Очрашырбыз, август!

Сау бул, август!
Соңгы төнең синең.
Соңгы тапкыр йолдыз атыла…
Атыла да күктә, бәргәләнеп,
Үз артыннан мине чакыра… 

Эзләремә томан ятып елый…
Август төне эреп югала…
«Әйдә! − ди ул, − әйдә минем белән!
Гүзәл илгә! Сагыш юк анда!»

Үпкәләмә, август. Монда калам.
Җирдә калам әле быелга.
Мин яшәргә тиеш тагы бераз,
Мин яшәргә тиеш тоела…

Кулны болгап, сине озата барам.
Капка ача миңа сентябрь.
Тик беләмен: очрашырбыз, август!
Китүләрем минем синдәдер…

Комментарий язарга