Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 3нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 
3нче бүлек

Шулай тора торгач, мин кибеткә кереп чыкмакчы булдым. Кергәндә, кинәт, үземнен фельдшер кеше, мөдир кеше икәнлегемне исемә төшердем – юлда килгәндә, ул турыда онытып җибәргәнмен.

Башны югары күтәрдем, эре генә түргәрәк уздым, киштәләрдәге товарларны күздән кичердем. Карасам, үлчәү янындагы киң тактада кып-кызыл кура җиләге өелеп тора. Сатучыдан ярты кило жиләк үлчәттем дә баскычка чыктым. Торам шулай җиләк ашый-ашый, Яннан гына бер бабай китеп бара.
– Бабай, Мәеәгуткә ничә чакрым? – дим.
Бабай туктады, башындагы түбәтәен арткарак чөеп:
– Җәяү барсаң – биш чакрым, ат белән барсаң – өч чакрым, машинага утырып барсаң – бер чакрым да булмас, – диде.
Мин көлеп куйдым. Бабай белән сөйләшеп торган арада, кибет янына җигүле бер ат килеп туктады. Арбадан яшьрәк кенә бер егет төште, аксаклап аты янына килде, дилбегәсен тәртә башына чалып куйды да баскычка менде.
– Исәнме, апасы? – диде бу кинәт.
Мин җавап бирмәдем. Теләсә нинди авыл малае белән сөйләнеп тормассың бит монда!
– Җиләк тәмлеме, юанкай? – диде бу тагын, авызын ерып.
Юанлык минем иң нечкә җирем. Кем дә кем миңа юан дип, симез дип әйттеме, шартлар дәрәҗәгә җитәм инде. Аксак егетне күрмәмешкә салынып, аңа бөтенләй артым белән борылдым.
– Ачуланма! – диде бу, юаткан сыман. – Кая барасың?
– Сезнең өчен барыбер түгелмени? – дидем мин.
– Барыберен барыбер дә, минем ат бар бит! – диде бу, минем әйберләрне караштырып. – Мужыт, юллар бер яккадыр.
– Мужыт, түгелдер, – дидем мин, үчекләшеп.
– Шулай да, кая барасың?
– Мәсәгуткә.
– Мәсәгуткә?! Булды, алайса! Хәзер папирос кына алып чыгам да…
Аксаклап, ул тиз генә кибеткә кереп чыкты. Аты янына барышлый миңа карап елмаеп алды: әйдә, утыр, алып кайтам Мәсәгуткә, диде. Мин алай эчкерле түгел. Утыр дигәч, шундук йомшарып киттем. Әйберләрне алдым да җиргә төштем. Егет арбаның бер ягыннан миңа урын әзерләде, чемоданны алга җайлап куйды да, үзе икенче якка аякларын салындырып утырды. Без кузгалып киттек. Таш юлда тәгәрмәчләр дыңгырдый. Арба артына бәйләнми салынган буш мичкә сикергәли. Койрыгын күтәреп, бөтен гәүдәсе белән селкенеп, лыс-лыс ат чаба. Ат селкенгән җайга, тәртә башындагы дуга селкенә, тимер аеллар чылтырый. Минем инде күптән, бик күптән атка утырганым юк. Кайчаннан бирле икәнен дә белмим. Арбада утырып бару миңа искиткеч рәхәт. Никтер көләсе килә. Шулай да көлмәскә тырышам. Бөтен гәүдәм белән селкенгәләп, йомшак печән өстендә тик барам.
– Мәсәгуткә кемнәргә барасың? – дип кычкыра егег, сүз башлап.
Сөйләшкән сүз ныграк ишетелсен өчен, ул дилбегәне тарта төшә.
– Беркемгә дә түгел, – димен мин.
– Кунаккамыни? – ди егет.
– Юк, кунакка да түгел, – димен. – Эшкә барам.
Эшләргә. Шулай дип әйткәндә, күкрәгем шатлык, горурлык хисе белән тула. Мин үсеп киткәндәй булам. Авыз ерылып китә. Эшкә! Нинди зур сүз, мәгънәле сүз! Эшләргә… барлык кешеләр кебек эшләргә … үз көнеңне үзен күрергә…
– Укытучымыни? – ди егет.
Бу сүзләрне ул миңа бик гаҗәпләнеп әйтә кебек.
– Түгел… фельдшер… – димен мин.
– О, врач икән! – ди егет, миңа карата ачыктан-ачык хөрмәт белән.
«Врач» сүзенә минем түбәм күккә тия. Без беразга тынып калабыз. Үземнең «врач» икәнлегемне белдергәч, минем хәзер ныклап торып сөйләшәсем килә. Мин, каерылып, егетнең какча йөзенә, киң чандыр җилкәсенә карап алам.
– Аягың нишләде? – димен.
– Комбайнда эшләгәндә трактор астында калдым, – ди егет.
Шуннан соң тагын сүз бетә. Бу минутта минем аяк турында, авырулар турында бөтенләй сөйләшәсем килми. Мин егетнең үзенең сораштыруын телим. Минем күңелне аңлагандай, бераздан бу шаян гына сорап куя:
– Апасы, исемең ничек? – ди.
– Саҗидә, – димен мин.
– Мин – Равил, – ди егет.
Беркадәр баргач, тагын сорый бу:
– Безнең авылга ничә көнгә барасың? – ди.
– Ничек инде ничә көнгә? – димен. – Эшкә барам димен ич. Медпунктка мөдир булып.
– Һи, безнең авылда врачлар озак яшәмиләр! –ди Равил.
–Ник?
– Белмим. Әллә авылның суы килешми. Мин белгәндә генә дә, инде ничә кеше алышынды! Шагапов абый эшләде – Яңавылга кучте. Вәзилә исемлесе барые – ире белән читкә китте. Фәһимә дигән бер чибәркәй эшләде, анысы укырга китте. Зөбәйдә исемле бер башкорт кызы барые – анысы үзләре ягына кайтып китте. Әле күптән түгел Зина апа эшләде, Ермакова, ул да хәзер Янавылда. Син кайсы якныкы соң?
– Яңавыл.
– Һи, әйттем бит! Көз җиткәнче таясың инде син бездән!
– Белмим… – димен мин.
Мин чыннан да ни әйтергә белмим. Күңелгә шом төште. Нишләп беркем дә тормый икән ул Мәсәгуттә? Бик алама авыл микәнни? Равил атына бер кизәнеп алды да, минем барлыкны-юклыкны да онытып, кычкырып җырлап җибәрде.

***

Киләсе өлеше иртәгә кич куелачак.

Комментарий язарга