Шигърият

Әни назы

Иртән торсам, күзем ачмыйм,
Йөзәм хыял корабында.
Рәхәтләнеп тирбәләм мин
Ак болытлар арасында.
Рәхәт миңа! Ак болытлар
Битләремә тиеп китә,
Чәчләремнән сыйпап уза,
Кояш җылы нурын суза.
Хыял түгел, өндә икән:
Ак болыт ул — Әни икән,
Битләремнән назлап-сөеп,
Чәчләремнән сыйпый икән.
Күземне ачарга куркам,
Ятыйм әле тыныч кына.
Әниемнең иркәләве
Бар нәрсәне оныттыра.
Төштә түгел, өндә булсын,
Әниләрнең назлаулары.
“Балам!”-диеп назлап дәшеп,
Безгә бәхет юраулары.

Гөлия Шәрипова, Әгерҗе районы Девятерня урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Rafida

Сөярсеңме?

Сөярсеңме мине шундый итеп
Көздә назлы, җәйдә салкын итеп.
Кышларында бик тә җылы итеп,
Ә язында бөтен Хыял итеп? — Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Рәфидә Галимҗанова безгә чираттагы шигырен юллады.

Алга таба