Разил Вәлиевнең Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгышыннан

Шушы яшькә җитеп, минем әле милли мәгариф өлкәсендә мондый вәхшилекне, мондый башбаштаклыкны күргәнем юк иде. Шушы көнгә кадәр минем прокурорларны эшкә җигеп, иң тупас рәвештә халыкны телсез калдыру өчен аяусыз көрәш барганын ишеткәнем юк иде…

Разил Вәлиевнең Дәүләт Советы сессиясендә ясаган чыгышыннан өзек… Ноябрь,2017 ел. Шагыйрьнең инстаграмдагы сәхифәсеннән алынды.

Хөрмәтле Президент!
Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе!
Хөрмәтле Дәүләт Киңәшчесе!
Хөрмәтле депутатлар һәм сессия эшендә катнашучылар!

Беркемгә дә сер түгел, бүген Татарстан мәктәпләре таяк тыгып болгаткан кырмыска оясына охшап калды. Сәбәбе бер генә – киләчәктә татар телендә укыту, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү ничек булыр, гомумән, татар милләтенең язмышы кайсы якка таба борылыр? Бу мәсьәлә бүген ата-аналарны, укытучыларны, мәгариф хезмәткәрләрен генә түгел, республикада яшәүче миллионлаган кешене борчуга салды. Язучылар, мәдәният-сәнгать әһелләре даирәсендә генә түгел, кая гына барма, шунда тел мәсьәләсе турында ярсый-ярсый сөйләшәләр, безгә көне-төне шалтыраталар, хатлар язалар, имзалар җыялар, социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итәләр.

Югыйсә, Россия законнарында туган телләрне һәм республика дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге турында бик ачык итеп язылган. Әмма ул законнарны гамәлгә ашыру механизмы Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төгәл һәм җентекле итеп эшләп бетерелмәгән. Шул сәбәпле мәгариф системасында телләр укыту буенча аңлашылмаучанлыклар, буталчыклар килеп чыккан…
Шул төгәлсезлек аркасында бүген меңләгән укытучыларыбызның төн йокылары качты, бер гаепсез мөгаллимнәребезнең язмышы бүген кыл өстендә, аларны эштән китәргә, дәресләрен киметергә мәҗбүр итәләр, куркыталар, яныйлар…

Шушы яшькә җитеп, минем әле милли мәгариф өлкәсендә мондый вәхшилекне, мондый башбаштаклыкны күргәнем юк иде. Шушы көнгә кадәр минем прокурорларны эшкә җигеп, иң тупас рәвештә халыкны телсез калдыру өчен аяусыз көрәш барганын ишеткәнем юк иде.

Урысның бөек мәгърифәтчесе Константин Дмитриевич Ушинский заманында: “Милли мәгариф системасы, милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк”, – дип әйткән булган. Димәк, шулай итеп, кемнәрдер безнең халыкны киләчәксез калдырырга, үлемгә хөкем итәргә җыена микән әллә? Телсез, мәдәниятсез, сәнгатьсез бер милләтнең дә милләт була алмавы, әкренләп юкка чыгуы беркемгә дә сер түгел. Кеше гомеренә кул салу һәр җәмгыятьтә иң зур җинаять санала, ә шул ук кешеләрдән торган милләтнең язмышына кул салу – коточкыч җинаятьтер…

Ничәмә-ничә гасырлар буе канлы яулар, тарих афәтләре кичеп, патшасыз, дәүләтсез чакта да сакланып калган татар теле ни өчен әле менә бүген республикабыз аякка басып килгән чорда, юкка чыгарга тиеш? Без моның белән килешә алмыйбыз, без моның белән килешсәк, әби-бабаларыбыз, халкыбыз алдында җинаятьчеләр булыр идек.

Татар телендә иҗат иткән шигырьләре өчен 17 ел буе ГУЛАГ лагерьләрендә иза чиккән бөек татар шагыйре Хәсән Туфан иреккә чыккач, болай дип язган иде:
Гасырларны кичте, исән калды
Туган телебез булган бу алмаз.
Чабаталы чакта югалмады, –
Татарстанлы чакта югалмас.
Югалмас!

