Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш җиле» II концертында булган

Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Үзгәреш җиле» II Татар җыры фестиваленең өченче концерты бара.

dn6PSZ099pc (1)

Концертка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән. Аңа тамаша ошаган микән? Миңнеханов инстаграм битендә бик күп постлар ясый, ләкин әлеге чарадан фотолар куймаган. Күрәсең, аның позитив фикерен бераз соңрак ишетербез. Ул һичшиксез үзенең фикерен белдерер дип уйлыйбыз, чөнки, әлеге фестивальне уздыру инициативасын ул үзе тәкъдим иткән иде. Проектның төп максаты – татар музыка сәнгатен Россиядә һәм чит илләрдә пропагандалау. Беренче мәртәбә «Үзгәреш җиле» 2016 елның ноябрендә узган иде, аның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар кабул итте.

Комментарий язарга