Бушка дигәннәре 84 мең сумга төшкән

Берничә ел элек матурлык салоннарыннан шылтыратып, үзләренә косметология чаралары узарга, бит тиресенә диагностика ясатырга чакырып, тәмам тенкәгә тиеп беткәннәр иде.

Үзеңә уңайлы вакытны сайлап барасың, матур итеп елмаеп каршы алалар, чәй-кәнфит белән сыйлыйлар, аннары аерым бүлмәгә алып кереп кушеткага яткыралар да, бит тиресенә диагностика уздырсы урынга, үзләренең тауарлары турында сөйли башлыйлар. Менә шунда кемнәр кулына килеп капканыңны аңлыйсың инде.

YTdUTWzbMTU

Әле бит крем, лосьон ише әйберләрне битнең яртысына гына сөртәләр. Янәсе йөзнең икенче өлеше белән чагыштырып карау өчен шулай эшлиләр. Күрәсезме бер процедурадан ук бит тирегез ничек яшәрде, сафланып, нәфисләнеп китте, диләр. Ә ай дәвамында көн дә кич шулай эшләсәң, танымаслык булып яшәрәсең, күз төбендәге вак җыерчыкларның эзе дә калмый имеш. Әмма чит илнеке дип сатылган әлеге косметиканың бәясе дүрт айлык хезмәт хакым кадәр булгач, аны сатып алу төшемә дә керми, билгеле. Ул сумманы ишетүгә күзем маңгайга менде. «Юк, сез нәрсә?! Каян килсен миңа шул кадәр акча!» — дим. «Борчылмагыз, безнең тауарны кредитка да алырга мөмкин. Хәзер монда ук рәсмиләштерәбез», – дип «косметолог» процентларны саный башлады. «Юк, юк, иремнән башка алай эшли алмыйм, иң элек аның белән киңәшергә кирәк», – дим, булмаган ирне уйлап чыгарып. «О, ул хакта һич борчылмагыз. Һәр ир-ат үзе янында гүзәл, чибәр хатын күрергә тели. Шуңа күрә икеләнмичә алыгыз, ирегез бу гамәлегезне биш куллап хуплаячак кына», – дип үзенекен тукый. Югары тавыш белән тупасрак итеп сөйләшүгә күчү дә коткармады, кандала кебек кадалуын белде. «Өйгә кайтып, интернеттан сезнең хакта башкалар язганны укып карыйм әле. Шуннан соң берәр фикергә килермен», – дигәч кенә бәйләнүеннән туктады. Әле алай да җиңел генә котылам димә икән, ун кешенең телефонын сорыйлар – чираттагы клиентлар. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан шушы матурлык салоныннан чыгып барганда күзем өлкән яшьтәге ханыма төште. Кулында өч-дүрт төрле крем. Тәки алырга үгетләгәннәр, кәкре каенга терәткәннәр икән дип уйлап куйдым. Яхшы әйберне халык чират торып ала, аны «чилумлап», мәҗбүриләп тагасы да юк. Мондый оешма хезмәткәрләренең гипноз алымнары кулланып клиентларын күндерәләр дигән сүзләре хак ахрысы дип кайтып киткән идем. Ул чагында минем кебек матур булырга теләп, әлеге үзәкләргә бармаган танышым калмады. Кызлар белән очрашкан саен арабыздан берәү кайдагысына барган, ниләр күргән, ничек җан-фәрман килеп тарткалашкан – шуларны сөйләп көлдерә, кемдер судка бирәм, кемдер хокук саклау органнарында эшлим, кемдер үзем косметолог дип кенә котылган булып чыга иде.

Хәзер инде әлеге матурлык ширкәтләре урынына сәламәтлеккә күзәтү уздыра торган медицина бүлмәләре ачылган икән. База бер вакытта да буш тормый, берсе китә, икенчесе килә, дигәндәй.

