Киләчәксез милләт буласыбыз килми!

Адәм баласын адым саен ниндидер мәшәкатьләр, заман шаукымы сагалап тора. Туган тел тирәсендәге бүгенге вәзгыять үзен татар дип санаган һәр кешенең рух ныклыгын сыный, көрәшче булырга өнди. Кунагыбыз – Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Ул катмарлы чорда йөрәген әрнеткән кайбер фикерләре белән уртаклаша.

15173_pic

Бер мичкә балда бер тамчы дегет

Тел мәсьәләсе – бүген генә башланган проблема түгел, ул без туганчы да, элек тә булган. Быел без шактый гына истәлекле даталарны билгеләп үттек, мәсәлән, Татарстан Конституциясен кабул иткәнгә егерме биш ел тулды. Шул ук вакытта Татарстан халыклары телләре турында закон кабул иткәнгә дә егерме биш ел бит, тик нигәдер моны беркем дә искә алмады.

Югыйсә, бүген нәкъ менә тел проблемасы өскә калкып чыккан чакта аның безгә нинди хокуклар бирүе турында сөйләргә кирәк иде. Ни өченме? Чөнки, безнең халык законнарны белми диярлек. Гомумән, Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә шулай. Телләр турындагы законны укымыйча гына, дәүләт программасын халыкка ничек аңлатырга кирәк? Ә халык үзенең хокукларын белергә тиеш! Бигрәк тә укытучылар, мөгаллимнәр, мәктәп директорлары… Бүгенге вәзгыятьне карагыз: мәктәпкә тикшерүче килә, аның артыннан – Рособрнадзор вәкиле, менә сезгә укыту планын үзгәртергә йөкләмә, диләр. Мәктәп директоры, әгәр дә законнарны белсә, йөкләмәгез әйбәт, президентыбызны да, житәкчеләребезне дә хөрмәт итәбез, әмма закон бар, без хокукый дәүләттә яшәргә тиеш, дип әйтер иде. Русия Конституциясенең 68 маддәсендә, милли республикалар үз дәүләт телләрен булдыра ала, диелгән бит! Менә без шуның нигезендә Татарстанда үзебезнең дәүләт телләрен булдырдык. Димәк, Русия Конституциясе нигезендә эшләдек. Аннан соң Русиянең Мәгариф турындагы законы да бар. Анда 14 маддәнең өченче пунктында болай дип язылган: «Милли республикаларда үзләренең дәүләт телләрен һәм туган телләрен укыту республика законнары буенча гамәлгә ашырыла». Әгәр дә Русия безгә дәүләт телләрен булдырырга мөмкинлек, туган телебезне укытыр өчен законнар чыгарырга хокук биргән икән, инде шул кануннарны кабул итеп, шулар нигезендә эшлибез икән, нинди дәгъвалар булырга мөмкин?

Ни өчен бүген бу проблема килеп чыкты? Чөнки мәгариф буенча федераль стандартларны гамәлгә ашыруның механизмы эшләнеп бетмәгән. Монда мәктәп директорларының да, укытучыларның да гаебе юк. Әгәр дә ФГОСта «республикада дәүләт телләре шулай укылырга тиеш», дип закон кушканча язылса, уку-укыту программасы, уку планы да тиешенчә кабул ителгән булыр иде. Һәм мәктәпләрдә бернинди проблема булмас иде. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләп бетермәү аркасында, дәгъвалар килеп чыкты һәм мәктәп директорлары төп гаепле кешеләр булып калды. Әгәр дә алар кануннарны белсәләр, тикшерү килеп төшкәч, менә безнең законнарыбыз бар, нигә аларны исәпкә алмыйсыз, диярләр иде.

