Онытырлар, димә…

Халкыбызның мәңге тынмас сандугачы, ничә буын татарны моңнары белән елаткан һәм юаткан, яшәү көче биргән, кечкенә Салаюа авылын гына түгел, Тәтешлене, татар мәдәниятен бар дөньяга таныткан бөек Җырчы­быз, моң Али­һәсе, җыр иленең Патшабикәсе, ихлас һәм нечкә күңелле, үз-үзенә ифрат таләпчән, кабатланмас һәм бердәнбер Хәния Фәрхинең вафатына да 40 көн үтеп китте. Ул кызыл папкаларда ташка басылып мөһер­ләнгән түгел, ә чынлап торып Халык Җырчысы булды. Булды… Кичә генә үзе белән рәхәтләнеп сөй­ләшкән, аралашкан, уртак планнар да булган, эч серлә­реңне сөйләп бушанган, туганыңнан да якын кеше турында “иде” дип сөйләве бигрәк авыр икән.

Күп кенә гәзит укучыларның исендәдер әле, 1990 елларда “Романтик” магнитофоннары чыкты. Алар белән һәр татар йортына диярлек Салават һәм Хәния моңы агылып керде. Әле андый кассеталарның кадерен белмәсәк тә, ул чакларда тавыш яздырылган тасмалар бик сирәк була һәм аларны сатып алу бәхет кошын тотуга тиң иде. Безнең йортта иң беренче яңгыраган кассета Хәния апаның “Бәхетем минем” аудиоҗыентыгы булды. Әни кайсыдыр бер кибеттән­ме, базарданмы сатып алган иде аны. Ул инде еллар үтү белән, үзен дисклар алыштырганчы меңәр тапкыр тың­ла­нып, күп урыннарда җуе­лып, тавышы бозылып беткән иде. Менә шул көннән башлап таныш мин бу Моң белән. Менә шул мизгелдән алып бүгенгәчә ул күңелем түрендә. Моң борылышларына сокланып, әсәрләнеп, һәр сүзен күңелгә сеңдереп тыңлый идем. Ә бит югыйсә, минем үземә дә ул вакытта ничә генә яшь булган.

Хәния апа төрле буын тыңлаучының күңеленә үтеп керә белә иде шул… Ничә еллар аның белән күрешеп сөйләшү теләген йөрттем. Мәктәпне тәмамлап, Бәләбәй­гә укырга киттем. Әни кочагыннан чыкмаган гади авыл баласының шәһәрдә сагыну-сагышларын да Хәния моңы, Хәния җырлары баса иде. Беренче курста укыганда шәһәр Мәдәният сарае каршында җырчының афишасын күреп калдым һәм билет сатып алырга акча җыя башладым. Ничек итсәм иттем, ләкин Хәния апаның концертына эләктем.Менә бу илаһи һәм садә мизгелләр! Сәхнә ачылып китә. Авылда инеш өстеннән күтә­релгән томан кебек, сәхнә төтене агылып, тамаша залын да чолгап ала. Пәрдә артында Хәния апаның тавышы: “Җыр­ларымда – сезнең язмыш­лар!..” Һәм менә үзе! Халык яраткан җырчысы, кумиры, рухи туган белән күрешүдән аһ итә! Сәхнәгә ыргылгандай хәрәкәт ясап куя һәм үзе дә сизмәстән Хәниянең күңел дөньясына, аның җыр-моң иленә кереп китә… Хәния апа теләсә кемне шул дөньяга алып кереп китә белә иде. Аның сәхнәгә килеп чыгып, тамашачыны “Саумы, газиз тамашачым!” дип сәламләве генә дә бөтен сәхнәне, залны тутыра иде.

Хәния үзе елый, үзе җыр­лый, берничә йорттан гына торган туган авылын бер генә концертында да телгә алмый калмады. Халык онытылып, уч төпләре кызганчы кул чаба. Аны сәхнәдән җибәрәсе килми. Менә ул чын сәләт, чын моң, халыкчанлык!Бөтен кыюлыгымны җыеп, концерт тәмамлануга үзен күреп калу теләге белән грим бүлмәсенә үтәм. Үтәм дип әйтү генә җиңел, монда халыкның күплеге, әйтерсең, тамашачы­ларның барысы да монда күчкән. Түземлек белән автограф алу өчен үз чиратымны көтәм. Грим бүлмәсенең ишеге тамашачылар өчен ачылганчы 30-40 минут үтә, тик берәр тамашачы кайтып китү ягын караса. Һаман кабатланмас миз­гелләрне көтә. Хәния апа һәр тамашачыны ихлас тыңлап, фотога төшеп, афиша почмагынамы, кассета тышынамы, билет артынамы автографын һәм изге теләкләрен яза. Әле генә, үзем сәхнә кешесе булгач кына аның бу мизгелләрдә никадәр аруын, әмма моны беркемгә дә сиздермәвен аңлыйм.Шул көннән соң концертларын калдырмый йөри башладым.

