Путинга һәйкәл куйганнар

Тау чаңгысы тотып торган 180 сантиметрлы Президент сынын 25 ноябрьдә ачачаклар.

Әлеге сынны Чиләбе өлкәсендәге Аша шәһәрендә, «Аджигардак» чаңгы шуу комплексы территориясендә урнаштырганнар.  ГЛК «Аджигардак» комплексы  Директоры  Алексей Карелин  «Бизнес FM Челябинск» тыгы интервьюсында Путинның чаңгы шууны популярлаштыруга зур өлешен билгеләп үтте. Путинга ул үрнәк алырдай кеше, спортив, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы кеше булуы өчен рәхмәт әйтте.

— Президентыбыз чаңгы шууны популярлаштыруга зур өлеш кертте, күп кеше чаңгыга басты, — дип әйтте Карелин.

Алда әйтелгәнчә, скульптураның биеклеге 180 сантиметр. Монументның официаль ачылышы 25 ноябрьга — чаңгы шуу сезоны ачылу көненә билгеләнгән.

Комментарий язарга