Әйе, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән, мең еллар буена буыннан буынга күчеп, сакланып килгән иң зур рухи байлыгыбыз – туган телебезне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру безнең изге бурычыбыз. Һәм туган телебезне, милләтбезнең рухын, җанын куркыныч астына куярга, аны кимсетергә һәм мыскылларга беркемнең хакы юк…

Халык безгә бертуктаусыз мөрәҗәгать итә, сайлаучыларыбыз хәтта тел мәсьәләсендә республикада референдум үткәрүне дә таләп итәләр. Без – депутатлар, мондый шартларда авызыбызга су кабып, гаҗәпләнеп, баш чайкап кына утыра алмыйбыз.

Россия Конституция судының Татарстанның ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укыту турындагы законнары Россия Конституциясенә каршы килми, дигән карары бар. Тагын нәрсә җитми, тагын нәрсә кирәк?

Атаклы “Зәңгәр шәл” пьесасындагы зимагурларның “Чум, чум, закон безгә нипочум” дип җырлаганын хәтерлисездер. Ә безнең җәмгыять – зимагурлар җәмгыяте, безнең дәүләт – зимагурлар дәүләте түгелдер, ләбаса?

Россия Конституция судының Татарстанның ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укыту турындагы законнары Россия Конституциясенә каршы килми, дигән карары бар. Тагын нәрсә җитми, тагын нәрсә кирәк?

Атаклы “Зәңгәр шәл” пьесасындагы зимагурларның “Чум, чум, закон безгә нипочум” дип җырлаганын хәтерлисездер. Ә безнең җәмгыять – зимагурлар җәмгыяте, безнең дәүләт – зимагурлар дәүләте түгелдер, ләбаса?

Шуңа күрә дә мин бу мәсьәләне бүгенге көн тәртибенә кертеп, аек акыл һәм сабырлык белән фикер алышырга, туган телебезне, милли мәгарифебезне саклап калу һәм аякка бастыру өчен бергәләп гамәлләр кылырга чакырам. Без күпмилләтле республикада бер-беребезне хөрмәт итеп, дусларча килешеп яшәргә тиеш. Ә бер-береңне хөрмәт итү бер-береңнең туган телен хөрмәт итүдән башлана.

РВ

Разил Вәлиев,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре

Комментарийлар

  1. Җиһан
    Янв 09, 2018 @ 19:13:02

    Бу бик тә мөһим мәсьәләне кичекмәстән ( Рәсәй президентын сайлауларга кадәр )хәл итәргә кирәк. Татар илендә ничек инде 2 дәүләт теленең берсе ( рус теле ) артык сәгатьләр белән , ә татар теле теләк буенча яки факультатив сәгать итеп өйрәнелергә тиеш икән. Хәзер телебезгә , соңрак үз президентыбыз булган илебезгә булмагае бу һөҗүм. Бу вәзгыять Татарстанда яшәүче милләтләр дуслыгын да какшатачак…
    Беләсе иде : эшне уңышлы башкарып орден алган прокурор нинди хисләр кичерә икән ?

  2. Лениза
    Янв 09, 2018 @ 20:30:58

    Сузлэрегез бик дорес, Разил эфэнде. Без дэ. сезгэ кушылабыз. Мэктэплэрдэ татар теле бетсэ, миллэтебез дэ. бетэ дигэн суз. Чонки хэзер балалар гаилэдэ уз теллэрендэ аралашмыйлар, э без укытучылар, туган телебездэ эдэби эсэрлэр укып, халкыбызнын жэухэрлэре, йолалары белэн таныштырып торабыз. Балаларнын узлэренэ дэ татар теле бик ошый. Безнен белэн бергэ алар да кайгыралар, татар теле бетугэ барысы да борчылалар. Без сезнен белэн. Туган телебезне саклыйк,аны бетеручелэргэ юл куймыйк!!!

