Рәхмәт сиңа, халкым!

Кичә Казанда Россия төбәкләренең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында Бөтендөнья татар конгрессының еллык планының киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чара кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2018 нче елга яңа чаралар планын төзү күздә тотылды.

Шулай ук программада журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен  уздырылып килгән  “Татар рухы һәм каләм” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да булды.

Кичен Тинчурин исемендәге театрга килгәч, төрле өлкәләрдән килгән оешма җитәкчеләре һәм рәисләре белән аралашып алдык.

  • Киров өлкәсе татарларының “Мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый” оешма җитәкчесе Рәүф Хәлим улы Фәсхетдинов булам. Татар телендә безнең оешма һәм тагын “Милли-мәдәни автономия” оешмалары эшләп килә. Алар Бөтендөнья татар конгрессына карый, без бергә төрле проектларны, чараларны тормышка ашырабыз.
  • Киров өлкәсендә татар теле укытыламы?
  • Өлкәдә алты мәктәптә татар теле укытыла. Нократ Аланы шәһәрендә быел 1 нче сентябрьдән факультатив буларак керә башлады. Яңа елдан соң икенче мәктәптә дә дәресләр бирә башлаячакбыз, Алла теләсә. Балалар бакчаларының олы группаларында һәрберсендә татар төркеме эшләп килә, татар телен өйрәтәләр.
  • Татарстанда татар телен факультатив тел буларак калдыруга ничек карыйсыз?
  • Татарстанда татар теле факультатив булып калырга тиеш түгел. Татарстанда татар телен кысалар икән аның зыяны безгә дә кагыла.   Бездә дә прокурор тикшерүләре булды, шуннан соң безнең мәктәпләрдә җитәрлек татар теле укытылмый дигән карар чыгарылды. Шул тикшерүдән соң безгә яхшырак карый башладылар. Без моны прогресс дип саныйбыз.
  • Нократ Аланы шәһәрендә татарларның саны күпме?
  • Нократ Аланы шәһәрендә 30 мең халык яши, шул халыкның 25% – татар. Кайбер кечкенә шәһәрләрнең яртысында татар халкы яши.  Алар да татар телен  укытырга теләк белдерәләр. Чит төбәкләрдә татар телен укытырга каршылык юк, ләкин оештыра алмыйлар, чөнки хөкүмәт акчаны предметлар өчен генә түли, ә факультативларга әз бирәләр. Әгәр дә хөкүмәттән финанслау булса, ул каршылык тагын да азрак булыр иде.

Мөлаем ханымга мөрәҗәгать итәм.

  • Мин – Кәбирова Ряда Мөхәммәтҗановна, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Чиләбе өлкәсе Югары Өфәле шәһәреннән.  “Мирас” даими үзәгенең җитәкчесе булып 30 елга якын эшләп киләм. Безнең оешма бик тату, Аллага шөкер. Безгә бик еш Казаннан татар җырчылары килә. Менә әле кичә генә Ринат Рахматуллинның концерты булды.
  • Халык концертларга йөриме?
  • Халык йөри, Аллага шөкер, ләкин телевидение эшли башлагач, тамашачының саны әзәйде. Элгәре телевидениедән еш күренмәгәч, бик сагынып көтә торганнар иде. Олы апалар күп йөриләр иде, ләкин аларның күбесе хәзер вафат, яшьләр телләрен белми, шуңа күрә алар “без берни аңламыйбыз, ничек барыйк инде концертка?” диләр. Безнең оешмалар эшли башлагач, алар кызыксына башладылар. Телгә омтылышлары көчәйде. Без үзебезнең чараларда “150 слов” дигән сүзлекне гел таратып барабыз.
  • Үз гаиләгездә балаларыгыз белән татарча аралашасызмы?
  • Мин 3 бала анасы булып яшимен, дүрт оныгым бар. Үзем шул эштә эшләгәч, балаларым барысы да татар телендә укыйлар, язалар, җырлыйлар, бииләр. Оныкларым, Аллага шөкер, телемне беләләр. Әти-әниләре намаз укыганлыктан үзләре дә укыйлар.
  • Балалар бакчасы, мәктәпләр белән эш алып барасызмы?
  • Без нәни балалар белән балалар бакчасында, шулай ук ятим балалар белән дә эш алып барабыз. Аларга очрашкан саен “Әлифба” китаплары бүләк итәбез. Үземә бурыч итеп куйдым: мин үз телемне беләм икән, минем максатым – аны саклау ягында эш алып бару. Иле барның теле бар, теле барның иле бар диләр, шуның өчен “ни флага, ни родины”дигән сүз булырга тиеш түгел. Бер сөйләмә дә бар бит: урыслар татардан сорыйлар икән:

“  – вперед беләбез “алга”, ә назад как? — Борыласың да, кабат, алга!”