Казанда «СОлНЦе» дигән урыс лицее бар, директоры Павел Шмаков, милләте буенча татар да түгел, әмма тикшерү килгәч: «Юк, беркемне дә, бер дәресне дә кыскартмыйм, чөнки мин закон буенча эшлим, законнарны яхшы беләм. Үзегезне судка бирә алам», – дип әйткән. Ә безнең берәр татар директоры шулай дип әйттеме? Кеше үзенең хокукларын белсә, аяк терәп сөйләшә алыр иде. Матбугатта да, дәүләт органнары тарафыннан да законнарны халыкка җиткерү юк. Әле менә совет чорында, мин хәтерлим: ниндидер бер закон чыкса, лектор килеп, клубта авыл халкын җыя һәм гап-гади тел белән аңлата иде. Мәктәпләрдә дә без конституция нигезләрен өйрәндек ул вакытта, ә хәзер аларның берсе дә юк. Димәк, безнең дәгъваларыбыз матбугат чараларына, мәгариф системасына да бар. Билгеле, Татарстанда ил күләмендә үрнәк булырлык бик күп игелекле эшләр эшләнде. Икътисад, милләтара, динара мөнәсәбәтләр ягыннан бүген дә үрнәк ул. Менә шушы бер мичкә балга бер тамчы дегет салып куйдылар. Татарстанның уңышлы булуы кемнеңдер ачуын киттердеме шунда…

Иң элек интернетны тикшерсеннәр

Бу мәсьәләне ничек хәл итеп була? Бердәнбер хәл итү юлы – закон буенча эшләү. Хокукыбыз, законнарыбыз бар бит. Конституциябез 1992 елның ноябрь аенда, ә телләр турында закон дүрт айга алданрак кабул ителде. Конституция кабул ителмәгән килеш телләр турында закон иттек без! Аның никадәр мөһим булуын белә идек чөнки. Декларация кабул иткәндә дә иң кискен проблема – телгә кагылышлы булды. Югыйсә, республиканың статусы һәм милке турында гына сүз башланган иде, көтмәгәндә тел мәсьәләсе калкып чыкты. Башкалары онытылды, тел турында ике-өч көн төн урталарына кадәр бәхәсләштек. Нәтиҗәдә, татар һәм урыс телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булырга тиеш дигән карарга килдек. Ә бит татар теле генә дәүләт теле булсын дигән фикер дә бар иде. Депутатлар арасында урысы да, чуашы да, яһүдие дә, башкасы да бар. Әмма без бер фикергә килә алдык.

Ни өчен бүген тарткалашабыз? Чөнки дәгъвалар күп. Урыс җәмгыятеннән дә күп килә ул дәгъвалар. Зур, күпләрне берләштергән җәмгыять дип санамас идем үзләрен: егерме-утыз кеше актив, шикаять язучылары җиде-сигез кеше. Аларны кем финанслый торгандыр, аны ачыклау өчен мөмкинлегем юк. Димәк, кемдер тарафыннан махсус оештырылган эш, һәм ул һич кенә дә Русия файдасына тугел. Бу милләтләр арасында ыгы-зыгы чыгаруга корылган. Минемчә, тикшерү органнары үзләренең реакцияләрен бу яктан да белдерергә тиешләр иде. Интернетта татар телен мәсхәрәләгән нинди генә сүзләр юк! Менә тикшерүчеләргә кемнәр белән шөгыльләнергә кирәк! Алар бит халыклар арасында бер-берсенә нәфрәт тудыра.

Татар телен балаларыбызга өйрәтү авыр, диләр. Мин татар авылында туган кеше, унбиш яшемә кадәр, гомумән, бер урыс кешесен дә күргәнем юк иде, әллә миңа урыс телен өйрәнү жиңел булды, дисезме? Кемгә җиңел булды икән ул? Инглиз телен өйрәнү дә җиңел түгел, француз телен дә, кытай телен бигрәк тә… Өйрәнәләр бит. Нишләп татар телен өйрәнү генә җиңел булырга тиеш? Фән өйрәнү уен тугел, ул – эш. Русиянең бер генә законында да, Конституциясендә дә фәннәрне ирекле уку каралмаган. Ә нишләп, татар телен генә ирекле укырга ди? Русиядә гомуми урта белем мәҗбүри дигән канун да гамәлдә бит. Мәҗбүри булгач, ул бөтен фәннәргә кагыла дигән сүз. Ни өчен татар теленә генә аерым мөнәсәбәт булырга тиеш? Минем балам киләчәктә химик булырга җыенмый, аны уку да авыр, кирәк тә түгел, әйдә, химияне укымауны сорап гариза языйк әле, дип берәү дә әйтми бит. Менә җавап табып булмый торган андый сораулар бик күп тел мәсьәләсендә. Ел дәвамында һәр өлкәдә башкарган уңышларыбыз күп, ләкин тел бетсә, киләчәктә аларның берсе дә ул дәрәҗәдә булмаячак. Тел булмаса, әдәбият та, журнал-газета да юк, сәнгать тә, кино, театр, телевидение дә юк – димәк, милләт тә юк дигән сүз инде.