  3. Хәким Гыйләҗев
    Янв 10, 2018 @ 21:04:24

    Мәскәүнең татарга карата ниндидер үче бар. Бәлки ул күпгасырлардан килгән үчтер. Хәзерге заманда ата-бабаларыннан калган үчне аласылары киләдер. Без бит җитәкчеләргә ышанып яшәргә өйрәнгән. Ышандык, Фәрит Мөхәммәтшин әллә нинди халыкара оешмаларда җитәкче урыннарга сайланган икән дип, аңа бигрәк тә ышандык. Татар белән урыс дус-тату яши дип шатландык. Иртә шатланганбыз, гади татар белән урыс дус яшәсә дә, югары катлау татар белән урыс дошманлыкта яшәгән икән. Нәтиҗәсен хәзер күрәбез: Рәсәйдә татар артык кашык икән, аның теле дә, җыры да, мәктәбе дә, матбугаты да, мәчете дә кирәк түгел икән бу илгә. Аның Тукайлары, Җәлилләре, Илһам Шакировлары, Хезмәт Герое Шәймиевләре дә кирәк түгел икән Мәскәүгә. Бөек Ватан сугышында татарлар күрсәткән батырлыклар да булса ярый, булмаса ярыйга әйләнеп кала түгелме соң? Татарларның шул сугыш елларындагы фидакарьлеге үзе генә дә җитми мени безнең Россиягә ни дәрәҗәдә бирелгән халык булуыбызны исбатларга? Юк, урыс дәүләте татардан шикләнә, бәлки җирәнәдер дә, безгә үги бала итеп карый. Милләт табигый рәвештә бетсә, алла шулай язгандыр дияр идең, ясалма рәвештә бетерелүгә дучар ителсә, алланың җәзасы төшми калмас. Менә Фәрит Мөхәммәтшинга лаеклы ялга чыкканнан соң, гомере буена шөгыльләнергә эш табылды: Татар милләтен саклап калу буенча Халыкара оешма төзү һәм аны җитәкләү.

  4. Рөстәм Зарипов
    Янв 12, 2018 @ 20:07:12

    25 ел Р. Вәлиев депутат, татар мәдәнияте, әдәбияты, теле сагында. Шул чорда татар җыры җыр булып калдымы?Әдәбияты ничек? Тиражлар бетүгә йөз тотмыймы?Татарча эшләүче радио-телевидинениене тыңларлык- карарлыкмы? Татар теле дәреслекләре кулланырлыкмы?Дәреслекләргә, классиклар сыйфатында теләсә кем кереп тулмадымы шул егерме биш елда?Анда Гариф Гобәйнең Маякчы кызы ник юкка чыкты икән? Әдәби һәм пьеса бәйгеләрендә алмаш тилмәш Зөлфәт һәм Батулла җиңүендә, гимнга Туган ягым җырынның гаҗәеп тексты урынына, җыр авторлары бакыйлыкка күчкәч башкасын , кем язганны сайлап трансплантацияләүдә роле ничек?Дәүләт хисабына калын калын томнар, китаплар чыгарып кибеткә керми китапханәләргә урнаштыру җае кемнәр өчен?( Минем дә , редакторлар кулы узган төрле русча вә татарча матбугатта басылган язмаларымны төп нәшрият кабул иткән иде дә, әле чират тимәде, бәлки андый хокук берничә кеше өчен генәдер?) Чүплектә өлкән язучыларның 30 лап китап яндыру турында бүген ни уйлый икән? Туган телебезне кысрыклауны әзерләәүдә үсепеснең «милләтпәвәр» чутында йөрүчеләрнең роле хакында кем дә булса фәнни хезмәткә алынырга җыена микән?

  5. Өстәп
    Янв 15, 2018 @ 11:57:49

    Булачак президентның лигитимлыгын тәэмин итү өчен сайлауларда актив катнашу мөһим. Сайлаучы тискәре тавыш бирәме , уңаймы, анысы вак мәсьәлә. Татарча дәресләрне киметү аша татарлар арасында активлыкны куәтләп була, дип тә уйладылар күрәсең бу проектны югарыга тәгәрәтүче штаттагы “милләтпәрвәрләр”. Хәлбуки, руслар гына түгел, татар ата-аналары да камиллектән , штаттагы шул ук милләтпәрвәрләрнең күп еллар дәвамындагы тырышлыклары нәтиҗтәсендә татар телен өйрәтү, татар әдәбиятен яраттыру сыйфатыннан ерак дәреслекләрдән гаҗиз иде һәм шул сәбәпле бу дәресләрне киметү сайлауларда активлыкны арттырмаячак, дип уйлыйм. Фүәзия Бәйрәмованың , “Азатлык” сайтында, шушы дәресләргә бәйләп, “Путинны сайламагыз” дигән чакыруы да, бәгъзе башка штатный милләт “яугирләре”нең әлеге проблема уңаеннан шаулашуы да минем карашка, “сайлауларда актив катнашыгыз”, дигәнне аңлата.

Комментарий язарга