Программалар күп тә бит… Яки ничек фатирлы булырга?

Ничек тә үземә куыш булдырырга… Бу сүзләрне әти-әнисе йортыннан чыгып киткән һәркем әйтә. Тик нинди юллар белән торак алырга? Әлеге сорау бүген күпләрне борчый. Элек кенә ул фатирны бушка биргәннәр. Эшкә урнашкан белгечне башта бүлмә, аннан фатир белән куандырганнар. Хәзер исә сине берәү дә көтеп тормый. Эш табу бер проблема булса, фатирлы булу – мең бәла. Аеруча аз хезмәт хакы түли торган әдәбият-сәнгать тармагында милләтеңә хезмәт итсәң, сиңа бер генә банк та, ышанып, ипотека бирмәячәк. Иҗат дәрте белән янып яшәүче яшь язучы-шагыйрьләр, фән эшлеклеләре бүген ничек яши, торакны ничек ала?

Фатирлы булу хикмәте

Торак кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, аерым категория гражданнар гына дәүләт программалары нигезендә торак шартларын яхшыртырга мөмкин. Бу өстенлектән кемнәр файдалана ала дисезме? ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, әти-әнисе булмаган дөм ятимнәр, яшь гаиләләр, сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары, биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр, чернобыльчеләр, мәҗбүри күчеп кайтучылар, Ерак Төньяктан кайтучыларга дәүләт ярдәме каралган. Моннан тыш республикада социаль ипотека, аренда торагы программалары да гамәлдә. Исемлекне укыгач, карале, никадәр программа бар икән бит дип уйлап, сөенеп куясың. Тик…

«Идел» – яшьләр журналы буларак, «Яшь гаилә» программасы турында кызыксынып караган идек. Төзелеш министрлыгында күпләр социаль ипотекадан файдалана, яшь гаиләләргә фатир аз бирелә, дип җавап бирделәр. Һәм бу эш белән Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы шөгыльләнүен җиткерделәр. Әлеге министрлык белән элемтәгә кергәч, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы гамәлгә кергән 2006 елдан алып ун ел эчендә 7710 гаиләнең фатирлы булуын ачыклый алдык. Министрлыкның матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар уйга калдыра. Узган ел республика буенча сиксән бер гаилә тораклы булса, быел нибары алтмыш бер гаиләгә бу бәхет елмаячак. Республикада кырык биш муниципаль берәмлек (кырык өч район, ике шәһәр округы) барлыгын исәпкә алсак, җирлек саен бер-ике гаилә генә әлеге мөмкинлектән файдалана алачак дигән сүз бу. Министрлык белгечләре бөтен нәрсә финанска бәйле булуын белдерә. Үзәктән килә торган акчалар кимегән. Чиратка басканнан соң, фәлән ел эчендә тораклы буласың дигән гарантия дә юк. Ул бик акрын бара. Республика буенча ике меңнән артык гаилә әлеге программа буенча исемлектә тора. Аны ел саен яңартып торалар. Утыз биш яшьтән узучыларны исемлектән төшереп калдыралар. Өстенлек өч һәм аннан да күп балалы гаиләләргә бирелә. Андыйлар чиратка басканның икенче елында ук субсидия алырга мөмкин. Тик акча бирелә дигәч тә, фатирлы булдым дигән сүз түгел. Дәүләттән бирелгән суммага гына шәһәрләрдә торак алып булмый. Җыйган акчаң юк икән, банктан кредит алырга туры киләчәк. Ләкин аз хезмәт хакы алучы, баласы күп булган гаиләгә бер генә банк та кредит бирәм дип тормый. Субсидия чираты җитеп тә, фатир ала алмаучылар бихисап. Менә шуңа күрә яшьләр башка программаларны эзли дә инде.