Дүрт йөз ел дәүләтсез

Бу вәзгыятьнең бер уңай ягы да бар – халыкның бер өлеше уянды. Моңа хәтле милләт турында уйламаган кешеләр дә уйлана башлады. Менә бер көнне генә дустым керде. Аның, читтә яшәп, татар телен бөтенләй оныткан туганнары Казанга кайткан. Һәм… әлеге вакыйгаларны күреп, туган теле өчен рәнҗегән. Татарлыгы уянып, курсларда татарча өйрәнә башлаган.

Октябрь азагында Махачкалада Русия Дәүләт Думасы оештырган Русиякүләм киңәшмәдә катнаштым. Пленар утырышта доклад ясадым. Якутия, Ингушетия, Удмуртия һәм башка милли республикаларны тел мәсьәләсе бик борчуын аңладым. Тәнәфестә яныма килеп, «менә без Татарстанга карап торабыз, нәрсә эшлисез, без дә шуларны эшләячәкбез», дип фикерләрен әйттеләр. «Рәхмәт көтеп-карап торганыгызга, ләкин карап кына тормагыз», дидем аларга.

Тел мәсьәләсе һәр республикада үзенчә хәл ителә. Дагыстанда ул тагын да катлаулырак, анда ундүрт дәүләт теле, аларны ничек укытырга? Билгеле, бөтен бала да ундүрт дәүләт телен укый алмый. Алар туган телләрне ирекле рәвештә башлангычта гына укыталар. Русиядә бары тик өч кенә милли республикада туган телләрне унберенче сыйныфка кадәр укыту бар иде: Татарстанда, Башкортстанда һәм Якутиядә. Калганнарында йә дүртенче, йә тугызынчы сыйныфка хәтле генә. Татарстанда башкача булырга мөмкин дә түгел, без икътисад ягыннан гына түгел, һәр яктан алда барырга тиешбез. Аннан татарлар сан ягыннан Русиядә урыслардан кала икенче урында бит. Без – бик зур һәм олы тарихлы милләт, мәгърифәтле халык, шуңа күрә без монда да үрнәк күрсәтергә тиеш. Халкыбызны да шушы мәсьәләләрнең мөһимлегенә инандырырга кирәк. Дүрт йөз ел патшасыз, дәүләтсез яшәгәннән соң, шушы хәлгә калу, бер караганда, гаҗәп тә түгел, ләкин барыбер безнең халык үлмәгән. Әгәр дә бүгенге көнгә хәтле килеп җиткән икән, димәк әле үз-үзен саклаган дигән сүз.

Методиканың гадие булмый

Татар телен укыту методикасы камил түгел, диләр. Мин укытучылар белән бик еш аралашам. Менә яңа гына Питрәчтә булып кайттык. Математика, урыс теле укытучыларыннан методикалары белән кызыксындым. Методика бик катлаулы, камилләштерергә кирәк, диләр. Беркайда да методика камил түгел. Дәреслекләр гади булырга тиеш, анысы белән мин дә килешәм. Бүгенге көндә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан өч вариант: татарча белмәгән, күпмедер дәрәҗәдә белгән һәм татар телен яхшы аңлаган балаларны укыту өчен дәреслекләр әзерләнә. Кайберләре әзер дә. Мәсәлән, «Сәлам» дип аталганы. Эш бармый, дип әйтмәс идем, мәгариф министрлыгын сүгүдән генә файда юк.

