Нурсөя ханымга

Зөфәр Гыймаевның Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханым сурәтләнгән картинасын күргәч туган уйлар

 Пар касәнең берсе бушап калган,

Икенчесе тулган, мөлдерәп.

Бушатасы кәсәләрнең санын

Аллаһ күптән куйган билгеләп.

 

Кәсәң генә түгел, күңелең дә

Мөлдерәпләр тулып ташадыр,

Төшләреңдә әле сиңа һаман

«Нурсөям!», дип, тавыш дәшәдер!

 

Йокыларың бүлеп торасыңдыр,

Шул тавыштан төнлә, сискәнеп.

Кулъязмасын кулыңа аласыңдыр –

Саргайгандыр аның төсләре.

 

Сары лимон белән чәй эчәсең,

Сизмисең дә лимон ачысын.

Син шикәре идең шагыйреңнең –

Кәсәсенең сихәт тамчысы.

 

Сыңар кәсә мөлдерәпләр тулган,

Бергә эчкән чәйләр – күңелдә.

Ачы лимоннарны балландырып,

Шагыйрь күңеленә нурың салып,

Татлы шикәр булып төшкәнсең син

Тәкъдир кәсәсенең төбенә.

Комментарий язарга