Радик Сабиров — сихерче?

«Идел» редакциясе нәшер ителә башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр  кайсы гына чорны карасаң да, ул бербөтен организм булып яшәгән. Һәр дәвернең үз шәхесләре, журналда дөнья күргән әсәрләре, сурәтләре, кызык-мызыклары, борчулы минутлары булган. Бу инде үзенә күрә бер гореф-гадәткә әйләнгән.

Хәзерге көндә дә безнең коллективка очраклы гына эләккән кеше юк, һәркем – индивидуум, һәркем теге яки бу сәләткә ия. Иң мөһиме, ул сәләтләр көннән-көн ачыла.

Соңгы вакытта шуны сизә башладык: берәрсенең йомышы төшеп яки редакциядә кичекмәстән хәл итерелгә тиешле мәсьәлә белән редакторыбыз Радик Сабиров янына керә икән, аның бүлмәсеннән бөтенләй башка кеше булып чыга. Лимон ашагандай сытык чырай белән кереп киткән хезмәткәр май кояшы кебек балкый башлый, кәефлесенең күңеле тагын да күтәрелә.

Бер көнне дә шулай бер хезмәттәшебез, ялларда көн-төн эшләп, тәмам хәлдән тайган иде. Чүттән аңын җуймагач, хәтта ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Ак халат ияләре укол салып, дару биреп киткәч кенә йөзенә бераз кан йөгерде, әмма шулай да башын күтәрә алмыйча, почмактагы йомшак диванда ята бирде. Ә менә редакторыбыз кереп, аның белән берничә минут сөйләштеме-юкмы икән, әле генә ух-пух килгән кеше йөгереп үк йөри башлады, чәй куеп җибәрде. Әнә, ничек тәэсир итә ул Радик әфәнде! Уңай энергиясе көчле аның!

Баксаң, юкка түгел икән. Берзаман ачылып китеп, үзенең  дәвачылар нәселеннән булуын әйтте. «Электән үк миңа «кулыңнан җылы бөркелә», диләр», – диде ул. Ә иң кызыгы, Нәбирә Гыйматдинованың тормыштан алынып язылган «Сихерче» әсәрендәге Сәвиләнең прототибы – Шәрифҗамал карчык та Радик Рәшит улының әнисе ягыннан әбисе икән. Димәк, җәмәгать, кан басымыгыз уйный, башыгыз авырта, кәефегез юк, тәнегез сызлый икән, дару эчеп, интегеп йөрмәгез, «Идел» редакциясенә генә кереп чыгыгыз! Кызлар үлән чәе белән сыйлар, ә редакторыбыз Радик Сабиров уңай энергетикасы белән җаныгызны сихәтләндереп җибәрер.

Кергән кергән, үзенә генә хас алымнары белән ул әле сезне журналга да яздырып чыгарыр. Үзегез теләп…

РС

Комментарий язарга