Проза

Кошлар дөньясы

«Яңа ел алдыннан барыбыз да ниндидер могҗиза көтә һәм аның буласына сабыйларча ышана. Әтәч елына кергәндә, безнең гаилә табышлы булды. Яңа ел кичәсендә лотерея билетына әтәч оттык, әле тегенди – мондый гына әтәч түгел, бик матур, елкылдап торган йорт әтәче. Әтәчебез булганлыктан, әти суярга җәлләп, Миннегали абыйлардан әтәчне кап – кара тавыкка алыштырып төште. Ак тавыклар, ак әтәч белән янәшә дә, кара тавык та яши башлады.»

Алга таба

Rafida

КҮЗЕМ КАРАСЫ

Кешелек дөньясы шулкадәрле кызык ки, бер кереп китсәң чыгам димә. Тормыш та бит бертөрле генә бармый. Кайвакыт сынавын да китереп куярга онытмый. Шул вакытта сынмыйча, сыгылмыйча, тешне кысып түзәргә сабырлык җитми кешегә. Аның барнәрсәсе дә бар, тик дөньясын кочып алырдай киң колачы юк. Күңел тынычлыгы юк. Шуларга каршы итеп түзем кешеләрне куяр идем. Язасы әсәрем дә шулар хакта булыр… Алга таба

Рафида

 Үткәннәргә юл юк…

«Шул әниләр турында сөйләвем иде. Әйткәч, сөйләми булдыра алмыйм. Мин сезгә әле генә әйткән сүзләремне үтәмәдем, ягъни әйтәсе килгән сүземне, эшлисе эшемне дә вакытында эшләмәдем. Мин бик үкенәм… Әни мине бик яратты. Бердәнбер бала булгач, миңа киемнәрнең дә, уенчыкларның да иң шәпләре туры килә иде. Мин кечкенә чактан алдакчы, үзсүзле бала булып үстем. Бу әшәкелегем соңаргач кына төзәлде. Әтием дөньядан иртә китеп барганлыктан, әнигә авырга туры килде. Миңа авыр эш эшләтмәде…»

Алга таба

Рафида