Беркөнне авылда яшәүче туганым шылтырата. «Казаннан шылтыраттылар бит әле, организмыгызны тулысынча тикшерәбез, кайсы органыгызда нинди тайпылыш бар, барысын да әйтеп бирәбез, – диләр, үзләренә чакыралар. Кайсы көнне килсәм хәерлерәк булыр икән?» – дип сорый. Телефонын каян алганнардыр дигән идем, узган ел Казанда килеп, табибларга күренеп йөрде. Шул чагында базага кереп калгандыр дип уйладым. «Кычытмаган җиреңне кашып йөрмә әле. Һава сатып та акча эшләгән заманда синең исәнлегеңне бушка кем тикшереп утырсын. Үзеңне бик кирәкле кишер яфрагы итеп беләсеңме әллә», – дип акыл өйрәткәч, бераз ачуланып алгач кына тынычланды. Юкса, «бушка» дигән сүзне ишеткәч, бүген үк юлга чыгып китәргә әзер иде. Әй, яратабыз да соң «халява»ны! Ул да булмады, тагын бер танышым шылтырата. Монысы барып сәламәтлеген тикшертеп кайтырга да өлгергән. «Кара әле, мин шул-шул җиргә бардым. Бавырымда әллә нинди генә авыру бар диделәр. Умыртка баганасы да кыегайган, канымдагы кайсыдыр кисәкчекләр нормадан артык. Кыскасы, дәвалану, организмны чистарту өчен 300 мең сум акча кирәк. Ирем дә кара кайгыда, «минем хатын беткән» дип йөри. Ике балабыз бар бит. Аларны ятим итәсе килми. Бурычка бераз акча биреп тора алмыйсыңмы», ди, үзе чак еламый гына инде. Аңа кредит та тәкъдим иткәннәр. Ярый әле, соңгы минутта кире уйлаган. «Соң, минәйтәм, битеңә чиртсәң кан чыга бит, нинди авыру буласың син, дим. Иң элек дәүләт поликлиникасына барып тикшерен, ә тегендә барырга өлгерерсең дип көч-хәл белән уеннан кире кайтардым, таныш табибларым белән сөйләшермен дигән булдым. Әйе, аны да аңларга була. Яман шеш котырган, япь-яшь кешеләр йөрәк, үпкә, бавыр белән кисәк үлеп киткән заманда сәламәтлек һәркем өчен кадерле, барыбызның яшисе, сулыйсы, бәхетле буласы килә. Әлеге хәлләр онытылырга да өлгермәде, балачак дустым шылтырата, «син бит редакциядә эшлисең, ярдәмең кирәк иде», ди. Моның да туганы теге «мәрхәмәтле» үзәкләр кармагына капкан. Урта яшьләрдәге апасы шуларга барып сәламәтлеген «тикшертеп» кайткан. Бушка! Кайтып бераз вакыт узгач, банктан түләү кәгазе килгән. Ялгышканнардыр, башка кешенекен миңа җибәргәннәрдер, дип банкның офисына барса, үзенә теге медицина үзәгеннән сиксән дүрт мең сум чәпеп кайтарганнарың күреп, чак йөрәге тотмаган, тәне тартыша башлаган. Баксаң, тикшеренүнең беренче процедурасы гына бушка, калганнары – УЗИ, ЭКГ-фәләннәр барысы да түләүле булган. Шулай итеп, бу ханым бөерендәге ташны янә монитордан карап, фәлән мең акча калдырып кайткан. Урыслар әйтмешли, «бесплатный сыр только в мышеловке». Шуңа да «бушка» дигән сүз кергән игълан ишетсәгез, вакыт әрәм итеп барып, карап та йөрмим мин. Туган-туганны саткан, адәм балалары сукыр бер тиен өчен иманнарын сатарга әзер торган заманда юньле әйбер һич кенә дә бушка була алмый!!! Буш, ялган сүзләргә ышанып, кешеләрне көлдереп, дошманнарны сөендереп, мошенникларны баетып йөрмәгез дә.

Комментарий язарга