Питрау – чәчәк бәйрәме

12 июль – Питрау бәйрәме. Керәшеннәрнең Питер һәм Павел апосталларына атап уздырыла дип торган христиан бәйрәме дип саналса да, әлеге йоланың сәбәбе күпкә тирәндәрәк ята. Ул – һәрбер ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көне. Җәйне озату көне.

 «Питрау җитте – җәй үтте» дигәнне дәү әнидән ишетеп үстек. Кечкенә чакта күңелдә бераз каршылык та уяна иде: әле иң ямьле чак бит, нишләп җәй үтсен ди! Татар-мөселман дөньясында да Питрауга бәйле ышануларга колак салу, әлеге бәйрәмне хөрмәтләү яши.4KLa3jA2OoU

Керәшеннәрдә бәйрәмнәр циклы бик кызыклы. Монда барысы да уйланылган. Керәшеннәр турында еш кына «дин генә башка инде» дигән фәлсәфә ишетергә туры килә. Керәшен бәйрәмнәре дин белән генә түгел, мәҗүсилектән килгән ышанулар, табигать белән бик нык бәйле. Монда Табигать-анадагы бер үзгәреш тә игътибарсыз калмый, елның һәр мизгеле үзенчә олылап билгеләнә. Мисал өчен, карагыз әле, нинди эзлеклелек саклана. Кыр эшләре тәмамлануга, Торыйсын бәйрәме уздырыла. Торыйсын – яфрак бәйрәме. Каенны корбан итеп суга салалар. Бу кырларда иген уңсын өчен шулай эшләнелә. Торыйсында һәр кияүгә чыкмаган кыз үзенә каен ботагын сындырып ала да, теләкләр теләп, суга ташлый. Әгәр әлеге каен ботагы еракка агып китсә, димәк, кияүгә дә чит җирләргә китәчәксең. Әгәр инде яр кырыенда гына туктаса, димәк, хәләлең якында гына, үз авылыңа яисә күрше авылга гына кияүгә чыгасыңны көт тә тор. Ботакның суга батуы исә начарга юралган.

Торыйсындагы юраулар, яшьләрнең түгәрәк уеннары 12 июльдәге Питрауда да онытылмый. Питрау – түгәрәк уеннарның иң күңеллесе, монда инде егетләр кызларны сайлый. Питрауда егетләр кияүгә чыкмаган кызларның капкаларын чәчәк белән бизәгәннәр. Кызлар исә кыш буе үзләренә матур киемнәр әзерләгән, кулъяулыклар, көмеш җептән милли чачак калфак чиккән. Ә яшь киленнәр исә түгәрәк яулык япкан. Ул һәркемнең үзенеке генә булган, кулдан кулга тапшырылмаган. Сүз уңаеннан, түгәрәк яулык камил санала, андагы чигүнең серенә әле дә төшенә алмыйлар. Чигелештә нәсел агачы чигелә дип тә фаразлана. Питрауга шулкадәр ныклап әзерләнүнең тагын бер хикмәте бар. Питраудан соң түгәрәк уеннар туктый. Кызлар матур кулъяулыкларын тотып биеп йөрмәсләр, аларны күзләп-сайлап калырга кирәк. Питрау көнне төнге уникедән соң уен куу йоласы да булган.IMG_8259

Бу бәйрәмнәрне өйрәнгән белгечләр әйтүенчә, түгәрәк уенннарда җырланылган җырулар үзләре мантрага тиң. Барча халыкның җыелып Тәңредән, Табигать-анадан әйбәт уңыш соравы бит ул.

«Питрауда кызлар сайлыйлар, Пыкрауда туй уздыралар», диелә керәшен әйтемнәрендә. Пыкрау 14 октябрьдә уздырыла. Уңыш амбарларга урнаштырылган, инде Питрауда сайлап калган кызны сорарга барып, туй итсәң дә була!

Керәшеннәр православиегә күчкәч элек шулай цикл белән уздырыла торган бәйрәмнәрен православ календарьга салган да куйган.

Кырык төрле дәвасы бар

белоусова 2Людмила Белоусова,

ТР иҗтимагый керәшен оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең Идарә Советы әгъзасы, «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире:

 – Питрау ул – чәчәк бәйрәме. Елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән чагы ул. Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте яфракта, Питраудан соң тамырда. Шуңа күрә Питрау узгач дару үләне җыймыйлар инде. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.

