Укучылар иҗаты

Гомер юлы буйлап… (парчалар)

Бер җанда акыл һәм хис аерым була алмыйлар. Шуңа күрә акыл белән хискә урын бирергә, хисләрне хөрмәт итеп, акыл белән хәл итәргә кирәктер. Алар икесе бергә гармониядә булганда гына кеше рәхәт яши. Әлеге бергәлек күзләрдә чагыла. Игътибар белән карасак, кешеләрнең күзләрендә никадәр саф акыл чагыла һәм күпме ихлас хис балкып ята!

Алга таба

НИЧЕК ТҮЗСЕН БУ ЙӨРӘК?

Әлеге әсәремне яза башлаганчы, бик озак уйга батып утырырга туры килде. Беренчедән, аның эчтәлегенә бераз тормышта булган гадәти  вакыйгаларны да өстәргә булдым. Тик әсәрне тулаем язып бетерергә миңа үземнең фантазиям ярдәмгә килде. Алга таба

Рәхмәт сиңа, иркәм…

Рәхмәт сиңа, бу дөньяда,
Мине табып дәшкән өчен.
Күңелдәге болытларны куып,
Кояш нуры бүләк иткән өчен!

Рәхмәт сиңа, күңелләргә шатлык өстәп,
Иңнәремә канат биргән өчен.
Яшәр өчен өмет чаткылары кабызып,
Күзләремә яшәү нуры сипкән өчен!

Алга таба

Искә алыйк Тукайны

Тукай туган Арча якларын
Барып күрсәң иде берзаман.
Күңелдәге якты хисләрне
Үстерәсе иде гөл сыман.

Тормышында яхшы мизгелләр
Бик аз булган — белә бар дөнья.
Күңелләрдә мәңге сакланыр
Шигырьләре тулы бер дәрья.

Истә тотыйк газиз башкайны
Мәңгелеккә һәйкәл куйсак та,
Язгы, яшел матур язларны
Чәчәкләргә, гөлгә күмсәк тә.

Алия Кәлимуллина, 

Ютазы районы Урыссу бистәсе 2 нче санлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы 

СОҢГЫ СҮЗ

Ай-һай кар күп булды быел! Урам тулы бала-чага, чана-чаңгы шуалар, катокта уйныйлар.Олыраклары кардан «баррикадалар» ясап, «окоплар» чокып атышлы уйныйлар.Башта кар атышалар, аннан көрмәкләшеп алалар, инде соңыннан күзләр күгәреп, борыннан кан киткәнче пыр тузышып сугышалар.Булат та инде дүртенче сыйныфта укый-аның әле окоп та исән, «граната»лар да шактый күренә.Тик дәрес кенә әзерләнмәгән-өй эшләре өелеп тора.Инде әнисе Кәримә чыгып ике тапкыр чакырса да, Булат кызган уенны калдырып китә алмады…

Алга таба

БАЛАН ЧӘЧӘГЕ

Быел яз бик салкын булды… Кояшка чыгып кызынырдай көннәр бармак белән генә санарлык-шаккатмалы хәл! Шуңа карамастан вакытыннан соңлабрак булса да шомырт чәчкә атты! Аннан инде… алмагачлар, чияләр…Ә миләш белән балан ашыкмады… Алар, гүя серләшкәндәй, язның җылы көннәрен көттеләр…

Алга таба