Парковка хөкеме, яки яшь драматурглар ни турында уйлый?

6 декабрьдә Камал театрының Кече сәхнәсендә “Яңа татар пьесасы — 2017” I яшь татар драматурглары лабораториясе һәм конкурсының пьесаларын уку булды. Укулар өч көн буена бара. Алсу Газтдинованың  “Хөкем” һәм Сөмбел Гаффарованың “Парковка” әсәрләрен режиссер Лилия Әхмәтова сәхнәгә куйды.

Пьесаны укучы актёрлар: Венера Шакирова, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирова, Эмиль Талипов, Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Ирек Кашапов, Айгөл Абашева.

Алсу Газтдинова, юрист буларак, үзенә бик якын өлкәне – суд процессын тасвирлаган. Төп герой – Рәмзия Локманова гаепсезгә өч елга үзенең яраткан эшеннән (балалар табибы һөнәреннән) китеп тору һәм ел ярым аерым бер сәгатьләрдә урамга чыкмау дигән суд карарын ишетә. Соңыннан, бу җәзадан да көчлерәге – җәмгыять фикере, Рәмзияне сындыра, интернетта үзе турындагы начар фикерләрне укыгач, йөрәге чыдамыйча, гүр иясе була.

Пьесада геройлар күп булса да, вакыйгаларның узу урыны –  хөкем залында. Ахырга таба гына без Рәмзиянең өендә һәм хастаханәдә “булып алабыз”.

Әсәрдә күп төрле проблема күтәрелгән: җәмгыятьнең анализлап тормыйча гына, беренче “төртеп” күрсәткән гаепләнүчегә ташлануы, нахакка гаепләнгәннәрнең авыр хәле, хөкем өлкәсендә эшләүчеләрнең кешеләр язмышына битарафлыгы (судья мисалында) һәм хөкемгә уен итеп кенә карау, үз сүзеңне дөрес итеп чыгару турында гына уйлау (прокурор мисалында) һ.б.

Алсу Газтдинова медицина һәм хөкем терминнарын оста куллануы һәм әсәр сюжетында чынбарлыкта булган тарихны куллануы белән отты дип саныйм. Беренче пьеса төерсез килеп чыккан, алга таба Алсу татар драматургиясен тетрәндергеч, җитди, уйландыра торган иҗаты белән баетыр дип өметләнәм.

Фикер алышудан соң һәм Алсу Газтдинованы дебюты белән котлаганнан соң, икенче пьеса – Сөмбел Гаффарованың “Парковка”сын тыңладык. Хәер, тыңлау гына түгел, карадык та, чөнки режиссёр Лилия Әхмәтова укылышка уенны күпләп керткән, беренче пьесаны укыган актёрлар да монда күбрәк хәрәкәтләнделәр, эмоцияләрен дә җәлләмәделәр.

Сөмбел Гаффарова Коръәнне төп сюжет сызыгы итеп алып, парковка урынын даулап йөргән Фатыйманың эчке дөньясын сурәтли. Анда космос һәм күселәрдән курку, Али белән үзе арасындагы күптән сүрелгән мәхәббәтне торгызу омтылышы.

Дөресен генә әйткәндә, Коръәнне белмәгән кешеләр әлеге пьесаны аңлап бетермәскә мөмкин, шәхсән үзем шундыйлар рәтеннән. Төп катламда яткан парковка мәсьәләсе тулы күләмдә бары икенче катламны – ислам динен тирәнтен белгәннәргә генә ачылып бетә. Пьеса ахырында  Фатыйма үзенең иң беренче зур куркуын җиңә – хыялында космоска оча. Әсәр барышында ахырзаманның җитүе турында фикерләр әйтелә, язучының әлеге темага бик еш уйланганы сизелә.

Залда утыручылар фикер алышканнан соң, автордан өстәп ни әйтергә теләвен сорадылар, ләкин Сөмбел Гаффарова үзе пьесасын шәрехләүдән баш тартты, аның әйтүенчә, ул үзе әйтергә теләгән барлык фикерне әсәренә салган һәм өстәп әйтергә сүзе калмаган. “Парковка” әсәрендәге үзенең куркуы, шиге, фикерләренең күпләп кулланылуы авторның шәрехләвенә урын калдырмый, дип саный ул.

Пьеса укуның беренче көне бик уңышлы узды, әсәрләр тыңлаучыларның фикерләрен тирәнәйтеп, күңелләрен баетты. Ләкин укулар моның белән генә бетми. Тамашачылар һәм драматургия белән кызыксынучылар 7нче декабрьдә Г.Камал исемендәге театрның Кече сәхнәсендә Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” һәм Алинә Бикмуллинаның “Булдырабыз…” пьесалары, ә 8е Гүзәл Сәгыйтованың “Томан”, Рәдиф Кашаповның “Алия галәмнәре” һәм Миләүшә Имамназарованың “Юкка түгел…” пьесаларын тыңлый алачак.

Комментарий язарга