Үзе бер гомергә торыр концертлар иде ул. Елатты да, елмайтты да Хәния апа ул тамашаларында….Күңел елый. Синең моң­нарыңа күмелеп гомер буе ләззәт алган күңелем сыкрап елый, Хәния апа. Ничә еллар иҗади гына түгел, гаилә дуслыгы да бәйләде безне. Нәкъ җырыңдагыча, һәр шалты­ратуың бер бәйрәм иде. Өзел­де моң… Мәңгелеккә өзелде… Авыр… Күз алдымнан һич китми: соңгы тапкыр безгә кил­гәнеңдә Нурислам улым­ның кечкенә уенчык гармунын кулыңа алып, көйләр чыгарырга тырышып утырдың, шуңа үзең ихлас итеп көлдең… Әйе, син барысын да ихлас, саф йөрәктән башкардың: еласаң, ихлас еладың; көлсәң, ихлас көлдең; җырласаң, ихлас җырладың. Син ясалма­лы­лыкның нәрсә икәнен бел­мәдең. Бу сыйфат сиңа ят иде. “Нурлан энем”, – дип меңәр тамашачы утырган заллар сәхнәсеннән кабатлый торган идең. Гаилә әгъзамны югалттым. Әйе, син күптән инде минем гаилә әгъзама әйләнгән идең.

Исемдә, кече улым тугач, озак вакыт исем таба алмый тордык. Шулай бер атналап вакыт үткәч, Хәния апа шалтырата. Аңа улым тууы турында әйттем. Ихлас сөенеп, бәхетле сабый булуын теләде. Шунда ничектер үзебез дә сизмәстән энесе Нурислам турында сөйләшә башладык. Шул вакытта инде улыма нинди исем бирәчәгебез турында белә идем. Икенче көнне шалтыратып, улыбызга Нурислам исемен бирүебез турында хәбәр иттем. Шулчак Хәния апа елап җибәрде. “Син миңа гомер эчендә иң зур бүләк ясадың, рәхмәт!” – диде… “Концертларда сәхнәгә чакырып алып та, залга төшеп тә моны кат-кат кабатлый торган иде. Шалтыратканда иң элек Ну­рис­ламның хәлен сорашты, “Нурик ничек анда?” – ди дә, көлеп җибәрә үзе.

Соңгы көннәрдә миңа язган смс-хәбәрләрен укыйм. Ярый әле җуеп ташламаганмын. Үзе бер ядкәр, үзе бер юаныч хәзер алар минем өчен. Ах, юаныч микән соң әле: аларны укыган саен бергә булган бә­хетле мизгелләр искә төшеп, йөрәк парә-парә телгәләнә. Юк, юаныч түгел шул, йөрәк ярасы гына.Күпме гадилек, күңел җылысы, табигыйлык, ихласлык аларда… “Ике кызым — ике кошчыгым” дигән шигыремне бик ошатып, аны мотлак җыр итәчәге турында әйтә торган иде. “Әле шигыреңне укып елап утырам, җырлаганда нишләрмен инде?!” – дип язган хатында. Өлгермәде…Гомер буе укып-укып та укып бетерә алмас Китап, ачылмаган олы бер Дөнья, чиксез Галәм булдың син. Шушы кырык көн эчендә үзеңә кырык тапкыр шалтыратырга үрелдем. Тормышымның син генә белгән һәм аңлаган авыр мәлләре, күңелемнең кырык кылга бүленгән чаклары бар бит, апам. Синең белән бүле­шәсе иде дә бит аларны, юк шул…Бәхил бул, йөрәк дустым… Болай иртә саубуллашырбыз дип һич кенә дә уйламый торган идем. Өч көнлек дөньяда яшибез икән… Җырыңдагыча, бер сандугач булып әйләнеп кайт әле язын… Бакыйлыкта күрешергә насыйп булсын.

1504547192_8

Җилләр елый бүген.
Җир дә елый —Күкләр елый бүген.
Күңел елый.

Бүләкләрең сыйпап-сыйпап елыйм

—Мөлдерәмә күз яшьләрем.

Аксын, тыймыйм.

..Еламыйча ничектыңлармын соң,

Газиз апам, синеңмоңнарыңны?

Син чынлап табәхетле идеңме

Бу дөньядаүткән юлларыңда?..

Кулларымда синең җылың калды,

Башланмаган күпмеелың калды,

Эз басмаган күпмеюлың калды,

Җырланмаган күпме җырың калды…

 

Комментарий язарга