Путин 2018 нче елда узачак Олимпиадага байкот игълан итмәячәген әйтте

Россия Президенты Владимир Путин, ХОК (Халыкара Олимпиада коммитеты) тарафыннан барлык нахак гаепләүләр, психик яктан стабиль булмаган кеше сүзенә нигезләнүен әйтте.

Шуңа да карамастан, дәүләт башлыклары, Россия спортсменнарына Кореяда узачак Олимпиадада нейтраль флаг астында чыгыш ясарга теләүчеләргә комачауламаячак диде. Моннан кала, Кремльдә халыкара ярышка каршы блокада да булмаячагын белдерде.

Искә төшерәбез, 5 декабрь көнне, ХОК Россиянең Олимпиада комитетын, ә димәк, Россия спортив командасын да, 2018 дә узачак Олимпиадада катнашудан тыйды. Мондый карарны комитет, 2014 нче елда Сочида үткәрелгән уеннарда Россия спортсменнарының допинг куллануында гәепләнүенә нигезләде.

Комментарий язарга