ПЕЛӘШ

Гомәр утыздан соң пеләшләнә башлады.
– Менә, синең белән изаланып яши торгач, япь-яшь килеш чәчем дә коела, – диде ул көннәрдән бер көнне хатынына.
– Гомер буе этлек уйлап йөргәнгә коела синең чәчең, – диде хатыны исе китмичә генә. – Иза чиккәннән чәч коела торган булса, минем чәчем генә түгел, әллә нәрсәләрем коелып бетәр иде инде. 
Гомәр көрсенеп кенә куйды.Чыннан да, урыс әйтмешли, хатын монда непричум иде…
Пеләшләнә барган башны кычыткан, әрекмән суы белән юу да, аракы белән ышку да, дуңгыз мае белән сылау да ярдәм итмәде: “аланлык” зурайганнан-зурая барды. “Әллә асылыныйм микән?” – дигән уйлар да килгәләде Гомәрнең башына. Соң, пеләш баш белән бу дөньяда ничек яшәп була инде? Әллә кайбер артистлар кебек парик кияргәме?
Шулай пеләшләнеп, изаланып яткан көннәрнең берсендә, күршесе Зөфәр Гомәргә күрше райондагы чуаш карчыгына барырга киңәш итте.
– Аның кебек ырымчы дөньяда да юктыр, малай, – диде ул. – Аяксызларны – аяклы, билсезләрне билле ясый ди. Дәваламаган чире юк ди. Бар син шуңарга.
Гомәр озын-озак уйлап тормады, Зөфәр әйткән авылга юл тотты.
… Озак кына эчке бүлмәдә кайнашкач, чуаш хатыны аннан бер шешә ниндидер кызгылт сыеклык тотып чыкты.
– Менә, – диде ул. – Көн саен иртән һәм кич берәр бал кашыгы эчәрсең. Салкын урында сакла. Бәясе мең тәңкә. Шушы шешәне эчеп бетерергә кирәк.
Гомәр аңа шытырдап торган ике биш йөзлекне тоттырды да чыгу юлына борылды.
– Исеңдә тот – көненә ике тапкыр берәр бал кашыгы, – диде хатын.
Ләкин шатлыгыннан исергән Гомәр имченең бу сүзләрен колагына элмәде.
Өйләренә кайтып җиткәч, ул ашыга-ашыга шешәне ачып, андагы сыеклыкны иснәп карады. “Кызыл аракы исе дә килә кебек, – дип уйлады Гомәр. – Әллә эчеп караргамы соң? Ничек диде әле, бер стаканмы?”
Гомәрнең тизрәк чәчле буласы килү теләге шулкадәр көчле иде ки, ул түземсезләнеп даруны йомрыга койды. Эчемлек ашказанына яхшы гына төшеп утыргач, көзге янына барып пеләшенә карады. Анда әлегә чәч күренми иде.
Ул өстәл янына барып утырды. Аңа йокысы килгән, тәне кызышкан сыман тоелды. “Ничек диде әле, шушы шешә җитә дидеме?”
Дару тәэсирендә йокыга талган ир хатыны Саниянең эштән кайтканын да, урамнан уйнап кергән балаларының чыр-чуын да ишетмәде. Төн үтеп, таң сизелә башлаганда гына бөтен тәненең үтереп кычытуыннан уянып китте. Гомәр кашынып та карады – кычытуы басылмады. Ул үзен анадан тума килеш кырмыска оясына эләккән кеше кебек хис итә иде.
Түзә алмагач, Гомәр өстендәге күлмәген салып атты да, кинәт, нидәндер шикләнеп, кармаланып утны кабызды. Үзенең шәрә кулына күзе төшкән ир эсселе-суыклы булып китте – кул йонлач иде. Гомәр йөгереп диярлек түрдәге көзге янына барды. Көзгедән аңа маймылдан берни белән дә диярлек аерылмаган йонлач гәүдәле… пеләш ир карап тора иде.

«Тулпар»журналы

Комментарий язарга