Писүкле ипи һәм әбәкле балачак

Күз бетереп телефонда, компьютерда утырабыз. Олысы-кечесе, баласы-чагасы…  Баласы-чагасы бигрәкләр дә кызганыч. Үтә гомерләре Смешарики, Фиксики, Спанч боб һәм Маша — аю мультиклары карап.Болар бераз үскәч балачакларын ничек искә алырлар икән, җәмәгать? «Эх, теге сары төстәге губка шәп иде!»дә, «Фиксикиның 134нче сериясен тагын бер карасаң иде!» дипме? Күз алдына китерә алмыйм.
Шәхсән без үзебез балачак хатирәләрен очрашкан саен яңартып туя алмыйбыз.
Авыл баласы уенның да, эшнең дә тәмен белеп үсә. Уены да тормыш итү белән бәйле бит аның!
Әнә Гаяз абыйлар тыкрыгында бер почмакта өйле уйныйлар. Шәмсеруй апайның коймасына терәп иске такталардан «шәп өй җиткергәннәр». «Түрдә» өстәл. Өстәл өстендә нинди генә «нигъмәт» юк! Кызыл балчыктан, шешә ватыгыннан ясалган «савыт-саба»га агач бөреләре, чәчәк таҗлары, яфраклардан ясалган «пирожки- фәлән» салынган.Өстәл уртасында «өй»не бизәп яшел шешәгә утыртылган болын чәчәкләре утыра. «Ир»ләр «иртәнге ашны ашап-эчеп алгач «эшкә» китә, «балалар» — уенга. «Эштәгеләр» агач тракторлары белән ком-балчык ташыганда, уендагылар тыкрык гөрләтә.
Бер почмакта кызлар «җенле» уйный. Чирәмгә сызылган шакмакларга басмый, җен өенә кагылмый гына шешә ватыгын кулга, аякка, иң өсләренә, башка куеп мәш килеп йөриләр. Яннарында икесе «унлы-тугызлы»ны башлап җибәрә. Әлеге дә, баягы Шәмсеруй апайның иске коймасына бәреп тупны аяк астыннан чыгарып, уң кул артыннан, сул кул артыннан әйләндереп 10төрле «һөнәр» күрсәтә болар.Малайлар почмагында вакыт-вакыт Ватан сугышлары булып ала. Яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып «Хәрәмләшмә яме! Хәрәмче тәре! Тагын бер ялганласаң, бүтән уйнатмыйбыз сине!» дип борын тишекләрен киңәйтеп тәртип салу башлана.
Сугыш ничек тиз кабына, шулай тиз туктый. Барысын да «судьяның гадел хөкеме» хәл итә. Судьясы — урам авторитеты, гадел дигәне ат башы кадәр йодрык инде аның…
Биш минутттан тәмам тынычланып пәке белән җир алыш уенына керешәләр. Хәрәмләшми генә аны тәмамлап, агач пистолет-мылтыклар тотып «таң-таң» уенына тотыналар. Шул тирәдәгеләрнең лапас, койма артларына качып бер-берсен «атып егарга» тырыша халык.
Төш вакытлары узып киткәч берәүнең булса да, ашау исенә төшә. Өйгә кереп калын итеп ипи кисеп өстенә сөт өсте (каймак) сылап, писүк сибеп урамга алып чыга. Өйдә ашамый, урамга алып чыга! Шушы бер-ике кисәк белән бөтен дөньялар түгәрәкләнеп китә. «Миңа да бер каптыр әле…» дия-дия бөтенесе бер тешләп чыкканнан соң кемдер тагын «Әбәкле» уйнарга керешә, кемдер өйгә йөгерә. Теге писүкле ипи әпититне зәһәр кузгалтып җибәрә ки, кыстатмый гына өстәлдә булганны урып чыгып китә теге.
Икенче көнне дә шул ук өйле, буяу сатыш, ватык телефон, ал кирәк-гөл кирәкләр… Шәһәрдән берәрсенең туганы яңа туп, скакалка алып кайткан көннәрдәге шатлыкны сөйләп бетерә торган түгел инде. Скакалка белән сикерү ярышларында без — кызлар гына түгел, малайлар да теләп катнаша. Күрше Ринат кырык бишенче размерлы зур галошы белән лаштор-лоштыр сикерә торгач, җир такырланып бетә. Көне-төне тибә торгач, тупның да рәте китә. Яңасы кайтканчы җәлт кенә ат яки сыер ябагасыннан (йоныннан) туп ясап ыргыталар. Уен гына тукталмасын.
Әйткәнемчә, уенның ниндиләрен генә уйнамыйбыз! Ел фасылына, җирнең коры-юеш булуына, кешенең күплеге-азлыгына карап уен төрләрен сайлыйбыз. Аларның барсын да бер язмада санап, тасвирлап бетереп тә булмас иде. Менә шундый «ир»ләрне хөрмәтләп эшкә озатырга, хәрәмләшмәскә, бер-берең белән дус-тату булырга, төгәллеккә, җитезлеккә, гомумән, тормыш итәргә өйрәтә торган уеннар иде болар.
Хәзерге балаларның да Гаяз абыйлар тыкрыгында, Шарлы тауларында чыр-чу килеп уйнап йөргәнен күрәсе, кызыгып, истәлекләрне яңартып карап торасым килә…

Комментарий язарга