Президент беренче урынга кайчан чыгар?

Татарстан Президенты – икенче урында гына. Иң танылган казанлылар арасына Зөлфәт Зиннуров белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова да кергән.

“Вечерняя Казань” газетасы кызыклы гына рейтинг төзегән: “Вконтакте” челтәрендә популярлык казанган шәһәрдәшләребезне ачыклаган. Иң-иңнәр исемлеген ул теге яки бу кешенең дуслары яки “лайк”лары ярдәмендә түгел, бәлки шушы кеше битенә язылучылар (подписчик) саны буенча төзегән.

Исемлектән күренгәнчә, беренче урында Альбина Сәфәрова дигән кыз. Күргән-белгән кеше булмаганга, аның ни рәвешле рейтингның беренче баскычына “менеп кунаклавы” сәеррәк тә тоелырга мөмкин. Дөрес, “ВК” сәбәпләрен ачыклаган, үзенчә шәрехләмә биргән, анысы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов икенче урында гына. Ләкин бу очракта Рөстәм Нургали улының “Вконтакте”да әле өч ай элек кенә теркәлүен истә тотарга кирәк. Инстаграмда рәсемнәр куюга берничә йөз “лайк” туплаучы президентыбызның тиздән беренче баскычка менәчәге шик тудырмый. Чөнки аның фото-хәбәрләре астында “лайк”лар белән берлектә, үз зарларын җиткерүчеләр саны да хәттин ашкан. Шунысы да кызык: социаль челтәрләр ярдәмендә җитәкчелеккә мөрәҗәгать итүчеләрнең теге яки бу проблемасы-зары ничек тә булса чишелеш таба микән?

Президенттан соң модель Алина (Алинә?) Острая, корсак биюләре белән дан казанган Лариса Султаним, авыз белән көй чыгаручы, ягъни битбоксер Митя Бурмистровлар урнашкан. Аларның һәм алардан соң урнашучыларның исемлеккә эләгү шәхси фанатлары белән аңлатыладыр. Хәер, Зөлфәт Зиннуров, Әбри Хәбриев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллиналар белән дә шул ук хәл.

ЗиннуровКызык, язылучылар саны буенча рейтинг шундый кыяфәт алса да, аларның битләрендәге дуслары саны буенча төрлелек күзгә ташлана. Әйтик, Кәлимуллинаның 1439 дусты булса, Хәбриев 9975 кеше белән шәхсән аралашырга әзер. Зөлфәт аннан калыша. Моны төрлечә аңлатырга була. Кемдер максатчан рәвештә фанатлары санын арттырадыр, кайберәүләр теге яки бу тәкъдимнән баш тартырга кыймыйдыр. Берәүләр исә (артык танылу зыянга булдымы икән?) тәкъдимнәрне карап та тормыйдыр. Кайберәүләр үзләре дә дуслар (фанатлар) санын арттыру теләге белән янадыр. Дөрес, шул ук Зөлфәт Зиннуров моның өчен тырышмавын искәртеп узды: “ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, берни эшләмим”. Җитмәсә, Зөлфәт үз битендә Инстаграмдагы сәхифәсенә дә сылтамасын куйган.

Унынчы урында исә – Илдус Фәиз…

Комментарий язарга