Без шундый шигарь белән эшлибез. Бөтен татар халкына шуны әйтәсем килә: без үзебезнең телне яратырга тиешбез, гореф-гадәтләребезне онытмаска тиеш. Һәм без гел алга барырга тиешбез. Шундый гимн астында яшәсәк кенә безнең телебез югалмаячак.

Тагын бер гүзәл ханым белән танышырга ашыгам:

  • Мин – Гөлнур Хәмидулла кызы Рахматуллина, Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск шәһәреннән. Татар-башкорт “Дуслык” оешмасының рәисе булам. Аның барлыкка килгәненә 26 ел.
  • Оешманың эшчәнлеге турында сөйләп китегез әле?
  • Безнең якта 3 татар авылы бар: Йосыпова авылы, Әптрәк авылы, элекке Шуран авылы дип әйткәннәр, һәм Арыслан авылы. Арыслан авылының апа-әбиләре бигрәк тә танылган: алар “Түгәрәк уен”да да катнаштылар, Төмән, Свердловск өлкәсе, Йошкар Ола, Кырымда гастрольләрдә булып кайттылар. Авылларда Сабан туйлар үтеп тора, Чәк-чәк бәйрәме үткәрәбез.
  • Чәк-чәк бәйрәме ничегрәк үтә?
  • Ул бәйге кебек оештырыла. Һәрбер катнашучы чәк-чәк пешереп килә. Кемнең чәк-чәге тәмлерәк, бизәлеше матуррак аларны бүләкләп китәбез. Чәк-чәк янында чәй эчү үзе бер күңелле вакыйга. Табынга кемдер коймак, гөбәдия, бәлеш пешереп алып килә, шулай халкыбызның милли аш-суларын һәрчак барлап торабыз. Балалар белән эш бик яхшы бара. Мәдәният йортына укучыларны чакырып, Дуслык бәйрәмен үткәрдек, тиздән 21 нче декабрьдә янә шундый бәйрәм үткәрергә планлаштырып торабыз.

Чираттагы әңгәмәдәшем шулай ук Урал якларыннан.

  • Мин Таһиров Кадыйр Минсәлих улы. Магнитогорск шәһәренең “Татар милли-мәдәни автономиясе”нең рәисе булам. Безнең шәһәрдә 40 меңгә якын татар яши. Шәһәребез 30 нчы елларда Татарстаннан куылган халык исәбенә барлыкка килгән. Бай, акыллы, эшчән халыкны завод төзергә далага куып китерәләр. Без – аларның токымнары. 60 нчы елларда туганнар татарча беләләр, ә менә соңгы елгылар, 70-80 нче елгы, алар татарча аңлый, ләкин сөйләшә алмыйлар, ә хәзерге балалар бөтенләй татарча белмиләр.
  • Татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен популярлаштыру өчен нинди эшләр башкарасыз?
  • Безнең үзебезнең ансамбльләр бар, кечкенә балалар өчен (2-3 яшьтән башлана): “Чәчәкләр”, “Чишмә” ансамбльләре эшләп килә. “Сөембикә”, “Сөмбелә” кебек халык ансамбльләре дә бар. Күптән түгел генә “Хәтер” фестивале үтте. Соңгы вакытта яшьләр үзләренең тарихы, теле белән бик кызыксына башлады.
  • Татар телен укыту мәсьәләсе ничек?
  • Бездә татар балалар бакчасы, мәктәпләре юк. Якшәмбе мәктәпләре генә бар. “Дуслык” йортында теләгән кешене атнага бер тапкыр татар теленә укытабыз. Татар теле укытучылары Яр Чаллы шәһәрендә квалификация үстерү курсларын үтеп кайттылар. Соңгы вакытларда укырга теләүчеләр бик күп, хәтта аудиториягә дә сыймый башладылар.

Милләттәшләр белән сөйләшүдән соң, ихтыярсыз, “Халкым минем” тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинованың сүзләре искә төште: “әйе, халкым дөньяның кайсы почмагында гына яшәсә дә, үзенең телен, гореф-гадәтләрен   югалтмыйча, аны яшь буынга җиткерүдә зур эш алып бара. Рәхмәт сиңа, халкым!”

Казан

Комментарий язарга