12 июльгә чаклы беркем дә авылда үлән таптап, җиләк җыеп йөрмәгән. Бары Питраудан соң икенче көнне генә авыл халкы дәррәү җыелышып, атлар җигеп печәнгә төшкән, урып-җыю эшләре башланган. Чөнки аңарчы үлән дә өлгермәгән санала, ул «сыек», саклау өчен яраксыз була. Себеркене дә иртә җыю хупланмый. «Өлгермәгән» себеркенең сабаклары сынучан, яфраклары ябышып тора. Димәк, агач әле кирәкле витаминнарны җирдән җыеп бетермәгән. Халык шулай табигатьне саклаган, аны дөрес кулланырга тырышкан.

Үзебез кечкенә чакта учка җиләк җыеп әбиемә алып кайтканымны хәтерлим. Тик ул аны ашамый иде. «И балакаем, Питрауга чаклы җиләк ашап, җаныма җазык җыяр хәлем юк», – дия иде. Болай эшләү үлгән балалар өлешенә керү саналган икән. Ә аның сигез баласының нибары икесе генә исән-сау үскән.

Питрау һәр авылда да уздырылмый. Һәр авылның үз бәйрәме берәү генә. Авылда чиркәү нинди исем йөртсә – авылның баш бәйрәме дә шул дип санала. Бәйрәмнәрнең атна буе дәвам итүе дә үзенчәлекле. Бәйрәм аерым көнгә тәгаенләнсә дә, ул атна бәйрәм атнасы дип санала. Әйтик, үземнең туган авылым – Сарман районы Түбән Чыршылы авылы. Ул бик кечкенә авыл. Күрше Ләке авылы зур, анда Петр-Павел чиркәве бар. Чиркәүләре исеменнән күренгәнчә, Питрау бәйрәме бу авылда уздырыла иде. Кечкенәдән күңелемә сеңеп калган, бөтен авыл белән гөрләшеп, атларга төялеп Питрау каршыларга Ләкегә бара идек. Ә инде бер атнадан Питрауны озату бәйрәм ителә иде.

Мамадыш районы Җөри авылындагы Питрау исә республикабызда керәшен мәдәнияте фестивале итеп уздырыла. Бирегә ел саен бу бәйрәмгә битараф булмаган утыз-кырык меңләп кеше җыела. Егерме-егерме бишләп фольклор коллектив чыгыш ясый. Башкортстаннан, Чиләбедән, Оренбургтан, Удмуртиядән, Самарадан кунаклар килә. Бәйрәмнең күрке – керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышы.

Бүгенге Питрауның аерылгысыз өлеше – «Керәшен чибәре» конкурсы. Әлеге бәйге билләр, буйлар үлчи торган бәйге түгел. «Керәшен чибәре» – этник конкурс. Кызларның керәшен халык традицияләрен, йолаларын, мәдәниятен белүе, үзенең дә нинди дә булса сәләтен күрсәтүе – ярышның төп асылы. Интеллектуаль тур да бар. Быел ул «Чәчәкле тур» дип аталып, нәкъ менә Питрауга бәйле сорауларга багышланды.

Җиңүчегә киертелә торган таҗ чиста көмештән эшләнгән, айбагыр эчендә хач сурәтләнгән. Әлеге таҗ – зур дәрәҗә, ел саен җиңүчедән җиңүчегә тапшырылып килә. Керәшен чибәре әлеге таҗны киеп ел буе уздырылган бөтен чараларда катнаша.

Цитата

«Керәшеннәр тарихы һәм мәдәнияте Идел-Урал төбәгендә яшәгән төрки-татар җәмгыятьләре тарихыннан аерылгысыз. Керәшеннәр һәм нугайбәкләр – татар халкының, беренче чиратта, этник мәдәнияте үзенчәлеге булган, икенчедән, рухи мәдәниятләре, православие һәм тәңречелек традицияләре йогынтысында калыплашкан төркеме. Керәшеннәрнең антропологик һәм этник тибы Кама-Идел җирлегендә формалашкан. Хәзерге татарлар православие динен кабул итсәләр дә, алар керәшен була алмый, чөнки этник мәдәният сыйфатлары буыннан-буынга килгән тәрбия традицияләре белән генә күчә һәм аны дин белән генә алыштырып булмый».

Геннадий Макаров, сәнгать фәннәре кандидаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТРның композиторлар берлеге әгъзасы.

«Чын мирас» журналы, №4, 2012

Комментарий язарга