«Печән базары» 2018 ниләр булды?

Августның беренче якшәмбесендә, «Черек күл» паркында, заманча татар мəдəнияте фестивале — «Печән базары» узды. Әлеге бәйрәм VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумыныңда азагы иде. Фестивальдә төрле темаларга караган лекторийлар, сату почмаклары, фуд-кордлар бар иде. Фестиваль концерт белән тәмамланды.

Элек фестиваль Иске татар бистәсендә, Кабан күле буенда уза иде. Иске татар бистәсендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, быел фестиваль икенче мәртәбә   Черек күл паркында оештырылды.

Фестваль барышында рәссамнар зур панно ясады.

печ

Милли костюмнар киеп килгән кешеләр күп иде. Милли костюм конкурсы узырылды.

51845135-e00b-4a43-93af-29afa743bbac

Татар телендә ясалган өстәл уеннары саттылар.

gQnnQFLtDgQ

печэнбз

Фуд-кордта бик матур тәм-том сатылды.

14 печщнб печщй

Салават Фәтхетдинов рәсеме ясалган савыт белән мәтрүшкәле салкын чәй эчерделәр.

 

пейц

Татар кәләпүшләре, калфаклары һәм түбәтәйләре киеп карарга, яулык бәйләргә тәкъдми ителде.

132

Фестиваль  татар альтернатив җырчылары концерты белән тәмамланды

Комментарий язарга