Һәр иртәдә мин иминлек сорыйм…

***

Һәр иртәдә мин иминлек сорыйм
Туган җиргә,туган төбәккә.
Тыныч илдә тыныч яшәү генә
бал-шикәрдән татлы йөрәккә!
Һәр иртәдә мин исәнлек сорыйм.
Эшләп йөрим диеп җан атып.
Туганнарым,якын дуслар белән
Яшик әле диеп яратып.
Һәр иртәдә иман нуры сорыйм
Балаларга,оныкларга тагын.
Үз кыйбласын югалтмасын алар,
шунда гына тыныч булыр җаным.
Һәр иртәдә матурлыкны күреп
Күзләремә сөенергә язсын!
Һәр яшь кеше парны-ярын табып
матур гаиләләр кора алсын!
Һәр иртәдә мин Ходайдан сорыйм
Күңелләргә хөсет кермәсен.
Һәрберебез үзенә ни сораса,
Башкаларга шуны теләсен!

***

И Әтиләр,шундый тыйнак бит сез,
Шундый түзем,шундый сабыр да!
Горур бөркет сыман канатлы сез
Без сынаулар кичкән чагында…

Сыенабыз җаннар өшегәндә,
Тәннәр генә түгел,күңел дә,
Яратуын әйтмәсә дә,Әти,
Карашыннан нурлар түгелә!

Әтилеләр генә белә,аңлый
Әти барда ничек җиңелен!
Әти булып әтиләр дә елый-
Без рәнҗетмик алар күңелен!

«Кызым,улым!»диеп янасыз гел
Бу сүзләрдә күпме мәхәббәт!
Җилкәгезгә башны куюлар да
безгә шундый рәхәт,бик рәхәт!

Җитми -җитә!***
Хатын-кызлар колагына!

Без -хатын-кыз шундый кызык инде:
Гомер буе һаман нидер җитми!
Бәхет сандыклары тулы чакта
Керфекләрдән никтер яшьләр кипми…
Катлы-катлы коттеджлар барда
Чынлап баш куярга урын җитми.
Байлык арты байлык кирәк һаман:
Ир колагын битәрләүләр бетми…
Җитми машинаның кыйммәтлесе,
Тунның- кешеләрдә булмаганы!
Диңгез ,яхта өчен акча кирәк-
Мөһим түгел хәтта урланганы!
Тәннең төсен шоколадка кертеп
Салоннарда көннәр буе яту,
Пәйгамбәр күк ирең бар чагында,
Ят бер чебеш иргә күзең ату,
Эшләмичә каерып акча алу,
Керфегеңне дүрт-биш төскә ману,
Ясалма каш,ярты кило иннек,
Биткә кило ярым макияж салу,
Бутикларны кырып-себереп чүпрәк
Җыеп кайтып шкаф тутырулар,
Шыплап тулган шифоньерга карап
«Бер кием юк!»диеп утырулар,
Бәйрәм саен алтын йөзек,чәчәк
Көтәбез без-ирләр түзмәс инде!
Бармак саен -йөзек,тагын унлап
Безгә бармак башка үсмәс инде!
Ирләр тарафыннан имеш назлар,
Тәмле сүзләр җитми безгә тагын!
Кибет киштәләрен бушатабыз-
Дыңгычланып тулсын безнең табын!
Җиһазларның булсын бәялесе,
Урын-җирнең бик йомшагы -артка!
Ай бу нәфес!Хатын-кызда көнләп
түгел!Гел минутлап арта,арта!..
Күкрәкләрне хәтта тутыртабыз
Биегрәк булсын,калку,каты!
Мактанабыз тиен тормаса да
Безнең тормышларның сәхнә арты..
Туган -тумачага игътибар да
Кесәсенә карап сөйләшенә.
Ата-ана хакы зур булса да
мескен тиеннәре өләшенә.
Ә бит уйлап баксаң,бу тормышта
Гомер дигән нәрсә бик тиз үтә!
Соңгы юлга озатканда, безгә
«Бәхил!»дигән тик бер ,бер сүз җитә!

Комментарий язарга