Син күрмисең, әйе, күрмисең син…

Син күрмисең, әйе, күрмисең син…
Үзең һаман алга барасың.
Ашыкмачы! Ялгыз үтеп булмый
Кайгы белән Бәхет арасын. 

Син сизмисең, әйе, сизмисең син…
Син сизмисең — йолдыз атыла.
Җиргә карап, күрми каласың син,
Син күрмисең — күктә Ай тула.

Син тоймыйсың, әйе, тоймыйсың син —
Көзләр килә, аннан кыш була.
Салкын җилләр, әнә, ятып елый,
Ятып елый җилләр таш юлга.

Шулай күрми, сизми, тоймый гына
Күңелең соң кая ашыга?!
Йөрәк җилең ятып елар әле…
…Минем йөрәк тиздән таш була.

Комментарий язарга