Ранис — тәүге тапкыр. Ренас хет-трикка омтыла

Хәбәр иткәнебезчә, бу атнада — 26-27 октябрь көннәрендә Казанда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Татарстан көрәшчеләрне дә ныклап әзерләнә. Ранис Гыйләҗетдинов, әйтик, беренче тапкыр катнашса, Ренас Кәлимуллин инде нче тапкыр катнаша.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Казанда узачак дөнья чемпионатында 40лап илдән көрәшчеләр көтәләр. Аерым алганда, Әзәрбайҗан, Абхазия, Белоруссия, Болгария, Греция, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Таҗикъстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Эстония, Россия, Румыния һәм башка ил көрәшчеләре чыгыш ясаячак.

Россия җыелма командасы составында бу ярышта Татарстаннан 16 спортчы чыгыш ясаячак. Болар – Илнар Закиров, Ислам Фаләхов, Ренас Кәлимуллин, Эльдар Хәмитов, Тимур Латыйпов, Габдеҗәлил Сөләйманов, Фәрхәт Фәйзуллин, Регина Салихова, Алексей Абрамов, Эмиль Җиһаншин, Ленар Садыйков, Ранис Гыйләҗетдинов, Динар Кәримуллин, Илнар Галимов, Регина Нуретдинова һәм Екатерина Бусова. Республика көрәшчеләренең күпләп кертелүе Россиянең биредә ике команда куюы белән бәйле.

«Идел» хәбәрчесе кайбер көрәшчеләр белән әзерлек хакында да сөйләшеп алды. Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов, әйтик, дөнья чемпионатларында әле беренче тапкыр катнашачак. Зәйдә узган Россия чемпионатында ул финалда Фәрхәт Фәйзуллинга гына оттырып, икенче урынны яулаган иде. Димәк, Ранис Россиянең икенче командасы данын яклар дип көтелә. 2016 елда ул билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы нормативын үтәгән. «Дөнья чемпионатына әзерлек алай каты булды, димәс идем. Бар да планлаштырганча, агымдагы әзерлек, күнегүләр рәвешендә барды. Чөнки бу арада ярышлар күп, татарча көрәш буенча да җаваплы бәйгеләр алда. Ә менә Россия чемпионатына — яшермим — ныклап, максатчан рәвештә әзерләндек. Кызганыч, соңгы секундларда, исәп 7:7 булганда, Фәрхәткә оттырырга мәҗбүр булдым. Бәлки тәҗрибә җитеп бетмәгәндер. Җиңү теләге һәрчак күңелдә яши, ләкин безнең төрдә алтын кагыйдә бар: барысын да келәм күрсәтәчәк», диде ул безгә.

3

Ә менә Ренас Кәлимуллин билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатларында өченче тапкыр катнаша. Моңа кадәр ике тапкыр чемпионлык титулына ия булган иде, шуңа да халыкара класслы спорт остасы исемен йөртә. Әгәр дә тагын бер тапкыр җиңсә (бирсен Ходай), Ренас Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек булачак. «Әзерме соң инде?» дигән соравыма, Р.Кәлимуллин да ниндидер махсус программа-расписаниеләр нигезендә әзерлек алып бармавын, көндәлек режимда шөгыльләнүен искәртте. Үзенең төп көндәше дип, Мордовия егете, җиде тапкыр дөнья чемпионы Евгений Строгановны саный.

Шунысы да бар, Ренас бу атнада үзенчәлекле хет-трик ясарга мөмкин. Билгеле булганча, быел ул татар көрәше һәм «Алыш» көрәше буенча дөнья чемпионы исемен яулады. Хет-трик өчен билбаулы көрәш буенча да дөнья чемпионы исеме кирәк!

1

Комментарий язарга