Хәзер мәгариф эченә кереп китсәң, дөньяда аннан да катлаулы нәрсә юктыр. Мәктәпләрдә укытыла торган бөтен дәреслекләр Русия күләмендә экспертиза узарга, расланырга тиеш. Ул дәреслекне татар мәктәбендә укытыр өчен татарчага тәрҗемә итәргә, димәк, тагын Мәскәүгә экспертизага җибәрергә кирәк. Ул шул ук дәреслек бит инде, югыйсә. Нигә икенче тапкыр аңа экспертиза? Аңа бик күп акча, вакыт кирәк. Мәскәүдә татарча аңлаган белгечләр дә юк. Шундый акылга сыймый торган нәрсәләр бар.

Һәр районга бер милли мәктәп

Милли мәктәпләргә карата бүгенге сәясәт күптәннән башланды. 2007 елда өч йөз тугызынчы закон кабул ителде, Русиядә «милли мәктәп» дигән термин юкка чыкты. Термины да булмагач, ул мәктәп ничек милли булыр икән? Шул рәвешле, татар телен, яисә чуаш телен укыта торган мәктәпләр дип кенә атала алабыз хәзер. Урысның бөек мәгърифәтчесе Константин Ушинский да, безнең классик язучыбыз Гаяз Исхакый да: «Милли мәктәбе, милли мәгариф системасы булмаган милләтнең киләчәге юк», – дип әйткән. Безнең киләчәксез халык буласыбыз килми, ә безгә андый милли мәгариф системасын булдырырга ирек бирмиләр. Хәтта патша заманында да булган, Совет чорында да бар иде ул. Шәһәрләрдә милли мәктәпләр сирәк очраса да, авылларда бар иде алар. Хәзер бит авылларда да бетеп килә. Менә минем туган авылым чеп-чи татар авылы, ә анда балалар урамда урысча сөйләшеп йөри. Чөнки мәктәбе, мохите шундый.

Югыйсә, милли мәктәпнең өстенлекләре күренеп тора бит. Милли тәрбия булган җирдә җинаять юк. Укучылары да югары уку йортларына укырга керә, урыс теле буенча БДИ күрсәткечләре дә урыс төбәкләренекеннән югарырак.

Туфан Миңнуллин исән вакытта, шәһәр җитәкчесе янына кереп, милли гимназияләр ачу мәсьәләсен күтәргән идек. Казанда җиде район, һәр районда үрнәк милли гимназия булырга тиеш, дидек. Әгәр дә бөтен шартлары булган яхшы бинада урнашып, анда әзерлекле укытучылар була икән, ата-аналар балаларын татар мәктәбенә нишләп бирмәсен ди? Татар-төрек лицейларына балаларын бирергә чират торалар иде бит. Чын мәгънәсендә милли аңы югары булган, милләт дип янып йөргән кешеләр шактый әле бездә. Татар балалар бакчасында тәрбияләнгән бала татар гимназиясенә китәр иде. Аннары алар нигә безгә югары белемне татарча алу мөмкин түгел дип, таләп итә башларлар иде. Әгәр югары белемне татарча алу мөмкинлеге юк икән, татар халкын киләчәктә үз милли сәнгатен, әдәбиятын, мәдәниятен дөнья дәрәҗәсендә алып бара ала торган милләт итеп күзаллап булмый.

Комментарийлар

  1. Надир Дзулзт
    Янв 04, 2018 @ 15:30:19

    Бик дөрес сүзләр юллар. Сез ерак диаспорада ана телне онытсак, моңа кем дә шаккатмас, лекин үз ватанында , моңы анлап булми. Истанбулдан Надир Дэулэт

  2. Гәүһәрия
    Янв 09, 2018 @ 23:24:51

    Рәзил әфәнде! Сезнең фикерләрегез белән тулысынча килешәм.Йөрәгем сыкрап укыдым сезнең борчулы фикерләрегезне.Ә нигә соң госсовет утырышында Ф.Мөхәммәтшин тел мәсьәләсен хәл иткәндә «вопросы не задавать,не обсуждать» дип боергач,бертавыштан «телне үтерүгә» тавыш бирдегез.Мин аңламыйм Сезне,әллә берни дә аңламыйммы соң?

Комментарий язарга