Төзелеш министрлыгың еллык коллегия утырышында яшь галимнәр һәм фәнни хезмәткәрләр өчен Казан шәһәрендә сиксән сигез фатирлы бер торак йорт төзелүен әйткәннәр иде. Сораштыра торгач, шунысы ачыкланды, бу галимнәр өчен төзелгән бердәнбер йорт булып чыкты. Аны берничә ел дәвамында сафка бастырганнар. Биредән яшь галимнәр дә, фәннәр академиясе хезмәткәрләре дә фатир алган.

Шунысын да әйтергә кирәк, «Яшь гаилә» программасы авыллар өчен аерым. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ун ел эчендә 11637 гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен субсидия бирелгән. Тик биредә дә соңгы елларда финанслау кимегән. Ләкин шулай булуга карамастан, 2015 елда 612 гаилә, узган ел 450 гаилә субсидия ала алган. Алдагы елларда исә 1,5-2 меңләп гаиләгә мондый бәхет елмайган булган. Тагын шунысы бар, авылларда кадрлар кытлыгын исәпкә алып, шактый мөмкинлекләр тудыра башлаганнар. Бүген аграр уку йортында белем алучыларга да өстенлекләр бик күп. Укып бетергәннән соң авылга кайтучыларга бер тапкыр өч йөз мең сум акча да бирәләр. Хәтта, кайбер тармакларда йорт төзеп каршы алалар. Әнә, ветеринарларны авылга җәлеп итү максатыннан яңа проект гамәлгә кертмәкче булалар. Республиканың баш ветеринария табибы Алмаз Хисаметдинов сүзләреннән күренгәнчә, яшь белгечләрне авылга җәлеп итү өчен җирлекләрдә ветеринария пунктлары белән беррәттән, йортлар төзергә уйлыйлар. Пилот проект буларак сафка баскан беренче йорт Лаеш районының Кече Елга авылында урнашкан. Ветеринария табиблары булып эшләүче Айгөл һәм Илнур Нәбиуллиннар биредә яши башлаган инде. Шунысын да әйтик, мал табибы булып авылга кайтырга риза булган Айгөл – Казан кызы.

Без кая барабыз?

Иҗат казанында кайнаучы яшьләргә мондый мөмкинлекләр тудырыламы соң?

– Элек иҗатка килгән яшьләрнең дә тылы көчле иде. Тыл ул – Язучылар берлеге. Илдар абый Юзиев берлек рәисенең яшьләр белән эшләүче урынбасары булды, – дип искә төшерә шагыйрь Газинур Морат. – Дөрес, ул чорда китап чыгару яшь кешегә җиңел бирелмәде. «Казан утлары»нда шигырь чыгару да бик зур дәрәҗә саналды. Хәзер исә башкачарак. Яшерен-батырын түгел, элек бер китап чыгарасың икән, бер җирдә эшләмичә дә ике ел рәхәтләнеп яшәп булды. Ни кызганыч, хәзер алай түгел, язганың өчен гонорар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Элек иҗат йортлары дигән әйбер бар иде. Бүген яшьләребез андый мөмкинлектән дә мәхрүм.

Газинур Морат яшьләрнең, иҗатны икенче планга куеп, тормыш итәр өчен төрле җирләрдә эшләргә мәҗбүр булуларына борчыла. Фатир мәсьәләләре дә хәл ителми, ди ул. Кем ничек булдыра, шулай фатир ала. «Мин бүгенге яшьләргә сокланам. Тарихка кереп калырлык әсәрләр дә тудыралар, тормыш арбасыннан төшеп калмас өчен эшлиләр дә», – ди ул.

Бик күпләрне җыр дөньясына алып керүче остаз, профессор, Венера Ганиева белән элемтәгә чыккач, авыр сулап куйды. «Бик күпләрнең авырткан урыны бу. Кайсы яшь җырчыны алма, фатир юклыктан интегәләр. Аларның гаилә коргач аерым яшиселәре килә. Шәхсән мин үзем моны хуплыйм, – ди җырчы. – Бу – яшьләрне мөстәкыйль тормыш алып баруга китерә. Ләкин таяк ике башлы. Фатирны арендалап яши башлагач, ай саен унбишәр-егермешәр мең сум акчаларын җилгә очыралар. Аннан очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр булалар. Кеше фатирына түләгәнче, үзләренекенә түләсеннәр иде алар. Тик бөтен кеше дә ипотека ала алмый. Минемчә дәүләт яңа өйләнүчеләр өчен махсус программа булдырырга тиеш».

