Питрауда авыр көрәшчеләргә машина бирелми!

Билгеле булганча, 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкының Питрау бәйрәме узачак. Быел да биредә татарча көрәш ярышларында җиңүчеләргә өч автомобиль бүләккә куелачак.

Ярышларның нигезлмәсенә караганда, милли көрәш буенча ярышлар яшьләр, ир-егетләр һәм ветераннар арасында узачак. Яшьләр 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70 кг.га кадәр авырлыкларда көрәшәчәк. Ир-егетләр исә 60, 70, 80, 90, 120 кг.га кадәр һәм аннан да авыррак үлчәүләрдә үтәчәк. Ветераннар арасындагы көрәштә 50 яшьтән өлкәнрәкләр бил алыша, биредә авырлык үлчәүләре юк.

Ярышларның приз фонды да саллы гына. Яшьләр 7000, 5000, 3000 сум күләмендәге акчалата приз өчен бил алышачак. Олылар исә 20000, 15000, 10000 сум өчен көрәш алып барачак. Шунысы кызык, авыр үлчәүдә беренче урынны алган көрәшгә 75000 сум акчалата бүләк каралган! Ләкин шунысы да бар, биредә җиңү яулаганы автомобиль ала алмаячак. Машиналар өчен калган алты үлчәүдә җиңү яулаучылар җирәбә тартачак. Өчесенә генә бәхет елмаячак!

Питрау2

Комментарий язарга