Кабан күле янында нәрсә булачак?

Казан көннән көн матурлана дип әйтүчеләр алдаша! Казада көннән көн казылган, чокылган, койма белән уратылган җирләр күбәя дип әйтү дөресрәк булыр. Ярты шәһәр ремонт эшләре аркасында «бөке»дә утыра. Чемпионат башланганчы айдан әзрәк, төгәлрәк әйтсәк 28 көн калды. Ә менә ремонт эшләре беткәч, барыбыз да Казанның ничек һәм кайсы якка үзгәргәнен үз күзләребез белән күрә алачакбыз. Шәһәр башлыклары әйтүенә карганда матур җирләр бермә-бер артачак.

uNxGF8jeRSo

Мәсәлән Камал театры янында бик матур, җәяүләп йөри торган яңа басмалар салыначак. Социаль челтәрләрдә, зур тимер капка артына кереп карый алучылар, андагы хикмәтләр турында яза. Кемдер анда берничә этажлы йөрү зонасы булачак ди. Шулай ук театрдан сул якта газон җәеп, эскәмияләр куячаклар дигән сүз дә йөри. Һәм Горький паркындагы кебек, җирдән бәрә торган музыкаль фонтаннар турында сөйлиләр.

Әлеге мегапроектның нәтиҗәсең шәһәр халкы инде бик тиздән 1 июнь көнне күрә алачак дип көтелә.

Комментарий язарга