Пасха һәм татар авылы

Бүген шундый матур салкынча яз иртәсе. Апрель башы. Кошлар да сайрый, кояш та елмаеп карый. Кошлар дигәнең, чыпчыклар чыркылдавы инде, Себер өчен кошлар сайравы әлегә шуннан гыйбарәт. Әмма ул минем колакка туган якның сыерчыклар моңы кебек тәэсир итә. Әнә якындагы бер чиркәүдән чаң тавышы кушылды.

Чаңнарын көйле итеп, дәртле итеп кагалар. Бәйрәмчә итеп. Православ динендәгеләр кичәдән бирле олы бәйрәм рухында. Кичә Благовещение – Мәрьям Анага Христосның туачагын хәбәр иткәннәр, ә бүген Пасха…

Юк, сүзем ул турыда түгел. Бу халәт мине туган ягыма алып кайтты. Безнең Пермь краендагы Уя районы Чайка авылы – татар авылы саналса да, күпмилләтле, төрле миләт вәкилләре бергә сыенып яшәгәнлектән, шушы көннәрдә бер матур йолага кинәнә иде. Әбием Фәришә сөйләве буенча, элегрәк ул кичке уен булган. Алтысыннан җидесенә төнне кемгә дә булса яхшылык эшләргә тырышканнар. Кемнеңдер сиздерми генә карын көрәгәннәр, кемнеңдер утынын кискәннәр, су ташып куйганнар… Бу кичне “благое дело” дип исемләп, авылның хөрмәт ителгән кешеләренә генә игелек кылырга тырышканнар.

Уен булгач, аның көлкесе дә булган инде. Иң кызыгы – капканы бикләп китү. Әле мин үскәндә дә капка бикләш бар иде. Хәтерлим, капкаларын бикләгән өчен әби-бабайлар безне тирги, ә без карга бата-чума, көлешә-көлешә качабыз, куып тотмасыннар, дип йөгерәбез генә… Кайберләре бикләмәгән өчен ачулана, яхшы кешеләргә генә татый бит бу бәхет. Элгәре авылда бик саран бер абый да яшәгән, дип сөйли иде әби. Халык яратмаган инде моны. Кәүшаулы чанасы (бездә шулай диләр иде) да бар икән моның, әй мактана ди бу. Бу кичтә аны да акылга утырткан яшьләр, чанасын чолан башына менгереп куйганнар.

Менә тагын яз, тагын тамчы тама… кошлар сайрашуы белән минем дә  балачагым хәтер булып калка…

Православие динендәгеләрне бәйрәмнәре белән котлыйм!

1

Ленара Җиһангирова,

Себер, Нижнесортымск поселогы, балалар бакчасы тәрбиячесе.

Комментарий язарга