«Миңа ялгыш 70 тулган икән…»

Нинди хәлдер бу! “Әлеге дә баягы Сәрби әби таягы” дигәндәй, озак еллар аралашкан кеше турында язарга утырдыммы – югалам да калам. Рамил Курамшин белән дә шулай булды: язманы бер башладым, бер ташладым. Мондый халәт һәр иҗат кешесенә хастыр инде ул. Күп еллар белгән, якын иткән кешең турында сүзләрне бик сайлап әйтәсе килә.

“Күп еллар белгән” дип мактануын мактандым да, мин Рамил Курамшинның “Татарстан­ның халык артисты” икәнен белми йөргәнмен икән. Күрәсең, “үз кеше” булганга исем-дәрәҗәгә бик игътибар ителмәгәндер. Ә бит төптәнрәк уйласаң, элек исем алу бик ансат түгел иде, чират буенча бирелми иде дәрәҗәле исем. Ә менә баянчыга “Халык артисты” исеме бирү, гомумән, гайре табигый хәл саналмады микән? Шәхсән үзем татар баянчылары арасында “халык” исеме алганнарны бик хәтерләмим.ram-768x625

Димәк, Курамшаны халык үзе­неке дип кабул иткән, ә исем бирү буенча “җаваплы иптәш­ләр” моны аңлаган. Рәхмәт, әл­бәт­тә. Әмма, җаваплы иптәшләр бер нәрсәне аңлап бетермәгән. Халык үзе зурлаган баянчы егет күп еллар кеше почмакларында, ягъни тулай торакта яшәде. Усал теллеләр: “Курамшага фатир нәр­сәгә? Бөтен гомере гаст­роль­дә уза бит аның, Казанга бер-ике көнгә кунакка гына кайта”, – дип шаярта иде. Рамил мондый шаяртуларга бераз үпкә­ләми калмагандыр, әмма йөзенә чыгармады. Гомумән, гомер-го­мергә кирәгеннән артык тыйнак  кеше булды ул, хәзер дә шулай. Ярый әле, заманында Вафирә Гыйззә­туллина аңа изгелек эшләп калдырды. Сандугачыбыз Вафи­рәне халык хөрмәт итү белән бер­рәттән, тормышыбызның “югары катында” яшәүчеләр дә ярата иде: үзен дә, җырын да. Менә шул, Вафирә үзенә чираттагы фатир алганда, искесен Рамилгә бир­дерт­кән һәм Курамша Ва­фирәгә рәхмәт укып яшәде.
Талантлы кешеләрне ихлас ярата иде Вафирәкәебез, урыны оҗмахта булсын. Гомеренең соңгы елларында татар өчен җан атып яшәде, халкына ирек-хөрлек сорап, мәйданнарга да чыкты. Рамил урам йөрмәде үзе, әмма аның иҗаты әллә каян “мин – татар!” дип кычкырып торды.

Бу уңайдан олуг әдибебез Туфан Миңнуллинның сүзләре искә төште әле. “Рамил Курамшин баянда татар көйләрен уйный. Әсәр­ләрен тыңлыйм, керләнгән тәнне мунчада юганнан соң тән ничек рәхәтләнеп китсә, минем   җаным­ны да шул көйләр “юып” чистарта, пакьли. Котсыз авазлардан җыеп ясаган шырдый-бырдый көйләр югала, корымланган, сөрем кунган, керләнгән җан иркен сулыш ала башлый. Күңелгә моң тула, яшисе килә, сүнеп барган өмет кабына. Шушы рәхәтлектән мәхрүм милләттәшләремне кызганып куям”, – дигән иде ул. Туфан абый беркайчан да юхаланмады, кем­гәдер ярарга тырышып, тәти сүзләр сөйләмәде. Аның шушы әйткән­нәре искә төшкәч тә, мин кызганыч, мескен татар түгел икән әле, дип шатланып куям.

Рамилнең уйнаганын тыңла­ганда,  мин дә Туфан абый хислә­рен кичерәм. Курамша белән без ничәнче елларны танышканбыздыр, төгәл генә әйтә алмыйм, ну кырык еллар чамасы бар инде. Аңа “Курамша” дип дәшүем  атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи ага Йосыповтан күчмәде микән?! Казан телестудиясендә музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшләгәндә, артистлар тирә­сендә күп чуала, ике көннең бе­рендә йә филармониягә, йә татар дәү­ләт җыр һәм бию ансамбленә бармый калмый идем. “Тере ар­тист”ны кемнең генә күрәсе кил­мәсен ди инде, җә! Филар­мониягә, гадәттә, артистлар гастрольдән кайткач барам һәм барган саен Фәйзи ага һәм Рамил белән очрашмый калмый идек. Фәйзи аганың Рамилгә исеме белән дәшкәнен хәтерләмим. Бераз мишәр акцентлы, гөлде­рәгән тавыш белән: “О-о, сәлам, Курамша!” – дип дәшәр иде ул. Әйтерсең айлар буе күрешми торганнар. Юкса гастрольләрдә бергә булалар иде бит. Рамилне ул концертларда да “Курамша” дип игълан итә торган булган. Ә бер мәртәбә “Курамша – Пожарский” дип игълан иткән.

