, курыкма! Әйт, барасызмы? Барыгыз… өчәүләп!

Бөтенләй чит кеше булып, бригадир булып кычкыра. Кычкырды-кычкырды да йөгереп баскычтан төште, йөгереп ишегалдан чыгып китте.

Ул кычкырганда, мин тагын келәгә килеп тотындым, ишекне ачаргамы, бикләргәме азапланам – үзем дә аңламыйм. Келә нишләптер күтәрелмәде. Ишек ачылмады. Ул баскычтан төшеп киткәч кенә, мин ишекнең бикләнмәгәнлеген аңлап алдым. Ишекне төртеп җибәрдем дә шунда бусагага утырдым. Утырмадым да. Егылып төштем. Кинәт елыйсым килде. Мыштым гына үксергә тотындым.

XI

 

Бер заман артымда Таня басып торганлыгын шәйләп алдым.

– Ни булды тагын? – ди бу.

– Булмады, – дигән булам. – Айлы төн, матур…

– Нинди айлы төн?! – ди Таня, исе китеп. – Әйдә, керәбез. Тилереп беттегез инде барыгыз да.

– Хәле ничек? – димен, күршеләр ягына ымлап.

Ул миңа күрше хатын турында сөйләргә тотына. Фәлән төрле дару бармы, ди, тынычланса бетәр, ди, нервы, баш, йөрәк, ди… Без өйгә керәбез, шкафны ачып, кирәкле даруларны алабыз да, Таня яңадан теге якка кереп китә.

Мин үзебезнең якка чыгам. Чыксам, калай капкачын сикерткәләп, дөбер-шатыр чәйгүн кайнап утыра.

Таня чыккач, сөйләшми генә чәй эчтек. Ашагач-эчкәч, көрсенеп куйдым. «Шул кирәк сиңа! – диде графинга сөяп куелган «Галия», утлы күмердәй күзләрен очкынландырып, – Җебегән кеше син, җебегән, булдыксыз. Сүзеңдә тора белмисең, антыңны бозасың, егетләр турында уйлыйсың. Уйлау гына түгел, очрашасың, сөйләшәсең! Физика, химия дәреслекләрен ай буена кулыңа да алып карамадың. Нинди кеше син? Әйт әле, нинди бәндә син?1 Синең белән дуслашкан мин җүләр! Мин сөйләгән сүзләр барысы да бушка китте. Юкка төкерекләремне чәчеп, мин сине укырга, укырга дип өндәгәнмен! Булмый синнән, берни булмый…»

Мнн тагын көрсенеп куйдым. Үзем белән үртәшеп утырган Галияне графин яныннан алдым да йөзе белән өстәлгә капладым. Ләкин алай да күз алдыннан китмәде, мине һаман үчекләвендә булды. Алдым да, ачуланып, «Нервы авырулары» китабына тыгып куйдым.

Күз алдыма Уфа килә, мин кайчандыр кызыгып караган шат йөзле студентлар килә. Ә бит Галия бер-ике көннән институтка барачак! Нинди бәхетле ул! Нинди бәхетле!..

Аның сүзен тотканда, бөтенесен аныңча эшләгәндә, мин дә аның белән бергә була ала идем бит! Ләкин булмады. Көч җитмәде, тырышлык, чыдамлык җитмәде. Нннди чыдамлык ди ул?1 Чыдам булган кеше секретарь белән тиргәшеп йөримени, авыру хатын белән әйтешәмени?! Әллә нинди кеше мин. Алама кеше мин. Нинди икәнлегемне үзем дә юньләп аңламыйм.

Галия нинди соң? Галия ул кеше генә дә түгел, – фәрештә! Үзе бәләкәй генә, чандыр гына. Өрсәң җаны чыгарга тора, үзендә никадәр көч, никадәр энергия! Ул төннәр буе укып утыра ала. Тели икән, тәүлекләр буе черем дә итми. Имтиханнарга әзерләнгәндә, ул атналар буе кинога бармый, мунчага бармый. Ашавын оныта, эчүен оныта, хәлсезләнеп аяктан егыла, шулай да кулыннан китабын төшерми. Аның белмәгәне юк. Китаптагыны ул биш бармагы кебек белә, кайсы биттә нинди хәрефнең кыек басылганына кадәр белә. Шуңа да ул отличница. Ул – баштанаяк укучы. Ул – чын совет студенты.

 

ХII

 

– Нәрсә кайгыга баттың, әйдә ятабыз, – диде Таня.

– Ятабыз?! Нинди яту әле бу вакытта?

