Паска турында

— Килдең дә мени? — диделәр якында гына. Колакка якын булган татар телен ишетеп борылып карадым. Янымда гына “Бәхетле” супермаркеты эскәмиясендә утырып торучы Сәлимә карчыкны, аның янында авыр сумкаларын тотып торган Әклимә апаны күреп, бик гаҗәпләндем. Мәскәүдә яшәп татар теленә шундый сусаганмын икән бит. Казанга кайткан көннең беренче сәгатендә үк,  бәләкәй чактан белгән, озак еллар буе күрше булып яшәгән таныш хатыннарны очратырмын дип кем уйлаган?!

Без иске фатирда торганда Сәлимә карчык белән Әклимә апа безнең күршедә генә яшәделәр. Сәлимә карчык безнең ишектән сул якта яши иде. Ул бик кызу канлы, тупас һәм усал апа булып истә калган. Без балалар, аннан гел бераз шүрли идек. Каршы ишек Әклимә апа киресенчә, йомшак күңелле, юмарт һәм ихлас иде. Күргән саен, чуар  чәчәкле халат кесәсеннән һәрберебезгә берәр кәнфит булса да чыгарып бирә иде ул.

   Мин шуларны искә төшереп утырган вакытта, Сәлимә карчык “хәзер син мине көтеп тор инде” дигән сүзләр белән сумкасын калдырып, кибеткә кереп китте.

Таныр микән инде дигән уй белән Әклимә апа янына күчеп утырдым.

-Исәнме, Әклимә апа! — дидем. Бераз карап торгач, ул да мине исенә төшереп,

-Әй! Самат улым, әллә синме? Танымый торам, — дип җавап кайтарды.

— Мәскәүдә торып бик үзгәреп, бөтенләй ябыгып беткәнсең. Хәлләрең ничек соң? Сине Мәскәүдә зур кеше диләр. Ә без һаман шулай ук, Сәлимә апаң белән агылый белән тагылый кебек бергә йөрибез. Башкача булмый да. Аерылганны аю ашар дигәндәй. Менә хәзер дә кибеткә бергә килдек. Мин продухтылар алганда ул минем әйберләрне карап тора, ул алганда мин карыйм. Әле генә үзем дә азык-төлек алып чыктым менә. Күрше малайларына пасхага күкәй алдым, эчендә уенчыгы да бар. — дип тезеп китте ул. Сез киткәч, сезнең урынга күченеп килгән урысларның малайлары һәр ел керә инде безгә, яңа елга да, паскыга да. Керәләр дә Исус воскрес диләр. Паска белән диләр. Без гомергә белмәдек инде ул пасканың ни икәнен. Әле үз йортыбыз белән торганда күршебездә генә бер карт поп та яши иде.

— Сез кая тора идегез соң?

— Ә без гомер буена шушы тирәдә тордык та. Безнең гаилә сугыштан соң Буа ягыннан күчеп килгән. Монда Әмирхан урамында элек кош-корт асрарлык үлән, күл бар иде. Без дә үз йортыбыз белән тора идек. Миңа ул вакытта күп булса бер җиде яшьләр булгандыр, шулай күрше балалары өйрәтте дә безне, паска, паска дип кереп киттек күрше попка. Өйрәтелгәнчә Исус ывоскрес дидек. Ул безне өенә кертеп, чәй эчереп, нидер ашатып чыгарып җибәрде. Ә без татар балалары каян белик инде. Кич попка тагын кердек. Исус ывоскрес! — дибез.

– Я знаю, знаю, сез бит миңа инде әйттегез! дисә дә, тагын бер ашатып чыгарды безне карт поп. Өйгә кайткач әнигә сөйләдек моны. Әниебез, дуңгыз ите ашаткандыр дип, авызларыбызны сабын белән юды. Кем хәтерләсен инде ул вакытта ни ашаганны.

Эх яшь чак, алай дисәң, без гомергә белмәдек инде ул пасканың ни икәнен.

Комментарий язарга