(Рамил Горький өлкәсе, Сергач районыннан – Кучкай Пожары ди­гән авылдан) “Курамша” Рамилгә әнә шул узган гасырның 70 нче елларыннан бирле ияреп килеп, псевдонимга, ягъни тәхәл­лүскә әй­ләнде. Сәхнә өчен менә дигән! Авыз тутырып әйтеп була. “Ку­рамша”ның мәгънәсе дә күр­кәм, “хөррәмша” ягъни, “хөр кү­ңелле шах” дигәнне аңлата икән. Хөр күңелле шушы егет белән  безнең “җеннәр килешеп”,  иҗади дуслык башланып китте. 1980 нче еллар иде бугай, Курамша бер көнне миңа: “Слушай, кордаш, әл­лә телевидение өчен мин уйнаган көйләрдән сольный концерт әзерликме?” – диде. Мин шундук кабынып китеп: “Ә нигә телевизордан Курамша концертын күр­сәтмәскә!” – дидем. Диюен дидем дә, телестудиянең нәфис тапшырулар баш мөхәр­рире Әминә Сафиуллинага шул хакта әйткәч, ул бераз шикләнеп калды. “Юк, – дип кырт кисмәде, – бер баянчы турында гына тапшыру эшләп булыр микән соң ул? Бездә андый хәлнең булганы юк бит”, – диде.
– Булмаса булыр, урыслар эшли бит әле, – мәйтәм.
– Ярый, әйдә, тотынып карыйк.

Курамшага әйттем, хуҗалар каршы түгел, дидем. Тиз генә концертның программасын тө­зе­дек. Шунысын да әйтим әле: Курамша баян өчен язган әсәр­ләренә, баянда уйнау өчен эш­кәрткән халык көйләренә кызыклы исемнәр таба иде. Мәсәлән, “Сирәк-мирәк”, “Таш­лар аттым Болакка”, “Чәчтем бодай”, “Җәйге авыл урамында”, “Киндер сукканда” кебек исем­нәр беренче карашка бераз сәер тоелса да, аларны тыңлый башлагач, күз алдына “кәртинкә”, ягъни, төрле образлар, вакыйга-күренешләр килеп баса иде. Болар инде – баян өчен кечкенә күләмле сәхнә әсәре, Курамшача әйтсәк, баянчы өчен “высший пилотаж” иде. Бәлки, шуңадыр, тапшыруны эфирга чыкканчы худсовет караганда да бер генә каршы сүз әйтүче булмады. Инде тапшыру экранга чыккач, и-и… китте редакциягә шалтыратулар. Бер яктан халык рәхмәт әйтсә, икенче яктан баянчылар чиратка басты. “Минем турыда да тапшыру эшләп булмас микән”, – дип хат яза, телефоннан шалтырата башладылар. Берничә баянчы иҗатын халыкка күрсәттек, әмма, кызганыч, “баянчылар чираты” кыска булып чыкты. Ә Курамша белән без алга таба киттек. 1985 елда аның “Баян белән оркестр өчен концер­тино”сын телеви­дениегә язып алдык. Әсәрне үзе башкарды Курамша, алай гына да түгел, оркестр өчен партитурасын да үзе язган иде һәм Анатолий Шутиков җи­тәкчеле­ген­дәге халык уен кораллары оркестры белән бергә башкарылган бу әсәр татар музыка дөньясында бер зур яңалык булды.

“Ходай бер биргәнгә барын да бирә”, – дип еш әйтәбез. Курамша турында язганда, бу сүзләрне тагын кабатламый булмый. Ул – аккомпаниатор гына түгел, баянда уйнау сәнгатен яңа биеклеккә кү­тәргән егет. Композитор да, җырчы да, журналист та ул. Аның җырга һәвәслеге, бәлки, Илһам Шакиров белән бергә 20 ел буе эшләвеннән киләдер. Әле искә төшереп, санап утырдым, Курамша  җырлат­маган татар җырчы­лары бөтен­ләй юк диярлек. Якташы Рәшит Ваһаповка гына уйнамаган ул, анысына да Рамилнең яше генә гаепле. Рәшит ага аның үскәнен көткән булса, һичшиксез, икә­ү­ләшеп сәхнә тотарлар иде дип уйлыйм.
Курамшадан кызык өчен генә: “Син кайсы якныкы?” – дип сорап карагыз әле. Үзе турында бер-бер сүз әйткәнче: “Минем якташларым Рәшит Ваһапов, Хөсәен Фәезханов, Кави Нәҗми, Рәшит Нәҗметдинов, Лотфулла Фәттахов, Гани Вәлиев, Мөхтәр Әхмәдиев, Хәйдәр Бигичев…” – дип санап китәр. Татар җыр-музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәннәрне ул “Гагарин” дип атый, алар – беренче сукмакны салучылар, бер тапталган эздән генә бармыйча, милли сәнгатьне яңа биеклеккә күтә­рүчеләр, ди. Бу сүзләрне Курам­шаның үзенә карата да әйтеп буладыр.

Рамилнең артык тыйнаклыгын телгә алган идем инде. 17 июль  көнне телефоннан шалтырата бу: “Карале, кордаш, миңа ялгыш 70 яшь тулып киткән бит”, – ди.
– Сабантуйларда йөреп, эссе кояш астында миләрем кайнап, онытып җибәргәнмен. Гафу ит инде, – дигән булам. Соң булса да, уң булсын дип, юбилее белән котладым. Хәер, ничек соң булсын, аның бит юбилей елы. Ә ел декабрьнең соңгы көнендә сәгать төнге унике суккач кына төгәлләнә ул. Туган көнең белән, Курамша дус, озын гомерле бул!

Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан

Комментарий язарга