– Нишләмәкче буласың? Кайгыдан суга ташланырга уйламыйсыңдыр ич?

– Көлмә, – дидем мин, ачусыз гына.

– Көлми ни! Синең йөзеңә карасаң, көлү түгел, әллә нишләрсең.

– Син карама!

Шулай бер-ике сүз әйтештек тә, тынып калдык.

– Әйдә, алайса, клубка? – диде Таня.

– Клубка?! – дидем мин, шаккатып. Бераз тынып тордым да, тыныч булырга тырышып: – Син теләсәң нишлә, – дидем. – Мин анда беркайчан да бармаячакмын! Менә шул. Ә син бар. Мин сине тотмыйм.

– Синең белән саргаеп үләрсең, – диде Таня, үпкәләп.

– Синең тормышта максатың юк, шуңа күрә күңелсез сиңа, – дидем мин.

– Харап инде, синең генә максатың бар!

Мин аңа каты бәрелгәнлегемне аңлап алдым, телемне тешләп тынып калдым. Ләкин күңел барыбер тыныч түгел, һаман кытыклана, һаман кымырҗып тора.

– Бәхетле кешеләр озакламый укырга барачаклар! – дидем, Галия турындагы уйларымны дәвам итеп. – Ә без утырабыз менә монда канаты сынган кошлар кебек.

– Барсыннар, минем өчен барыбер! – ди Таня, каты гына.

Бүген ул да минем белән әллә ничек сөйләшә. Бүтән чакта ул бер дә алай түгел. Хәзер әнә бер сүз әйтеп булмый, кытыгына тия. Күрәсең, Равилне күрәсе киләдер.

– Башкача нәрсә дисең… минем өчен барыбер дисең инде, – дидем мин, үзалдыма сөйләнеп. – Галия әнә алай дип уйламый торгандыр әле.

– Ошамый миңа синең Галияң! – ди Таня, тагын да ныграк үртәлеп.

– Ник ошамый? Ник?

– Отличница андый булмый.

– Нинди була соң?

– Кеше төсле… Китап корты, китап колы ул синең Галияң! Алай кем дә укый ала. Күрерсең әле, бер-ике елдан туберкулез алыр.

– Синең бар курыкканың туберкулез икән. Медицина хәзер туберкулезны тулысынча дәвалый.

Шуннан башка мин аңа бер сүз дә әйтә алмыйм. Галияне никадәр яратсам да, никадәр аңа табынсам да, бу минутта мин аны яклардай берни таба алмыйм. Дөресен әйткәндә, Галиянең күп кенә гадәтләрен мин үзем дә ошатып бетермим, тик ул турыда танырга гына куркам. Аннары аның ошаган яклары ошамаган якларына караганда күбрәк тә, көчлерәк тә. Аның менә шул көчле яклары мине үзенә буйсындырып тора да.

– Минем яшисем килә! – ди Таня. – Кешеләрчә, яшьләрчә яшисем килә. Тагын кайчан яшәргә? Миңа унсигез яшь. Сиксән түгел, унсигез! Нәрсә миңа монда уку дип, институт дип, үз-үземне төрмәгә бикләргә?! Үлгәч – мәңгелек төрмә…

«Надан!» – дип уйлап алдым. Үлгәч төрмә буламыни? Үлгәч анда төрмә дә юк! Никтер хәзер минем Таня белән сатулашып торасым килми. Мин инде бүген җитәрлек сатулаштым. Кычкырып, кайгырып арып беттем.

– Әйдә, алайса, ятабыз, – дидем.

– Хәзер минем ятасым килми, – ди Таня.

– Теләсәң нишлә, мин ятам.

Шулай дидем дә, урын-җир әзерли башладым. «Иртәге эшкә барасы бар бит әле», – дип уйладым үзалдыма. Барыргамы, бармаскамы? Нишләп йөрергә икән соң анда адәм мәсхәрәсе булып? Болай да бөтен авыл көләдер әле.

Түзмәдем, эшкә бару турында Таняга да әйттем.

– Барабыз! – диде Таня, бернинди икеләнүсез.

– Әйдә, алайса, тегеләргә барып кайтыйк, – дидем мин, – Баргач-баргач, өчәүләшеп барырга кирәк. Кем ул анда ялкауланып ятарга?!

– Әйдә! – диде Таня, сөенеп.

Тиз-тиз генә җыендык та, Зөһрәләргә китеп бардык.

 

Узган бүлек: idel-tat.ru

Комментарий язарга