Рәссам эше шактый хәтәр эш

Руслан Ибраһимов татар яшьләре арасында шактый танылган рәссам. Әле былтыр гына ул туган абыйсы белән Нефтеюганск шәһәреннән Казанга күчеп килгән.

Бәлки аның рәсемнәрен күргәнсездер дә. Ул еш кына Печән базары ярминкәләрендә катнаша. Моннан тыш, аның эшләрен Корстон, Ревьера галереяларында да карарга мөмкин.

Pk4bY626eRo

Русланның рәсем ясау сәләте бала чактан ук булган. Әти-әнисенә улларын балалар бакчасыннан алып кайтырга баргач, еш кына Русланның башлаган рәсемен ясап бетергәнен көтәргә туры килгән.

Үсә төшкәч ул Нефтеюганск рәсем сәнгате студиясенә йөргән, соңыннан Новосибирск шәһәренең Дәүләт архитектура-сәнгать академиясендә, монументаль-декоратив сәнгать белгечлегендә укыган.

Рәссамның үзенең әйтүе буенча, аның эше шактый ышанычсыз. Хезмәт хакы тотрыклы түгел. Рәссамнар эшмәкәрләр кебек: үз эшеңне озак итеп, тырышып, күңел биреп, минуска китеп эшлисең һәм үз-үзеңә ышанасың икән, әгәр үзең ясаган әйбереңнән канәгатьсең икән, соңыннан башкаларга караганда күбрәк акча эшли аласың. Ләкин башкача да булырга мөмин, алдан әйтү бик кыен. Шуңа күрә рәссам булу шактый хәтәр эш.

Шудай да Русланның үз-үзен “асрарга” акчасы җитә, ул заказга портретлар ясый, ачык дәресләр үткәрә, картиналарын сата.
p4_aQlVmGms

Менә бу рәсем, мәсьәлән, оригиналы өчен — 15000, репродукцияләре өчен, размерына карап, 1500-2000 сум булырга мөмкин.

Русланның иҗаты рәсем ясау белән генә чикләнми, ул гитарада уйный, туган милләтенә мәдәниятына, үз тамырларына тартыла. Шуңа күрә Казанга күчеп килгән дә ул. Аның бик тә татар теле өйрәнәсе килә. Казанда испан, инглиз, француз, кытай, һәм тагын бик күп телләр өйрәнү клублары булуы, ә менә татар теле өйрәнү клубы булмау аны бик гаҗәпләндергән. Һәм ул, абыйсы Рамил белән бергәләп, дусларча аралашып, чәй эчеп, татарча сөйләшеп утыра торган клуб ачарга булган. Бүгенге көндә әлеге клуб эшли һәм Руслан татарча өйрәнергә, үзе, дуслары белән танышырга теләгән барлык кешеләрне “Татар самовары” клубына чакыра.
Киләсе очрашу Яңа ел алдыннан, 29 нчы декабрь көне, Фәрит Галимнең остаханәсендә — Муса Җәлил урамы, 19 йорт адресы буенча узачак.

Килми калмагыз!

 

Комментарий язарга