Венера ханым белдергәнчә, яңа өйләнешүчеләргә беренче кертемнәрсез генә фатир бирергә кирәк. Егерме биш ел дәвамында бер-берсен аңлап, аерылышмыйча яшиләр икән, фатир үзләренә калсын. Аерылышалар икән, фатирны берсенә дә бирмәү ягында ул. «Гаиләне таркатмый яшәү бик зур сабырлык сорый торган хезмәт. Уртак малны юкка чыгарасы килмәгән гаилә сабыр итәчәк. Ә авыр чор һәр гаиләдә була. Бу заманда акчасызлык та гаиләнең таркалуына сәбәп булырга мөмкин», – ди Венера ханым.

Шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова татар әдәбиятына соңгы елларда бик күп талантлы яшь иҗатчылар килүенә соклана. «Иҗат итүне, гаилә тотуны матди якка гына бәйләргә кирәкмидер, – ди ул. – Әнә, Мөдәррис Әгъләмов, Аккош күлендә яшәп тә, нинди зур халык шагыйре булды. Яшьләргә торак алуда мөмкинлек юк, диләр. Фатирлы буласы килгән кеше социаль ипотекага баса икән, түләмәслек бәя түгел. Бюджетта эшләүче яшьләргә моны Хөкүмәтнең бер ярдәме итеп тә карарга кирәктер. Безнең чорда да бөтен кешегә фатир бирмәделәр. Булганына – булды, булмаганына – юк», – ди шагыйрә.

Торак белән тәэмин итү иң авыр проблема булуын Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов та таный. «Без дә, Композиторлар берлеге генә дә хәл итә торган мәсьәлә түгел шул, – ди ул. – Әмма бу хакта Президент та, Хөкүмәт тә уйлана. Без – иҗтимагый оешма. Фатирлар бирәбез, дип мактана алмыйбыз. Берлектә торучыларның эш урыннары бар. Алар ипотека аша фатир алырга тырыша. Бүтән юл юк. Ә әдәбиятка бик сәләтле яшьләр килә. Аларның хәлен үзебез дә аңлыйбыз. Яшь иҗатчылар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз».

Мин ничек тораклы булдым

Рөстәм Галиуллин, язучы, галим: Фатирны социаль ипотека программасы буенча алдым. Яшермим, бик авыр булды. Сүз дә юк, катлаулы, бөтен таләпләр үтәлергә тиеш. Фатир алганда ипотеканы җентекләп өйрәндем. Ник дисәгез, бюджетта эшләсәм дә, сиңа тиеш түгел, дип борып чыгардылар. Бәхетемә, районның торак сәясәте бүлегендә кеше хәленә керүче бер ханым очрады. Баш иеп чыгып баруымны күрде дә, нәрсә булды, дип сорады. Фатирлы булуның бердәнбер юлы шушы ипотека иде, анысы да сиңа тиеш түгел, дип чыгардылар, дидем. Әйдәле, документларыңны үзем карыйм, диде. Шул вакытта ипотекага документ җыю тәртибен аңлатты ул миңа. Аннан соң да кире бордылар әле. Беркайчан да бирешмә, горур бул, диде ул шул чакта. Бирешмәдем, тагын килдем. Тырышлыгым аркасында өч ел эчендә фатирлы булдым. Сөйләве генә рәхәт, ә ул чакта бик авыр булды. Өйләнгәндә үз куышым бар иде инде. Гаилә ишәя башлагач, торакны зурайту мәсьәләсе килеп басты. «Яшьләр» программасына басарга уйламадык та. Чөнки авыл баласының җиргә басып йөрисе килә. Җир алып, акрынлап йорт сала башладым, хәзер шәхси йортта яшибез. Башкалар кебек чират торып ипотека алдым, үз тырышлыгым белән йорт салдым. Социаль ипотека булмаса, тормыш күпкә катлаулырак булган булыр иде, дип уйлыйм. Аны гамәлгә куючыларга рәхмәт. Ике бала тугач, акчасын да бирделәр. Бу программаның халык өчен мөмкинлекләре күбрәк. Авырлыкларны җиңеп, ахырга кадәр барсаң, фатир алу бәхетенә ирешергә була.

