Проза

photo20170420-11970-jt5h2r

Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә» 7нче бүлек

«Мөдир Саҗидә» 7нче бүлек

Яшькә дә, буйга да ул минем чама. Ләкин, миңа капма-каршы буларак, искиткеч җинел сөякле. Нечкә билле. Төскә-биткә матур, бик матур. Нәфис кара кашлар, кыю кара күзләр. Җыйнак кына, матур гына борын.

Алга таба

189C72B5-6D2C-4C9C-BA61-166C5ECEB114_w1023_r1_s

Нурихан Фәттах «Мөдир Саҗидә»

Мөдир Саҗидә

«Мөдир Саҗидә»не Нурихан Фәттах 1968 нче елда язган.  Төп геройның прототибы — язучының хатыны Руфина ханым. Җиңелчә юмор белән язылган повесть Нурихан Фәттахның башка әсәрләреннән аерылып тора. «Мөдир Саҗидә» китап булып бер генә мәртәбә басылган. Шуңа күрә, сез дә аны укып карый алсын өчен, повестьне өлешләп үзебезнең сайтка куярга булдык.

Алга таба

DZxfsTtdh8I

Янәшә ике кояш

Каенлы исемле кояшлы, яшел авылның бер почмагында салам түбәле, тигез агач коймалы тәбәнәк кенә өй бар. Өйнең кечкенә тәрәзәләренә ак мамыктай челтәр корылган, тәрәзә төпләрендә берсеннән-берсе матур гөлләр үсеп утыра. Ал, кызыл, сары гөлләр күз явын алырлык, үткән һәрбер кешене җәлеп итеп тора. Алга таба

Юлдаш

«Күз алдына китерегез әле: вагон эчендә тулы бер табор! Ахырдан билгеле булганча, кайсы билет белән, кайсы билетсыз икән болар. Беренче кергәннәре вагонның икенче ягындагы ишеген ачып, төркемнең бер өлешен билетсыз гына керткән булып чыкты. Поезд кузгалып та китмәде әле, минем вагонда инде мәшхәр! Кем нәрсә эшли! Хатын-кызлар әллә кайдан зур гына коштабакларын тартып чыгардылар да, барысына җитәрлек итеп помидор турап, шуны куллары белән бутап, ниндидер үләннәр кушып ашарга әзерләделәр…»

Алга таба

ҖӘННӘТ ЮЛЫ

(Зур әтием Дәүләтгәрәев Мансур рухына багышлыйм) Тук… тук… тук… Авыл уртасындагы җиргә сеңеп утырган салам түбәле, җир идәнле, читән киртәле, җил капкалы, бәләкәй генә йортның ишегенә Зур Бәлә төн уртасында ишек шакыды. Алга таба

ӘНИ БҮЛӘГЕ

Рамис, беренче класска укырга кереп, хәрефләрнең шактый өлешен үзләштергәч тә, шәһәрдә яшәп яткан әнисенә хат язды: “Кәдирлэ әни исәнме мин сине бик сагиндым син кайчан кайтасиң миңа сәпит апкайт ямэ дәү әни сәләм әйтә синен очен бик каигыла миңа курткы алырга акча салсын ди син әлэ дә тугызынчы транвай өртәсенмэ азамат кем белян уйнай мин бэренче кыласста уким дау әни миңа мәктәп фурмасы алды мин ботен хәлефне белям меңга хатле саный белям әнием мин сине бик котам…” Алга таба

ӘНИ БИТ…

− Кая, күрсәт әле китергән итегезне? Мае бармы әзрәк? − Катифә карчык кызы алып килгән ит кисәкләрен, капчыкларыннан чыгарып, берәм-берәм җентекләп тикшерә, карый башлады. − Теге юлы да юньле булмады китергән итегез…

Алга таба