“Мин дә җырлап-биеп кенә йөрер идем” диючеләргә җавап

Сабантуй – милләтебезнең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Республикабызда аны татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә үз итә. Башкалабыз Казанда да әлеге бәйрәм 23 нче июнь көнне гөрләп узды. Быел Россиядә дөнья чемпионаты булу сәбәпле, биредә бик күп чит илләрдән килгән туристлар, җанатарлар да бар иде.

Алар барысын да кызыксыну белән күзәттеләр, милли ризыклардан авыз иттеләр, милли киемнәрне киеп карадылар, уеннарда катнаштылар һ.б. Капкадан керүгә, төп мәйданга җиткәнче, ике яктан да һәр районның “үз җире” урнашкан, анда һәрберсе “үз» Сабан туен күрсәтә. Ә мәйданда – көрәш, уеннар, концерт һ.б. Барысы да бии, җырлый, күңел ача, шулай Сабантуй гөрләп узып та китә.

Миңа беренче елны гына бу бәйрәмдә катнашырга туры килми. Шуңа да Сабантуйга әзерлекне, катнашучылар өчен аның ничегрәк үтүен яхшы беләм. Кайбер кешеләрнең “болар бииләр дә, җырлыйлар гына, бер авыр эш эшләмиләр” дигән фикерләре белән очрашырга туры килә. Әле кайберләре “мин дә шулай гына йөрер идем ул, бернәрсәсе юк аның, акчасын да бирәләрдер әле” дип әйтеп куя. Шул 30 градуслык эсседә биеп-җырлап кара син! Хәлең бетсә дә, маңгаеңнан тирләр акса да, моны белдертмичә сәхнәгә елмаеп чыгасың, елмаеп биисең-җырлыйсың, аннан киләсе чыгышыңны көтеп утырасың. Көтеп утыру гына дип әйтеп тә булмый моны. Берничә катлы сәхнә костюмыннан кояшта утыру да җиңелләрдән түгел.

Казан Сабан туе сәгать унда башлана, димәк, безгә районнан 6да чыгып китәргә, ә әзерләнер өчен 4-5 тә йокыдан торырга кирәк. Шулай 6-7 автобус белән юлга чыктык. Бәйрәмгә беренче кунаклар килү белән сәхнә бушарга тиеш түгел. Алар безнең Сабантуйны кереп карыйлар да, икенче районнның “ишегалдына” кереп китәләр. Ә сәхнә артында – костюмнар алыштыру, йөгерешү, нәрсәдер эзләү һ.б. Кемнәрдер килеп бетмәгән – бер җыр ике тапкыр җырлана (һәр яңа кергән кеше өчен кабатлаулар беленми). Шундый “йөгерешләр” белән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны да каршыладык. Ул 5 минутка кереп, көрәшне, әзерлекне карады да, шулай ук башкаларның бәйрәмгә әзерлеген карап, төп мәйданга юл тотты.

Концерт номерларыбыз дәвам итә, ләкин бервакыт безнен капкадан беркем дә диярлек керми башлады. Ник икән дисәк, күршедә Нурлат Сабан туе гөрли, ә алып баручы һәм концерт куючы — Фирдүс Тямаев. Бөтен кеше шунда агыла. Шулай итеп, кеше бик аз булса да яки бөтенләй булмаса да, бәйрәмебезне дәвам иттек, ә бераздан, Сабантуй ахырына якынлашкач, кайтырга юлга чыктык.

Без 1-2 көн генә чыгыш ясап алабыз, ә артистлар, җырчылар көн саен диярлек концертлар куя. Сабантуй сезонын, чемпионат белән бәйле чараларны әйтәсе дә юк. “Бүтән эшләре юк”, дигән кешеләргә, профессиональ артистлар белән үзләрен бер тиң куючыларга, “без дә шулай җырлап-биеп йөрер идек” дип фикерләүчеләргә аларның урынында булып карарга иде бер! Үзем артистларга бик зур хөрмәт белән карыйм, сокланам, тырышлыкларына исем китә. Бәйрәмнәребезне ямьләндерә, нурландыра белгәнгә зур рәхмәт аларга.

IMG_1263

Комментарий язарга