Рәсемле әдәбият тарихы. Татарча комикслар укыр идегезме?

«Әгәр дә китапта рәсем юк икән, аны ачып торасы да юк.» — ди миңа минем 14 яшьлек танышым. Аның китап киштәсендә комикслар өелеп ята.

Хәзерге балалар китап укымый, хәзерге балалар комикслар укый. Комикс дигәне — сюжеты булган, бик күп  рәсемнәрдән торган маҗаралы  әсәр.

Комиксларның төрлеләре була, озын, бер яки берничә альбомга сузылган комикслар графический роман яки графическая новелла, кыска бер-ике юллык комикс — стрип һ.б. Җитмәсә төрле илләрдә чыккан, стиль буенча аерылган комикслар да төрлечә атала, мәсәлән японнар Манга чыгара, Төркиядә карикатур дип атый.

Бераз гына тарих:

Рәсем белән ниндидер сюжет аңлату XVI — XVII гасырлардан башлана. Башта бу укый белмәгән халык өчен эшләнелә, аннан Валенсияда һәм Барселонада дини тематикага караган рәсемнәр барлыкка килә. Гадәттә мондый текстларда изгеләр тормышы сурәтләнә.

Artemy_of_VerkolaМондый сәнгать әсәрләрен «аллилуйя» дип атыйлар. Әкренләп гади тормышта да шундый хикәяләү ысулы куллана башлыйлар. «Аллилуйя»лар  XVII  гасырда Фландриягә, Франциягә һәм Алманиягә таралып китә.

1830—1846 елларда швед рәссамы һәм язучысы Родольф Тёпфер Женевада Җабо һәм Крепен маҗаралары турында язылган альбом җыентыклары чыгара. Бу альбомнар бик популярлашып китә һәм бик тиздән көндәлек гәзитләрнең һәрбер номерында чыга башлый. Бик күп яңа комикс әсәрләр языла. Көлке  маҗаралы рәсемле әсәрләрне комикслар дип атый башлыйлар.

Башта комикслар Америкага барып җитә, аннан бөтен дөньяга тарала. Популяр әкиятләр. Кызыл калфак, Көлкәй (Золушка) һәм Шарль Перро әкиятләре комикслаштырыла.

Гәзитләрдә аларны беренче булып Уильям Херст куллана башлый. Уильям Херст танылган журналист һәм Джозеф Пулитцерның төп көндәше була. Херст сары киемле малай турында комикслар сериясы чыгара, комикс сары буяу белән сары кагазь битләрендә ясала, һәм искитмәле популяр була. Нәкъ менә шуннан соң «Сары пресс»а дигән төшенчә барлыкка килә.

43

1929 елда, Биржа фонды ишелгәннән соң, бөек депрессия елларында, халыкның, эше-акчасы булмаганда Супермен турындагы беренче комикс барлыкка килә. Ул бик күп укыла һәм халыкка кризисны үткәреп җибәрергә ярдәм итә. Шулай итеп егерменче гасыр — комиксларның «алтын» чорына әйләнә. Комиксларның үзләренең сюжетлары барлыкка килә. Боевик, детектив, фантастика, суперкахарманнар турындагы хикәяләр, куркыныч хикәяләр рәсем булып ясала.

Россияда комикслар күбрәк балалар өчен ясалган әдәбият булып санала. Советлар заманында Комикслар чит илдән кергән өчен бик популяр булмый, ләкин балалар өчен «Веселые картинки» дигән журнал чыгарыла. Шулай ук агитацион постерларда комикс стиле кулланыла.

over

Бүгенге көндә дә супергероик комикслар бик популяр. Алар буенча бик күп акчалар түләнеп фильмнар төшерелә. Рәсәйдә комикслар ясарга әле өйрәнеп кенә киләләр. Хәзер яшьләр арасында шактый популяр булган «Майор Гром» комиксы буенча хаттә фильм да төшерделәр. 30 минутлык кыска метрлы фильм, бик сыйфатлы, матур, оригиналь итеп төшерелгән. Кинопоискта да бик югары бәяләнгән.

комикс-Майор-Гром-2

Татар телендәге комиксларга килгәндә, алар бар, ләкин бик әз күләмдә һәм начар сыйфатлы. Комикслар гына түгел, яңа чыккан татар китапларының, балалар китапларының күбесендә иллюстрацияләр бик түбән дәрәҗәдә. Бәлки киләчәктә, күршеләрдән күрмәкче дигәндәй, татарлар да рәсемле әсәрләр ясый башлар.

Әгәр да татарча комикслар чыгара башласалар, аны балаларыгызга яки үзегезгә алыр идегезме?

Комментарий язарга