Укучылар иҗаты

Зульфира

Зөлфирә Фәссахова: Студентлар белән күңелле

Сәнгать дөньясында зур талантка ия булган кешеләр күп. Һәм менә шундый кешеләрнең берсе, искиткеч талант иясе, уз эшенең остасы, гаҗәеп шәхес-педагог белән миңа да танышырга мөмкинлек туды. Безне театр училищесы таныштырды. Сүзем үземнең вокал укытучысы – Зөлфирә Әхәт кызы Фәссахова турында. Зөлфирә Әхәтовнада инде ике ел буе вокал белән шөгылләнсәм дә, эле аның иҗади язмышы турында барысын да белеп бетерми идем. Җай чыгуга , остазыма үземне кызыксындырган сорауларымны бирдем.

Алга таба

Rishat

Ришат Әхмәдуллин: “Ике тапкыр гашыйк булдым. Икесе дә җавапсыз булды”

Актер һөнәре күпкырлы һәм гаять авыр эшчәнлек. Театр өлкәсендә яшәгән кеше үзенең эшчәнлеге белән сокландыра торган, үз эшенә гашыйк булган һәм, әлбәттә, күп кенә талантлары белән үзенә тартып тора торган булырга тиеш. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләүт Академия театрының яшь, талантлы актеры Ришат Әхмәдуллин да нәкъ шул яклары белән тамашачының мәхәббәтен яулап алган. Әлеге актер тамашачыга театр сәхнәсе аша гына түгел, ә телевизион экраннарга чыккан күп кенә кинофильмнар аша да таныштыр.

Алга таба

Супергеройга да игътибар кирәк

“…Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул”. Бу шигырь юллары мөгаен һәрберебезгә кечкенәдән таныштыр. Әнә бит, матур төз басып, башларыңа матур бантиклар тагып,  син кечкенә авызларың белән шушы алтынга тиң сүзләрне кабатлыйсың. Ни өчен өйнең нуры нәкъ өлкән кешеләрдә соң? Ни өчен ул сиңа гомер бүләк иткән әнидә түгел? Әнисез дә өйдә яшәве бик күңелсез бит югыйсә…

Алга таба

Куркыныч хәл…

Татарстанда яшәп, татар телебезне мәктәпләрдә укытуны куркыныч хәлгә ничек җиткердек? Күп ата-ана мәктәпләрдә татар телен факультатив рәвешендә генә калдырып, рус теле һәм чит тел сәгатьләре белән бер тигез укытмауны куәтләп чыктылар. Үзен татар дип горур атап йөргән һәр кеше өчен дә бу бик куркыныч һәм авыр хәл.

Алга таба

Удмурт татарча сөйләшә. Татар татарча сөйләшә алмый?

Бүгенге көндә туган телебез – татар теленә каршы бик каты, астыртып көрәш алып барыла. Татар теле дәресе мәктәпләрдә факультатив фән буларак кына укытылса, телебезнең, милләтебезнең киләчәге  булырмы икән?

Алга таба

Бабайларны сагынып

Безнең кадерле әби-бабайларыбыз авыр сугыш елларында үскәннәр. Биш ел буе дәвам иткән бу сугыш аларның балачакларын, нәни чак шатлыкларын урлаган. Сугыш күпләрнең киләчәген, хыялларын җимергән һәм, бер сүз белән әйткәндә, язмышлар язылышын хәл иткән. Минем ата-бабаларыма да сугыш авырлыкларын кичерергә туры килә.

Алга таба

Бэйрэм

Рәхмәт тә әйт, кул да ю, яки бу атнада нинди бәйрәмнәр көтелә?

Кеше психологиясе бигрәк сәер нәрсә инде. Югалтып карамыйча — бернәрсәнең дә кадерен белмибез, аткан таңнарга гадәти күзлектән карыйбыз, хәтта елмаерга иренеп йөргән вакытта да бар гаепне һава торышына сылтап калдырабыз. Ә иң начары — безнең хәтта бәйрәмнәребезнең исемлеге дә елдан-елга бер үк төрле, үзгәрешсез күчеп бара…

Алга таба

bea-2

Җәйгә комиссия аша

Җәйне ничек үткәрдем? Бу сорауны кеше мәктәптә укый башлаганнан бирле ишетә инде. Өч айлык ялдан соң беренче уку көнендә үк өй эшенә бирелгән иншаның исеме яңгырагач, ихтыярсыздан җәй көннәрендә ниләр эшләгәнне искә төшерә башлый. Алга таба

Барысы да «сатлык» татарның үзеннән башланды

РФ Президенты Путинның «Заставлять изучать человека язык, который родным для него не является, так же недопустимо» дигән фикереннән соң татар теле тирәсендә барлыкка килгән шау-шу күпләребезне уйланырга мәҗбүр итте. Алга таба