Рамил Шәрәпов, юморист: Буа театрында эшләгәндә социаль ипотека алган идем. Казанга күченеп килгәннән соң фатирны арендалап яшәргә туры килә. «Яшь гаилә» программасында катнашыр идем дип янып йөрмим, аның шартларына без туры да килмибез бугай. Классик ипотекага документлар рәсмиләштереп йөрим, март аенда фатирлы булырбыз дип ышанасы килә. Кайчан фатир бирерләр икән дип, хыялланып ятып кына хыял чынга ашмый ул. Заманасы бүтән. Һәркем үзе турында гына кайгырта. Бер-береңә булышу дигән нәрсә бетеп бара. Элек авылларда өмә белән бәрәңге утырту дигән нәрсә бар иде, хәзер анысы да юк. Бөтен нәрсә акчага корылган заманда яшәвебезне онытмыйк.

Алсу Фазлыева, җырчы, тамада: Өйләнешкәч, фатир алу юлларын эзли башладык. «Яшьләр» программасы безнең өчен түгеллеген аңладык. Ниндидер киртәләр булды, хәзер төгәл генә әйтә дә алмыйм. Социаль ипотека программасына бастык. Ул чорда мәктәптә эшли идек. Ел ярым эчендә тораклы булдык. Дөрес, бер бүлмәле генә иде. Әмма тормыш башлап китәргә бик яхшы булды ул. Бу программа өчен дәүләткә бик рәхмәтлемен. Аз гына хезмәт хакына да ипотека бирделәр бит. Дөрес, программа нигезендә фатир алырга үҗәтлек тә, тырышлык та, түземлек тә кирәк. Бер дә җиңел булмады. Икенче бала тугач, фатир кечкенә була башлады, зурайту проблемасы килеп басты. Коммерциячел ипотека алырга булдык. Түләү мөмкинлегебез барлыгын раслап, фатирыбызны тагын да зурайттык. Бу заманда беркем дә беркемгә китереп бирми, тырышлык кирәк.

Эльмир Низамов, композитор: Социаль ипотекага ике ел элек чиратка баскан идем. Кайчан булыр – әлегә билгесез, көтәм. Президентка хат та яздым. Әлеге программада катнашырга хокукым барлыгын әйтеп җавап килде. Бер кочак документ җыеп чиратка бастым. Моңа кадәр ник басмаганмын, үзем дә аптырыйм. Ни кызганыч, хәзер «Салават күпере»ндә генә төзиләр. Ә минем эшем турыдан-туры театрлар, концерт заллары белән бәйле. Фатирны «Салават күпере»ннән алам икән, белмим, кичләрен ничек кайтып йөрермен, менә монысы да бер проблема булачак әле. «Салават күпере»нә барып та карадым, төзелгән фатирлар бик ошады. Кызганыч, ерак шул. Композиторлар берлеге аша фатир алу мөмкин эш түгел. Берлек яшьләргә торак мәсьәләсендә берничек тә ярдәм итә алмый. Бар өмет социаль ипотекада. Коммерциячел ипотекаларны да белешеп карадым. Композитор акчасы белән торак базарыннан фатир алып булмый. Минемчә, сәләтле яшьләргә дәүләт тә ярдәм кулы сузарга тиештер. Чиратсыз фатир алу өчен квота булса да бирсеннәр иде.

Комментарий язарга